Официальный сайт rostobrnadzor 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



” Муса Җәлил иҗаты, тормыш юлы”.

Фото пользователя Рузиля Ринатовна Хамидуллина
Submitted by Рузиля Ринатовна Хамидуллина on Sat, 28/08/2010 - 11:51
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хамидуллина Рузиля Ринатовна
Место работы, должность: 
МАОУ-лицей №2, учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштыру. Иҗат юлына күз салу, шигырьләре белән танышу. Укучыларны яңа сүзлек запасы белән баету. Диалогик һүм монологик сөйләм булдыру. Балаларда горурлык хисе тәрбияләү, олы буынга карата ихтирамлылык хисе булдыру

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
15
Краткое описание: 
урок, посвященный писателю М.Джалилу

 

I.               Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар. Сыйныфта кем дежур? Барысы да бармы?

II.            Үткәннәрне кабатлау. Өй эшен тикшерү.

Укытучы.

v Укучылар, әйдәгез  өй эшен тикшереп китик. Батырлык турында мәкальләр әзерләп килергә иде. Әйдәгез тыңлап карыйк.

Укучылар мәкальләрен укыйлар, тактага һәрберсе магнит белән беркетеп куя.

III.         Яңа материалны  аңлату.

Укытучы.

-        Укучылар, белгәнебезчә, Бөек шагыйребезнең Муса Җәлилнең быел ... тууына ел. Һәм бүгенге дәресебез шуңа багышлана. Сезнең белән Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышып, өйрәнеп китәрбез.Укучылар, кем соң ул Муса Җәлил? Нинди эз калдырган соң ул татар халкының тарихында?

Укучылар.

v Ул  - шагыйрь; ул – язучы; ул – көрәшче; ул – батыр.

Укытучы.

-        Бик дөрес балалар. Муса Җәлил турындагы  тектны өйрәнер өчен безгә сүзлек белән эшләп аларга кирәк булыр.

Тактага сүзләр языла,  тәрҗемәсе һәм транскрипциясе.

дөнья –мир, свет

зирәк – смышленный

сәләтле – способный

мәхәббәт – любовь

мәдрәсә – медресе

сугыш – война

төрмә – тюрьма

батырларча – героически

көрәшче – боец

Балалар белән сүзләрне укыйбыз, тәрҗемә итәбез, әйтелешен истә калдырабыз.

Укытучы.

-        Ә хәзер инде язучының томыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышыйк.

Текстны укытучы укый башлый,  укучылыр дәвам итә.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара. Әдип алты яшьтән үк укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла. Менә сугыш балана... 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен көрәшне башлап җибәрә. “Хуш, акыллым” шигырен  хатаны Әминәгә багышлый, “Окоптан хат”, “Күпер”, “Каска” шигырьләре билгеле. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда ул бик күп иҗат итә. Муса Җәлил үлем алдыннан  да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән. 1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнары өчен, үлем җәзасына хөкем итә. 1944 ел, 25 август Муса Җәлил елмаеп, батырларча дөньдан китә.

 

Тектны тәрҗемә итү. Укучыларга сораулар бирү.

-        Язучының туган җире?

-        Нинди бала булып үсә ул?

-        Беренче шигырен ничә яшендә яза?

-        Хатынының исеме ничек?

-        Кызының исеме ничек?

-        Кызына багышлап нинди шигырьләр яза?

-        Муса Җәлил кайчан һәм кайда үлә?

 

v Шулай ук Муса Җәлилнең Әминә исемле хатыны һәм кызы Чулпан бар. Аларга багышлап бик күп шигырьләр, хатлар язып калдыра. Кызын  һәм хатынын ул бик ярата. Укучылар, мин сезгә хәзер аның кызы Чулпан интервью биргән видео язмасын күрсәтәм. Монда ул кыскача  әтисе турында сөйли. Бу интервью рус телендә бара. Әйдәгез бергәләшеп тыңлыйк.

Укучылар видео язманы карыйлар.

Укытучы.

-        Әйткәнебезчә, Муса Җәлил кызы Чулпанга бик күп шигырьләр яза. Арина,  “Кызыма” исемле шигырен безгә сәнгатьле итеп укып күрсәт әле. Рәхмәт!

-        Укучылар, Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре, поэмалары рус теленә тәрҗемә ителде. Ул безнең алдыбызга шагыйрь-патриот, сугыш чоры язучысы кебек килеп баса, ләкин ул бәләкәй балалар турында да онытмаган. Аның “Кечкенә дусларга” исемле җыентыгы да дөнья күрә.

Укучы рус телендәге “Часы” шигырен укый.

 

IV.          Ныгыту.

“Соңгы җыр” шигырен уку. Укучы укый, калганнар карап бара.

Укытучы.

Тиешле репликаларны куеп, дустың белән сөйләш.

-.......?

- Әйе, Җәлил фронтта да, әсирлектә дә бик күп шигырьләр язган.

-.......?

- Мин аның “Вәхшәт” (“Варварство”), “Кызыл ромашка”, “Окоптан хат” шигырьләрен беләм.

V.             Йомгаклау.

Укытучы.

-        Укучылар, дәресебезне йомгаклап нәрсә әйтә аласыз?  Амир, әйдә  Элинадан сора эле, дәресне аңлаганмы ул, нәрсә күбрәк исендә калган аның?

Укучылар.

- Әмир, син бүгенге дәрескә хәтле Муса Җәлил турында ишеткәнең бар идеме?

- Әйе, Элина, ләкин белемем бүген язучы турында тагын да тирәнәйде!

- Ә бүгенге дәрестә сиңа күбрәк нәрсә ошады?

- Минем өчен барысы да бик кызыклы булды, ләкин шуңа да карамастан Муса Җәлилнең кызы Чулпан белән танышу, аны үзен ишетү, күрү бигрәк тә истә калырлык!

- Мин синең белән килешәм, Әмир! Муса Җәлил  Ватаныбызны яклап чыгуы өчен безгә бик зур горурлык булып тора!

 

Укытучы.

-        Яхшы! Укучылар,  бүгенге дәрестә  актив катнашучыларга билгеләр дә куеп китик әле!      

        VI.  Өй эше.

Укытучы.

-        Укучылар, өй эше булып сезгә Муса Җәлилнең биографиясе буенча хронологик таблица төзеп килергә.

 

 


 

 


»  Tags for document:

Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн