Официальный сайт seoturbina 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Сочинение " «Алабуга - ак шәһәр, тарихы озак яшәр»

Данные об авторе
Автор(ы): 
Нигматуллова Рамзия Нурмухаметовна
Место работы, должность: 
МБОУ "Гимназия №1" Елабужского мунициплього района
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
1. Бирелгән теманы аңлап, фикерләрне билгеле бер тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирү. 2. Мөстәкыйль фикер йөртү, сүз сәнгатеннән файдалану. 3.Туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Учеников в классе: 
20
Краткое описание: 
Дәрес тибы. Сөйләм үстерү (белем күнекмәләрен тирәнәйтү һәм ныгыту). Э ш формалары. Күмәк, индивидуаль, иҗади эш. Эш методлары. Сүзле, гамәли, күрсәтмә. Җиһазлау. Г.Әхтәмова, Р.Садыйкова, Ф.Шәех, М.Нигъмәт, Д.Каюмова шигырьләр җыентыгы; Алабуга рәссамы Р.Нургалиев картинасы; сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның картиналары; күчмә такта (эпиграфлар язылган); үрнәк инша. 1. Инша язуга әзерлек. 2.Тема билгеләү. 3.Эпиграф сайлау. 4.План төзү. 5. План 6. Үрнәк инша укыла, иншаның күләме билгеләнә. 7.Инша язу

 

Инша - иҗади фикерләү чыганагы
(Иҗади язма эшләрдә, сөйләм үстерү дәресләрендә җирле региональ компоненттан файдалану тәҗрибәсе)
Үз халкыңның үткәненә, аның рухи мирасына һәрвакыт мөрәҗәгать итү, шулар аркылы югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү кебек өзлексез педагогик процесс җирле региональ компоненткаигътибар бирмичә генә алып барыла алмый. Шуңа күрә без үзебезнең педагогик эшчәнлегебездә талантларга бай Алабуга төбәгенең материалын да яратып файдаланабыз. Аларны без ачык дәресләрдә, ата-аналар конференцияләрендә, шәһәр, район һәм республика күләмендә үткәрелгән ачык тәрбия чараларында бик теләп пропагандалыйбыз. Мәсәлән, Тукай иҗатын өйрәнгәндә, аның хәзерге татар әдәбиятындагы тоткан урынын, әһәмиятен күрсәтү максатыннан чыгып, үзебезнең җирле шагыйрь-язучыларыбызның иҗатларыннан Тукайга багышланган үрнәкләрне китерү дәресне җанландырып җибәрә, еш кына бу җирле әдипләребез дәресләрдә үзләре да катнашалар. Мәсәлән, Г.Тукайның «Исемдә калганнар»ының 1 нче бүлеге белән танышканнан соң, Г.Әхтәмованың «Шагыйрь анасына» исемле шигырен, 2нче һәм Знче бүлекләр белән танышкач, «Тукай рухы» дигән шигырен укып китәм. Тукай иҗаты турындагы дәрестән тыш укуның берсен махсус «Якташ шагыйрьләребез Тукай турында» дигән темага багышлыйм. Ф.Шәех, Л.Абдуллина, Г.Әхтәмова, Д.Каюмова h.б.ның әсәрләре белән танышабыз, фикер алышабыз.
Сөйләм үстерү дәресләрендә Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең әсәрләренә һәрдаим игътибар бирәм. Инша язарга өйрәтү методикасында да моны бик теләп файдаланам һәм шуның бер үрнәген журнал укучыларына тәкъдим итәм.
Те ма.«Алабуга - ак шәһәр, тарихы озак яшәр».
М а к с а т:
1. Бирелгән теманы аңлап, фикерләрне билгеле бер тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирү.
2. Мөстәкыйль фикер йөртү, сүз сәнгатеннән файдалану.
3.Туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы.
Сөйләм үстерү (белем күнекмәләрен тирәнәйтү һәм ныгыту).
Э ш формалары. Күмәк, индивидуаль, иҗади эш.
Эш методлары. Сүзле, гамәли, күрсәтмә.
Җиһазлау. Г.Әхтәмова, Р.Садыйкова, Ф.Шәех, М.Нигъмәт, Д.Каюмова шигырьләр җыентыгы; Алабуга рәссамы Р.Нургалиев картинасы; сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның картиналары; күчмә такта (эпиграфлар язылган); үрнәк инша.
Дәрес барышы
I. Инша язуга әзерлек.
- Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән якташ шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова иҗатын өйрәндек. Иҗатының бер өлеше Алабугага багышлана. «Алабугам минем» дип аталган тарихи очеркы белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Күңеле саф, чиста, үз халкын, туган җирен сөя белгән кеше генә бу әсәрләрне иҗат итә ала, дидек. Һәм сезнең белән бүгенге дәрестә язасы иншаның темасын билгеләдек. Иншаның темасы ничек аталды?
II. Тема билгеләү.
-   Алабуга - ак шәһәр, тарихы озак яшәр. Бу шигъри юлларны без кайдан алдык?
- Әйе, ул «Алабуга бәете»ннән алынды. Бу бәеттә халкыбызның ачы язмышы сурәтләнә.
Борын-борын заманнан телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән «Алабуга бәете» шулай башлана. Бу җирдән күп яулар узган, шәһәр күп мәртәбәләр җимерелгән. Әмма хәрабәләр астына күмелеп, тузанга әйләнмәгән ул. Аның язмышы башка: һәр яудан соң яңадан баш калкыткан, яңадан төзелгән. Алабуга, тарихчылар фикеренчә, иң борынгы шәһәрләрдән санала. 2007 нче елда Алабуга үзенең меңъеллыгын билгелəп үтəчəк. Дибəҗə Каюмова сүзлəре белəн əйтсəк:
Үсә Алабуга, матурлана,
Үткәненнән данлы бүгенгесе.
Казанның ул ике генә елга
Соңрак туган кадерле сеңлесе.
Бертуганнар алар, апа-сеңел
Алабуга, Казан каласы.
Аерылмас кан кардәшләр алар
Бер атаның ике баласы.
III.      Эпиграф сайлау.
- Укучылар, безнең иншабыз тулы, бай эчтәлекле булсын өчен, дөрес итеп эпиграф та сайлый белергә кирәк. Мин сезгә өйдә эпиграф карап килергә кушкан идем. Эпиграф итеп җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә, мәкаль-әйтемнәрне дә, җырларны да кулланырга була.
Укучылар әзерләп килгән эпиграфларны тыңлау.
-                Мин дә сезгә берничә эпиграф тәкъдим итәм. (күчмә тактага язылган эпиграфлар күрсәтелә).
  1. Болгар илем – изге җирем,
     Алабугам ак калам.
     Синең язмыш – минем язмыш,
     Мәңгегә синдә калам.
Мөнир Нигъмәт
 
2. Алабугам! Сиңа сүзләр сайлыйм,
    Багышларга сиңа эзлим көй.
Р. Садыйкова
  1. Алабуга - син борынгы изге шәһәр!
    Күп инде, күп синдә үткән хәвеф-хәтәр.
    Синең газиз туфрагыңа тамган яшьләр.        Хәтерләргә безнең сеңеп мәңге яшәр.        
                                                        Г. Әхтәмова
 
III.    План төзү.
- Ә хәзер, әйдәгез әле, Алабуга буйлап сәяхәт итеп кайтыйк. Сез Алабуганың горурлыгы булган нинди архитектур төзелмәләрне беләсез?
- АДПУ, Шишкин, Цветаева музейлары, Дурова һәйкәле, шәһәр музее, Нефтьчелəргə багышлап салынган һəйкəл, Әфган батырлары һəйкəле h.6.
(Укытучы Алабуга шәһәренә багышлап чыгарылган фотоальбом белән таныштыра. Борынгы Алабугадан бүгенге көнгә кадәр сакланып калган архитектур корылмаларга игътибарны юнәлтә.)
- Сүзне сәнгать мәктәбендә укучы иптәшләрегезгә бирик әле. Алар Алабуганың үзләре өчен иң кадерле урынын сурәтләп килделәр.
-                Ни өчен бу урын сезгә ошады?
-                 Укучылар чыгышы.
-                 Алабуга рәссамы Р.Нургалиев картинасы буенча әңгәмә оештыру.
-   Планыбызның нинди пунктлары булыр дип уйлыйсыз? Укучылар белән берлектә план төзелә һәм тактага языла бара.
План.
1. Меңъеллык борынгы Алабуга (тарихи күзəтү)
2. Алабуга горурлыгы булган архитектур төзелмәләр.
3. Туган як табигате.
4. Туган шәһәремнең бүгенгесе.
5. Алабуга - җөмһүриятебезгә татар зыялылары тәрбияләгән үзәк.
6. Киләчәгең Туган җирем - безнең кулда.
IV. Күчмә тактада укучылар өчен терәк сүзләр бирелә. «Алабуга бәете», Ак мәчет, Шайтан каласы, җөмһүрият, рәссам Иван Иванович Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева, туган җирем, изге Ватаным, Чулман сулары иркәли, нарат урманнары, Тоймасы, күлләре, меңъеллык тарихы, Болгар дәүләте, АлАЗ берләшмәсе, «Ирекле икътисад зонасы», татар зыялылары, Таҗи Гыйззәт, Азат Аббасов.
V.      Үрнәк инша укыла, иншаның күләме билгеләнә.
Алабугам! Сиңа сүзләр сайлыйм, Багышларга сиңа эзлим көй.
Р.Садыйкова.
Җир йөзендә даны бөтен дөньяга таралган, бай тарихы, гүзәл архитектура һәйкәлләре булган шәһәрләр бар. Рим, Париж, Венеция, Мадрид, Санкт-Петербург... Алар янында минем Алабугам бөтенләй югалып, кечерәеп кала кебек. Ләкин Ватан дигән изге, рухи халәт территориянең зурлыгы, халыкның күплеге белән берничек тә үлчәнә алмый.
Алабуга - минем өчен үз Парижым, үз Венециям. Минем бу олы шәһәрләрдә булганым юк, бәлки гомеремдә дә булмам, ләкин белеп торам: алар берсе дә Алабуга белән тиңләшә алмый, чөнки ул минем -туган җирем, изге Ватаным, ә аны исә алыштыръш, алмаштырып булмый.
Чулманның текә ярына урнашкан Ак мәчете белән ул каршы ала
да моңсу гына озатып та кала. Инде бихисап күп гасырлар Алабуганы
Чулман сулары иркәли. Шишкин үзенең картиналарында
мәңгеләштергән нарат урманнары, Тоймасы, күлләре, Чулманы бу
шәһәрне кабатланмас итәләр. Юкка гына Алабуга элекке СССР ның
тарихи                   әһәмияткә ия булган 200 шәһәр-музей рәтенә
кертелмәгәндер.
Әле кайчан гына Алабугага кошлар гына очып килгән, су юлы буйлап Казаннан тәүлек буе пароходлар үрмәләгән. Хәзер исә тарихи Алабуга яңадан үзенең яшьлеген кичерә.
1780 нче елда гына әби патша указы белән ул өяз шәһәре дип игълан ителсә дә, аның тарихы тирән гасырларга китә. Галимнәр, археологлар аның меңъеллык тарихы барлыгын, Болгар дәүләтенең бер шәһәре булуын исбатладылар.
Бүген Алабуга, Казанны, Рәсәйне узып китеп, АКШ, Европа илләре белән тиң булып, икътисади яктан хезмәттәшлек итә. «Ирекле икътисад зонасы» дип игълан ителгән Алабуга XXIгасыр шәһәре булып тарихка кереп калачак.
Соңгы ике гасыр дәвамында ул, Вятка губернасының өяз шәһәре булып урыслашса да, Чулманның уң һәм сул як ярлары, Нократ тирәләре татарның тарихи ватаны булганлыктан, табигый, монда милли тамырлар булган һәм алар сакланып калган. Яңа эчтәлек алып, алар баеганнан байый бара. Бөек урыс шагыйрәсе М.Цветаева гомеренең соңгы көннәрен үткәргән шәһәр генә түгел ул, ә исеме бөтен җөмһүриятебезгә билгеле татар зыялыларын үстергән, тәрбияләгән үзәк тә. Атаклы драматург Таҗи Гыйззәт монда татар театрын җитәкләгән, СССР нын халык артисты Азат Аббасов Алабугада туып үскән. Үз шагыйрьләребез, прозаикларыбызның тавышы бөтен җөмһүриятебездә көннән-көн ныгый бара.
Алабуга - тарихи һәм борынгы шәһәр булса да, яшьлек шәһәре, студентлар шәһәре. Аның киләчәге тагын да матур.
VI.    Иншаны караламаларга яза башлау. 
VII.            Өйгә эш. Иншаны өйдә язу.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

»  Tags for document:
»  Размещено в сообществах:   

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн