Официальный сайт terra-z 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?

Submitted by Чулпан Галиевна Гасимова on Sat, 23/10/2010 - 15:51
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гасимова Чулпан Галиевна
Место работы, должность: 
МОУ НОШ с. Копки Кукморского района, РТ. Учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Предмет(ы): 
Окружающий мир
Цель урока: 
Укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү; кошлар тормышында табигать шартларының ролен билгели белергә өйрәтү; телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның логик һәм иҗади фикерләү, хәтер, игътибар һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; балаларда табигатьне ярату хисе һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
9
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Плешаков А. А. Әйләнә-тирәбездәге дөнья. 1 нче сыйныф өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2007. – б. 54-55.
Используемая методическая литература: 

 

Фефилова Е. П. Поурочные разработки по курсу “Окружающий мир”. 1 класс. – Москва: ВАКО.
Кем ул? Нәрсә ул? Балалар энциклопедиясе.—Казан: Татарстан китап нәшрияты.
«Мәгариф» журналлары, интернет мәгълүматлары.
Используемое оборудование: 

 

Кош рәсемнәре, җимлекләр, карточкалар.
Краткое описание: 
Дәреснең планы I. Оештыру өлеше. II. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Кыш турында кереш әңгәмә. 2. “Плюс”, “Минус” уены. 3. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү. III. Яңа тема өйрәнү. IV. Физкультминут. «Очты-очты» уены. V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлеше. Дәреслек белән эш. “Кошны таны!” уены. “Сынатма!” уены. Кошлар турында шигырь белән танышу. Табышмаклар әйтешү. VI. Дәрестә алган белемнәрне тикшерү өлеше. Карточкалар белән эш. VII. Йомгаклау.

 

Дәрес барышы.
I.                  Оештыру өлеше.
                 Исәнмесез, укучылар! Әйләнә-тирә дөнья дәресен башлыйбыз. Без бүген дәрестә үзебез генә түгел: кунакка әти-әниләребезне дә чакырдык. Әйдәгез, алар алдында үзебезнең булганлыгыбызны, тырышлыгыбызны, белемле булуыбызны күрсәтик әле.
II.               Белемнәрне актуальләштерү.
1.     Кыш турында кереш әңгәмә.
-   Укучылар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.)
 - Кыш көне табигать нинди була? (Салкын, кар ява.)
Кышкы айларны санап чыгыгыз әле.
2.      “Плюс”, “Минус” уены. ( Укытучы укыган җөмләләр дөрес булса, “+”, ә дөрес булмаса, “-“ куела.)
·        Кыш җитүгә җир өсте ап-ак кар белән капланды. (+)
·        Тупыл һәм миләш агачлары яфракларын әле һаман коймадылар. (-)
·        Балалар тауга чана шуарга йөриләр. (+)
·        Барлык үсемлекләр дә кышын кибеп сулдылар. (-)
·        Кошлар җылы якларга китеп беттеләр. (-)
·        Безнең якларда да кайбер кошлар кышларга калдылар. (+)
3.     Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.                  Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы  турында сөйләшербез.
III.           Яңа тема өйрәнү.
              Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда булганыгыз бармы? Бигрәк тә кояш нурлары ялтыраган вакытта карга төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул ап-актан киенгән агачларда без гадәти булмаган “чәчәкләр” күрәбез. Болар – кышкы урман кошлары. Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм таныйсыз. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләш чыпчыгы.)
(Чыпчык рәсеме күрсәтелә. Алга таба һәр кошның рәсеме демонстрацияләнә бара.)
Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар.
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә.
Безнең якларда бигрәк тә зур тукраннар очрый. Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр.
Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.
Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар, тәрәзә артларында йөреп, “кунак киләсен” хәбәр итәләр.
Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Әңгәмә:
-   Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)
-   Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
Җимлекләр һәм аларны ясау турында сөйләшү.
Дәреслекнең 55 нче битендәге кошлар ашханәсен карау. Җимлекләрнең төрләре белән танышу. Аларны ясау ысулларын аңлату. Җимлекләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә.
Җимлекләрне агачка элгән вакытта ботакларны сындырырга ярамаганлыгы, нинди ризык салырга кирәклеге, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып тору кирәклеген искәртү.
IV.           Физкультминут.
1.     «Очты-очты» уены.
2.     Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек:
Тун кигән каен уңда,
 Ямь-яшел чыршы сулда.
Кызылтүшләр очалар –
Бигрәк матур шул алар.
Әнә куян сикерә,
Ул бүредән элдертә.
(Куян шикелле йөгерү.)
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк, балалар!  
V.               Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлеше.
1.     Дәреслек белән эш. – 54 нче бит.
Рәсемнәрне карау, кошларны буяу, үзең күргән кош янындагы түгәрәкне буяу.
2.     Безнең авыл тирәсендә кышын кайсы кошлар күренә? – Әңгәмә.
3.                     “Кошны таны!” уены. (Телдән сурәтләү буенча укучылар кошны танып әйтергә тиеш. Исеме чыккан кош рәсеме демонстрацияләнә бара.)
1)                    Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы йомры, муены кыска, гәүдәсе йомырка формасында, канатлары кыска, томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар бер-берсенә елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар. (Чыпчык.)
2)                    Бу – бик матур кош. Аның башында кара башлык, яңаклары ак, муенында галстук шикелле кара сызык бар, койрыгы һәм канатлары соры, аркасы яшькелт-сары, ә түше сары. (Песнәк.)
3)                    Менә бу кошның каурыйлары бик матур. Гәүдәсенең өске өлеше кара, башында һәм муенында ак таплар бар. Канатларында ак буйлар, томшыгы бик нык һәм үткен. (Тукран.)
4)                    Әлеге кошның баш түбәсе, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Аркасы зәңгәрсу-соры, түше кызыл, томшыгы кыска, юан һәм кара. (Карабүрек.)
5)                    Бу кошның башы, канатлары һәм койрыгы кара, ә ян-яклары ак каурыйлар белән капланган. Койрыгы озын, укка охшаган. Томшыгы үткен һәм чыдам. (Саескан.)
4.                     “Сынатма!” уены. (Кош исемнәре әйтелә, әгәр дә кышлаучы кош икән, укучылар кул чабалар, киресенчә булса, тыныч кына утыралар.)
5.                     Кошлар турында шигырь белән танышу. Алдан әзерләнгән бер укучы Гасыйм Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигырен сөйли.
6.                     Табышмаклар әйтешү. (Кошлар турында алдан әзерләнгән табышмакларны бер-береңә бирү.)
VI.           Дәрестә алган белемнәрне тикшерү өлеше.
Карточкалар белән эш. (Һәр укучы җимлектән берәр карточка ала һәм андагы сорауга җавап бирә. Дөрес һәм тулы, тиз җавап биргән укучы мактала.)
VII.        Йомгаклау өлеше.
-                   Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (Безнең якларда кышлаучы кошлар турында.)
-                Сез алар турында ниләр белдегез? (Берничә укучыдан җаваплар алына.)
-                   Кышын кошлар өчен иң куркынычы ни? (Ачлык һәм суык.)
-                  Ни өчен кошларны саклау кирәк? (Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.)
-                   Димәк, бүгенге дәрестән без нинди нәтиҗә чыгарырбыз инде? (Кошларны рәнҗетмәскә, аларга җимлекләр эләргә, табигатьне сакларга.)
-                   Барыбызга да аңлашылганча, бүгенге дәрестә әтиләребезгә өй эше бирелә: балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап куярга.
Дәрестә актив катнаштыгыз, молодцы, укучылар! Сезгә дә, әти-әниләр, дәресебездә кунак булуыгыз өчен зур рәхмәт!

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн