2 класста “Әбекәй алтыным, минем иң якыным” темасына класс сәгате.
Максат: гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ихтирамлы булырга өйрәтү.
Җиһазлау: Өлкәннәргә игътибарлы һәм шәфкатьле булыйк” плакаты, Түгәрәк икмәк рәсеме.
Класс сәгатенең барышы.
Укытучы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген - әбиләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Укучылар, без үзебезнең әти-әниләребез турында бик еш сөйлибез. Ә менә аларның кадерле әниләре, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз Әни дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен калдырып китү, алар белән дорфа сөйләшү зур гөнаһ булыр иде.
Укучылар , бүген безгә кунакка Түгәрәк икмәк килгән.
Түгәрәк икмәк.
-Һай, мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым.
Укытучы. Йомышыңны үтәмичә китүдә ни хикмәт, сиңа тылсымчы бирде берничә хат, син адресатка тапшырам дип иттең ант.
Түгәрәк икмәк.
Әй, тәгәри – тәгәри башым чуалап бетте, ярый әле искә төшердегез, рәхмәт шуның өчен.
( Хат укый)
1 хат. Троллейбуста кеше күп иде. Гөлнур як-ягына каранды, буш урын эзләде. Тукталышта урыннар бушады. Гөлнур тиз генә буш урыннарның берсенә барып утырды һәм көлә-көлә, басып баручыларны күзәтә башлады. Басып торучылар арасында аның әбисе дә бар иде. Гөлнур дөрес эшләгәнме?
Тылсымчы киңәше. Олылар басып торганда аларга урын бирергә һәм “Рәхим итеп утырыгыз” дияргә кирәк.
2 хат. Фәритнең әтисе һәм әнисе кибеткә китәләр. Өйдә әбиләре янында кечкенә Фәритне калдыралар. Фәрит кая барасын әйтмичә, уйнарга чыгып китә. Әбисе үпкәли, борчыла, күңеле тула. Шулай да әбисе үзе турында уйламый, ишегелдына чыгып, оныгын эзләп керә, бик борчыла.
Киңәшләр бирелә: Әбиләрне ялгыз калдырмагыз, аларга мәктәптәге хәлләр турында сөйләгез, шигырьләр укыгыз, җырлар җырлап күрсәтегез. Кая барасыгызны әйтмичә, рөхсәтсез чыгып китмәгез.
Укытучы. Рәхмәт сиңа, Түгәрәк икмәк, юлларың һәрчак уң булсын, күргән әби-бабайларга бездән сәлам әйт, сау бул!
Балалар, әбиләрегезнең күзләренә игътибар иткәнегез бармы сезнең? Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аерып тормый, ачысын да, төчесен дә һәркемгә мулдан өләшә. Синең әбиеңне дә читләтеп үтмәгән ул, сөенечләре белән көенечләре дә җитәрлек булган. Кулларына күз салганыгыз бармы әбиегезнең? Җыерчыкланып, авыр эштән бирчәеп беткәннәр алар, кан тамырлары калкып тора. Шулай да сезне иркәләгәндә алардан да йомшаграк куллар юктыр, шулай бит?
Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен сөйләү.
Укытучы. Ашны, чәйне кайнарлатып, безне мәктәптән көтеп торганда, оекбашлар бәйләп кигезгәндә, әби белән бик рәхәт булуын беләбез.
Әмма без үскән саен әбиләр картая бара. Ул инде әллә ни эшли алмый башлый, әмма үзенең гомерлек гадәте буенча тик кенә утыра алмый, элеккедән дә күбрәк сөйли кебек.
Хәзер “Ялкын” журналына Эльвира исемле кыз язган хат белән танышыйк әле.
( “Ялкын” №2, 1991 ел)
“Минем әбием бар. Карт та, чирле дә. Җитмәсә, әйткәнне тыңламый. Һәркөн иртән әни белән өйне җыештырабыз, юабыз, чистартабыз. Ә ул кая тели шунда утыра, пычрата, бөтен эшебезне юкка чыгара. Юри шулай эшли. Без чыгып киткәч, өйнең астын-өскә әйләндерә. Әле генә урынына утыртасың, ул да түгел торып киткән була. Мин аны карый-карый чирләп беттем инде. “Ялкын”, берәр киңәш бир әле, әби белән нишләргә?”
Без нинди киңәш бирербез икән Эльвирага?
(Укучыларның фикере тыңлана)
Кеше мәрхәмәтле һәм киң күңелле булырга тиеш. Каты күңелле, башкаларга начарлык һәм газап китерүчеләр беркайчан да бәхетле була алмый. Аларның эшләгән начарлыклары исләренә төшеп, гел борчып тора.
Әйдәгез, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек турында мәкальләрне искә төшерик:
-Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне.
-Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас.
-Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында.
-Яхшылык эшлә дә суга ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер.
Укытучы. Әйдәгез, бергәләп “Әбиемне яратам” җырын башкарыйк.
Әбиемне яратам.
Мин үзем шәһәрдә яшим,
Авылга кайтам җәен.
Чөнки ул авылда яши
Яраткан әбекәем.
Кушымта: Әбиемне яратам, яратам,
Әбием янына кайтам.
Әбием анда ялгыз яши,
Мине сагынып көтә.
Мин кайткач шатланып йөри,
Мине бик кунак итә.
Кушымта.
Мин, үскәч, әбием белән
Авылда торачакмын.
Әбием картаеп киткәч,
Ярдәмче булачакмын. Г.Зәйнәшева.
Укытучы. Укучылар, Президент М.Шәймиев Указы белән 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителде. Бу – изгелек, мәрхәмәтлелек гамәлләрен аңлата.
Без дә үзебездән кечкенә һәм олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карыйк. Ялгыз әби-бабайларга ипи-сөт алып кайта алабыз, яннарына утырып, хәлләрен сорашсак та күңелләре булыр иде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яныннан узып китмик әле. Якты йөз. тәмле сүзебезне кызганмыйк әбекәйләргә, дәү әниләргә.
|