Официальный сайт radikalno 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



КФУ да беренче үзгәрешләр

 
КФУДА БЕРЕНЧЕ ҮЗГӘРЕШЛӘР

Казан (Идел буе) федераль университетында кабул итү комиссияләре эшли. КФУ составына кергән һәр уку йорты үз эшен әлегә элеккечә дәвам иттерә. Шулай да беренче үзгәрешләр күренә башлады инде.

КФУ галимнәре һәм Ренад Сәгъдиев хезмәттәшлек итәргә килеште

 

Химик физика өлкәсендә белгеч, академик Ренад Сәгъдиев КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашып фәнни хезмәттәшлек турында сөйләште.

 

Ренад Сәгъдиев – Русия Фәннәр Академиясе Себер бүлекчәсенең Халыкара томографик үзәге җитәкчесе. Бу үзәк илнең химиядәге магнит күренешләрен өйрәнү буенча алдынгылар арасында. Бу үзәк белән хезмәттәшлек университеттагы фәнни хезмәтнең үсеше өчен этәргеч булыр, дип көтелә.

 

Астрономия кафедрасына 200 ел

 

Казан федераль университетында астрономия кафедрасының 200 еллыгына багышланган “Заманча астрономия һәм геодезиянең космик офыклары” дигән темага халыкара конференция булып узды.

 

Казандагы хезмәттәшләрен Япониядәге Милли обсерватория хезмәткәрләре дә котлады. Чит ил астрономнары конференциядә катнашучыларга видеобүләк – Айның икенче ягы турындагы фильм җибәргәннәр.

 

Бирегә килгән Русия федераль космик агентлыгы һәм федераль космик гаскәрләр берләшмәсе КФУны Русиянең космик югары уку йортлары Берләшмәсендә күрергә теләүләре турында әйтте.

 

Чыгарылышларга “иң яхшы студент паспорты” бирәчәкләр

 

Инде икенче ел рәттән КФУ сәхифәсендә университетны тәмамлаган иң яхшы студентлар исемлеге басыла.

 

Студентларны эш белән тәэмин итү үзәге мөдире Ренат Җамалетдинов бу проект күп эш башкара, ди. Аның сүзләренә караганда, проект университетка, аның студентларына, укып бетерүчеләргә реклам, уңышлы эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлек бирә.

 

Киләчәктә студент турында мәгълүматны киңәйтергә исәплиләр. Эш бирүчеләрнең кызыксынган кешеләр белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеге булсын өчен анкеталар тутырылачак.

 

Киләсе елда һәр кешенең дипломында өстәмә бит булачак. Анда ирешкән уңышлар, фәнни һәм җәмгыяви эшчәнлек турында язылачак.

 

Яңа проректор

 

9 июльдә Казан федераль университетының финанс эшчәнлек буенча проректоры итеп Рәйсә Муллакаева билгеләнде.

 

“Финанслар – минем өлкә. Мин бу эшкә өйрәндем, бу юнәлештә гомерем буе эшләдем. Шулай да университет зур җаваплылык сорый. Мондагы үзгәрешләрнең барысына да – укытучыларга да, студентларга да,эшчеләргә дә файдага булуын телим”, ди ул.

 

Муллакаева моңа кадәр Алабуга муниципаль районының икътисад-бюджет палатасы рәисе булып эшли иде.

 

Ректор Университет шәһәрчеген карады

 

Узган атнада ректор Илшат Гафуров уку йорты администрациясе белән бергә университет шәһәрчеген карап чыкты.

 

Ул икенче корпус һәм физик факультет бинасына, бигрәк тә икенче биек бинаны җылылык һәм электр белән тәэмин итүгә игътибар бирде. Ректор Кремль урамындагы 150 фатирлык йортны төзүгә зуррак игътибар бирергә тәкъдим итте.

 

Илшат Гафуров сүзләренә караганда, университетның журналистика һәм социология факультеты ярдәмендә корпоратив телевидение ясалачак. Ул киләчәктә югары уку йортлары арасында спутниклы телевидение булып китәргә мөмкин.

 

Укырга барырга – ике юл

 

Университетның социаль мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов һәм төрле факультетларның тәрбия эшләре буенча декан урынбасарлары Универсиада авылыннан уку корпусларына кадәрге юлны үтте. Бу эш юлга сарыф ителәчәк вакыт, шартлар һәм проблемалы очракларны ачыклар өчен башкарылды.

 

Бүген Универсиада авылыннан Казан университетына җәмәгать транспорты белән барып җитәр өчен ике төрле мөмкинлек бар. Берсе – 47 һәм 74а номерлы автобуслар ярдәмендә. Бу очракта, гомуми вакыт – 60 минут, юл бәясе 15 сум.

 

Икенчесе ысул – метрода бару. Ашыкмыйча барганда авылдан “Җиңү проспекты” метро станциясенә кадәр 20 минутлык юл. Жетон алу, поезд көтү, “Тукай мәйданы” станциясенә килү һәм Кремль урамындагы уку корпусларына барып җитү вакытларын кертеп – бу очракта 50-70 минут һәм 12 сум сарыф ителә.

 

Инде 1 сентябрьдән алып авылның ике корпусында 8 мең студент яши алачак. Биредә аларга яшәү өчен ике һәм өч урынлы бүлмәләр бирелә. Тору бәясе шул ук – айлык стипендиянең 5 процентын тәшкил итәчәк. Урнашу август ахыры-сентябрь башларына планлаштырыла.

 

Универсиада авылының үз мэры булачак

 

Белградтан үрнәк алып, Казанның Универсиада авылының да үз мэрын булдырырга телиләр. Бу турыда шәһәр башлыгы Илсур Метшин мэриядагы утырышта әйтте.

 

Метшин сүзләренә караганда, аңа Татарстан делегациясенең Белградка, Универсиада авылына сәяхәт кылу тәэсир иткән. Биредә спорт шәһәрчеге югары дәрәҗәдә оештырылган, аның белән элекке серб спортчысы идарә итә икән.

 

Белградтагы Универсиада авылы мэрын Казанга киңәшергә чакырдылар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат үзәге.

 

КФУ – Мактау китабында

 

Фән һәм белем алу үсешенә керткән өлеше, Татарстан башкаласы авторитетын күтәрүе өчен Казан (Идел буе) федераль университеты Казанның Мактау китабына кертелде. Бу карар 9 июльдә Казан шәһәр Думасы утырышында кабул ителгән иде.

 

Яңа университетка элеккечә кабул итәләр

 

Федераль университетта беренче үзгәрешләр күренә башласа да, кабул итү комиссиясе узган елдагыча эшли. КФУ составына керүче һәр югары уку йорты студентларны үзе җыя. Аерма бары шунда – имтиханнарны элеккечә бирсә дә, абитуриент Казан Федераль университетына кабул ителә.

 

Казан дәүләт университеты узган ел электрон рәвештә укырга кабул итү эшен башлаган иде. Быел тулысынча документларны электрон рәвештә кабул итүгә керешкәннәр. Абитуриент интернет-сәхифәдә үз бүлмәсен булдыра, бу исә университет белән элемтә тотарга мөмкинлек бирә. Биредә кабул итү турында бөтен мәгълүматны табарга була, бирелгән гаризалар саны да минут саен яңара.

 

Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Иван Ионенко сүзләренә караганда, электрон рәвештә укырга кабул итү абитуриентка үзен университетта дип хис итү эффектын бирә икән.

 

“Бу сәхифә булачак студенттагы борчылу, киеренкелек халәтен киметергә дә ярдәм итә. Чөнки бу халәт еш кына мәгълүмат җитмәүдән була”, ди Ионенко.

 

Мондый мөмкинлек бер югары уку йортында да юк икән. Бу рәвешле укырга кабул итү – Русиядә дә бердәнбер очрак.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Азатлык
№ | 14.07.2010


»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн