Официальный сайт osinform 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе”

Submitted by Гульнур Махмутовна Шайдуллина on Sat, 11/09/2010 - 09:02
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шайдуллина Гульнур Махмутовна
Место работы, должность: 
Тюлячинская средняя общеобразовательная школа, учитель татарского языка и литературы - высшая категория
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
7 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Другое
Цель урока: 
 Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү;  Мәгърифәтчеләрне танып белү күнекмәләрен ныгыту  Аларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре уяту;  Укучыларда тормышта сайлаган һөнәрләренең мактаулы, ләкин катлаулы һәнәр икәнен аңларга ярдәм итү.
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
5
Используемые учебники и учебные пособия: 

Жамалиева Г. Йорэк белэн йорэк тоташа ул, Гайнетдинов М., Гайнетдинова Г. Ризаэддин Фэхретддин ижаты - кыйммэтле чыганак. Галиуллина В. Ризаэддин Фэхреддин - халык мэгарифе тарафдары

Используемая методическая литература: 

Мэшхур мэгърифэтче - галим, педагог Ризаэддин Фэхреддин мирасын укыту - тэрбия процессында файдалану

Используемое оборудование: 

 

Компьютер, проектор, мәгърифәтчеләрнең портретлары, ак кәгазь битләре, магнитофон, проект эшләре, мультимедия презентацияләре, китап күргәзмәсе.

Краткое описание: 
Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләрне ныклап өйрәнелгән булса да, без үз җирләребездәге фольклорны өйрәнергә булдык һәм авылыбыздагы олы яшьтәге әби-апаларга мөрәҗәгать итеп, мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр тупладык. Проект эшенең максаты итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен тәрбия чарасы буларак өйрәнүне, аларга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне, танып белү эшчәнлеген үстерүне алдык. Проект эшләрендә дүрт төркем укучы катнашты. Эш дүрт юнәлештә алып барылды. Тәрбия эше буыннан буынга, дөньяга беренче кеше барлыкка килгәннән алып, бүгенге көндә дә актуаль проблема булып тора. Тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр язылган.

 

Кичә барышы
 
Магнитофон тасмасында татар халкының борынгы көе яңгырый.
Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар! Без бүген “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дигән темага очрашу үткәрергә җыелдык. (Укучыларда үңай психологик халәт тудыру).
Укучылар күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кыллырын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып көреп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләр белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсеннән күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер-берегезгә күңел җылысы – елмаю бүләк итегез. (Укучылыр бер-берсенә карап елмаялар).
Укучылар, сезнең уйларгыз каршында яткан ак кәгазь битләре кебек саф, изге, самими. Үз тормышыгызны ак кәгазь битләредәй чиста башлар өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? Без бүгенге очрашуыбызды шушы сорауга җавап эзләзргә тиешбез.
Белгәнегезчә, тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. (Сүз укучылырга бирелә).
Экранда “Халык авыз иҗаты – тәрбия чыганагы” дигән язу яктыртыла.
Проект эшләре җитәкчесе.
Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләрне ныклап өйрәнелгән булса да, без үз җирләребездәге фольклорны өйрәнергә булдык һәм        авылыбыздагы олы яшьтәге әби-апаларга мөрәҗәгать итеп, мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр тупладык.
Проект эшенең максаты итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен тәрбия чарасы буларак өйрәнүне, аларга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне, танып белү эшчәнлеген үстерүне алдык. Проект эшләрендә дүрт төркем укучы катнашты. Эш дүрт юнәлештә алып барылды. Хәзер сүзне укучыларга бирзбез.
1-нче укучы: “Халык җырлары – тормыш юлдашы” (Бер-бер артлы слайдлар яктыртыла). 
Җырлар – халык иҗатының бик бай һәм үзенчәлекле ягы. Алар кешенең шәхси тормышын һәм җәмгыятьтә тоткан урынын билгели.
Җырлар – халкыбызның иң әһәмиятле, беренчел педагогик әсәре.
Аларда аналарның теләкләре, омтылышлары баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Җыр тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык, алмаштырырлык түгел. Бигрәк тә, бишек җырлары тәрбия эшләрендә алыштыргысыз хәзинә. (Экранда “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы” дигән сүзләр чыга).
2-нче укучы: Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәләекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора. (Слайдларда мәкальләр язылган).
Аралашуга карата мәкаль-әйтемнәр.
 
Кул ярасы китәр, тән ярасы китмәс.
Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җаңга җәрәхәт.
Җайлы сүз җан өретә.
Өлкәннәрнең хәлен белеп тор, гомерең озын булыр.
 
Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.
Менә мондый мәкальләр шуның ачык мисалы.
 
“Надан белән бәхләшү – үзе наданлык билгесе”
“Теленә салынган, эшендә абынган”.
 3-нче укучы: (Слайдта “Табышмаклар илендә” дигән сүзләр яктыртыла).
Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек, халыкның иҗат төре. Халык табышмакларын өйрәнү педагогик яктан зур әһәмияткә ия. Ул тормышны танып белергә өйрәтеп кенә калмый, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары, телгә мәхәббәт тәрбияли.
4-нче укучы: (Слайдта “Әкиятләр дөньясында” дигән сүзләр күренә).
Кеше өчен әкиятләр кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, мили үзаңы, әдәп-әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделлек һәм зирәклек җиңә, яклаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.
Без моны “Зирәк карт”, “Гөлчәчәк” кебек әкиятләр мисалында күрәбез. (Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр яктыртыла).
Проект эшләре җитәкчесе: Яклаган проект эшләре буенча “Татар халык иҗаты – тәрбия чыганагы” дип исемләнгән китапчык чыгардык. Бу китапчыкта һәр укучының җыйган, туплаган эшләре урын алды. Безнең бу эшебез киләчәктә башка укучылар өчен кирәкле кулланма булыр дип ышанып калабыз һәм аны мәктәп музеена тапшырабыз.
Укытучы: Тәрбия эше буыннан буынга, дөньяга беренче кеше барлыкка килгәннән алып, бүгенге көндә дә актуаль проблема булып тора. Тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр язылган. Һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре, булган. Ә сез, укучылар, татар халкының мәгърифәтчеләреннән кемнәрне беләсез?
Укучыларның җавабы: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан, Габденнәсыр Курсави, Ризаетдин Фәхретдин.
 Укытучы: Алар безнең күренекле шәхесләребез. Аларның үзләре һәм хезмәтләре турында бик күп хезмәтләр, китаплар язылган. Безнең китап күргәзмәсе шуның ачык мисалы. (Укытучы укучыларның игътибарларын китап күргәзмәсенә юнәлтә). Сез тәрбия сәгатьләрендә аеруча кем хезмәтләренә күбрәк таянасыз?
Укучылар: Ризаетдин Фәхретдин хезмәтләренә.
Педагогик реклама. Экранда Ризаетдин Фәхретдин сурәте яктыртыла. (Кадрлар артыннан укучы сүзләре ишетелә).
Каршыгызда бөек мәгърифәтче, күренекле татар галиме, дин әһәле, педагог, язучы Ризаетдин Фәхретдин. Ул гомерен тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышлый һәм тәрбия темасына 70тән артык китап бастырып чыгара.
Укытучы: Ризаетдин Фәхретдин үзе дә безгә тарих битләреннән кунакка килгән. (Бүлмәгә Ризаетдин Фәхретдин килеп керә).
Ризаетдин Фәхретдин: Әссәләмүгәләйкүм, XXI гасыр балалары!
Укучылар: Вәгаләйкүмәссәләм!
Ризаетдин Фәхретдин: Сезнең кайберләрегез киләчәктә мөгәлимнәр булып эшләр бәлки. Ләкин кем генә булсагыз да, Аллаһы боерса, һәрберегез ата-ана булачак. Шуңа минем әйткән сүзләрем сезгә һәрберегезгә файдалы булыр дип уйлыйм.
Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Укучылар, бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?
1-нче укучы: Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.
2-нче укучы: Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар вә кечеләр илә төреклек итүдән булыр.
3-нче укучы: Тәрбияле бала ялгышлык илш тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белер, аңлар, шул сәгать белән оялыр, кызарыр, тартылыр.
4-нче укучы: Тәрбияле бала әдәп илә тәрбияне олыларның сүзләреннән тыш аларның фигыльләреннән өйрәнер.
5-нче укучы: Тәрбияле бала булып үсү өчен, бала тәрбияне балачактан алырга тиеш.
Ризетдин Фәхретдин: Бик дөрес, балалар. Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Мин барыгызның да тәрбияле кешеләр булуыгызны телим.        Һәр җирдә дә, бар яктан да үрнәк булыгыз, безнең мирасны алдагы буынга тапшыргыз!
Укучылар: Рәхмәт, Ризаетдин Фәхретдин, без, һичшиксез, сез әйткән сүзләрне үтәрбез.
(Ризаетдин Фәхретдин чыгып китә).
Укытучы: Ризаетдин Фәхретдин мирасы безгә яңадан әйләнеп кайтты. Мәктәпләрдә һәр укытучы аның хезмәтләрен кулланып, укучыларга тәрбия, белем орлыкларын чәчә.
Ә укытучы кем соң ул? Аңа нинди сыйфатлар хас?
Укытучы: Сез киләчәктә булачак укытучылар. Ә киләчәк укытучысы нинди ул? Бу сорауга җавапны без билгесез герой тарафыннан язылган эсседан ишетербез. (Экранда слайдлар яктыртыла. Экран артыннан укытучы эсседан өзек укый).
“Киләчәк укытучысы – тирән белемле, үз эшен чын күңелдән башкаручы, бала күңелен аңлаучы, һәр балага кабатланмас шәхес итеп караучы, педагогик осталыгын арттыручы, эзләнүне дәвам иттерүче шәхес.
Киләчәк укытучысы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып баручы, яңа метод һәм алымнар, яңа технологияләр, эш ысулларын үз эшендә куллана белүче дә ул.
Минем уйлавымча, укытучы – һәркемгә дә үрнәк, югары культуралы шәхес.
Укучылар, сез бу сүзләр белән килешәсезме? (Укучылар бергәләшеп “әйе” дип җавап кайтаралар).
  Укытучы: Укучылар, сез бүгенге сөйләшүдән кайсы сыйфатларны алдагы тормышыгызга юлдаш итеп алырга уйладыгыз? Шуларны каршыгызда яткан кәгазь битләренә язып куегыз. Киләчәктә шушы биткә күз салырсыз һәм шушы сыйфатларның үзегездә юлдаш булуын ачыкларсыз. (Музыка яңгырый. Укучылар ак кәгазь битләренә үз фикерләрен язалар). Очрашуыбызны шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кыл яхшылык кешеләргә - 
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
 
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Бер үк бутый күрмә.
 
Шатландыр син, ярдәм кылып,
Ялгыз әбиләрне,
“Үскәнем” дип, “матурым” дип
Юат нәниләрне.
 
Кеше булып яшим, дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим, дисәң,
Бул син иеглекле!

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн