Официальный сайт zakonoproekt2010 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Бөгелмә мэры булачак беренче сыйныф укучыларына акчалата сертификатлар тапшырды

Бөгелмә мэры булачак беренче сыйныф укучыларына акчалата сертификатлар тапшырды

Бастырып чыгару өчен

10 Август 2010,11:31

Быел Бөгелмә районында 1066 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк

(Бөгелмә, 10 август, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында Бөгелмә районы башлыгы Илдус Касыймов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге сәяси советы секретаре күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныф укучыларына, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә мәктәп формалары сатып алу өчен акчалата сертификатлар тапшырды.
Тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Бөгелмә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лера Мөстәкыймова, мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда катнашты. 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләрдәге булачак укучылар 3 мең сумлык 13 сертификат алды, Бөгелмәнең “Яңарыш” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә яшь бөгелмәлеләргә 9 сертификат тапшырдылар.
“Кызганычка күрә, безнең арабызда үз балаларын кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә алмаучы гаиләләр дә бар. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен меценатлыкның бай традицияләре булган шәһәребездә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе дәвам итә. Бөгелмәдәге булачак беренче сыйныф укучыларының барысы да парта артына утыргач безнең кайгыртучанлыкны һәм ярдәмне, дөньяны танып белү һәм яңа дуслар табу шатлыгын тоярга тиеш”, - дип ассызыклады Илдус Касыймов.
Быел Бөгелмә районында 1066 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның 108 е аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Аларның барысына да канцелярия тауарлары сатып алу өчен акчалата сертификатлар биреләчәк. Быел “Ялкын” социаль приютыннан 5 бала (аларга 10 ар мең сум акча бүленгән) тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моннан тыш, 1 сентябрьдә шәһәр һәм райондагы булачак беренче сыйныф укучыларының барысы да Илдус Касыймовтан исемле бүләк алачак.
Акция кысаларында Бөгелмәнең “Мәрхәмәт” хәйрия фондына предприятие һәм оешма җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, шәхси затлардан матди ярдәм килү дәвам итә.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн