Официальный сайт rnns 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Нинди һөнәр яхшырак?

Размещено: Нурия - сб, 29/05/2010 - 18:26
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шагабиева Нурия Миннахметовна
Место работы, должность: 
МОУ НОШ д.Трыш Кукморского района
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Используемые учебники и учебные пособия: 

/* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Cambria","serif"; mso-ascii-font-family:Cambria; mso-ascii-theme-font:major-latin; mso-hansi-font-family:Cambria; mso-hansi-theme-font:major-latin; mso-ansi-language:EN-US; mso-fareast-language:EN-US; mso-bidi-language:EN-US;} Эшкәртмәдә Г.Афзал, Х.Халиков, Л.Н.Гайсин, М.Садри шигырьләре
     файдаланылды.

Используемая методическая литература: 

/* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Cambria","serif"; mso-ascii-font-family:Cambria; mso-ascii-theme-font:major-latin; mso-hansi-font-family:Cambria; mso-hansi-theme-font:major-latin; mso-ansi-language:EN-US; mso-fareast-language:EN-US; mso-bidi-language:EN-US;} Эшкәртмәдә Г.Афзал, Х.Халиков, Л.Н.Гайсин, М.Садри шигырьләре
     файдаланылды.

Используемое оборудование: 

интерактивная доска, презентация, рисунки

Краткое описание: 
Внеклассная работа о профессиях

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Cambria","serif"; mso-ascii-font-family:Cambria; mso-ascii-theme-font:major-latin; mso-hansi-font-family:Cambria; mso-hansi-theme-font:major-latin; mso-ansi-language:EN-US; mso-fareast-language:EN-US; mso-bidi-language:EN-US;}

Класс бүлмәсе матур итеп бизәлә. Анда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре эленеп куела. Укучыларның "Минем хыялым", "Мин кем булырга телим", "Әти-әнием һөнәре" дигән темалар­га язылган хикәяләре, ясаган рәсемнә­ре дә урнаштырыла.

 

 

 

АЛЫП БАРУЧЫ табышмак әйтә :

Ялкаулар аннан кача,

 Тырышлар бик ярата.

 Аны яраткан кешенең

 Кадер-хөрмәте арта. (эш)

Әйе, безнең бәрәнче сүзләребез "эш" сүзе белән бзйле булачак. Бу сүзләр безгә һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итсен иде. "Нинди һөнәр яхшы­рак" дигән телдән журналыбызның берен­че битен ачабыз. Ул: "һөнәрләр турында халык", — дип атала, һөнәрләр турында мәкальләрне дәвам итегез әле:

Оста кулда...                                           (һөнәр бар)

 Егет кешегә җитмеш төрле ...               (һөнәр дә аз)

 һөнәрле үлмәс, һөнәрсез …                   (көн күрмәс)

 һөнәр ашарга сорамый ...                 (үзе ашата)

 һөнәрленең кулы алтын, ...              (акыллының акылы алтын).

АЛЫП БАРУЧЫ: Журналыбызның икенче битен ачабыз. Бу биттә Вил Казыйхановның "Бер сыйныфта алты Алсу" дигән шигыре белән танышырбыз. Игъ­тибар итегез әле, анда нинди һөнәрләр турында әйтелгән?

(Бер укучы шигырь укый)

Бер сыйныфта алты Алсу —

Барсы уңган, сөйкемле.

Алтысы да бер анадан

Туган бала шикелле.

Берсенең куллары алтын

 Тегү, чигү эшенә.

 Үз белгәннәрен өйрәтә

 Сораган һәр кешегә.

Алсуларның икенчесен

 Юк бер эшкә кыстасы:

Коеп куйган рәссам булган,

Озын сүзнең кыскасы.

"Әнисеннән дә уздыра, 

 Диләр өченче Алсу.

 Телеңне йотарлык була

 Ул әзерләгән аш-су".

Дүртенче Алсу үстергән

 Гөлләр тора бүлмәдә.

 Матурлык бизи дөньяны —

 Гөлләр ошый кемгә дә.

Тәрбияче дә, табиб та —

Безнең бишенче Алсу.

"Гел, — ди ул, — елмаеп йөрсәң,

Булмыйсың усал, ярсу".

Үзе җырлый, үзе бии —

 Артист — алтынчы Алсу.

 Аның белән беркайчан да

 Түгел безгә ямансу.

Алсуларның алтысы да

 Акыллы да, сөйкемле.

 Барысы да тату яши,

 Бертуганнар шикелле.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

АЛЫП БАРУЧЫ: Журналның өчен­че битен ачабыз. Аның бу битенә: "Һөнәрләр бик күпләр, бары да яхшы ке­бекләр" дигән исем бирелгән. Хәзер сөйләнәчәк шигырьләрдә һөнәр исемнә­ре әйтелмәгән, сез аларны үзегез билге­ли аласыз.

(Сүз укучыларга бирелә)

1   НЧЕ УКУЧЫ:

Гөлләр төшкән күлмәгемне Бик уңган кызлар теккән, Итәгендәге җөйләр дә Килешле итеп бөккән. (Тегүче)

2   НЧЕ УКУЧЫ:

Туфрак — җир сыйга мохтаҗ Мул иген алыр өчен, Ипекәй булып кайта Аңа түгелгән көчең.

Җир бүләкли, — дип әти
Ел да кертә ашлама, —
Табындагы ризык, — ди, —
Буразнадан башлана. (Игенче)
(Укучылар барысы бергә "Чайкала

иген кырлары" (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре) җырын башкаралар)

 

3   НЧЕ УКУЧЫ:
Иртүк торып, әнием
Тизрәк эшкә йөгерә.
Ачылганчы ашханә,
Аш әзерләп өлгерә.
Аш-сулары еш кына
Керә минем төшемә...
Яшәр идем үзем дә,

Шатлык биреп кешегә. (Пешекче)

4   НЧЕ УКУЧЫ:

Менә һөнәр, ичмасам,

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,

Мин дә аңа булышам:

Помидорлар, кыярлар,

Яшел суган җыешам. (Бакчачы)

5   НЧЕ УКУЧЫ:

Эшем күп шул — хат ташыйм,

 Өйдән өйләргә кереп,

 Каршы чыгып алалар,

 Минем килгәнне күреп.

Менә сезгә журналлар,

Монсы сезгә ачык хат.

Йөгем — сумка, олавы —

Ике тәгәрмәчле ат.

(Хат ташучы)

6   НЧЫ УКУЧЫ:

 

 Синең һәрбер уңышыңда

Аның   да   өлеше.   бар.

Хәзерләде чөнки шуңа

Сине ... (укытучылар)

("Өйрәтәләр мәктәпләрдә" (В.Шаинский көе, М.Пляцковский сүзләре, Р.Гыйлемханов тәрҗемәсе) җыры баш­карыла.)

АЛЫП БАРУЧЫ: Журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Ул: "Кем кайда эшли?" — дип исемләнә. Сезнең алда техника рәсемнәре (яки уенчыклар куе­ла). Аларның хуҗалары кемнәр соң?

(Тепловозда машинист, самолет­та очучы, комбайндакомбайнчы, машинадашофер, крандакранчы һ.б.)

АЛЫП БАРУЧЫ: Журналыбызның соңгы битен ачабыз. Аның бу битенә "һө­нәрләр турында җырлар" дигән исем би­релгән. Әйдәгез, һйнәрләр турында языл­ган җырларны искә төшерик әле.

(Мәсәлән: "Яшь гармунчы" (И.Якубов көе, Ш.Галиев сүләре), "Безнең әнкәй очучы" (М.Мозаффаров көе, Ә.Ерикәй сүзләре), "Нәни музыкант" (И.Гыйла­җетдин көе, Э.Шәрифуллина сүзләре), "Яшь космонавтлар" (Ф.Әхмәтов көе, Г.Мөхәм-мәтшин сүзләре), "Маляр" (М.Мозаффаров көе, М.Мазунов сүзләре) һ.б.)

АЛЫП БАРУЧЫ: һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

1НЧЕ УКУЧЫ: Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

2НЧЕ УКУЧЫ: һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.

АЛЫП БАРУЧЫ: һәрберегезгә уңыш­лар теләп, "Нинди һөнәр яхшырак" дигән темага телдән журналны шушының белән тәмамлыйбыз.


»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading
Дневник обучения группы учителей РТ "Кукмор"

Оценка материала

...

Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн