Официальный сайт isprras 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тарихтагы тирән эзләр

Submitted by Гульнара Фаилевна Гилязова on Wed, 26/05/2010 - 16:36
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гыйлаҗева Гөлнара Фаиловна
Место работы, должность: 
МОУ "Татарская гимназия №1"
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Максат. Репрессияләнгән татар язучыларының тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү; иҗади фикерләү, җитезлек, тапкырлык, зиһен күнекмәләрен үстерү; халкыбызның үткәне белән кызыксыну хисләре һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләү
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
30
Используемые учебники и учебные пособия: 

Мобиль кабинет; интерактив такта; презентация; тест...

Используемая методическая литература: 

дәреслекләр

Используемое оборудование: 

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} Мобиль кабинет; интерактив такта; презентация; тест; Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Кәрим портретлары; “Кире кайтарылган исемнәр” дигән китап күргәзмәсе.

Используемые ЦОР: 

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} Мобиль кабинет; интерактив такта; презентация; тест; Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Кәрим портретлары; “Кире кайтарылган исемнәр” дигән китап күргәзмәсе

Краткое описание: 
Репрессияләнгән татар язучыларының тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү

v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 st1\:*{behavior:url(#ieooui) } /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} table.MsoTableGrid {mso-style-name:"Сетка таблицы"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; border:solid windowtext 1.0pt; mso-border-alt:solid windowtext .5pt; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-border-insideh:.5pt solid windowtext; mso-border-insidev:.5pt solid windowtext; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Һәр заманның була гөнаһысы,

Һәр заманда була хаталар.

Шигырь өчен илдән сөреләләр,

Шигырь өчен терәп аталар.

                                                     К.Сибгатуллин

    1991 елдан башлап 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Архив документлары буенча 1921–1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Тик аларның саны, хатыннары, балалары, туганнары, дуслары дучар булган төрле мыскыллау-кыерсытылуларны да исәпләсәң, 60 миллионга да туладыр. Ә документлар буенча әлеге 6 миллион кешенең 4 миллионнан артыгы төрлечә җәзаланган, 800 мең кеше үлемгә хөкем ителгән. Зыян күрүчеләрнең 2,6 миллион тирәсе милләтчелектә гаепләнеп, 1 миллионнан артыгы эш сөюче крестьян булганы өчен "кулак" дип җәзаланган...

5–9. Слайдлар.  I. Язучыны таны

(Укытучы репрессияләнгән татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗатына караган  мәгълүмат  укый, укучылар дөрес җавап таба ) 

1. Ул – күренекле сәяси эшлеклесе, оста оештыручы, зур әдип. Яңа әдәбиятка нигез салучы.

Гаяз Исхакый (1878 - 1954)

( мәгълүмат бирелә)

   1937 ел корбаннарының берсе - Гаяз Исхакый. Эмиграциягә китү сәбәпле, совет чорында әдәби мираслары халыктан читләштерелгән һәм өйрәнелмәгән татар язучылары арасында Гаяз Исхакый аерым урын алып тора. Ул – революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классыгы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, зур җәмәгать эшлеклесе булып танылган күпкырлы шәхес. Октябрьдән соң, чит илләрдә дә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген дәвам иттереп, шөһрәт һәм зур ихтирам казанып яши. 1907 елда Архангель губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә. 1908 елда Төркиягә кача. 1911 елда Петербургка кайта, һәм яңадан кулга алынып сөргенгә озатыла. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нәтиҗәсендә, 1913 елда сөргеннән азат ителә, шулай да аңа Казанда яшәргә рөхсәт ителми. Г.Исхакый 1919 елда Версаль солых конференциясенә чыгып китә һәм шуннан Ватанга әйләнеп кайтмый. 1954 елда Төркиянең Анкара шәһәрендә үлә.

 

2. Ул – революционер һәм дәүләт эшлеклесе; әдип һәм журналист; галим һәм укытучы; дәреслекләр авторы; татар прозасында аерым бер урынны алып торучы талант иясе. 

Галимҗан Ибраһимов (1887 – 1938)

( мәгълүмат бирелә)

   Г.Ибраһимов – бай әдәби мирас калдырган әдип. Аның 20 якын хикәясе, 3 повесте, 4 романы һәм 1 пьесасы өстенә, сәнгатькә һәм мәдәнияткә багышланган, аерым китап булып чыккан 12 фәнни хезмәте һәм башка  әсәрләре бар. Аның кайбер сәнгати әсәрләре 8 томлыкка кертелгән. Талантының һәм фәнни иҗат эшчәнлегенең характеры белән ул чын мәгънәсендә энциклопедист.

     Г.Ибраһимов 1937 елның сентябрендә кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында Пләтән төрмәсе хастаханәсендә үлә.

 

3. Ул – артист, драматург, оста җырчы, педагог, режиссер, аны нахакта гаепләп кулга алалар, бернинди нигезсез “халык дошманы” исемен тагалар. 

Кәрим Тинчурин (1887 – 1938)

( мәгълүмат бирелә)

    Кәрим Тинчурин үзенең беренче сәхнә әсәрен – “Моназәрә” исемле комедиясен – 1906 елда ук яза. 1910 елдан башлап ул ел саен 2 пьеса иҗат итә һәм күренекле драматург булып таныла. К.Тинчурин – талантлы драматург булу белән бергә талантлы хикәяче дә. 1935 – 1937 елларда “Мәрҗәннәр” исемле хикәя циклы эшли. Әдипнең әсәрләрен укыганда, аның теле юморга, сатирага бай булуына, шулай ук үткен, образлы булуына сокланасың. Бу – “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Җилкәнсезләр” һәм башка әсәрләрендә дә чагылмый калмый. К.Тинчурин да башка

язучылар кебек, халык дошманы дип кулга алына. 1938 елның 7 маенда юк ителә.

 

4. Ул – күренекле шагыйрь, дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Сугышта гаҗәеп кыюлыклар күрсәткән, разведчик, взвод командиры. 1945 елның 19 февралендә һәлак була. 

Фатих Кәрим (1909 – 1945)

( мәгълүмат бирелә)

      Фатих Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Ул – татар әдәбиятында мактаулы урын тотарлык күренекле әсәрләр авторы. “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Илле егет”, “Аучылар” “Җиденче мич” поэмаларын һәм күп кенә шигырьләр иҗат итә. Ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада,

2 повесть,  1 драма әсәре иҗат итә.

      1937 елда Ф.Кәрим эшеннән чыгарыла. 1938 елның 3 сентябрендә, “халык дошманы” исеме тагылып, Кремль төрмәсенә ябыла. 10 елга хөкем ителгән шагыйрь 4 елдан соң аклана.  

10-12. Слайдлар.  II. Әсәрне таны.

  Әсәрләр гаҗәеп бай һәм мавыктыргыч, сихри һәм үзенчәлекле бер дөньяга алып керәләр. Алар рухи яктан баеталар, саф әхлак, әйбәт зәвык булдыруга ярдәм итә, затлыны затсыздан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.

(Укытучы әсәрдән өзек укый, укучылар авторын, әсәрнең исемен, жанрын билгеләргә тиеш)

1. Поэманың нәни герое - Әхтәм. 12 яшьлек кенә солдат хәйлә белән фрицны җиңә.

Фатих Кәримнең “Үлем уены” поэмасы 

2. Зәңгәр Чишмә авылында биш малай табигатьнең ягымлы җылысын тоеп үсәләр. Өйләре авылның төрле урыннарында, тормыш хәлләре төрле дәрәҗәдә булса да, табигать каршында алар бертигез.

Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повесте 

3.  Драматург әсәрендә сурәтләнгән кайбер кеше образларын диңгез уртасында җилкәнсез калган көймәгә охшата.

Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” комедиясе 

4.  Хикәядә баланың читек белән бәйләнешле кичерешләре тасвирлана.

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе 

  III. Портретта кем?  Нинди әсәрләрен беләсез?

(Notebook (SMART Board тактасы программасы нигезендә төзелде) программасында эшләнелә)

Укучылар бирелгән портретларның кем икәнлеген ачыклый  һәм портрет астына әдипнең исем фамилиясен урнаштыра. Һәр командадан икешәр укучы чыга.

    (Г.Ибраһимов                   К.Тинчурин              Ф.Кәрим                   Г.Исхакый)

  IV. Түбәндәге әсәрләрне үрнәк буенча классификацияләгез:

(Notebook (SMART Board тактасы программасы нигезендә төзелде) программасында эшләнелә)

“Үлем уены”, “Сүнгән йолдызлар”, “Алмачуар”, “Кәҗүл читек”.

К.Тинчурин, Г.Исхакый, Ф.Кәрим, Г.Ибраһимов.

Комедия, повесть, поэма, хикәя. Сәрвәр, Зариф, Әхтәм, Әхмәдулла.

(Укучылар түбәндәге таблицаны тутыралар. Һәр командадан икешәр укучы чыга) 

әсәрнең исеме              

авторы

          жанры

төп образ

 

 

 

 

 

  V. Әсәрләре – рәсемнәрдә

(Notebook (SMART Board тактасы программасы нигезендә төзелде) программасында эшләнелә)

 (Укучылар түбәндәге рәсемнәрне кайсы язучыныкы икәнлеген ачыклый.

 Һәр командадан икешәр укучы чыга )

РӘСЕМНӘР

/Ф.Кәрим, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, К.Тинчурин/

                                              

             Г.Ибраһимов             Г.Исхакый               К.Тинчурин                   Ф.Кәрим

          “Кызыл чәчәкләр”             “Зөләйха”           “Зәңгәр шәл”              “Кыр казы”

               повесте                      драмасы                драмасы                  шигыре

14, 15 Слайдлар.  VI. Викторина сораулары

Һәр командага сораулар берелә, команда үз соравына тиз арада җавап бирә алмаса, каршы командага җавап бирергә рөхсәт ителә.

 

1.   “Үлем турында уйлама,

       Илең турында уйла!

       Илең турында уйласаң,

      Гомерең озын була

        Бу юлларны кем язган?

                                                    Ф.Кәрим

2. . Г.Ибраһимов кайчан һәм кайда туган?

1887 елның 12 мартында Уфа губернасының

Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылы

3. Ф.Кәримнең сугышта алган хәрби дәрәҗәсе?

         офицер

4. К.Тинчурин җитәкләгән труппаны атагыз.

                «Сәйяр» 

5. Г.Исхакыйның 17 яшендә язган беренче әсәрен атагыз.

                                                                    “Тәгаллемдә сәгадәт”.

6. Г.Ибраһимовның Кызыл чәчәкләр” повесте кем исеменнән хикәяләнә?

Солтан

7. Г.Камал академия театры, һәр ел саен, үзенең театр сезонын ачып җибәрә торган спектакльне һәм драматургны атагыз.

К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”

8. Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының герое.

                                                                                   Фазыл

9. Г.Ибраһимовның сынын ясаган нинди скульпторларны беләсез ?

Бакый Урманче.

 

16 – 23 Слайдлар. VII. Тест

(Укучылар  мобиль кабинетта  җавап бирә.  Һәр укучы тестларны аерым эшли.

Тест сораулары билгеләнгән вакыт аралыгында башкарыла. )

1. Г.Исхакый Оренбургтагы нинди мәдрәсәдә мөгаллимлек итә?

А. “Мөхәммәдия”

Б. Күл буе мәдрәсәсендә

В. “Хөсәения”  

2. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында бөкре Надир мәхдүмнең сөйгәне кем була?

А. Сәрвәр

Б. Фатыйма

В. Мәйсәрә

3. Г.Исхакый кайсы илдә вафат була.

А. Кытайда

Б. Төркиядә

В. Польшада

4. Бөтен бер халыкнының фаҗигале язмышын тасвирлаган беренче киң масштаблы сәхнә әсәре.

А. “Зөләйха”

Б. “Хәят”

В. “Галиябану”

5. Бу шигырьнең кайсысы Ф.Кәримнеке түгел?

А. “Теләк” , “Ватаным өчен”, “Ант”

Б. “Җырларым”, “Бәхет”, “Вәхшәт”

В. “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”, “Шомырт куагы”

6. Г.Ибраһимовның әсәрләрен дөрес билгеләгез.

А. “Татар хатыны ниләр күрми” , “Диңгездә”, “Кызыл чәчәкләр”

Б. “Алмачуар”, “Без – кырык беренче ел балалары”, “Язгы кәрваннар”

В. “Маякчы кыз”, “Яз башы”, “Кыңгыраулы яшел гармун

7.  Мисалда нинди сурәтләү чаралары бар?

“Элекке сөюем агу эчендә ширбәт, җәннәт эчендә җәһәннәм иде”. (Г.И.)

А. оксюмороннар

Б. чагыштырулар

В. сынландырулар

Тикшерик

1.В, 2.А,  3.А, 4.В,  5.Б, 6.А, 7.А

24 - 26 Слайдлар. VIII. Йомгаклау 

Аларның язмышлары тетрәндергеч, фаҗигале, гыйбрәтле.
Татар халкы андый талантлары булу белән бәхетле.

 

Кайда кыйбла,

Кайда дөрес иман.

Белер-белмәс көе юл үттек.

Бар икән ул утта янмый торган,

Суда батмый торган егетлек.

 

Җиргә тамган безнең  һәр  тамчы кан

Кан түгел ул – матур  ал чәчәк,

Алар безнең изге җиребездә

Бәхет гөле булып  үсәчәк!

                                                        Ф.Кәрим

Тәмам.

 

Прикрепленный файл Size
Презентация .ppt 1.37 MB

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн