Официальный сайт itartass-sib 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Без - Тукай шәкертләре”

Данные об авторе
Автор(ы): 
Муртазина Лилия Ильмировна
Место работы, должность: 
МОУ СОШ №2 пгт Актюбинский
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
4 класс
Класс(ы): 
5 класс
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Г.Тукай белән кызыксыну, аны олылау, шагыйрьгә чиксез хөрмәт тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, тел байлыгын үстерү, китап укуга омтылыш тәрбияләү.
Краткое описание: 
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

 


Алып баручы.Балалар тыңлагыз әле,нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу?Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар.”Туган тел”җыры.Габдулла Тукай сүзләренә язылган.

Алып баручы.Әйе,балалар,зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта,шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтов кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа.Бик яшьли ятим кала.Аның бала-чагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле,тырыш була. Рус,фарсы,төрек,гарәп телләрен өйрәнә.

Г.Тукай,И.Крылов,А.Пушкин,М,Лермонтов,Н.Некрасов һ.б. шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Тукай!Нинди бөек исем!Ул безнең йөрәкләрдә.Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Г.Тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар,әкятләр,табыш- маклар яза.Ул балаларны укуны,эшне яратырга,табигатьне сакларга өйрәтә.

1нче бала.  Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

2нче  бала. Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу?

3нче бала. Мин беләм,бәйрәм бүген!

Бергә. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Алып баручы.Әйе,укучылар,бүген бәйрәм!Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлана.

Ә хәзер командалар белән танышабыз.6нчы Б сыйныфы укучылары,сезнең команданың исеме ничек?

 

6 Б кл.  Без-бәхетле балалар,

Акыллы һәм көчлеләр!

6 В кл.  Ә без-күбәләкләр,

Зирәкләр һәм җитезләр!

6 Б кл.  Безнең девизыбыз:

“Укырга,тырышырга,

Дуслар булып яшәргә!”

6 В кл.   Ә безнең девизыбыз:

“Укырга,эзләнергә,табарга,

Тату булып яшәргә!”

Алып баручы.Ярышны башлыйбыз.

Беренче бирем:1)Кем ул Г.Тукай?

2)Г.Тукай нинди айда туган?

3) Г.Тукай ничәнче елда туган?

4) Г.Тукай кайда туган?

5) Г.Тукай кайда һәм кайчан укый

башлаган?

6) Г.Тукай «Шүрәле» әкиятен кайда яза?

7) Г.Тукай музее кайда урнашкан?

8) Аның нинди шигырен һәр татар кешесе

белә?

9)Г.Тукай кайчан вафат була?

10) Г.Тукайның тууына ничә ел?

Икенче бирем:Музыкаль пауза.

Сәламләү җырлары:

1)”Яз җыры”

2)”Кояшлы ил”

Өченче бирем:Г.Тукай шигыйрьләрен сөйләгез.

1.”Ел фасыллары”

1нче укучы.  Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я,әйтеп кара.

Тамашачылар табышмакларның җавапларын әйтәләр.

2нче укучы. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?

3 нче укучы.Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?

4 нче укучы.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил,буран,

Бу кайчан, туган?

2)Ике укучы ”Гали белән кәҗә” шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән:

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән;

Гали аны чирәм белән кунак итә,-

Кәҗә рәхмәт укый :сакалын селкетә.

3.”Безнең гаилә”

Әткәй,әнкәй,мин,апай,әби,бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү:безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый,чәй эчә.безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар:өйне тычкан явыздан саклый ул.

4)”Бишек җыры”

5)”Бабай”

6)”Туган авыл”

7.”Кызыклы шәкерт”

Малай. Әйдәле,Акбай!Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума,аума!Туп-туры тор,

Төз утыр,яхшы утыр.

Маэмай.Ник газаплыйсың болай син.

Мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик

Ике айлап булыр,йә өч кенә.

Юк,кирәкми,мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

 

Малай.

8. ”Бала белән күбәләк”

Бала.           Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк.       Мин торам кырларда,

Болында,урманда;

Уйныймын,очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бмк кыска:

Бары бер көн генә-

Бул яхшы рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

9)”Җир йокысы”

Алып баручы.Җырлар да җырладык,шигырьләр дә сөйләдек нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без?Әйе,әкиятләр турында.Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм.Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу,качкынмы,җенме?

Я өрәкме,нәрсә бу?

Кот очарлык,бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре,бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар,аяклар да

Ботак,кармак кеби.

Балалар.Шүрәле!

Дүртенче бирем: Өй эше-сәхнәләштерү.

1)”Шүрәле”  әкияте.

2)”Су анасы” әкияте

 

Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

 

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет,эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

 

Былтыр кискән кыяфәт ясый.Сәхнәгә икенчее ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.

Былтыр.Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.Гадәтем:Ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле,күргәч сине,шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле,син дә бераз бармркларыңны селкет,

Яшь җегет!Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

 

Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр.Яхшы,яхшы,сүз дә юктыр,мин карышмый уйныймын.

 

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә.Аның кулында “алтын”тарак.Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә.Ул кычкыра:

Качма!Качма!Тукта!Тукта!И карак!

Ник аласың син аны-ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы.Укучылар ,болар кемнәр булдылар?Алар кайсы әкияттән?

Бишенче бирем:Читек бизәү.

Жюри нәтиҗә чыгара һәм җиңүчеләрне бүләкли.Соңыннан такмаклар җырлана.(Утыр әле яннарыма” көенә).

Бергә.Оныт мәшәкатьләреңне,

Оныт әле беразга.

Китап-дәфтәреңне куеп,

Ял ит әле беразга.

Утыр әле яннарыма

Ял булсын җаннарыма

Син утырсаң яннарыма

Ял була җаннарыма.

6 Б.   Укытучы көн дә әйтә:

Матур итеп сөйләгез.

«Ә» не «Е» ны бутамагыз,

Дөрес итеп языгыз!

6 В   Татар теле дәресендә

Күп текстлар укыйбыз,

Яңа сүзләр өйрәнәбез,

Матур итеп сөйлибез.

6 Б  Татар теле дәресенә

Булмый әзерләнмичә,

Чөнки көн дә укытучы

Текстларны сөйләтә.

Бергә.В Татарстане мы живём,

Учим все татарский

Чтобы все могли дружить

И умели говорить.

Садись милый рядом со мной,

Отдохнём-ка мы с тобой

Будем вместе все стараться,

Будем крепко мы дружить.

По-татарски и по-русски

Будем мы все говорить.

 


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн