Официальный сайт physbook 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Яхшылык җирдә ятмый.Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнү.

Submitted by Чулпан Индусовна Ситдикова on вс, 06/06/2010 - 22:21
Данные об авторе
Автор(ы): 
Ч.И.Ситдыйкова
Место работы, должность: 
Муслюмовский лицей, учитель татарского языка и литературы.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Другое
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
20
Краткое описание: 
Әсәр өйрәнүне йомгаклау.Укытучы хезмәтенең фидакарьлеген ачу,укучыларның әсәрдән алган хисләрен ныгыту,аңнарын үстерү.Укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек хисләре,укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

                           Мөслим лицее

                   Укытучы Ч.И.Ситдыйкова

                          2010 ел       

Тема.Яхшылык җирдә ятмый.

Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнү.

Максат.Әсәр өйрәнүне йомгаклау.Укытучы хезмәтенең фидакарьлеген ачу,укучыларның әсәрдән алган хисләрен ныгыту,аңнарын үстерү.Укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек хисләре,укытучы һөнәренә хөрмәт  тәрбияләү.

 

Дәрес тибы.Йомгаклау дәресе.

 

Җиһаз.Дәреслек.Ч.Айтматов портреты, китапларыннан күргәзмә,компьютер,

проектор,экран,магнитофон,балалар язган сочинениеләр,рәсемнәр.

 

 

Дәрес барышы:

1.Оештыру.Укытучының кереш сүзе.Без Чыңгыз Айтматовның”Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәндек. Бүген дә әсәр турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Дәресебезнең эпиграфы итеп. М.Әхмәтҗановның “Матур кешеләр бар”шигырен укып китик әле.(1 укучы шигырьне яттан сөйли)

 

        Шундый матур кешеләр бар

        Арабызда.

        Күңел күзегезне ачып  

        Карагыз ла.

 

        Нурлар балкып тора йөргән

        Юлларында.

        Ут уйната алар гади

        Кулларында.

 

Телләрендә бары күркәм

Сүзләр генә.

Күпне өмет итмәс алар

Үзләренә.

 

Вәгъдәләре иман булыр.

Ялган булмас

Беркайчан да алар ялган

Гамәл кылмас.

 

 

Дәрәҗәгә омтылмаслар

Тыйнак алар.

Гаделлектә сине кат-кат

Сынар алар.

 

Шундый матур кешеләр бар,

Күрәсездер.

Әле бергәләшеп гомер

Сөрәсездер.

 

Укытучы.Әйе, укучылар,яхшы кешеләр бик күп, без аларны күрә, яхшыны яманнан аера белергә генә тиеш.

2.Актуальләштерү.

-Чыңгыз Айтматовның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача искә төшереп үтик.

( 1 укучы язучының биографиясен сөйли)

Укытучы.

Язучының нинди әсәрләрен беләсез?

(Җаваплар тыңлана)

-“Беренче мөгаллим “әсәре кайсы чор турында? Бу турыда тарихтан нәрсәләр беләсез?

Укучылар (Көтелгән җавап.)

1917 нче елда илдә революция була,совет хөкүмәте урнаша.Гражданнар сугышы,1921 нче елгы ачлык,коточкыч хәерчелек илне тәмам аяктан ега.Ләкин нинди генә кыенлыклар булса да,мәгариф,мәдәният өлкәсендә үзгәртеп корулар башлана.”Бердәм хезмәт мәктәбе турында декрет” кабул ителә.”Милли азчылык мәктәбе турында” карар чыгарыла.Бу карарда аз санлы халыкларга үз ана телләрендә белем бирү мөмкинлеге билгеләнә.Совет властеның беренче елларында кыргыз авылларына да мәгърифәт үтеп керә башлый.Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә шул чор тасвирлана.

        Укытучы.

Ч.Айтматовның биографиясен өйрәнергә,”Беренче мөгаллим” әсәрен  тулысы белән укып чыгарга кушылган иде. Белемегезне тикшерү өчен кечкенә генә бер тест тәкъдим итәм(Тест эшләү)

 

1.Чыңгыз Айтматов туган ел.

а) 1908

б)1928

в)1931

2.Ч.Айтматовның әнисенең исеме

а)Фәридә

б)Асия

в)Нәгыймә

3.Ч.Айтматов иҗат иткән әсәр.

а)Ахырзаман

б)Кызыл чәчәкләр

в)Йолдыз кашка турында баллада

 

4.Мөгаллим сүзе нәрсәне аңлата?

а)мәктәп

б)укытучы

в)язучы

 

5.”Беренче мөгаллим”әсәрендә кайсы елгы вакыйгалар сурәтләнә?

а)1914

б)1918

в)1924

 

6.Инеш аркылы күперне Дүшән нинди материалдан сала?

а)тактадан

б)таш кисәкләреннән

в)тимердән

 

7.Дүшән белән Алтынай нинди агачлар утырталар ?

а)каеннар

б)наратлар

в)топольләр

 

8.Алтынай кайда китә?

а) Казанга

б) Мәскәүгә

в) Ташкенттагы балалар йортына

 

9.”Беренче мөгаллим” әсәре нәрсә турында?

а)Бөек Ватан сугышы

б)табигатькә сакчыл караш

 в)кешеләргә яхшылык эшләү.

Укытучы.

Әсәрнең эчтәлеген кыскача гына сөйләп бирегез

Укытучы.

-Әсәргә кыскача гына анализ ясап үтик.Әсәр нәрсә турында?Темасы?

Укучылар.

Фидакарьлек ,яхшылык,изгелек,  шәфкатьлелек турында.Тема-авырлыкларны җиңү, белем бирү һ.б.

 

Дәреслек белән эш. Фидакарьлек турында өзекләр уку.

Укытучы.

Образлар системасына тукталыйк.Т өп һәм ярдәмче образларны аерып күрсәтегез.

Укучылар.

Төп образлар-Алтынай-Дүшән.

Ярдәмче образлар-Алтынайның агасы, җизнәсе, Сатымкол агай, авыл кешеләре,милиционерлар һ.б.

Укытучы.

Әсәрдә нинди каршылыклар күрдегез?

Укучылар.

Дүшән-авыл кешеләре, Алтынай-җиңгәсе һәм абыйсы,белемле булу-наданлык һ.б.

Укытучы.

Әсәр әдәбиятта нинди урын тота,аның әһәмияте нәрсәдә?

Укучылар.

Әсәр укытучыга дан җырлый.Безне игелекле,шәфкатьле булырга чакыра..

Укытучы.Ризатдин Фәхретдин балалар өчен түбәндәге үгет-нәсихәтләрне язган.(Экраннан уку).

“Ата-аналарыгыз сезнең тәннәрегезне тәрбияләп үстерделәр,остазларыгыз исә җаннарыгызны тәрбияләп үстерәләр.Шуның өчен аларны чын күңел белән сөегез,сүзләрен,үгет-нәсихәтләрен тыңлагыз.

        Укытучылар янында түбәнчелекле булыгыз,әдәпле булыгыз,нәсыйхәтләре белән гамәл кылыгыз,саваплы булыр өчен хезмәтләрен җиренә җиткереп үтәгез.

        Мәктәпне бетергәннән соң да укытучылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз,очрасалар,хөрмәт күрсәтегез,алар өчен һәрвакыт хәер-дога кылыгыз.”

                               Р.Фәхретдин.

Укытучы.

Гомер юлларын укытучы хезмәте белән  башлап җибәргән,укытучы булып эшләгән татар язучылары шактый.Кемнәрне атар идегез?

Укучылар М.Мәһдиев,М.Әгъләмов,Җ. Дәрзаман, Р.Гаташ,М.Фәйзуллина,М.Хәбибуллин,М.Әхмәтҗанов,Р.Хафизова. һ.б.(Экранда  бу язучыларның фотосурәтләре күренә)

Укытучы.

Татар язучыларының укытучылар тормышына багышлап язылган нинди әсәрләрен беләсез?

Көтелгән җаваплар.

        Җ.Дәрзаман”Җир авазы”,Т.Миңнуллин”Үзебез сайлаган язмыш”,Х.Вахит”Беренче мәхәббәт”,Р.Хәбибуллина”Яшьлегем серләре”,М.Мәһдиев”Фронтовиклар”һ.б.

        Укытучы.

Укытучыларга багышланган нинди җырлар беләсез?

Укучылар.

“Укытучыма”(Энҗе Мөэминова  сүзләре,  Ифрат Хисамов көе),”Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Шәүкәт Галиев шигыре,Рим Хәсәнов көе) һ.б.Укучы башкаруында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры тыңлана (Ф.Яруллин сүзләре,Әхмәт Хәйретдинов көе.)

Укытучы.

“Белемле кеше-көчле кеше”,”Беләге юан берне егар,белеме юан меңне егар” диелә татар халык мәкалендә.Сез белем,уку турында нинди мәкальләр беләсез?

(җаваплар тыңлана).

Укытучы.

Бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле,иң гүзәл кеше булып сакланучы кешеләр бар.Укытучы сабыйларның күңеленә  ачкыч таба,белем орлыклары чәчә. Укытучы- изге һөнәр.Киләчәктә сезнең арадан да  мөгаллим һөнәрен сайлаучылар булыр әле.Бары тик  балаларны чын күңелдән яратсаң гына яхшы укытучы буласың. Яхшы кешеләр булыгыз,матур кешеләр булыгыз.

Йомгаклау.

Өй эше .

“Укытучы-изге һөнәр” темасына сочинение язарга.

 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн