Официальный сайт ufa-check 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Мәгариф өлкәсенә һәрвакыт зур игътибар бирелде

Рөстәм Миңнеханов: “Республикада мәгариф өлкәсенә һәрвакыт зур игътибар бирелде”

Бастырып чыгару өчен

 “Республикада мәгариф өлкәсенә һәрвакыт зур игътибар бирелде”20 Август 2010,12:12

Президент белдергәнчә, стратегиянең беренче этабын мәктәпләрдә гамәлгә ашыру инде яңа уку елыннан башлана

(Түбән Кама, 20 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда Түбән Камада республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышы уза. Быел мәгариф форумының темасы –“Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак мәгариф системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе”. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, федераль министрлык вәкилләре, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Сингапур Республикасы делегациясе, эре предприятиеләр җитәкчеләре һ.б. катнаша.

Быелгы форумның Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Укытучы елында узуы, анда күтәрелүче проблемаларның актуальлеген тагын да арттыра. Моны үзенең кереш чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте. “Быелгы конференция темасы Татарстанда мәгарифне үстерүгә булган карашны тулысынча ачып бирә. Республикада бу өлкәгә һәрвакыт зур игътибар бирелде”, -дип искәртте Президент. Быелгы җыен мәгарифнең бүгенгесе, проблемалары һәм киләчәге хакында тагын бер кат уйлану һәм фикерләшү өчен җирлек. Президент бу өлкәне үстерүдә “Мәгариф” илкүләм проектының ролен аерым асызыклады. Узган 4 елда илкүләм проект нигезендә, белем йортларының матди-техник базасы заман таләпләренә туры китереп яңартылган, укучыларны автобусларда белем йортына ташу челтәре төзегән, электрон белем бирү системасы үстерелгән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгарифнең барлык структураларында җитди үзгәрешләргә ирешеп кенә алга барырга була. Бүген бу өлкәдә алып барылучы модернизация белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Әмма мәгарифне анда үзәк рольне тотучы укытучыга игътибарны үзгәртми генә үстерү мөмкин түгел. Президент белдерүенчә, бүген республикада укытучы һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә зур эш башланды.

Мәгариф системасын алга таба үстерү һәм конкурентлы шәхес формалаштыру буенча Татарстан соңгы елларда илдә һәм дөньяның алдынгы илләрендәге тупланган уңай тәҗрибәне өйрәнүгә зур урын бирде. Аның нәтиҗәсендә һәм педагоглар, фәнни җәмәгатьчелекнең фикерләрен өйрәнгәннән соң, 2010-2015 елларга Татарстанда мәгарифне үстерү буенча комплекслы программа проекты эшләнде. Стратегия рәвешен алган бу мөһим документны конференция делегатларына ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов тәкъдим итте. Президент белдергәнчә, “Киләчәк” дип исемләнгән бу стратегиянең беренче этабын мәктәпләрдә гамәлгә ашыру инде яңа уку елыннан башлана.

»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн