Официальный сайт jetune 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Выступлие по творчеству Фтиха Амирхана

Submitted by Зиля Насыртдиновна Шайхуллина on Wed, 22/09/2010 - 20:59
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шайхуллина З.Н.
Место работы, должность: 
МариБулярская СОШ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Ознакомление учащихся с творчеством Фатиха Амирхана

Учащихся в классе (аудитории): 
891011
Используемые учебники и учебные пособия: 

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Фатих Әмирханның “Халык кызлары” хикәясе аша  татар кызларының Туган җирләренә, диннәренә тугрылыгын халык авыз итаҗына һәм  тарихка нигезләнеп чагылдыру.

Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби һәм сәяси-публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны югары мәдәниятле, прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора.

Ф.Әмирхан, беренче чиратта, әдәбиятыбызның иң зыялы классик язучыларның берсе. Шул ук вакытта ул гаҗәеп оста журналист та, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы да. Әдип - яшьләр газетасы “Әльислах”ны оештыручы һәм “Кояш” газетасының җаваплы секретаре буларак, үзен таныткан шәхес. Моннан тыш Г.Камал, С.Рәмиев белән берлектә татар театрын оештыру эшендә янып йөрүче Ф.Әмирхан - үзенең “Яшьләр”, “Тигезсезләр” исемле пьесалары, төрле спектакльләргә язган рецензияләре белән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес.

Ф.Әмирхан һәм аның иҗаты белән кызыксынуым “Хәят” повестен укып чыкканнан соң башланды. Язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. “Фатих Әмирхан турында истәлекләр” җыентыгы* - шуларның берсе. Аның турында дуслары, туганнары һәм аны күреп белгән замандашларының истәлекләре тупланган әлеге китап әдипнең тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган. Ф.Әмирханның бөтен тормышы чагылыш тапкан бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.

“Төрки телләрдә, гарәпчә, фарсыча һәм, әлбәттә, русча иркен укучы, киң карашлы, мәгълүматлы, Көнчыгыш мәдәниятенең рухын аңлаган, шуның белән бергә, Көнбатыш цивилизациясенә йөз тоткан, аңа кызыккан әдип үзен дә Лондон, Париж дендилары кыяфәтендә күрергә теләгән. Аяксыз булганы хәлдә, европача эшләпә, гамашлы ботинкалар киеп алдырган фотосын карагыз. Тереклекне, гомерне никадәр ярату хисе чагыла бу кыяфәттә...”

Б.Урманче истәлекләрендә әнә шундый зыялы, укымышлы, эчке һәм тышкы дөньясының матурлыгы турында даими кайгыртучы шәхес булып күзаллана әдип.

Ф.Әмирханның бай иҗаты турында язылган хезмәтләрдән Э.Нигъмәтуллинның “Әдип иҗатына бер караш” һәм В.Хаковның “Ул яктылык көтеп яшәде” мәкаләләре дә игътибардан читтә кала алмыйлар.

Аларның беренчесендә Ф.Әмирхан иҗатына төрле яссылыктан торып анализ ясалса, икенчесендә исә әдипнең татар прозасын баету, әдәби телне үстерү, камилләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләнә.

Гомумән, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин күпме генә хезмәтләр басылып чыкмасын, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә, шуңа күрә аның иҗаты турында мәктәп укучысының ни рәвешле фикер йөртүе күпләр өчен кызыклы булыр дип саныйм.

Ф.Әмирхан әсәрләрен өйрәнә башлагач ук, төрле образларны иҗат итүдә кулланылган сәнгатьчелек алымнары,  халык дастаннарын, риваять – легендаларны файдаланып иҗат итүе, аның иҗатын тагын бер баскыч югарылыкка күтәрә,  әсәрләрнең  үзенчәлекле булуы күзгә ташлана.

Фатих Әмирханның киң җәмәгатьчелеккә артык таныш булмаган, тулы басмада соңгы елларда гына төрле матбугат органнарында дөнья күргән “Халык кызлары”,  исеме астында  3  – “Ай өстендәге Зөһрә кыз”,”Сөенбикә”, “Картада оттырылган Зөлхәбирә” хикәяләрен  үз эченә алган әсәре бар.

Бу әсәрне укып чыкканнан соң, минем мәктәп программасына кертеп , барлык укучыларны да бу әсәрләрнең эчтәлеге белән таныштырасым килде.Чыннан да, бу хикәяләрне татар балалар әдәбияты кысаларында өйрәнү, шулай ук бик уңышлы булыр иде.Аларның сюжеты  тарихны, яшәешебезне аңлау, халкыбызда хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү өчен дә әһәмиятле.Хикәяләрнең, фолкьлорга таянып язылуы, тел, стиль, сурәтләү чараларының да гади, аңлаешлы булуы әсәрне балалар әдәбияты яссылыгында махсус  өйрәнү мөмкинлеген тудыра.

“Әнә шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты.Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, бер уйчанлык, бер кайгы бар.Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә акрын гына, аз – аз гына, йомшак кына итеп җанны, күкрәкне кысарга тотыналар; кысалар – кысалар, аннан соң әллә нинди бер томан белән каплап моңландыра, уйга төшерә, әллә нәрсәне сагындыра, әллә нәрсә өчен кайгырттыра  башлыйлар”.

Бу өзек белән “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясе башланып китә. Язучының теленнән күренгәнчә, хикәя татар халык авыз иҗатының бер жанры булган әкияткә нигезләнеп язылган.

“Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясе халык легендаларында еш кабатланган, үги ана газапларын үз җилкәсендә татыган  Зөһрә кыз язмышын сурәтли. Үги ананың ачуын Зөһрәнең татар кызларына гына хас булган матур, сылу, тыйнак, ягымлы  булуы, аның үз кызына киртә булып торуы  кузгата.  Татар  кызы Зөһрә матурлыгы Урта гасыр татар, Шәрык әдәбиятлары үрнәгендә гәүдәләндерелгән.Зөләйха, Гөлдерсен,Ширин һәм башкалар матурлыгы татар кызы Зөһрәдә  чагылыш тапкан.Бу образ үзенең бөтен нечкәлеге белән бик оста итеп тасвирланган. Ф.Әмирхан Зөһрәнең матурлыгын  түбәндәге сурәтләү чаралары  метафоралар аша  ача:

    “ Аның керпекләреннән гөлләр тамган, тешләреннән нурлар чәчелгән, яныннан җофар (елга култыгында яши торган матур, ялтыравыклы йонлы җәнлек.аның койрык янында йонын майлау өчен хуш исле сыекча бүлеп чыгара торган бизе бар)  исе килеп торган, ди.

          Бу тыйнаклык, татар кызларына гына хас, чөнки алар татар халкының дини йолалары,  гореф – гадәтләренә таянып тәрбияләнгәннәр.Безнең йолаларны хөрмәт итеп, гореф – гадәтләрне саклап тормыш иткәндә , җир йөзендә яшәгәндә генә, Зөһрә кыз кебек матур була аласың.Үзәктә кеше , ягъни Зөһрә образы торса да, Фатих Әмирхан аны тулысынча ачу өчен ярдәмче образларны да бик оста гына хикәясенә кертеп җибәрә.Бу әсәрдә аңа теләктәшлек итүче, аның өчен кайгыру, аны кайгыртучы Ай образы уңышлы кулланылыш тапкан.Автор әкиятләрдә, легендаларда гына була ала торган хәл – вакыйгаларны, элементларны үзенең хикәясендә кулланган. Зөһрә кызның яхшы күңелле, самими, ярдәмсез булуы, Айда аңа карата кызгану хисләре уята.Ай кызның мондый авыр шартларда яшәүенә башкача юл куя алмый, ул аны үзе янына ала.Айда тормыш шундый рәхәт, тыныч, бернинди җәбер – золым да, кайгы – хәсрәтләр дә  юк икән.Һәм Зөһрә Ай кызы булып, шунда яши башлый.Тормыш нинди искитмәле рәхәт булса да, Зөһрә Җирне сагына, андагы хәлләрне беләсе килә.Бу сагыну көннән – көн куәтләнгән,үскән, зурайган, кызның озын керфекле күзләренә моң керткән.

       Алдагы ике хикәядәге тасвирланган   тарихыбыздагы вакыйгаларга Зөһрә кыз өстән торып бәя бирә, борчыла, газаплана.

Икенче хикәянең исеме   - “Сөенбикә”. Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе – нугай мирзасы Йосыф кызы Сөембикә( Сөенбикә) турында байтак әсәрләр язылды һәм языла. Сөембикәнең батырлыгы, иренә, иленә тугрылыгын, тылсым көчен чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре : әкиятләр, мифлар, легендалар язылган. Татар әдәбиятына батыр ханбикә образын беренчеләрдән булып, Фатих Әмирхан алып килә.

Татар кызларына гына хас сыйфатларны , татар кызларының батырлыгын, кыюлыгын тулырак ачу өчен, Фатих Әмирхан тарихка, үткәнгә, батыр, курку белмәс, Казан ханбикәсе Сөембикә образына мөрәҗәгать итә.Әлеге хикәянең сюжеты Сөембикәнең  чын татар кызы булуын тагын бер кат үз югарылыгында исбатлый.  Хикәядә Казан ханлыгы  өчен иң авыр, фаҗигале  чорлар –Явыз Иван ханлыкны үз кулына төшерү өчен һөҗүм итү еллары сурәтләнә.Бу вакытта, Казан ханлыгы белән   ханбикә Сөенбикә идарә итә.Явыз Иванга каршы тору авыр.Бер яктан, гаскәре көчле,  ә иң авыры – Казан  үз эчендә “кайный”, морзалар Мәскәү ягын тарталар.Сөенбикә морзаларны акылына китерергә тели, ләкин күзләре томаланганнарны кем генә җиңә алыр икән?! Алар ханбикә сүзенә колак салу түгел, киресенчә, аның “итәк астыннан “ эш йөртәләр.Айдагы Зөһрә кыз Сөенбикәгә теләктәш, ул  алдагы фаҗиганы күңеле белән сизә, күрә, ничек тә бу хәлләргә чик куярга ярдәм итәргә тели.Айдан торып, морзаларга акылларына килергә, берләшергә  чакыра, аларга кычкыра, Сөенбикәне нык, батыр булырга чакыра. Зөһрә коллыкның , кемгәдер бәйле булуның нинди яман, авыр хәл икәнен үз җилкәсендә татыганга, Казан ханлыгының, аның халкының да Явыз Иванга бәйле булуын  чын йөрәге белән теләми.Аның кайгысын Фатих Әмирхан түбәндәге юллар белән сурәтли:

“Зөһрә кыз үз- үзен белешмичә бөтен көче белән :

         -Бетәсез бит!Бетәсең бит, Казан! – дип кычкырып җибәргән.Аның нечкәрәк, бераз тоныграк кайгылы тавышы ай өстендә күк күкрәүгә охшашлы яңгыраш тудырган:

        -Бетәсез бит!Бетәсең бит, Казан!...

Ай өстендәге бөтен һавага охшашлы нәрсәләр озын – озын, биек – биек дулкыннар белән дулкынланып күк гөрелдәгән, яшен чалтыраган тавышлар чыгарганнар”.

     Автор Зөһрәгә теләктәш булган Ай образын да бик уңышлы файдалана.Хикәяләр башында Ай шундый гамьсез, шундый якты, гел балкып, елмаеп кына тора.  “Беләсезме, борын – борын заманнарда аның яктысы болай моңлы, болай уйчан булмаган.Кешеләрнең йөрәкләренә , җаннарына авырлык салмаган. Җиңел, уенчак һәм шат булган, моңландырмаган, сагындырмаган, тынычландырган, җуаткан”  Ай булып, Ай бәйле тормышның коточкыч авыр икәнен аңлый.

     Хикәяне укыган саен андагы конфлектның тагын да  кискенләшә баруы күренә.Бер яктан Явыз Иван гаскәрләре, икенче яктан  урыска сатылган татар морзалары арасындагы конфлект ханлыктагы хәлләрне тагын да кискенләштерә,   ханбикә Сөенбикә тирәсендәге тормыш тагын да куера, яманлана бара.Язучы теленең бай, тел – сурәтләү чараларын урынлы куллану, хикәянең тәэсир итү көчен тагын да арттыра төшә.

Сөенбикәне иң авыр сынаулар көткән икән эле. Русларны куәтләүче мирзалар, Казан ханлыгын рус гаскәре тыныч тормышта яшәтсен өчен, Тау ягын һәм Сөенбикәне улы Үтәмеш белән Явыз Иванга бирергә риза булалар.       Һәм әсәрдә ике проблема, бер яктан караганда, хатын – кыз азатлыгы мәсьәләсе күтәрелсә, икенче яктан татар хатын – кызлары гүзәл, батыр йөрәкле булулары, үзләрен дә корбан итәргә сәләтле булулары күтәрелә.

Ай кызы Зөһрәнең йөрәге бу авыр газапларны күтәрә алмый, ул  хуштан яза.Аның хәлен аңлаучы Ай,  аның авыр хәсрәтен аңлый ,бергә борчыла:

   Моңа  кадәр әле бөтен шул ничә мең еллер сузылган озын гомере эчендә ай бер генә тамчы да адәм күз яшен йотмаган икән.Зөһрә кызның эссе яшьләре төшүләре белән айны көйдереп җибәргәннәр.Бер минут эчендә ай караңгыланып өлгергән: әүвәлге шат балкуын, шаян җалкылдавын җуялтып, моңланып калган.Менә шул көннән башлап айның җир йөзенә җибәргән яктысы да адәмнәрне моңландыра, ямансулата торган булган” .

“ Картада оттырылган Зөлхәбирә”хикәясе алдагы ике хикәянең дәвамы буларак бирелә. Тарихтан белгәнебезчә, 1552 нче елда Казан ханлыгы Явыз Иван хакимлеге кулында кала. Билгеле, ул морзаларга биргән сүзен боза, Казанны басып ала, үзенең хакимлеген, кануннарын урнаштыра.Күп еллардан бирле үз диннәренә тугры булган татар халкының күбесен чукындыра, ә үз диннәренә тугры калган морзаларның күбесе “чабаталы  морзаларга” әйләнеп,  мал – мөлкәтләреннән баш тарталар.Ихтыяри яктан көчсезләр рус түрәләренә, аларның яман шөгыльләренә иярәләр, алар юлыннан китәләр.

Хикәянең төп герое булган Зөлхәбирәнең әтисе Мостафа мулла да рус Түрәсе коткысына бирелеп, яман  – карта уены белән мавыга, “ бөтенләй үзенең башын югалта”.Мал – мөлкәтен, йорт – җирен, хәтта кызы Зөлхәбирәне дә картага оттыра.Кыз урыс түрәсенә хатынлыкка барырга тиеш була.Һәм менә шунда Фатих Әмирхан татар кызларының чын мәгънәсендә үз милләте кызлары икәнен кабат раслый.Зөлхәбирә үзенең диненә, тәрбиясенә, гореф – гадәтләренә тугры кала, гөнаһ кыла – Түрәне хәнҗәр белән чәнчеп үтерә.

Автор бу очракта  тагын сурәтләү чараларына, Ай образына мөрәҗәгать итә, аны символ дәрәҗәсенә күтәрә.

Ай кызы Зөһрә бу вакыйгаларны Айдан торып күзәтә, Зөлхәбирә өчен борчыла.Зөлхәбирә чиркәү халкы тарафыннан үтерелеп, аның җаны һәм иманының күгәрченнәр булып узара үбешеп, фәрештәләр белән җиде кат  күккә юл тотканын күргәч, Зөһрә кыз җыламаган, сыктамаган.Ул бары Зөлхәбирә өчен шатланган дигән фикер туа.Ни өчен дигәндә, иманыңнан , динеңнән язып, гомерең буе урыс түрәсенең хакимлеге астында, аның күзенә карап газап чигеп яшәгәнче, үз динеңә , иманыңа тугры булып, бер минутлык газапка  – үлемгә дучар булу , күпкә җиңел һәм дөрес булыр иде.

Фатих Әмирханның бу хикәясендә дә бер идея - татар кызларының нинди җәбер – золымнарга да баш имичә, кыю, горур булып үз диннәренә,    үз милләтләренә тугры кала.

 “Халык кызлары” әсәре татар кызларының батырлыгын, кыюлыгын, матурлыгын, үз милләте саклаучы –яклаучы  кызлары булуын раслаучы иң уңышлы әсәрләр дисәм дә, ялгыш булмас.Нечкә күңелле, нәфис затлар да илдәге хәлләргә, җәбер – золымнарга каршы булуларын, үзләренең гомерләре бәрәбәренә динне, милләтне саклап калу өчен көрәшәләр .Алар сугышсыз, тыныч илдә яшәргә телиләр.Әсәр ахырында Айдагы татар кызы Зөһрә дә үзенең чиләкләренең әбелхаят(тереклек суы) белән тулуын көтә.Ул шул су ярдәмендә җир йөзен золымнардан, хаксызлыклардан, кайгы – хәсрәтләрдән пакьлыйсы килә.Килер бер заман, чиләкләр тулыр,  Зөһрә кыз үз максатына ирешер: җирдә  һәр милләт үз динен, үткәнен хөрмәт итеп, гореф – гадәтләренә таянып, золымсыз тормыш итә башлар.

Әсәрне укып бетердем һәм уйга калдым.Хикәяләрнең сюжеты, образлар белән танышканнан соң,  хәзерге буын яшьләре өчен тәрбия чарасы булып торырлык әсәр дигән нәтиҗәгә килдем.Тирә - ягыбызга карасак, тәмәке тартучы, исерткеч эчемлекләр, төрле наркотиклар кулланучы яшьләр, бигрәк тә шулар арасында кызларның егетләр белән бер дәрәҗәдә булулары күңелне борчый.Алар бит булачак аналар, Туган илебезнең киләчәген кулларына алырга тиешле буын аналары.Аналары шулай булгач, нинди балалар көтәргә соң?!Бәлки, чыннан да  илебездә дини тәрбия җитми торгандыр, мәчетләрне кабат торгызырга соңга калганбыздыр?

          Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса. Ф.Әмирхан нәкъ әнә шундыйлардан була. XX гасыр башы – татар әдәбияты яңа нигездә канат җәеп, күтәрелеп, яшәреп килгән заман. Ә әдәбият өчен матур әдәби тел кирәк. Ул тел халык өчен аңлаешлы да, нәфис тә булырга тиеш. Мондый яңарышның башында Ф.Әмирхан торган. “Замандашлары һәм аннан соң килгән әдәбият әһеле аның язу ысулыннан үрнәк алды... Тел турысында ул дәвердә иң күп хафаланган, пошынган кеше Ф.Әмирхан булды дисәк,  һич арттыру булмас”, *  дип яза Б.Урманче.

  Каләменең көченә, теленең матурлыгына, сурәтләү чараларының бай булуына, “Халык кызлары” әсәрен укып танышканнан соң ышандым һәм Фатих Әмирханның мондый матур әсәрләрен укучылар да укырга, өйрәнергә тиеш дигән нәтиҗәмә тагын  бер кат килдем.

Краткое описание: 
В произведениях Фатиха Амирхана можно ознакомится с девушками любящие своего народа и готовы умерить за его благо

Смотреть видео hd онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн