Официальный сайт hauteecole 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫН УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНА КЕРТҮ

Submitted by Римма Исхакова on Tue, 01/06/2010 - 19:58
Данные об авторе
Автор(ы): 
Исхакова Римма Мухаррамовна
Место работы, должность: 
Гимназия№29, г.Набережные Челны
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Педагогика
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Целевая аудитория: 
Методист
Целевая аудитория: 
Педагог-психолог
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
образовательная программа
Краткое описание ресурса: 
Программа нигезенә халык педагогикасының яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урыны ассызыклана. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан житди бурычлар булып киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү тора.

 

«ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫН УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНА КЕРТҮ»  ЭЛЕКТИВ  КУРСЫНЫҢ ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

«Татар халык педагогикасын укыту-тәрбия процессына кертү »  дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. Программа нигезенә халык педагогикасының яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урыны ассызыклана. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан житди бурычлар булып киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү тора. Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек кыйммәтләренә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтнең педагогикасын тәрбия процессының нигезенә куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була.

Программада күпкырлы эшчәнлек алып барган  мәгърифәтче һәм педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсенә караган әсәрләрен өйрәнү каралган.

Электив курсның эчтәлеге  интеграль характерда. Бу курсны   әдәбиятчы   да, тарихчы да, дин әһеле дә тигез дәрәҗәдә файдалана ала.

Электик курсның максаты: халык педагогикасына  таянып, укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләр турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру. Электив курсның бурычлары:

1.                         Татар    милли    концепциясе,     милли     мәгариф    тарихы,     татар мәгьрифәтчеләре белән кыскача таныштырырга.

2.            Халык педагогикасының асылына төшендерергә.

3.            Халык     педагогикасының     традицияләрен,     йолаларын,     гаилә бәйрәмнәрен пропагандалауда мәктәп  укучыларының ролен билгеләргә.

4.            Гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүдә халык  педагогикасының ролен төшендерергә.

5.            Мәгърифәтче һәм педагог Р.Фәхреддин иҗаты белән танышу.

 Программаның билгеләнеше:

Электив курс материалы 9-11 класс укучыларына адреслана. Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләре куллана ала:

1.Тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның белем күтәрү курсларында;

2.Гомуми белем бирү мәктәпләрендә;

3.Төбәк һәм мәктәп компоненты буларак, гуманитар профильдәге класларда.

Электив курсның төп функциясе:

«Татар халык педагогикасын укыту-тәрбия процессына кертү» электив курсы нигездә ике функция үти:

1.      Гуманитар юнәлешле укучыларның милли үзаңын формалашу өлкәсендә танып-белү эшчәнлекләрен киңәйтү функциясе;

2.      Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче класс җитәкчеләренә эш планы буларак.

Электив курсның актуальлеге:

Белем эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толерант шәхес тәрбияләү – заман педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Белем бирү учреждениеләрендә  бу максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви  чаралар аша гамәлгә ашырыла. Шәхесне тормышка әзерләүдә, кыз балаларны гаиләдә төп тәрбияче итеп, ә ир балаларны гаилә башлыгы булырдай итеп тәрбияләү көн кадагындагы мәсьәлә булуы – электив курсның актуальлеген раслаучы бер дәлил.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 2 бүлектән тора һәм үз эчендә темаларга бүленгән.

Кереш.

1.      Татар халык педагогикасында тәрбия.

2.      Р. Фәхреддин – мәгърифәтче һәм педагог.

3.      Татар халык педагогикасында гореф-гадәтләр.

Электив курс азагына укучылар белергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

1.              Бүгенге көндә   халык педагогикасының гаиләдәге ролен күзаллый белергә.

2.      Баланың физик һәм рухи үсешен тәэмин итүдә халык педагогикасы белән бәйле түбәндәге юнәлешләрдә белем үзләштерергә:

         Татар халык педагогикасында тәрбия факторлары һәм аларның кулланылышы (тел, сүз, хезмәт, табигать, көнкүреш, традицияләр, сәнгать, дин);

         Халык педагогикасында рухи тәрбия һәм дин, акыл, әхлак, зәвык, хезмәт, физик , экологик тәрбиянең бирелеше.

3. Мәгърифәтче һәм педагог Р.Фәхреддинның татар халык педагогикасына керткән өлеше.

 

ЭЛЕКТИВ КУРСТА КАРАЛАЧАК ТЕМАЛАР ҺӘМ АЛАРГА ВАКЫТ БҮЛЕНЕШЕ

 

 Бүлек

Темалар

 

 

Вакыт бүленеше (сәгать)

лек­ция

гамә­ли дәрес

фәнни җыен

Кереш

Кереш сүз. Электив  курсның максаты.

Халык  педагогикасы. Нәрсә ул?

1

 

 

1 бүлек

Халык педагогикасы үзенчәлекләре

1

 

 

Халык педагогикасында аң-белем алу юллары

1

 

 

Халык педагогикасында гаилә тәрбиясе

1

1

 

Татар халык авыз иҗаты - халык педагогикасының асыл өлеше

2

 

 

Татар халык педагогикасында рухи тәрбия һәм дин

2

1

 

Татар милли педагогикасында акыл тәрбиясе

1

 

 

Татар милли педагогикасында әх­лак тәрбиясе

1

 

 

Татар милли педагогикасында зә­вык тәрбиясе

1

 

 

Татар милли педагогикасында хезмәт тәрбиясе

1

 

 

Татар милли педагогикасында фи­зик тәрбия

1

 

 

Татар милли педагогикасында экологик тәрбия

1

 

 

Татар милләтенең педагогика һәм мәгариф тарихы

1

 

 

2 бүлек

Мәшһүр татар мәгърифәтчеләре

1

1

 

Р.Фәхреддин - мәгърифәтче һәм педагог “Нәсыйхәт” китаплары

·         “Нәсыйхәт 1” (малайлар өчен)

·         “Нәсыйхәт 11” (кызлар өчен)

1

1

 

Р.Фәхреддин - мәгърифәтче һәм педагог

·        “Тәрбияле ата” , “Мәшһүр адәмнәр”

·        “Тәрбияле ана” , “Мәшһүр хатыннар”

·        “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”

1

1

 

Р.Фәхреддинның дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге

1

 

 

Халык педагогикасын яктыртуда  Р.Фәхреддиннең  роле

 

 

2

3 бүлек

Татар халык педагогикасында гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр

·         Хезмәт бәйрәмнәре.

·         Дини бәйрәмнәр.

·          Ял итү бәйрәмнәре.

 

3

 

 

1

 

 

Татар халык (милли) психологиясе

2

 

 

 

“Татар халык  педагогикасы” махсус курсы буенча белемнәрне тикшерү

 

2

 

 

Барлыгы:

24

8

2

 

БЕРЕНЧЕ ТЕМА.

КЕРЕШ СҮЗ. ЭЛЕКТИВ КУРСНЫ ӨЙРӘНҮ МАКСАТЫ.

“ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ”НА  ТӨШЕНЧӘ.

 

«Халык педагогикасы», «этнопедагогика» категорияләренә билгеләмә. Махсус курсны өйрәнү максаты һәм бурычлары. Татар халык  педагогикасының яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урыны. Татар халык  педагогикасының өйрәнү предметы. Фәнни һәм халык педагогикалары арасындагы бәйләнеш. Халык педагогикасының төп төшенчәләре.

 

ИКЕНЧЕ ТЕМА.

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Халык педагогикасында фәнни төгәл төшенчәләр, закончалыклар һәм аерым системага салынган тәгълиматлар юклыгы. Халык педагогикасының иң нәтиҗәле сыйфаты – аның тормыш белән, акыл бирү-тәрбия гамәле белән тыгыз бәйләнештә булуы. Халык педагогикасында баланың тормышын, эшчәнлеген, тәрбиясен ата-ананың, өлкәннәрнең игътибар үзәгендә тотуы. Халык тәрбиясенең төп чарасы - хезмәт. Халык педагогикасында тәрбия турындагы фикер, тәкъдим-киңәш, үгет-нәсыйхәтләрне уйлап табучыларның  билгеле булмавы.

ӨЧЕНЧЕ ТЕМА.

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНДА АҢ-БЕЛЕМ АЛУ ЮЛЛАРЫ

 

Аң-белем алуның гамәлдә өч юлы булуы: ирекле , ягъни укытучы ярдәменнән башка үзлегеңнән  белем алу, күнекмәләр, гадәтләр үзләштерү; рәсми, ягъни махсус уку  планнары, программалары, билгеләнгән тәртипләр нигезендә әзерлекле укытучылар җитәкчелегендә;  рәсми булмаган юл белән, ягъни рәсми уку йортлары биргән белемгә өстәмә яки аның дәвамы булып тора (төрле курслар, түгәрәкләр).

Халкыбыз педагогикасы белем биру, аның чаралары, ысуллары һәм акыл тәрбиясе турында. Белем — фикерләү тәрбияләүче, дөнья, жир, табигать турында аңлатучы: «Акыл байлыгы— тузмас байлык», «Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк», «Гыйлемлек — нур, наданлык — хур»,— ди халык.

Укыту-белем бирүдә халык педагогикасы чаралары һәм ысулларының фәнни педагогика һәм башка халыклар педагогикасы белән бәйләнеше. Хезмәт, уен, халык авыз иҗаты чаралары — белем бирү, акыл тәрбиясе чаралары.

 

 

ДҮРТЕНЧЕ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА ГАИЛӘ ТӘРБИЯСЕ

Тәрбия процессында гаиләнең тоткан урыны. Милләтнең гаиләне тәрбияләү тәҗрибәсе. Гаиләнең төп вазифасы — бала багу. Ата-ананың бала тәрбияләүдәге төп бурычлары. Гаиләдә әхлак һәм  хезмәт тәрбиясе. Татар гаиләсе йолалары, бәйрәмнәре, гореф - гадәтләре. Гаиләдә милли мохит. Гаиләнең тәрбия алымнары һәm ысуллары. Гаиләнең тәрбия чыганаклары. Хәзерге заман  укыту - тәрбия процессында мәктәп һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту.

БИШЕНЧЕ ТЕМА

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ – ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНЫҢ АСЫЛ ӨЛЕШЕ

         Татар халык авыз иҗатының бай эчтәлекле Һәм тирән мәгьнәле булуы. Татар халык авыз ижатының төрләре. Бишек җырларының балага тәрбияви йогынтысы. Әкиятләрдә милләт педагогикасының тәрбия идеалы һәм максаты чагылышы. Мәкаль, әйтем, табышмакларда халык зирәклеге, тапкырлыгы, тормыш тәҗрибәсе чагылышы. Халык җырларының әхлак һэм зәвык тәрбиясендә тоткан урыны. Балалар фольклоры. Балачак поэзиясе һәм аның төрләре. Бала тормышында уен фольклорының әһәмияте.

 

АЛТЫНЧЫ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА РУХИ ТӘРБИЯ

ҺӘМ ДИН

Борынгы төрки кабиләләрдә космогоник карашлар. Татар милләте тарихының, шул хисаптан педагогикасының, тотемистик, тәңречелек, мәҗүсилек, бер аллалык карашлары, ислам дине белан тыгыз бәйләнештә булуы. Ислам этикасындагы гуманистик ка­рашлар. Мөселман үтәргә тиешле шәригать кануннары. Ислам динендә ата-анага хөрмәт мәсьәләсе. Исламда гыйлемнең һәм әхлак тәрбиясенең тоткан урыны. Мөселманнар арасында остазга карата булган хөрмәт. Ислам динендә харам һәм хәләл. Мөселман кешесендә тәрбияләнергә тиешле күркәм сыйфатлар. Мөселманга хас булмаган тискәре сыйфатлар.

Ислам мистицизмы — суфичылыкта «камил кеше» идеясе, мөр­шид һәм мөридлек. Исламның музыка һәм рәсем сәнгатенә мөнәсәбәте.   Ислам - рухи тәрбия чыганагы.

 

ҖИДЕНЧЕ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА АКЫЛ ТӘРБИЯСЕ

Кешелек һәм милләт тормышын оештыруда гыйлемнең әһәмияте. Мәгьрифәткә омтылу — татар милләтенең күркәм сыйфаты. Милләт педагогикасында акыл тәрбиясенең эчтәлеге һәм бирү алымнары, ысуллары. Чынбарлыкны танып-белүдә белемнәрне һәм күнекмәләрне файдалану. Татар халык авыз иҗатында акыл тәрбиясенә бирелгән әһәмият. Ислам динендә акыл тәрбиясенә караш. Танып-белү һәм тәрбия процессында бүгенге көн фәне казанышларыннан һәм милли педагогика казанышларыннан фай­далану.

 

СИГЕЗЕНЧЕ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ

Татар халык  педагогикасында «әхлак тәрбиясе» төшенчәсе. Татар милләтенең әхлак нормалары. Халкыбызның әхлак тәрбиясе йола, гадәтләре. Татар милләтенең әхлак сыйфатлары формалашуда  ислам диненең роле. Халык иҗаты — әхлак тәрбиясе чыганагы.   Милли педагогикада әхлак тәрбиясе ысуллары.

 

ТУГЫЗЫНЧЫ ТЕМА.

ТАТАР  МИЛЛИ   ПЕДАГОГИКАСЫНДА   ЗӘВЫК ТӘРБИЯСЕ

Татар милли педагогикасында «яхшылык һәм начарлык», «биеклек һәм түбәнлек», «матурлык һәм шыксызлык», «гүзәллек һәм ямьсезлек» төшенчәләре. Милли педагогикада табигать матурлыгы. Кешеләр арасында матур мөнәсәбәт, сүз һәм фикер байлыгы. Зәвык тәрбияләү ысуллары. Зәвык тәрбияләүдә музыка һәм сәнгать роле. Укучыларда зәвык тәрбияләү эшендә мөгаллимнең шәхси үрнәге. Зәвык тәрбиясенең акыл, әхлак, физик һәм хезмәт тәрбияләре белән бәйләнеше.

 

УНЫНЧЫ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ

Хезмәт тәрбиясенең татар милли педагогикасында тоткан аерым урыны. Милләт педагогикасында хезмәтне, хезмәт кешесен һәм хезмәт җимешләрен хөрмәт итү. Балада хезмәт сөючәнлек сыйфатын тәрбияләү. Татар милләтенең һөнәр-кәсепчелеге, хезмәт йолалары, бәйрәмнәре, һөнәрләрнең һәм кәсепчелекнең буыннан-буынга күчүе. Хәзерге заман укыту-тәрбия процессында милләтнең хезмәт тәрбиясе турындагы фикерләреннән файдалану.

 

УНБЕРЕНЧЕ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА ФИЗИК ТӘРБИЯ

Милләт хыялында «бар яктан камил кеше» төшенчәсе. Баланың тән тазалыгын булдыру һәм сәламәтлеген саклау — милләт педагогикасында физик тәрбиянең төп максаты. Милләт педагогикасында физик тәрбиянең эчтәлеге, ысуллары. Физик тәрбиянең төп чыганагы — хезмәт. Физик тәрбиядә халык уеннарының әһәмияте. Киләчәк буынның физик тәрбиясендә милләт кайгыртучанлыгы.

 

УНИКЕНЧЕ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯ

Һуннар, төркиләр, болгарларның агачка, суга, табигатькә булган мөнәсәбәте. Татар халкының табигатькә мөнәсәбәте. Болгар-татарларның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында эш-гамәл кылуы. Бабаларыбызның сулыклар, инеш, чишмә-елгаларга карата булган карашлары һәм йолалары.

 

УНӨЧЕНЧЕ ТЕМА

ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ ҺӘМ МӘГАРИФ  ТАРИХЫ

Татар милләтендә мәгариф эшенең куелу тарихы. Һуннарда, төркиләрдә мәгариф. Болгар дәүләтендә мәгариф. Казан ханлыгында мәгариф. Рәсәй империясе чорында татарларда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр. Татар милләтенең мәгърифәт учагы булган мәшһүр мәдрәсәләр. XIX гасыр татар иҗтимагый тормыш мәйданына чыккан кадимчелек һәм җәдитчелек хәрәкәтләре.

Татар мәдрәсәләренең укыту-тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсен хәзерге заман мәктәпләре эшендә куллану.

УНДУРТЕНЧЕ ТЕМА.

МЭШҺҮР ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ

Татар мәгърифәтчелеге үсешендә якты эз калдырган милләт зыялылары: Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889). Мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның (1825-1902) күпкырлы эшчәнлеге. Күренекле татар галимнәре: Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Хөсәен Фәезханов (1828-1866), Гали Мәхмүдов (1824-1891), Габдулла Ваһапов h.6. Беренче татар хрестоматияләрен төзүчеләр.

Язучы, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936).

Төрки милләтләрнең уртак мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) һәм аның «Тәрҗеман» газетасы.

XIX гасыр ахыры —XX гасыр башы күренекле татар дин га­лимнәре (Галимҗан Баруди (1857-1921), Рәшит Ибраһимов (1850-1944), Шәмсетдин Күлтәси (1857-1932), Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838) h.6.

Габдулла Тукайның (1886-1913) мәгърифәт эшчәнлеге һәм мил­ләт педагогикасына карашлары.

XX гасыр башында революцион-демократик хәрәкәтнең татар халык  педагогикасына алып кергән яңалыклары.

 

УНБИШЕНЧЕ ТЕМА.

 

Р.ФӘХРЕДДИН – МӘГЪРИФӘТЧЕ ҺӘМ ПЕДАГОГ.

(“Нәсыйхәт 1” , “Нәсыйхәт 11”  )

Ата-бабаларыбызның бай акыл хәзинәсенә нигезләнеп милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, гаилә кануннарын, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннарын, ислам дине тәрбиясен, сәламәтлек саклау кануннарын яктырту. Этикет кагыйдәләре. Дус сайлау. Ир бала һәм кыз баланың җәмгыятьтәге урыны. 

 

 

УНАЛТЫНЧЫ ТЕМА

Р.ФӘХРЕДДИН - МӘГЪРИФӘТЧЕ ҺӘМ ПЕДАГОГ

(“Тәрбияле ата” , “Мәшһүр адәмнәр”, “Тәрбияле ана” , “Мәшһүр хатыннар”

“Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе” )

          Ир белән хатынның вазыйфалары. Ата-ана вазыйфалары. Аларның бүгенге психология, педагогика, физиология фәннәре белән бәйләнеше. Патриотик хис, милләткә карата ихтирам тәрбияләү.Дөньяда  дөрес, мәрхәмәтле, әдәпле булып яшәүнең нигезе – дин.   Яшь егетләргә киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр. Күркәм холыкның бар нәрсәдән өстен булуы.

 

 

УНҖИДЕНЧЕ ТЕМА.

Р.ФӘХРЕДДИННЕҢ ДИНИ  ҺӘМ ФӘЛСӘФИ ЭШЧӘНЛЕГЕ

 

Бу дәвердә фәлсәфәнең торышы. Галимнең фәлсәфи карашларының формалашу  җирлеге. Ислам фәлсәфәсен кабул итү. Фәлсәфәне гарәп, көнчыгыш фәлсәфәчеләре аша кабул итүе. 

Р.Фәхреддин хезмәтләрендә ислам фәлсәфәсе. Казыйлык эшчәнлеге, “Ахун” дәрәҗәсе бирелү. Аның бу юнәлештә дини, дини-хөкем һәм гыйльми эшчәнлеге.

 

УНСИГЕЗЕНЧЕ ТЕМА

ФӘННИ ҖЫЕН. ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫН ЯКТЫРТУДА Р.ФӘХРЕДДИННЕҢ РОЛЕ

 

1.      Р.Фәхреддиннең фәлсәфи карашлары.

2.      Р.Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре.

3.      Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында рухи-әхлакый проблемалар.

4.      Р.Фәхреддин иҗатындагы хатын-кыз бәхете темасының татар әдәбиятында чагылышы.

5.      Р.Фәхреддин хезмәтләрендә толерантлык проблемалары.

6.      Үз шәхесеңне тәрбияләүдә Р.Фәхреддиннең мирасын файдалану.

7.      Р.Фәхреддиннең дини эшчәнлеге.

8.      Р.Фәхреддин иҗатында мәгърифәтчелек идеяләре.

 

 

УНТУГЫЗЫНЧЫ ТЕМА.

ТАТАР МИЛЛИ ПЕДАГОГИКАСЫНДА

 ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР, ЙОЛАЛАР,  УЕННАР, БӘЙРӘМНӘР

Татар милләтенең яшәеш дәверендә урнашкан, ныгыган гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары һәм аларның тәрбияви әһәмияте. Аларның  килеп чыгу тарихы, үтәлү рәвеше. Милләтебезнең буыннан-буынга сакланырга тиешле күркәм гореф-гадәтләре, йолалары.

     Хезмәт бәйрәмнәре. Дини бәйрәмнәр. Ял итү бәйрәмнәре.

 

 

 

ЕГЕРМЕНЧЕ ТЕМА

ТАТАР МИЛЛИ ПСИХОЛОГИЯСЕ

Тел -  халык (милли)  психологиясен чагылдыручы төп сыйфат. Милли
характер. Танып-белүдәге милли үзенчәлекләр. Милли психологик сыйфатлар. Төрки- татарларда яшь-үсеш чорларының билгеләнүе.

 

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ТЕМА.

ЭЛЕКТИВ КУРС ПРОГРАММАСЫН ҮЗЛӘШТЕРҮЧЕЛӘРНЕҢ БЕЛЕМНӘРЕН ТИКШЕРҮГӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН СОРАУЛАР

1.  “Татар халык  педагогика” төшенчәсенә билгеләмә.

2. Халык педагогикасының төп төшенчәләре.

3. Халык педагогикасының өйрәнү предметы.

4. Татар халык педагогикасы җыелмасы.

5. Татар милләтенең тәрбия максаты һәм идеалы.

6.              Татар халык авыз иҗаты һәм тәрбия чыганагы.

7.            Бала үсешендәге төп фактор —гаилә һәм аның тәрбия йолалары,
     алым
нары, ысуллары.

8. Татар халык педагогикасында баланың сәламәтлеге, физик үсеш.

9.              Татар халык педагогикасында ислам дине, ислам этикасы.

10.   Татар халык педагогикасында христиан дине һәм этикасы.

11.   Татар халык педагогикасында акыл тәрбиясе, эчтәлеге, ысуллары.

12. Татар халык педагогикасында рухи тәрбия.

13. Татар халык педагогикасында әлак тәрбиясе, эчтәлеге, ысуллары.
14. Татар халык педагогикасында зәвык тәрбиясе, эчтәлеге, ысуллары.

15. Татар халык педагогикасында хезмәт тәрбиясе, эчтәлеге, ысуллары

16.    Татар халык педагогикасында физик тәрбия, эчтәлеге, ысуллары.

17.    Татар милләтендә мәгариф тарихы.

18.  Татар милләтенең мәктәп-мәдрәсәләре тарихы.
19. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм идеологлары.

20.       Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани.

21.       Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри.

22.       Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин бине Фәхретдин. '

23.        Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави.

24. Мәгърифәтчелек идеяләренең татар әдәбиятында чагылышы.

23.  Габдулла Тукай һәм халык педагогикасы.

26.  Татар халык педагогикасында ана теле.

27.  Татар халык педагогикасында йолаларның, бәйрәмнәрнең тоткан урыны.

28.       Татар халык педагогикасында күркәм гореф-гадәтләр.

29.       Укыту-тәрбия процессында халык уеннары.

30.  Татар милли педагогикасында гыйлемгә һәм хезмәткә кызыксындыру чаралары.

 

Әдәбият исемлеге

1.  Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 1997.

2.              Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2003.

3.              Каюм Насыйри. Китаб-әт-тәрбия. - Казан, Тат.кит.нәшр., 1975.

4.              Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. - Казан, Тат.кит.нәшр., 1992.

5.              Низамов Р.А.Педагогик уйланулар. - Казан, "Мәгариф", 1994.

6.              Низамов Р.А., Нигьмәтов Ж. Г. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 2002.

7.              Мәгьрифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгьлиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. - Яр Чаллы:                            ӨПББИ, 2006.

8.              Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. - Казан, "Мәгариф", 2005.

9.              Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате. - Яр Чаллы: ӨПББИ, 2005.

10.       Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. - Казан, 2004.

11.       Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллин Р.Г. Татар халык педагогикасы. - Алабуга, 1996.

12.       Хужиәхмәтов Э.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. - Казан, "Мәгариф", 2001.

        Хужиәхмәтов Э.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы. - Казан, "Мәгариф", 2002

14. Р.Х.Шәймәрданов. Татар милли педагогикасы.- Казан, “Матбугат йорты”               нәшрияты, 2004.

15.   «Татар халык иҗаты» сериясендә чыккан 1-14 китаплар. Казан: Тат. китап нәшр.,  1981.

16. Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы.— Казан: Тат. китап  нәшр.,1999.

17.   Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. — Казан: Тат. китап нәшр., 1979.

18. Татар әдәбияты тарихы. И.— Казан: Тат. китап нәшр., 1985.

19.  Уразман   Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.— Казан: Тат. китап нәшр., 1992.

 

Прикрепленный файл Size
элективный курс.doc 144 KB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн