Официальный сайт maxceiling 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Габдулла Тукай иҗатында педагогик карашлар

Submitted by Гульсина Кашапова on Sat, 29/05/2010 - 20:46
Данные об авторе
Автор(ы): 
Кашапова Гульсина Назифовна
Место работы, должность: 
МОУ "Татарская гимназия №14" учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
основное общее образование
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Литература
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
другой тип
Краткое описание ресурса: 
Доклад

 

Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган... Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне шәхсән Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра...

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына “Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

1906 нчы елда “Милли хис” статьясында Тукай болай дип яза: “Безнең милләтебез Пушкин, Толстой, Лермонтов кебек чын язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантларга мохтаҗ... Аларсыз безнең тормышыбыз бәйрәмнәрсез, ыгы-зыгыда үтәчәк... Яшьләр укырга тиеш.

Белем алу – ул дөреслекнең –ялганны, яктылыкның – караңгылыкны җиңүендә иң кирәкле алым...”

Г. Тукай шактый әсәрләрендә белем алуның кирәклеген, мәгърифәткә юлның авыр булуын ассызыклый. Мәсәлән, “Шәкерт, яки бер очрашу” (1906) шигырендә мескен шәкерт сурәтләнә. Киемнәре теткәләнеп беткән, шул сәбәпле кышкы салкында туңган мескен шәкертне Тукай ярлылыгыннан оялмаска, белем үрләрен яуларга өнди, син дә бервакыт бар дөньяга билгеле булырсың дип өметләндерә:

Оялма бу киемнең тишек булуыннан,

Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.

Очып төш тә балалык бишегеннән,

Ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән.

Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма;

Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.

Синең бу барган юлың — галимнәр юлы;

Бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән.

Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү кирәклеген менә бу әсәрләрендә дә ассызыклый. Мәсәлән, “Татар кызларына” (1906), “Китап” (1909), “Гомер юлына керүчеләргә” (1910) кебек шигырьләре аеруча игътибарга лаек. Соңгы шигырендә ул болай дип яза:

Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,

Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,

Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,

Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.

Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,

«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.

Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?

Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»

Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. Ул мәдрәсәләрдәге тәртипләрне, укыту системасын, мәгаллимнәрен кискен тәнкыйтьли.Тукай укучыларны бу мәктәпләрдән китәргә өнди. Мәсәлән,  “Мәдәрәсәдән чыккан шәкертләр ни сөйли?” (1907) шигырендә ул хәзрәтләрнең наданлыгын, мәдрәсәдә ныклап урнашкан укыту системасын фаш итә:

Күп яттык без

Мәдрәсәдә,

Аңламадык

Бер нәрсә дә;

Селкәнмәдек

Таш төсле без,

Җилбер-җилбер

Җил бәрсә дә.
          Чаршау кордык,

Кояш безгә

Нурын чәчеп

Җибәрсә дә;

Каршы тордык,

Кудык, безгә

Яктылыктан

Ни килсә дә.

Юрган ябып

Йоклап яттык,

Уйганмадык,

Тан, атса да;

Уйланмадык!

Бәхтемезнең

Кояшы баеп

батса да.

1912 нче елда язылган “Мәктәб һәм школа” шигырендә Тукай рус мәктәбен татар мәдрәсәсе белән чагыштыра. Ул  школада - тормыш, ә мәдрәсәдә – дин дип яза.

Тукай милли тәрбия мәсьәләләрендә шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр генә язып калмый, педагогика өлкәсендә дә хезмәтләр яза. Мәсәлән, “Ана хатлары”н (1907) ике ананың бер-берсенә хат язышулары формасында иҗат итә. Бу хатларда аналарга балаларны тәрбияләү буенча педагогик киңәшләр бирә шагыйрь.

Габдулла Тукайның педагогик карашлары рус педагогларының идеяләренә нигезләнә.Ул К. Д. Ушинский, В. Соколов, Ф. В. Грекова, Д. И. Тихомированың хезмәтләреннән файдаланып эш итә, бигрәк тә ул “Живое слово” хезмәтен аерып күрсәтә.

Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәптләр өчен “Яңа кыйраәт” (“Яңа уку китабы”) исеме белән дәреслек-хрестоматия, “Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” кебек хрестоматияләр дә чыгара. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та.Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн