Укытучы куярга тиешле сораулар һәм биремнәр
|
Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр, көтелгән җаваплар
|
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
|
|
II. Актуальләштерү.
1 нче бирем
|
|
- Алдагы дәрестә без кем иҗатын өйрәндек?
|
Дәрҗия Аппакова
|
- Д. Аппакова турында ниләр әйтә аласыз?
|
Сорауларга җаваплар төркемнәрдә тикшерелә. Бер төркем җавабын икенче төркем укучылары тулыландыра.
|
Нәтиҗә.
|
|
- Д. Аппакова турында без кыскача гына нәрсә әйтә алабыз, без нәрсәне истә калды рырга тиешбез?
|
Д.Аппакова татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург.
|
Үзбәя.
|
|
III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
|
|
2 нче бирем.
|
|
Бүген без сезнең белән Д.Аппакованың”Йолдызкай” хикәясен укып анализларбыз.
|
|
Текст өстендә эш.
|
|
а) сүзлек эше.
Гөбе- май язу өчен кулланыла трган агач савыт.
Күз алмау- текәлеп карап тору.
Бүкән- юан агачтан яки бүрәнәдән кисеп алынган оч, бүрәнә башы.
Бала- бәхетсезлек
әрәм итү- нәрсәне дә булса кирәкмәгәнгә тоту, юкка сарыф итү
1) гөбене күрсәтү, ничек кулланганын аңлату.
2) Хор белән әйтү
3) Үзләре теләгән сүз белән җөмләләр төзү.
|
Җөмләләр төркемнәрдә сайлана. Уңышлы дип исәпләгәне сыйныфка тәкъдим ителә.
|
б} Эчтән уку.
|
|
в) Икенче өй эшен тикшерү.
“Йолдызкай” хикәясен сәнгатьле уку.(чылбыр буенча)
|
Һәр төркемнән бер укучы яки бер генә төркемнән теләге булган берничә укучы укый.
|
г) Эчтәлекне аңлау.
(сорауларга җавап бирү}
- ни өчен Нәсимә үзенең песиен “Йолдызкаем” дип йөртә? Ул нинди төстә?
|
Песинең йоннары чем кара.Ә маңгаенда нәкъ ике колак уртасында- ап- ак табы бар.
|
- Нәсимәнең әнисе нишләргә җыена?
|
Май язмакчы була. Гөбегә сөт өсте салып куя.
|
- Гөбе ничек авып китә?
|
Нәсимә бүкәнгә басып песиенә сөт өсте алмакчы була, бүкән ава. Нәсимә , егылып , гөбене аудара.
|
- Ни өчен Нәсимә үз гаебен песигә сылтый?
|
Башта әнисеннән куркып кала. Аннары әйтергә теләсә дә әнисе ачуланыр дип туктап кала.
|
д) Кыскача эчтәлек сөйләтү.
- Хикәянең эчтәлеген 3-4 җөмлә белән генә сөйләп бирегез.
|
|
е) Хикәяне өлешләргә бүлү.
Өлешләргә исем бирү.
|
- Йолдызкай.
- Әни май язмакчы.
- Каймак исе.
- Көтелгән бәла.
- Алдашу үпкәле караш.
- Әти кайтты.
- Гаепне тану .
|
ж) Өлешләрне берләштерү( 2гә калдыру), исем бирү.
|
I. (1,2,3,4,5) алдашу.
II. (6,7) Гаепне тану
|
з) Өлешләр арасында каршылыкны табу.
- Ни өчен өлешләрне шулай берләштердегез?
|
Беренче өлештә Нәсимәнең начарлык эшләве, алдашуы күрсәтелә .Ә икенче өлештә Нәсимәнең уңай сыйфаты сурәтләнә. Ул гаебен таный.
|
и) Яңа эчтәлек ачу.
- Бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә теләгән?
|
Ялган сөйләргә, дусларга хыянәт итәргә ярамый.
|
Нәтиҗә ясау.
Димәк, укучылар, кеше уңай яки тискәре генә була алмый икән. Безнең һәрберебездә бу сыйфатның икесе дә бар. Бары тик шул сыйфатның яхшысын үстерә белергә, ә начар гадәтләрдән тыелеп торырга өйрәнергә кирәк икән.
|
|
Үзбәя.
|
|
3 нче бирем.
Сезгә ижади биремдә кеше холык- фигыленә багышланган мәкальләр язып килергә тәкъдим ителгән иде. Кемнәр эшләде?
|
Мәкальләрне уку , мәгънәләрен аңлату.
- Кеше холкын күзәт , үзеңнекен төзәт.
- Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр
- Әдәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас.
- Җаның тыныч булса, бәрәңге дә май булыр.
|
4 нче бирем.
Сүзлек диктантына әзерлек.
- 68 б. 6 нчы бирем. Эчтән укып чыгыгыз.
- Сүзләрне хор белән дөрес уку.
- Сүзләрне тәрҗемә итү.
маңгай- лоб
йолдыз- звезда
йомшак – мягкий
һич – никак, вовсе
савыт – сосуд, посуда
көндез- днем
койрык - хвост
|
Укучылар тәрҗемә иткәндә “Татарча - русча”сүзлектән файдаланалар.
|
Үзбәя.
IV. Рефлекция.
- Бу дәрестә без нәрсә өйрәндек? Хикәядә автор нәрсә әйтергә теләгән?
|
Ялган сөйләргә ярамый, дусларга хыянәт итәргә ярамый.
|
Үзбәя.
|
|
IV. Өйгә эш.
- Сүзлек диктанты язарга әзерләнергә.
- Дуслык турында дәфтәргә 5 мәкаль язып килергә.
- Үзегезнең песиегез турында кечкенә хикәя языгыз.
|
Беренче эш һәркем өчен мәҗбүри, икенче, өченче ихтыяри.
|