Официальный сайт pepsilight 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Фигыль. Кабатлау.

Фото пользователя Гульназ Салихзяновна Гиматдинова
Submitted by Гульназ Салихзяновна Гиматдинова on пн, 28/06/2010 - 12:59
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гиматдинова Гульназ Салихзяновна
Место работы, должность: 
школа, учитель
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Укучыларның сүз төркеме-фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын баету; укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
9
Используемое оборудование: 


 

Краткое описание: 
урок обобщение с применением элементов технологии критического мышления

 

 Тема: Фигыль. Кабатлау.

    Дәреснең типы: кабатлау

   Максатлар: Укучыларның сүз төркеме-фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын баету; укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү.

 

  Җиhазлау: дәреслек, тест, ребус, карточкалар.

 

Дәрес барышы:

  I Оештыру өлеше.

 1. Исәнләшү.

 2. Дәрескә әзерлеген тикшерү.

 3. Дежур укучы белән әңгәмә.

   II Өй эшен тикшерү.

 1гр.-13 күнегү 140 бит-хикәяне дәвам итәргә.

 2гр.-14 күнегү 140 бит-җөмләләр төзәргә.

  III Тема өстендә эшләү.

1)   Ребус чишү (фигыль)

2)   КАБАТЛАУ:

·       Нәрсә ул фигыль?

·       Синтаксик яктан фигыль нинди роль уйный? ( Җөмләдә хәбәр)

·       Фигыль нәрсәләр белән төрләнә? (Фигыль барлык-юклык, зат-сан,заман, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә)

·       Барлык-юклык формасы ничек ясала? (Юклык формасы –ма/-мә кушымчасы белән ясала. Барлык форманың махсус кушымчасы юк. Юклык кушымчасы фигыльнең тамыр hәм ясалма нигезенә ялгана. Мәсәлән: барма, эшләмә, яздырма)

·       Зат кушымчалары дип нәрсә атала? Зат-сан белән ничек төрләнә?

·       Фигыльнең ничә заманы бар, ничек төрләнә? (Фигыльнең 3 заманы бар: хәзерге, киләчәк, үткән. Хәзерге заман –а/-ә,-ый/-и кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: ашыйм, укыйм.Киләчәк заман –ачак/әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: алачакмын, укыячаксың,эшлиячәк. Үткән заман –ды/-де, -ты/-те кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: укыды, китте, язды.)

·       Нәрсә ул юнәлеш? Татар телендә ничә юнәлеш бар? ( Эшнең үтәүчегә мөнәсәбәте фигыльдә төрле кушымчалар ярдәмендә белдерелә hәм бу бу юнәлеш дип атала. Татар телендә фигыльнең 5 юнәләш формасы бар:төп,төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү.)

·       Нинди фигыль төрләре бар?( Фигыль төрләре: исем фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив)

 

3)   ДӘФТӘРЛӘР БЕЛӘН ЭШ

·       Матур язу (фигыльләр яздыру)- әйтә, керә, эшли, җырлый, гаҗәпләнә, тәбрик итәргә, көтә, күрергә, үтүкли, сөйләнә, дәвалый, сөйли, әзерләнә, үпкәлиләр, игълан итә, бәяли.

 -Бу нинди сүзләр? Аларны нәрсә бәйли?( бу сүзләр барысы да фигыльләр)

 - Әйдәгез, хәзер тикшереп алыйк-сүзләрне дөрес язгансыз микән?

 ·       Аудирование ( Укучыларга текст укыла)-

Гаилә-тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. hәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Гаиләдә ана-иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашасаң да, кайтара алмассың”,-ди халкыбыз. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, җаваплы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Юкка кына түгел 2008 нче ел Татарстанда президентыбыз тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Татарстан Республикасының hәр миниципаль районы, федераль башкарма хакимият органнары, хәйрия оешмалары hәм башка оемалар Гаилә елын әзерләүдә hәм уздыруда актив катнаша. Массакүләм мәгълүмат чаралары Гаилә елын уздыруны киң яктырта.

 

   -Текстта сүз нәрсә турында бара?

 (Текстны тагын бер кат уку, укучылар фигыльләрне язып алалар.)

      Дифферинциаль бирем:

 1гр.-шул сүзләрне сүз ясалышы ягыннан тикшерергә;

 2гр.- шул сүзләрнең грамматик билгеләрен язарга.

  (Соңыннан тикшерү)

 ·       Иҗади эш-“Магнит” уены (тактада сүз язылган-ГАИЛӘ )

-         Бирелгән сүз белән тагын нинди сүзләрне бәйләп була? ( Әни, әти, бала, мәхәббәт, хөрмәт итү, тәрбия,... )

   Бирем: 1гр.- шул сүзләр белән хикәя төзергә;

               2гр.- җөмләләр төзергә.

 

  IV Белемнәрне ныгыту.

  Укучыларга белемнәрен ныгыту өчен тест бирелә.

   1.Фигыль нинди сүз төркеме?

   а) мөстәкыйль; б) бәйләгеч; в) модальлек сүз төркеме

  2. Фигыль нәрсәне белдерә?

   а) предметны; б) предметның билгесен; в) предметның эшен

  3. Фигыль җөмләнең нинди кисәге була?

   а) хәбәр; б) хәл hәм аергыч; в) ия белән хәбәр

  4. Фигыльнең башлангыч формасы нәрсәне белдерә?

   а) лексик мәгънәне; б) төп мәгънәне; в) өстәмә

  5. Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала?

    а) –ган/-гән, -кан/-кән; б) –ар/-әр, -ыр/-р; в) –ма/-мә

  6. Фигыль сан белән төрләнәме?

    а) әйе; б) юк

  7. Укылган текстта сүз нәрсә турында бара?

    а) мәктәп; б) гаилә;  

  8. Кем тарафыннан 2008 нче ел “Гаилә елы” дип игълан ителде?

    а) премьер-министр; б) президент; в) депутат

   (Соңыннан тикшерү)

   V Өй эше.

  1гр.- 4 күнегү 145 бит-хәбәрләр өстәп, җөмләләрне күчереп язарга.

  2гр.- 5 күнегү 146 бит- җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

   VI Йомгаклау.

  - Бүген дәрестә без нәрсәне кабатладык?

  - Нәрсә ул фигыль?

  - Нәрсәләр белән төрләнә?

  - Үзегез өчен бүгенге дәрестән нәрсәләр алдыгыз?

   VII Билгеләр кую.

 

 


Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн