Данные об авторе
Автор(ы):
Муртазина Лилия Ильмировна
Место работы, должность:
МОУ СОШ №2 пгт Актюбинский
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
1.Укучыларның дөрес укып һәм уку күнекмәләрен аңлап , җиңел үзләштерүләрен булдыру. 2.Укучыларның мөстәкыйльлелеген ,ихтыяр көчен, зирәклеген үстерү, аларны коллективлык рухында тәрбияләү. 3.Табигатькә ,кошларга мәхәббәт ,сакчыл караш тәрбияләү.
Тип урока:
Урок закрепления знаний
Краткое описание:
Дәрес конспекты укучыларның уку һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту һәм үстерүне күздә тотып эшләнде.
Дәрес барышы.
1 . Оештыру өлеше .
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
2 .Актуальл әштерү
- Хәзер нинди ел вакыты?
- Кыш көне нинди үзгәрешләр була?
(Җиргә ап-ак кар ява. Агач ботакларына бәс куна. Елгалар калын боз белән каплана. Салкын җил исә. Тәңкә карлар ява. Кыш көне көннәр кыскара, төннәр озыная. Кыш көне бураннар була.)
- Татар халкының шагыйре Г.Тукай кыш турында нинди шигырь язган?
Һәр җир карланган
Сулар бозлангган
Уйный җил, буран
Бу кайчан туган?
- Ә салкын кышта кошлар нишли соң?
(Урман тавыклары көндез агач бөреләре ашыйлар)
- Укучылар, ә кышкы салкында нинди кош бала чагыра? (Чукыр)
- Әйе, бу чукыр. Ана чукырлар кошчыкларын җылытып ояда утыралар. Ә ата чукырлар аларга азык ташыйлар. Кышкы салкында кошчыклар туңмыйлар. Алар очарга өйрәнәләр, азыкны үзләре таба башлыйлар.
- Ә чәүкәләр, ала каргалар, саесканнар нишли соң?
(Алар кешеләр ташланган азык белән туеналар.)
- Кошларга кышын бигрәк тә авыр була. Алар азыксыз кала, күбесе үлә. (Кошлар салкыннан курыкмыйлар, алар өчен иң куркыны-ачлык. Менә ни өчен кошларга ярдәм итәләр. Җимлекләр эләләр, кошларны көнбагыш, ярма, икмәк һәм ботка белән сыйлыйлар.)
3. “Кошларга ярдәм итик” дигән конкурсы
- Укучылар, “Кошларга ярдәм итик” дигән конкурс игьлан иткән идек. Сез бу конкурста катнашыр өчен, җимлек ясарга тиеш идегез. Бу конкурска йомгак ясыйк.
... , син җимлеккә нәрсәләр саласың? Кошларны нәрсә белән сыйлыйсың?
(Мин җимлеккә көнбагыш, икмәк салам.)
... , ә синең җимлегенә нинди кошлар килә?
(Минем җимлегемә песнәкләр, чыпчыклар киләләр.)
... , бу җимлекне ясарга сиңа кем ярдәм итте?
(Бу җимлекне без әтием белән ясадык.)
... , син бу җимлекне кая эләчәксең?
(Мин бу җимлекне агачка эләм .)
- Бик дөрес эшлисез балалар. Җимлекләрне ясап, көнбагыш, ярма, икмәк салып, агачка элеп - сез игелекле эш эшлисез, күпме кошларны үлемнән коткарасыз. Бик зур рәхмәт сезгә.
4.Табышмак чишү.
- Укучылар, тактага карагыз әле. Тактада табышмак язылган.
- Нәрсә ул табышмак? ( Загадка )
- Хор б/н әйтү. Та-быш-мак.
Табышмакны укытучы укый.
Тук- та тук! Килгән тавышны
Туктап тыңлап торасың
Бармы әллә урманда - дип
Морзе телеграфы
Кешеләр биргәннәр аңа
“Санитар” дигән исем ни өчен?
- Нинди кош турында бу табышмак?
- С каких слов понял(а), что это дятел – тукран ?
- Табышмакны тәрҗемә итәләр.
- Сүзлек эше.
Морзе - это телеграфный аппарат, передаю щий сообщения азбукой Морзе, а также сама эта азбука.
- Ә ни өчен тукранны “санитар” диләр?
- Чөнки тукран агачтагы бөҗәкләрне, котларны ашый. Урманга файда китерә.
5. Өй эшен тикшерү
- Укучылар, сезгә өй эше итеп кошлар турында шигырьләр, табышмаклар табып килергә иде. Укучылар шигырьләр укыйлар.
“Чыпчык” Фәнис Яруллин
Тәрәз каршына
Килгән Бер чыпчык
Миңа кычкыра:
-Чык әле, -ди, - чык
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә
Йогереп чыксам
Оча да китә
“Кара карга” Әминә Бикчәнтәева
Кара әле, дустым, кара
Кара карга очып бара
Син беләсеңме, Гөлсара,
Ул да бит сөйләшә ала
“Песнәк” Гамил Афзал
Буранлы кышта
Нинди илләргә
Очасың, песнәк,
Салкын җилләрдә.
Туңа бит синең
Аякларың да
Тала бит синең
Канатларың да
Кунма син, песнәк
Агач башына
Мин бодай сиптем
Тәрәз каршына.
“Тукран” Нәҗип Мадьяров
Колагын агачка терәп
Нәрсә тыңлый ул анда?
Әллә берәр нәрсә
Булды микән урманда
Гөлдер – гөлдер гөлдер бу,
Кызыл тәпи - кемдер бу?
(күгәрчен)
Агач башы тукылдык
Тукый - тукый тук булдык
(тукран)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чү кеч?
(тукран)
Бер кошым бар: тынмый
Агачка оя кормый
Өе - җирдә
Җыры - күктә
(тургай)
- Укучылар, бу шигыр ьләрдә нинди кошлар турында сүз бара?
- Укучылар, тактага эләнгән рәсемнәргә игьтибар итик әле. Бу рәсемнәрдә нинди кошлар сурәтләнгән?
- Сезнең сыйныфташыгыз Скрынник Настя кош рәсемнәрен ясарга ярата икән.
Менә бу рәсемнәрне ул ясаган. Рәсемнәрне карап китү.
Физкул ьт минутка “Очты, очты”...
6. Яңа текст өстендә эш.
- Укучылар, дәреслекнең 97 нче битен ачыгыз, бүген без “Дусларны ничек каршылыйсыз?” дигән текст укырбыз.
Сүзлек өстендә эш. (тактада язылган)
- сүзләрне укытучы укый
- укытучы артыннан кабатлау
- татар хәрефләре өстендә эш
- укытучы сүзләрне рус телендә әйтә, ә укучылар тәрҗемә итәләр.
Текстны уку.
- укытучы укый
- укучылар узалга укыйлар
- бу текстта сүз нәрсә турында бара?
- Текстны чылбар буенча укыйлар һәм укытучы ярдәмендә тәрҗемә итәләр.
Тексттан соң бирелгән сорауларга җавап бирү.
7. Дәфтәрләрдә эшләү
1нче күнегүне үтәү. Сынамышларны дәфтәләргегезгә язу. Телдән тәрҗемә итү.
- укытучы укый
- хор б/н уку.
- телдән тәрҗемә итү.
Сорауларга җавап бирү
- Кара карга килгәч, ничә айдан кар китәр?
- Тургай килгәч ничә көнлек кар кала?
- Нинди кошлар чыркылдашса, көн җылыта?
8. Кроссворд чишү
җ
о
м
г
а
и
т
а
б
ы
ш
м
а
к
г
а
б
д
у
л
л
а
к
а
р
а
б
ү
р
е
к
ч
у
к
ы
р
1. Атнаның бишенче көне нинди ?
2.-
3.”Загадка” сүзе татарча ничек була?
4. Һәр җир карланган
Сулар бозланган
Уйный җил, буран
Бу кайчан туган? Авторның исеме
5. Бу нинди кош рәсеме?
6. Кыш көне нинди кош бала чыгара?
- Нинди сүз килеп чыкты?
Җимлек – кормушка . Хор белән әйтү
9.Өй эше
1) “Дусларны ничек каршылыйсыз?” текстның эчт. сөйләргә.
2) “Дусларны ничек каршылыйсыз?” текстын тәрҗемә итәргә.
10.Йомгаклау
- Ни өчен җимлек сүзен алдым мин, чөнки кышкы, салкын көннәрдә кошлар өчен бер генә коткару – ул җимлек. Әгәр дә сез җимлекләр ясап элсәгез, кошларны көнбагыш, ярма, икмәк б/н сыйласыгыз, кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр, сез аларны үлемнән коткарырсыз. Кошлар салкыннан курыкмыйлар, алар өчен иң куркынычы-ачлык.
Йомгаклау.Билгеләр кую.