Официальный сайт travelspo 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Скучаем по тебе,Аяз Гилязев.

Submitted by Гульшат Шагадатовна Якупова on Tue, 15/06/2010 - 12:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Якупова Гульшат Шагадатовна
Место работы, должность: 
Муслюмвский р-н.д.Баланны;учительница татарского языка.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
дополнительное образование детей
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Цель: 1.В Учениках А.Гилязова с творчеством интересоваться и научить -практик из стороны поиск в совершение стремление будить. 2.Народ -устное творчества разные образцы из произведения индивидуально заставлять находить и в практики применять. 3. Гуманистическое воспитание.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
8
Используемые учебники и учебные пособия: 

Аяз Гилязева "“Весенние караваны”
 

С. Хакима. стих-я."  “ Весенние караваны”

Используемое оборудование: 

компьютер;диафильм;видео;фотоаппарат;диапроектор

Краткое описание: 
1. Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет. 2.Шәфкатьлелек 3. Бер- берсе белән уртак кайгы hәм шатлык бүлешү. 4. Өлкәннәргә ярдәм. 5. Бар да уртак 6. Кече өйле, олы җанлы, кешеләр. 7. Бердәмлек, кешелеклелек.

Normal 0 MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman";}

Сагынабыз сине ,Аяз абый!

 

Максат:

 

1.Укучыларда А.Гыйләҗев иҗаты белән кызыксынуны үстерү һәм фәнни –практик яктан эзләнүне булдыруга омтылыш уяту.

2.Халык –авыз иҗатының төрле үрнәкләрен әсәрдән индивидиуаль таптыру һәм пракитикада куллану.

3. Гуманистик тәрбия үстерү.

 

Материал:презентация,укучыларның язмалары, тест,карточкалар.,С.Хәким “ Язгы кәрваннар”шигыре

 

Җиһазлау:диапроектор, компьютер,портрет,карточкалар.

 

Дәрес барышы:Хәерле көн,укучылар!Менә тагын бер якты көн туды,без шуңа сөенеп,сәламәтлек,шатлык-куанычлар белән дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, без сезнең белән А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар “әсәрен укып бетердек.Яучының шушы әсәре өстендә эзләнү эшләре алып барырга уйладык ,бергәләп киңәшеп,темалар сайлап алдык.

Алар:

  1. А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар “әсәрендә халык авыз иҗаты үрнәкләре.

      2.Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт.

3.Гуманистик тәрбия.

4.Язучы турында күренекле кешеләр фикере.

      

 Презентация ясалды.

  1.                                Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев

    Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елны 17 гыйнварда Татарстанның Сарман районыЧукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

 1948-1950 елларда ул –Казан дәүләт университетында белем ала.

                    

    А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар әсәрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен  эзләнүне үземә максат итеп куйдым.Мин моңа ирештем.Эзләнүләрдән,фразеологик  әйтелмәләр,җырлар, такмаклар,кушаматлар,мәкальләр һәм әйтемнәр таптым.

    Фразеологик әйтелмәләр

 

n      ...Дамирның колагына гөмбә үскән...

n      ...Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар...(383б.)

n      ...Әрдәнәләр чәлдерп каайтабыз..(385б.)

n      ...Икмәк тирәсендә акмаса да ,тама..(385б.)

n      ..Калын кенәгәсенә кадалган..(386б.)

n      ...Үрдәк  кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра..(386б.)

n      ..Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган бакалы тальян..(389б.)

n      ..Машиналар турында ипилек-тозлык беләсем килде...(391б.)

n      ...Дамирның көнләшүдән бавыры кабарды..(385б.)

n      ...Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп...(394б.)

n      ..Сүзләре белән чәйнәп –чәйнәп куя..(396б

 

 

 

Халык авызы иҗаты буларак җырлар

1.Алтын булып агаем ла!..

Әлә-лә-ләү!

Көмеш булып тамаем!..

Әлә-лә-ләү!

 

2. Ятсам төштә, торсам истә....(390б.)

 

                           Такмаклар һәм кушаматлар

n      ...Будрин Бурис-тракторист...!(387б.)

n      ...Дамир  “Тамыр –Камыр... (380б.)

n      ...Шофер Гөргери...(387б.)

n      ..Торна Хәмит..(392б.)

n      ...Чат Нурлыгаян...(387б.)

                                   

                                       Мәкальләр һәм әйтемнәр.

 

n      Ир канаты аттан башка узмаган

n      Буран- кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм...(307б.)

n      Кем чанасына утырсаң...ни диләр әле?..(403б.)

n      Иртәрәк килгән бәхетле кулларда..(390б.)

Нәтиҗә:

Сүзне йомгаклап шуны әйтү урынлы булыр.Аяз Гыйләҗев үз әсәрендә халык авыз иҗатын бик тә оста һәм урынлы куллана. Алар:җырлар, фразеологик әйтелмәләр, такмаклар һәм кушаматлар, мәкальләр һәм әтемнәр.1.Ул халыкчан  .2.Әхлак- тәрбия бирә.3.Әсәрне тагын да матуррак, тулырак итеп аңларга ярдәм итә.

Классташлары сорау бирә

                         Аяз Гыйләҗев- “Язгы кәрваннар” әсәрендә сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт.

 

Без...Сугыш ул ике ил арасындагы кофликт дип беләбез.Аңлатмалы сүзлектә ул,ике ил арасындагы кораллы көрәш , диелгән.

1...Аркылы-торкылы такталар белән ярым томаланган тәрәзәле бер-ике бүлмәсендә ялгыз карчыклар, тол хатыннар һәм җитү чәчле, җиткән тырнаклы балалар яшәп ята...

2...Сугыш башлангач, ире танкист булып китте. Сабира апаны алмадылар , йөрәгендә бар икән, диделәр... Булса да булгандыр, ире Орел каласы янында танкта янып һәлак булгач, идарә баскычы төбендә егылып чак дөнья куймады…

3...Мин кардыга җитәрәк атларны күмеп кайтып киләләр иде инде. Фураж да, солы да юк иде атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар...

4...Болары-кичәге фронтовиклар. Алар җитди, кырыс, шушы гайре табигый җанланышның бар хикмәтен алар гына белгән кебек, фронтовиклар председательгә тартылганнар. Куллар шинель кесәсендә, һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк...

5...Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә?!

6...Алабута катнашкан булса да, алда – ризык. Аны олыларга кирәк!...

7...Ир кешеле өй... Хуҗасы бар өй! Әтиле өй!... Дамир да, мин дә ятимнәр... Ә монда әтиле балалар... малайлар... Кергәч тә, мин аларга көнләшебрәк караган идем, хәзер әллә ничегрәк...

9...Ябык идек без, ямьсез идек… Йончыган идек без, арган идек… Башкалар шулай йончыганда , йөрәк авырулы хатын ничек түзә алсын?

10…Фельдшер апа бераздан безнең янга чыкты. Озын гына, эре сөякле, бераз шадрарак апа. Калын кофтасының түшендә орден ленталары. Сугыштан кайткан, күренеп тора.

Нәтиҗә ясап без шуны әйтәбез :минем сугышны кинода яки рәсемдә генә күргәнем бар, өлкән кешеләр сөйләве буенча гына беләм.Бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз.Кирәкми безгә сугыш!Тыныч һәм матур яшик!Күгебез һәрвакыт аяз булсын! Бу әсәрне укыгач без үзебезгә яңалык ачтык.Сугыш ул безнең күзлектән караганда!

1.Югалту.

2.Ятим балалар.

3.Тол аналар.

4.Үлем.

5.Гариплек һәм чир.

6.Ачлык.

Әсәрнең әһәмияте шунда: сугыш чоры балаларының батырлыгына ,чыдамлылыгына сокланып алар белән горурланып яшик,безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтә.

Классташлары сорау бирә

Укытучы. Аяз Гыйләҗев сугыш чоры баласы,ул репрессия корбаны булды.Хәзерге вакытта аның эшен улы-Искәндәр Гыйләҗев (тел галиме)КГУда укыта һәм дәвам итә.

Гуманистик тәрбия

                                                                 Олуглык, игелек вә

                                                                 Гыйззәтлелек гыйлем һәм

                                                                  Күркәм әхлак нәтиҗәседер.

                                                                                       Р.Фәхреддин.

Максат: яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын анлатырга кирәк.

        Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазыйфасы тапшырылган аларга.

                                                                                     (Минтимер Шаймиев)

1. …Дамирга вак – төяк  өчен үчегеп маташуларым шундук онытылды, кичкә хәтле кардыдан чыкмадым, атларның асларын тазарттым, кыргыч белән ябагаларын кырдым. Түбәдән су тама башлаган урыннарын да ямадык…

2. …Менә Чаллыдан килгән нәрәт. Пичәт басылган, кулы куелган. Кәследән диелгән и бетте-китте. Барасыңмы?

    - Ярар, барырмын, -диде Әдилә җәберсенмичә генә.

    -Мин дә барам,-дидем кинәт кенә.

3 …Югары очлар Түбән очларны, Түбән очлар Югары очларны танып алып, ерактан ук бер-берсен сәламлиләр, кочаклашалар, бер – берсен күрми торган арада гәүдәләренә сарган хәсрәтне коярга теләгәндәй, жилтерәтешеп тә алалар, бер – ике минут сүз әйтә алмыйча елмаешып торалар да китә сүз чишмәсе челтерәп!..

4. …Алабута катнашкан булса да, алда – ризык. Аны олыларга кирәк!.. Кешеләрнең сулыгып-сулыгып ризык сораган ашказаннарына рәхәт җылылык йөгерде, йөзләргә кызыллык белән елмаю чыкты.

5. …Сабираттәйләр дә шулар арасында икән, ул да тауга иң соңгыларының берсе булып менде. Бите тимгел – тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп тирәнгә баткан, Әдилә дә шуңа игътибар иткән икән:

     -Сабираттәйнең чанасын үзеңә ал, Ибраһим ,- диде ул.

      Сабираттәйнекен дә алдым, тагын бер –ике алҗыган апаның чанасын да үземнекенә бәйләдем, миннән күрмәкче Дамир да өч-дүрт чананы бергә төйнәде.

 

6. …«Кешеләрне Габбас абыегызның гозерен үтәп кертәм»- диде ул соңыннан… Мөгаен, анысы да хактыр. Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп, сөешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр.Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сыйфаты шул түгелмени?

7. ..Әдилә, Дамир һәм мин – Сабираттәйне шунда алып киттек. Башкаларга: Калып торыгыз, тамак ялгагыз»,- дисәк тә, байтак кеше безнең белән барды.

 

Нәтиҗә:

1. Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет.

2.Шәфкатьлелек

3. Бер- берсе белән уртак кайгы hәм шатлык бүлешү.

4. Өлкәннәргә ярдәм.

5. Бар да уртак

6. Кече өйле, олы җанлы, кешеләр.

7. Бердәмлек, кешелеклелек.

Классташлары сорау бирә.

 

 

Аяз Гыйләҗев турында күренекле кешеләрнең фикерләре

 

1.“Аяз Гыйләҗев-татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы.”

Т Р президентының киңәшчесе Минтимер Шаймиев.

           

2.“Аяз Гыйләҗев-әдәбиятыбызның төрле тармакларында ат уйнаткан кеше.Ул күренекеле прозаик, үзенчәлекле драмматург,үткен каләмле публицист һәм очеркист,ниһаять,усал телле тәнкыйтче.”

Фәрваз Миңнуллин.

3.“Халык язучысы Аяз абыйның мирасы татар халкы өчен зур хәзинә!Һәм ул мәңгелек! Аяз Гыйләҗев –киләчәктә иң укылачак,алай гына да тугел,бер кулыңа килеп эләккәч,кат-кат укылачак әдип!Ул милләтебез горурлыгы!”

Фаил Ибраһимов.

 

4.“Башка әсәр язмаса да, “Җомга көн,кич белән...”повесте генә дә А.Гыйләжев  татар әдәбияты тарихында калыр иде”,-дигән фикер белән Тәлгат Галиуллин бик хаклы.

 

5.“Шөкер татар әдәбияты олпат шәхесләргә,теленең нечкәлекләрен үтә сизгер тоемлаучы,һәр кәлимәне асылга утыртылган бриллиант кимәленә җиткерә белүче сүз осталарына бай булды,һәм  аларның берсе дип,мин, һич икеләнмичә Аяз ага Гыйләҗевне күрсәтер идем...” Бу юллар Флүс Латыйфиның “Юксыну” дигән мәкаләсеннән .

 

6. “Язгы кәрваннәр” повесте “Казан утлары” җурналында басылгач,Сибгат ага Хәким: “Аяз, мин синең ул повестеңне укыдым. Син анда,үзең кичергән яшьлек еллары рухын саклаган хәлдә ,каләм көченең олпатлыгын раслаганың.Түзмәдем,шул исемдә шигырь яздым”,-дигән була.

 

Йомгаклау.
Минем максатым: Аяз Гыйләҗев турында  күренекле кешеләрнең фикерләрен эзләп табу  иде.
 Мин “Ачык дәрес” газетасыннан, “Әдәбият тарихы” китабыннан һ.б.дан  күп төрле материалларга нигезләнеп  моны ачтым .

Нәтиҗә ясап шуны сезгә җиткерәм безнең ачыклавыбызча Аяз Гыйләҗев:

1. Татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы.

2. Усал телле тәнкыйтче.

3. Милләтебез горурлыгы!

4. Әдәбиятыбыз тарихында эз калдыручы.

5. Сүз остасы.

6.Олпат язуч

Ял вакыты 

Якупова Айгөл Сибгат Хәкимнең  “Язгы кәрваннар”шигыреннән өзек сөйли.

Классташлары сорау бирә.

                                              Яз .яшәрү, яңару ,ярату.

Нәрсә ул ярату? Син ярата беләсеңме Аңлатмалы сүзлектә...?

Синонимнары

Ярату ,сөю, яну -көю, үз итү, мәхәббәт.(иң көчлесе кайсы?кайсын беренче куябыз?)

Аяз Гыйләҗев”Язгы кәрваннар” әсәрендә ярату, ничә һәм нинди төрле?

1.Ибраһим,Әдилә һәм Дамир өчпочмагы.

-Дамирның көнләшүеннән бавыры кабарган...

а)...Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?..

б)...без бер-беребезгә саргылабыз..

-Яратам мин сине, Әдилә!...

-Мин дә,Ибраһим...(422.б.)

2.Әнинең яратуы.

-Әнкәй куанды., мыштым гына елап җибәрде,мунча якты, әнкәй җәгән җылы урында яту нинди рәхәт!...

 

3.Табигатьне ярату.

-Көн матур,кояш чыкан.Их!Яратам соң шундый җылы көннәрне.

4.Хайваннарны ярату.

-Дамирга ат җене кагылган,ярата ул атларны, бигерәк тә яшь колыннарны.

5 Кешеләрне ярату.

-Яратам  мин кешеләрне,-диде Сәрвәр апа.

Дәү Казанда бәрәңге пешерде,каяндыр бал алып кереп чәй эчерде.

Төркемнәрдә эш

 

Компьютерда бирелгән әсәрдән өзекләр.Шулар арасыннан

1)сурәтләү чараларын, -

2)чагыштыруларны аерып язу.+

*Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява; кешеләр җиңел киенгәннәр.Билләрендә каешлы,аллы-кызыллы, төрле төстәге билбаулар.Муеннарында җылы шарф...

*..Арыш арасындагы  бодай кебек  бер-ике ир-ат та бар...

*Әдилә туктап ак шәлен рәтләде,сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды...

*Без өчәү атлыйбыз.Өчәү булгач адымнарыбыз нык ,эре,җиңел, күңелләр көр.Дамирның уены –чыны бергә,мәгәр мин тыныч.

*Ипинең кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да,табын уртасында ахыргача утырып калды..

*Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән.Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган,ахры,өстендә искерә төшкән юка гимнастерка...

*Кара кашлы,шалкан төсле ак йөзле апалар,кулларын  каш өстенә куеп ,безне каршылыйлар...

                                         Тест:

1.Сәрвәр апа орчык күк бөтерелә.

      а)сурәтләү чарасы.

      б)чагыштыру

      в)фразеологизм

2.”Камыр”,”Тамыр”, кемгә әйтелә бу кушамат?

     а)Дамир

     б)Әдилә

     в)Ибраһим.

3.Солы алып кайту Кәследән ничә чакрым?

     а)66

     б)60

     в)65

4.Ибраһим белән Әдилә Дамирга ничек карыйлар?

    а)кимсетеп

   б)үртәбрәк

    в)үз итеп.

5.Образлы әйтелмәләр.

     а)күңел сандыгы.

     б)күзләр җиргә тәгәрәде.

     в)тәмле чәй.

6.Кешене һәм тормышны бизи торган сыйфат.

     а)киң күңеллелек

     б) яхшылык.

     в)елмаеп.

7.Дамирның үз хыялы.

     а)трактор

     б)Әдилә

     в)колын

8.Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?

      а)Дамир

       б) Ибраһим

       в)Сабирә.

9.“Язгы кәрваннәр” әсәре кайсы вакытта язылган?

      а)сугыш

      б)тынычлык.

      в)ачлык

 10.Яшәү мәгнәсе нәрсәдә?

      а)байлык.

       б)өмет

      в)шатлык.

 

Җаваплар:1б). 2а).3в).4в).5 а).6а).7б).8б).9а).10б).

Укучылар дәрес азагына якынлашты .Без үзебезгә ни1. алдык2 белдек3 яңалык ачтык4 киләчәктә тормышта кулланачакбыз

 

Без бүгенге дәрестә бик күп эшләдек ,рәхмәт сезгә.

Эшләгән эшләргә йомгак ясала.

Билгеләр куела

Өй эше:”Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет” дигән темага инша язу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 








 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн