Официальный сайт janmille 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Кереш җөмләләр

Submitted by Эльмира Раисовна Расулева on Tue, 01/06/2010 - 12:41
Данные об авторе
Автор(ы): 
РасулеваЭ.Р.
Место работы, должность: 
Кадыбашская ООШ, учитель татарсого языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Кереш җөмләләр төшенчәсен ныгыту; сөйләмдә аларның кулланыш дәрәҗәсен ачыклау һәм тел гыйлемендә өйрәнелеп бетмәвен истә тотып, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген гомумиләштерү.
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
10
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар теле" 7 класс, "Татар грамматикасы"-3 нче том, "Татар нәхүе"- Г.Ибраһимов

Используемая методическая литература: 

"Татар  телен укыту метдикасы"

Используемое оборудование: 

компьютер, мультимедиа чарасы, проектор, экран, перфокарта, грамматик дәреслекләр

Используемые ЦОР: 

www.edu.ru

Краткое описание: 
Кереш җөмләләр төшенчәсен ныгыту; сөйләмдә аларның кулланыш дәрәҗәсен ачыклау һәм тел гыйлемендә өйрәнелеп бетмәвен истә тотып, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген гомумиләштерү.

 

Дәрес- симпозиум.
Тема: Кереш җөмләләр
Максат: Кереш җөмләләр төшенчәсен ныгыту; сөйләмдә аларның кулланыш дәрәҗәсен ачыклау һәм тел гыйлемендә өйрәнелеп бетмәвен истә тотып, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген гомумиләштерү.
Дәрес компьютер, мультимедиа чарасы, проектор, экран, перфокарта, грамматик дәреслекләр белән җиһазлана.
Дәрес барышы.
I.                        Оештыру.
Дәрескә звонок булу белән, салмак музыка астында экранда симпозиум төшенчәсенә билгеләмә чыга.
СИМПОЗИУМ – БЕРӘР МАХСУС (ГАДӘТТӘ ФӘННИ) ТЕМА, МӘСЬӘЛӘГӘ БАГЫШЛАП ҮТКӘРЕЛГӘН КИҢӘШМӘ (1 минут)
II. Актуальләштерү.
Укытучы - өлкән галим:
-   Хәерле көн, хөрмәтле тел галимнәре!
Бүгенге симпозиумны ачык дип белдерәм. Көн тәртибе белән таныштырырга рөхсәт итегез.
(Экранда көн тәртибе язылган слайд ачыла)
Көн тәртибе.
1. Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләрнең татар телендә өйрәнелү торышы.
2. Кереш сүзләрне мәгънә ягыннан төркемләү.
3. Кереш җөмләләрне төр һәм мәгънә ягыннан төркемләү.
4. Карар кабул итү.
- Көн тәртибе буенча өстәмәләр юкмы? Килешүегезне раслап, тавыш бирүегезне сорыйм.
(Тавыш бирәләр)
III. Дәреснең төп өлеше.
 
Укытучы - өлкән галим:
- Беренче көн тәртибе буенча сүзне яшь галим … бирәбез.
1 укучы – галим:
- Хөрмәтле, коллегалар, мин үз чыгышымда кереш сүзләр һәм җөмләләрнең өйрәнелү торышы белән таныштырып китмәкче булам.
Сөйләмнең ике төп үзенчәлеге була: хәбәрлек һәм модальлек. Хәбәрлек – гомумән хәбәр итү, модальлек ничек хәбәр итү. Хәбәрлектән башка модальлек юк, модальлектән башка хәбәрлек юк.
Модальлек төрле ярдәмлекләр һәм мөстәкыйль сүзләр, хәтта җөмләләр белән бирелә.
Җөмләнең модаль кисәкләренең берсе-кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Күп кенә галимнәребез үз хезмәтләрендә аларны өйрәнгәннәр.
(Слайд ачыла: Г.Алпаровның фото сурәте, “Сайланма хезмәтләреннән цитата)
Әйтик Г.Алпаров “Сайланма хезмәтләре” китабында болай дип яза: “Җөмлә эчендә ни берәр кушымча яки ярдәмлек белән, ни берәр тәртип белән үзеннән соңгы сүзгә бәйләнмичә, аерымрак тавыш белән әйтелгән сүзләр дә булырга мөмкин ... аерым бөтен җөмләләр дә була. Боларның башка сүзләргә һичбер төрле бәйләнеше булмаганга күрә, җөмлә кисәге булып саналырга хаклары юк”, - ди.
(В.Н. Хангильдин портреты һәм 1959 нчы елда язылган “Татар теле грамматикасы” китабының сурәте, цитата урнашкан слайд ачыла)
Ә В.Н.Хангильдин модаль кисәкләрне җөмләгә грамматик бәйләнеше булмаган кисәкләр дип карый : “...җөмләнең эчтәлегенә аерым әһәмияте булган төшенчәләр өстәмиләр, бәлки аңа эмациональ-экспрессив төсләр бирү аркылы сөйләүченең үз сөйләменә тойгылы, кичерешле мөнәсәбәтләрен чагылдыралар, шулай ук аларның еш кына стилистик әһәмиятләре дә була”, - ди
( Г.Ибраһимов портреты, “Татар нәхүе” китабы һәм цитата урнашкан слайд ачыла)
Г. Ибраһимов “Татар нәхүе” китабында кереш сүзне җөмлә кисәкләренә кертеп караган булган, әмма 50 нче елларда рус грамматикаларына ияреп, җөмләгә бәйләнеше булмаган сүзләр дип атаганнар. Аларны төшереп калдырсаң да, җөмлә үзгәрешсез кала дип сәбәпләр тапканнар.
Укытучы - өлкән галим:
-         Хөрмәтле яшь галимнәр! Сез бу гыйбарә белән килешәсезме?
2 нче укучы – галим:
- Болай эшләү практик яктан да, теоретик яктан да зур хата. Беренчедән, кереш сүзне (шулай ук теләсә кайсы иярчен кисәкне) төшереп калдырсаң, гомумән, җөмләлек саклана. Мәсәлән: Ул, бәлки, безгә килер. Ул безгә килер. Ләкин баштагы җөмлә шул килеш сакланмый, бөтенләй икенче төрле җөмлә барлыкка килә.
3 нче укучы – галим:
- Сөйләмдәге реаль җөмләләрнең нинди элементын төшереп калдырсаң да, ул җөмлә бозыла, сакланмый, автор әйтергә теләгән фикерне бирә алмый. Гомумән “төшереп калдыру” методы җөмләне грамматик яктан бербөтен итеп тануны юкка чыгара.
1 нче укучы – галим:
- Мин дә сезнең фикер  белән килешәм, хөрмәтле коллегалар, кереш сүз һәм кереш җөмләләр эчтәлек ягыннан да , форма ягыннан да бердәм бәйләнгән, тулы хокуклы кисәкләр. Рус галимнәре Кортевич һәм Рудневлар да аларны тулы хокуклы булуын исбатлыйлар.
(Зәкиев М.З. портреты, хезмәтләре урнаштырылган слайд ачыла)
Укытучы - өлкән галим:
- 60 нчы елларда М.З.Зәкиев аларның җөмлә кисәге булуы, җөмләнең грамматик һәм мәгънәви яктан бәйләнгәнлеген, сөйләүченең үз уена мөнәсәбәте бер җөмлә белән дә белдерелә алуын дәлилләде.
Ә Ф.С.Сафиуллина кереш җөмләләргә керешмә төшенчәсен бирде.
Кереш җөмләләр татар телендә җентекләп өйрәнелмәгән, шуңа күрә аларның мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләре билгеләнмәгән.
Кереш сүзләрнең мәгънә төрләрен искә төшереп китик әле. (Сайланма диктант.)
(Укучыларга перфокарталар таратыла, җөмләләрдән кереш сүзләрне аерып, перфокарталарга урнаштыру)
 

Кереш сүзләрнең мәгънә төре
Мисаллар
1. Ышану, раслау.
 
2. Шикләнү, икеләнү, чама белән әйтү.
 
3. Фикер чыганагын белдерүче.
 
4. Үтенү, үз фикереннән чигенүне.
 
5. Фикер нәтиҗәсе, йомгагын
 
6. Фикер тәртибен.
 
7. Фикергә бәйле төрле тойгыларны
 

(Слайд ачыла, яшь галимнәрперфокарта буенча эшләренең дөреслеген тикшерәләр)
Укытучы - өлкән галим:
-Хөрмәтле яшь галимнәребез! Сез ике группада, кереш җөмләләрне мәгънә һәм төр ягыннан туплап, төркемләдегез. Хәзер фәнни табышларыгыз белән уртаклашуыгызны сорыйм. 1 нче төркем галимнәрен бирегә чакырам:
1 нче төркем галимнәре
1 нче укучы – галим
- Эзләнү эше белән 1 ай шөгыльләндек. Тел галимнәренең хезмәтләре һәм матур әдәбият үрнәкләре белән танышканнан соң, модаль кисәкләрнең телдәге әһәмияте зур булуына инандык. Эзләнү-кешеләрнең сөйләменә, газета-журнал битләренә игътибар иттерде.
2 нче укучы – галим
- Безнең группа галимнәре кереш җөмләләрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлде:
(Слайд ачыла)
3 нче укучы –галим                                         4 нче укучы – галим

Кереш җөмләләрнең мәгънә төрләре
Мисаллар
1. Ышану, раслау, дөреслеккә шик булмауны белдерүче кереш җөмләләр.
Китабымны язуга, инде бу сезгә мәгълүм, бар көчемне куям.
Мәктәп елларындагы истәлекләрне, мин моны бик яхшы хәтерлим, тагын 1 кат күңелемнән кичереп чыктым. Чыннан да, нинди матур истәлекләр!
2. Шикләнү, икеләнүне белдерүче кереш җөмләләр.
Безгә бүген ерак туганыбыз Галия апа- ул миңа апа да түгелдер әле, бер – ике яшькә олы микән – кунакка килә.
3. Үтенүне белдерүче кереш җөмләләр.
Бүген безгә, зинһар өчен дип әйтәм, кичекмичә генә килеп җитегез.
4. Фикергә бәйле тойгыларны белдерә.
Юк, калмас, аллаһ боерган булса, бала рәнҗеше бише белән чыгар. Ә.Фәйзи
5. Фикердән чигенүне белдерә.
Бүген кунакка барырга әзерләнәбез (хәер, барасы да килми) : чәк-чәк пешерәбез, киемнәрне көйлибез.
6. Игътибар җәлеп итүне белдерүче кереш җөмләләр.
И киленкәем, әйтсәм-әйтим инде, бер эшеңнең дә хикмәте юк.
7. Фикер чыганагын белдерә.
Алсу, мин әйтер идем, син бик матур күренәсең.
8. Аңлатма, искәрмә яки өстәмә ачыклык кертү рәвешендә килүче кереш җөмләләр, керешмәләр.
Солдатлар ( алар өчәү иде) Пьерга әһәмият бирмичә ашыйлар иде. (Л.Толстой).
Бер тәүлек кадәр баргач, Казанга кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк) бер урынга тукталдык (Ә.Фәйзи)

Укытучы - өлкән галим:
- Беренче төркем галимнәре, чыннан да, татар тел гыйлеменә яңалык керткәннәр. Моңа кадәр басылган 1 генә дәреслектә дә кереш җөмләләрне мәгънә ягыннан төркемләү юк.
Сораулар юкмы?
2 нче төркемнең яшь галимнәренә сүз бирәбез.
 
2 нче төркем
1 нче укучы – галим:
- М.З.Зәкиев билгеләгәнчә, кереш җөмләләр я җөмләнең 1әр кисәгенә, я тулы җөмләгә карыйлар. Безнең төркем кереш җөмләләрне төзелеш ягыннан түбәндәге төрләргә бүлде
(Слайд ачыла)
2 нче укучы – галим                                            3 нче укучы – галим

Төзелеш ягыннан кереш җөмлә төрләре
мисаллар
1. Сөйләүченең җөмләдәге иягә мөнәсәбәтен белдерүче кереш җөмләләр
Безнең сыйныфташыбыз Рәсүлев Фәрһад (классыбызда иң сәләтле укучыларның берсе инде) К.Насыйри укуларында җиңү яулады.
2. Хәбәргә мөнәсәбәтен белдерүче кереш җөмләләр
Ул болай диде: (хәер, уйларын әйтергә теләмәгән иде) иртәгә китәм.
3. Аергычка мөнәсәбәтен белдерүче кереш җөмләләр
Озакламый капка төбендә сап-сары (күз явын алырдай сары дияргә дә мөмкин) бәбкәләр күренә иде.
4. Тәмамлыкка мөнәсәбәтен белдерүгә кереш җөмләләр
Күршебез Сәрби әбине (картайды шул инде бичара) паралич сукты
5. Аныклагычка мөнәсәбәтен белдерүче кереш җөмләләр.
Шуларның берсе – Биләр авылы (ул хәзерге Алексеевск районына карый) янындагы чишмә
6. Хәлгә мөнәсәбәт белдерүче кереш җөмләләр.
Көтмәгәндә ишектән ашыгып – кабаланып (хәер, тузынып дияргә дә мөмөкин) урта яшьләрдәге 1 ир-ат килеп керде.

Укытучы - өлкән галим:
- 2 нче төркемнең яшь галимнәре дә бик зур эзләнү эше алып барганнар. Бу төр бүленешне дә бер генә грамматик дәреслекләрдән табу мөмкин түгел.
Сорауларыгыз бармы?
 
IV. Йомгаклау өлеше.
Укытучы - өлкән галим:
-   Хөрмәтле, яшь галимнәр! Сез татар грамматикасы өчен зур ачыш ясадыгыз. Афәрин! Эзләнү барышында кереш сүзләр, кереш җөмләләрнең әһәмиятен ачыкладыгыз. Нинди фикерләр туды?
1 нче укучы – галим:
-   Кереш сүзләр, кереш җөмләләр җыйнак та, җәенке дә була, җөмләнең теләсә- кайсы урынында килә ала.
       2 нче укучы – галим:
-   Аларны аныклагычлар белән бутау куркынычы бар. Алар бер – берсе белән бик якын торалар. 70 нче елларга кадәр М.З.Зәкиев аларны аныклагыч җөмләнең 1 төре итеп караган. Ләкин аның соңгы тикшеренүләре аныклагыч җөмлә белән кереш җөмләнең бер-берсеннән төп билгеләре – бәйләүче чаралар белән аерылып торуын күрсәтте.
3 нче укучы –галим:
- Модаль кисәкләрнең халык сөйләмендә еш очраулары күренә. Кереш сүзләр, кереш җөмләләрне кешеләр үзләре дә сизмәстән файдаланалар, кулланалар.
4 нче укучы – галим:
- Кереш сүзләр, кереш җөмләләр әйтмә һәм язма сөйләмгә тулылык тәэсирлелек өсти.
5 нче укучы –галим:
- Кереш сүз, кереш җөмлә белән җанлы сөйләмне тоясың. Ф.Хөсни, М.Мәһдиев әсәрләрендә әлеге модаль кисәкләр юкка гына төп урыннарның берсен алып тормый. Аларның әсәрләре 1 тын белән укыла.
Укытучы - өлкән галим:
- Шулай итеп. Бүгенге утырышта нинди карарга киләбез?
6 нчы укучы – галим:
- Бүгенге киңәшмәдә түбәндәге карарны тәкъдим итәбез:
 
7 нче укучы – галим:
1. Кереш җөмләләр телебездә җөмлә төзүдә грамматик яктан әһәмиятле дип табарга,”Татар грамматика” китапларында,мәктәп дәреслекләрендә җөмләгә бәйләнешле булуын дәлилләп күрсәтергә:
2 нче укучы – галим:
- Ул сөйләмгә бизәк өсти.
3 нче укучы – галим:
- Ул сөйләмне җанлы, тәэсирле итә.
4 нче укучы –галим :
- Ул сөйләмне халыкныкына якынайта.
Укытучы - өлкән галим:
- Алдагы симпозиумда бу теманы әдәбият фәне белән бәйләнештә дәвам итәрбез. Кереш җөмләләрнең кайсы язучы иҗатында күбрәк кулланылуын ачыкларбыз. Моның өчен әдәби әсәрләрне уку, алардан кереш җөмләләрне табу кирәк булачак.
 

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн