Официальный сайт pharma-24 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Кәгазь белән эш.Роза чәчәге ясау.

Submitted by Rezida Djavatovna Gizatullina on чт, 27/05/2010 - 12:02
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шәрәфетдинова Г.У.
Место работы, должность: 
МОУ Татарско-Сарсазская СОШ Чистопольского района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Мастер производственного обучения
Целевая аудитория: 
Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Технология
Цель урока: 
1.Кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәтү; 2.Эш урынын әзерләү күнекмәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү; 3.Пөхтәлек,игътибарлылык, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок комплексного применения ЗУН учащихся
Учащихся в классе (аудитории): 
10
Используемое оборудование: 

Балаларга: кайчы, җилем, кәгазь,шаблон, кул сөртү өчен салфетка,тимерчыбык, җеп, гади карандаш.
2.Презентация күрсәтү өчен компьютер, мультимедия проекторы, экран, роза чәчәкләре,магнитофон

Используемые ЦОР: 

Презентация учителя

Краткое описание: 
Бүген дәрестә без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәнербез.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде.Бәлки безнең ясаган роза чәчәкләре Экрандагы кебек тә килеп чыкмаслар(СЛАЙД 1) , хуш исле дә булмаслар.Тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый.

 

 1.   Оештыру.

             Хәзер сезнең  игьтибарыгызга Айдар Галимов  башкаруында бер

        җыр тәкьдим   итәм.(А.Галимов  “Кызыл розалар” җыры яңгырый).

-         Бу нинди җыр?Аның исеме бүгенге дәресебез белән бик  бәйләнгән.

Әйе, кызыл розалар.

 

   2.Тема, максат белән танышу.

 

            Бүген дәрестә без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәнербез.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде.Бәлки безнең ясаган роза чәчәкләре Экрандагы кебек тә килеп чыкмаслар(СЛАЙД 1) , хуш исле дә булмаслар.Тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый.

 

3.Төп өлеш.

-Бу чәчәкләрне без нәрсәдән ясыйбыз соң?

-Сез нинди кәгазь төрдәрен беләсез?

Әлеге кәгазьләргә  мин кытыршы өслекле,сырлы-сырлы сырланган менә шушы кәгазьне кертер идем.(СЛАЙД  2).

-Бу төсләр турында нәрсә әйтә аласыз?(салават күпере төсләре)

Сезнең өстәлегездә нәкъшундый кәгазьләрнең кызыл һәм яшел төсләре бар.

Эш урынын әзерләр алдыннан экранга карыйк әле.( СЛАЙД 3).Биредә сезнең өстәлегездә нәрсә булырга тиеш барысы да бар кебек.Рәсемне карагыз да өстәлегездәге әйберләрне барлагыз.

-Монда тагын нәрсә өстәп булыр иде?( тимерчыбык, кул сөртү өчен чүпрәк)

Эшкә тотынганчы, без куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтәргә тиеш.

-Кайчы белән эшләгәндә укучы нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?(СЛАЙД 4)

Эш урыны әзер, кагыйдәләрне имкә төшердек,бераз ял итеп алыйк та эшкә тотынырбыз.

          Ф И З М И Н У Т К А                      “ Г Ө Л Ч Ә Ч Ә К Л Ә Р”

 

Сезгә бүген бик тырышып, пөхтә итеп, бер-берегезгә ярдәмләшеп эшләргә туры килер.Эшебезнең эзлеклелеге экранда күренеп барыр.

(СЛАЙД 5)

Шаблон зурлыгында итеп, кәгазьне берничә тапкыр бөклибез.

(СЛАЙД 6)

Шаблонны бөкләгән кәгазь өстенә куеп, әлеге өлге буенча кайчы белән кисеп алабыз.

(СЛАЙД 7)

Чәчәк таҗларына форма кертәбез.

(СЛАЙД 8)

Форма кертелгән әзер таҗларны тимерчыбыкка урнаштырабыз һәм җеп белән бәйлибез.

(СЛАЙД 9)

Яшел төсле кәгазьдән, шундый ук ысул белән , яфраклар кисәбез.

(СЛАЙД 10)

Тимерчыбыкка яшел төсле кәгазьне чорныйбыз, ә яфракларны чорнаган вакытта кыстырып калдырып чорныйбыз.

(СЛАЙД 11)

Чорнап бетергәч, аскы өлешен җилем белән ябыштырып куябыз.

Менә нинди матур чәчәк килеп чыкты.Әлеге чәчәкне төрлечә бизәргә дә була.(СЛАЙД 12) Күрәсез таҗ кырыйлары ялтыравыклы буяу белән йөртелгән, ә чәчәк ялтыравыклы булсын өчен лак сиптерелгән.Сез дә чәчәгегезне үзегезгә ничек ошый шулай бизи аласыз.

 

4.Йомгаклау өлеше.

-Роза чәчәген ясар өчен нинди кәгазь кулландыгыз?

-Эшегез сүзегезгә ошадымы? Эшнең кайсы этабы авыр булып тоелды?

(Билге кую.)

Прикрепленный файл Size
Презентация26.11.09.pptx 649.12 KB

»  Размещено в сообществах:   

Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Кәгазь белән эш.Роза чәчәге ясау.


Бик файдалы дәрес эшкәртмәсе, презентация белән булгач бигрәк тә. Рәхмәт!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!




На: Кәгазь белән эш.Роза чәчәге ясау.


Презентациягез ачылмый. Ничек ачарга, өйрәтегез әле.


МӨГАЛЛИМХАНӘ

Видео скачать на телефон бесплатно


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн