Данные об авторе
Автор(ы):
Миңлемөхәммәтова Әльфия Рафаэль кызы
Место работы, должность:
14 татар гимназиясе
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Библиотекарь
Целевая аудитория:
Воспитатель
Целевая аудитория:
Классный руководитель
Целевая аудитория:
Методист
Целевая аудитория:
Родитель
Целевая аудитория:
Учащийся (студент)
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Предмет(ы):
Библиотечное дело
Предмет(ы):
Внеклассная работа
Предмет(ы):
Естествознание
Предмет(ы):
Природоведение
Цель урока:
Укучыларны Бөгөлмә шәһәренең тарихи урыннары белән таныштыру
Краткое описание:
Бөгөлмә шәһәренең 19нчы гасырда төзелгән биналары, аларны төзүче архитектор Гусаров
Дәрес темасы. Бөгелмә шәһәре буйлап сәяхәт
Дәрес максатлары:
1) Укучыларның Бөгелмә шәһәре, аның тарихы, истәлекле биналары һәм архитектура һәйкәлләре турындагы мәгълүматны үзләштерүгә ирешү.
2) Бөгелмә шәһәренең тарихына, архитектура һәйкәлләренә кызыксыну уяту, аларны сакларга өндәү.
Дәрес материалы:
1) архитектура истәлекләре булган биналарның зур фотографияләре (6 фотография);
2) Тарихи биналар турында уку материаллары (индивидуал ь карточкаларда, укучылар санынча);
3) Бөгелмә шәһәренең картасы, герб рәсеме;
Дәрес барышы
Дәрес экскурсия формасында үтә (2 экскурсовод, аларның ярдәмчеләре – туристлар ролендәге югары сыйныф укучылары)
Дәресне экскурсоводлар башлап җибәрә.
I.Яңа теа өйрәнү.
1 нче экскурсовод. Хәерле көн, кадерле дуслар! Сезне күрүебезгә без бик шат. Без сезнең экскурсоводлар булабыз. Минем исемем - ..., фамилиям ... . Бөгелмәнең туризм агентлыгында экскурсовод булып эшлим.
2 нче экскурсовод. Минем исемем - ... . Мин дә шушы агентлыкта эшлим. Без Бөгелмәдә яшибез, укыйбыз. Шәһәрнең тарихы, матур йортлары, урамнары, истәлекләре биналары турында ниләр беләсез? Әйдәгез, Бөгелмә буйлап сәяхәткә чыгабыз!
1 нче экскурсовод шәһәр белән таныштыра.
Бөгелмә шәһәре
Бөгелмә – иске, ләкин матур шәһәр. Аңа 226 ел.
Башта ул Бөгелмә елгасы ярына урнашкан кечкенә бер авыл була. 1781 нче елда Екатерина II указы белән Бөгелмәгә шәһәр статусы бирелә. Шул вакыттан башлап, ул үсә һәм тагын да яңара.
19 нчы гасыр азагында шәһәрдә 1571 йорт, 20 завод, 90 кибет, балалар приюты, клуб, шифаханә, 2 даруханә, 6 уку йорты була, 7577 кеше яши.
1871 нче елда Бөгелмәдә китапханә ачыла.
1911 нче елда Бөгелмә яныннан тимер юл уза. Ул фран ц уз капиталы ярдәмендә төзелә.
Хәзер шәһәрдә 95 мең кеше яши. Бөгелмә – икътисад, мәдәният үзәге. Механика заводы, нефтеавтоматика, кирпич заводлары эшли, геофизика оешмасы бар. Ит комбинаты, сөт һәм икмәк комбинатлары үзләренең ризыклары белән билгеле. Бөгелмәдә 18 мәктәп, балалар бакчалары, техникумнар, институтлар, педагогия һәм меди ц ина учили щ елары бар.
Муса Җәлил урамында Техниклар йорты, Боз сарае урнашкан. Шәһәр кешеләре яратып рус драма театрына йөриләр. 2007 нче елда Татар иҗтимагый үзәге үз бинасына күчте.
Бөгелмәнең үз гербы бар, анда форель балыгы һәм сусар сурәтләнгән.
2 нче экскурсовод. Сорауларыгыз булса, без җавап бирергә тырышырбыз, рәхим итегез. Ярдәмгә ... килер (текстны тыңлаган укучылардан теләсә кемне алырга мөмкин).
Сорауларны укучылар урыннан бирә. Укучылар тарафыннан текст буенча мондыйрак сораулар бирелергә мөмкин.
1. Бөгелмәгә ничә яшь?
2. Бөгелмәгә шәһәр статусы кайчан бирелә?
3. 19 нчы гасыр азагында шәһәрдә нәрсәләр була?
4. Шәһәрдә тимер юл кайчан төзелә? Ул нинди капитал ярдәмендә төзелә?
5. Беренче китапханә кайчан ачыла?
6. Хәзер Бөгелмәдә күпме кеше яши?
7. Шәһәрдә нинди заводлар, комбинатлар эшли?
8. Бөгелмәдә ничә мәктәп бар?
9. Монда тагын нинди уку йортлары бар?
10. Бөгелмәнең үз гербы бармы? Анда нәрсәләр сурәтләнгән?
2 нче экскурсовод. Бөгелмә Казан, Алабуга шәһәрләре белән Россиянең тарихи шәһәрләр составына кертелгән. Безгә ул турыда тагын бер ярдәмчебез сөйләр ( 1 укучы 19 нчы гасыр архитекторы И. В. Гусаров турында мәгълүмат бирә. Тактага фоторәсемнәр беркетелә).
Бөгелмә архитекторы Иван Васильевич Гусаров
Бөгелмә Казан, Алабуга шәһәрләре белән Россиянең тарихи шәһәрләр составына кертелгән. Бөгелмәдә архитектура һәйкәлләре шактый. 19 нчы гасырның 2 нче яртысында баш архитектор булып Иван Васильевич Гусаров санала.
Булачак архитекторның әтисе Василий Гусаров Бөгелмәгә Мәскәү ягыннан килә. Монда аларның улллары туа.
Василий Гусаров һөнәре буенча архитектор була. Аның улы Иван Бөгелмә меценаты акчасына Санкт-Петербургта югары белем ала һәм туган ягына кайта. Монда ул 50 дән артык таш бина төзетә, аның проекты буенча Соколка тавы янында күпер салына.
Муса Җәлил урамындагы балалар йорты Иван Васил ь евич Гусаров проекты буенча салына. Бу бина аның энесе уенда откан акчага төзелә. Йортның кызыл кирпеч фасадында яшьлек һәм картлык символлары эшләнгән (тактага беркетелгән фоторәсемне күрсәтә).
1 нче экскурсовод. Сез барын да аңладыгызмы? Безнең сорауларга җавап бирегезче (сораулар башка укучылар тарафыннан бирелә, калганнар урыннан җавап әйтәләр).
Сораулар.
1 .Бөгелмәдә архитектура һәйкәллләре күпме?
2. Кем ул Иван Васил ь евич Гусаров?
3. Аның әтисе Бөгелмәгә кайчан килә?
4. Иван Васил ь евич Гусаров кайда укый?
5. Ул кем акчасына укый?
6. Санкт-Петербургтан Гусаров кая китә?
7. Аның проекты буенча Бөгелмәдә нинди биналар төзелә?
2 нче экскурсовод. Хөрмәтле кунаклар, экскурсиябезне дәвам итәбез.
Сезнең алда Туган якны өйрәнү музее бинасы (тактага музейның зурайтылган рәсеме магнит белән беркетелә). Аның тарихын безгә ... сөйләргә тели.
Түбәндәге мәгълүмат бирелә.
Нинелллага багышланган йорт
1929 нчы елда Бөгелмәдә туган якны өйрәнү музее ачыла. Музей Гер ц ен урамындагы үзенчәлекле һәм матур бинада урнашкан. Бу йортның тарихы кызыклы.
Аны Бөгелмәнең беренче гильдия сүәдәгәре Клюшников салдыра. Укымышлы, берничә тел белүче яшь сәүдәгәр Европага товарга бара торган була. Бервакыт ул Италиягә килә һәм анда кара күзле, чибәр итальянкага гашыйк була. Кызның исем Нинелла була. Нинелла да рус сәүдәгәрен ярата, һәм ул Клюшников белән Россиягә килә. Мөгаен, ул әти-әнисеннән рөхсәт сорамыйча качып киткәндер. Алар Бөгелмәдә чиркәүдә өйләнешәләр һәм бик бәхетле яши башлыйлар.
Ләкин Нинелла туган илен сагынып авырый башлый. Аның ире нәкъ Италиядәге әти-әнисе йорты кебек һәм бик кыска вакыт эчендә йорт салдыра.
Әмма Нинелллага Италия һавасы, кояшы, суы, әти-әнисе, туган теле кирәк була. Ул сагынуга түзә алмыйча үлеп китә.
Хатыны үлгәннән соң, Клюшников бу йортны помещик Александр Францевич Елачичка сата, акчаларын, капиталын чиркәүгә тапшыра.
1 нче экскурсовод. Сез барын да аңладыгызмы? Сорауларга җавап бирегез әле. Безнең ярдәмчебез ролендә кем була?
Мәсәлән, түбәндәге сораулар булуы мөмкин.
1. Туган якны өйрәнү музее бинасын кем салдыра?
2. Бу йорт кайсы урында урнашкан?
3. Кем ул Клюшников?
4. Ул кемгә гашыйк була?
5. Нинелла Россиягә киләме?
6. Алар башта ничек яшиләр?
7. Аның ире Клюшников нәрсә эшли, ягъни нинди гамәл кыла?
9. Бу йорт кем кулына күчә?
10. Хәзер бинада нәрсә урнашкан?
2 нче экскурсовод. Хөрмәтле кунаклар, монда карагыз әле. Сезнең алда тагын бер архитектура һәйкәле (тактага Хәким бай йортының фоторәсеме беркетелә, һәм икенче экскурсовод түбәндәге мәгълүматны җиткерә).
Хәким бай йорты
1912 нче елда шәһәрнең үзәк мәйданында зур һәм матур бина төзелеп бетә. Хәзерге көндә дә ул шәһәрнең иң матур архитектура һәйкәле һәм визиткасы булып тора.
Бу йортны Шакир улы Хәким бай салдырган. Аның турында мәгълүмат бик аз. Шунысы билгеле: Хәким бай Бөгелмәгә 1890 нчы елларда Уфадан кечкенә бер арба товар белән килә һәм сату итә башлый. Тиздән ул Әлмәт сәүдәгәре Исхак бай кызына өйләнә, һәм алар тату гына яши башлыйлар. Тырыш һәм эшчән яшь сәүдәгәр Хәким тиз арада байый. Аның акчасына шәһәрдә мәчет карамагындагы рус-татар мәктәбе ачыла.
1910 нчы елда Хәким бай Бөгелмәнең иң бай һәм атаклы сәүдәгәре була. Аның капиталы 1 миллион сум тәшкил итә.
Октябрь револю ц иясеннән соң Хәким бай, банкта 250 мең сум акчасы булса да, бер тиен ала алмый. Ул Бөгелмәдә китәргә мәҗбүр була. Хәким бай гаиләсе белән Кытайга китәргә тели, ләкин Казахстан җирендә ачтан үлгән дип сө
V. Йомгаклау
Укытучы. Сез хәзер беләсез: Бөгелмәдә архитектура һәйкәлләре, тарихи биналар шактый. Аларның тарихын белергә, мәктәп укучыларына сөйләргә, аларны сакларга кирәк.
Дәрестә катнашкан укучыларга билге куела.