Официальный сайт interaktiveboard 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татарстан тиздән мәгарифнең өр-яңа конфигурациясенә ирешүне күз алдында тота

Татарстан тиздән мәгарифнең өр-яңа конфигурациясенә ирешүне күз алдында тота

Бастырып чыгару өчен

20 Август 2010,12:42

Бүген Түбән Камада республика педагогларының төп киңәшмәсе уза

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген Түбән Камада “Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак мәгариф системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе” дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
Мәгариф өлкәсендәге проблемалар хакында фикер алышуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм методистлары катнаша.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альбер Гыйльметдинов үз чыгышында, әһәмиятле мәсьәләләрне чишү өчен, кадрлар ресурсының бик кыйммәтле булуын ассызыклап үтте. Аның нәкъ менә белем бирү системасында барлыкка килүен әйтте. “Белем бирү системасы җәмгыятьнең инновацион үсеше өчен алшарт булып тора. Без тиздән мәгарифнең өр-яңа конфигурациясенә ирешәчәкбез”, - диде ул.
Министр РФ Президенты тарафыннан “Наша новая школа” инициативасының кабулы ителүен, Татарстанның вакыйгалар үзәгендә кайнавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2010 ел республика белем бирү системасы өчен үзенчәлекле ел. Агымдагы уку елының мәктәп укытучыларына хезмәткә яңача түләү системасы буенча эш хакы түләү, белем бирү системасын мәгълүматлаштыру, алдагы алты елга исәпләнгән мәгариф стратегиясен эшләү һәм кабул итү белән истә калачак ул. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “Киләчәк” стратегиясен тормышка ашыру өчен беренче чиратта башкарыласы эшләр планы расланган.


»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн