Официальный сайт aksakal 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



где рождаются законы

Данные об авторе
Автор(ы): 
Ситдикова Зульфия Робертовна
Место работы, должность: 
учитель истории, МОУООШ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Класс(ы): 
9 класс
Предмет(ы): 
История
Тип урока: 
Урок комплексного применения ЗУН учащихся
Используемые учебники и учебные пособия: 

конституция РТ, РФ

диск "где рождаются законыз" 

Используемое оборудование: 

компьютер, стенды. 

Краткое описание: 
о парламенте, о депутатах.

 

Тема: Законнар кайда туа? (Парламент дәрес)

Максат: укучыларда ТР парламенты, ягъни Дәүләт Советы белән, депутатлар белән таныштыру; аларда үз бурычлары, хокуклары белән кызыксыну уяту.

   Хәерле көн кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар. Исәнмесез! Башка дәрресләргә охшамаган, гадәти булмаган дәресебезне башлап җибәрәбез. Гадәти түгел нигә: беренчедән биредә без күбәү, 1 нче сыйныф укучылары гына түгел, ә югары сыйныфта укучы балалар барыбыз бергә. Икенчедән үзебез генә түгел, ә кунакларыбыз да бар. Мәктәп директоры, завучы һәм инде укытучыгыз, бүгенге көндә а/с рәисе вазифаларын башкарручы, депутат Гөлнур Якуповна Мусина да биредә. Бүген нәкъ шушы сәгатьтә, шушы минутта республикабызның һәрбер мәктәбендә, лицейында, колледжларда парламент дәресләре башланды. Без дә бирегә нәкъ шуның өчен җыелдык. Нидән гыйбарәт соң паррламент дәрресе, нәрсә ул гомумән, аның максаты нинди, бүгенге дәрес барышында без нәрсәләр беләчәкбез соң. Мин сезне шуның белән таныштырырмын. Мондый дәрес Татарстан мәктәпләрендә беренче тапкыр үткәрелә. ТР хөкүмәт җитәкчеләре киләчәктә бу традициягә әвереләчәк дигән өметтә. Бүгенге дәрес барышында күп кенә мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында сөйләнербез, Россия Федерациясе һәм ТР дәүләт символлары турында белемнәребезне ныгытырбыз, нәрсә ул парламент, кемнәр алар депутатлар, нәрсә ул закон, аларны кемнәр чыгара, шулар турында белербез. Татарстан Республикасы парламенты, ягъни Дәүләт Советы турында видеофильм карарбыз, калса, дәрескә сыешсак  Дәүләт Советы бинасы буенча виртуаль экскурсия ясарбыз. Дәресебез РФсе дәүләт гимны белән башланып китте. Һәм юкка гына түгел.

    Сергей Михалков сүзләренә А. Александров иҗат иткән РФ Дәүләт Гимны 2000 елның 8 декабренда “РФ Дәүләт гимны” дип аталган Федераль закон белән дә кабул ителде. Һәр яңа көн илебездә гимн уйнап башланып китә. Гимн көе бик тантаналы. Элек – электән кешеләр тантаналы вакыйгалар барышында көчле рухлы җырлар башкарганнар. Җырларда туган илгә, туган табигатькә, аның халкына мәдхия җырланган, зур горурлык хисе чагылган. Хәзерге вакытта дәүләт гимны бик тантаналы очракларда: дәүләт җитәкчеләренең очрашулары вакытында, тантаналы җыелышлар вакытында, спорт уеннарында җиңүчеләр хөрмәтенә башкарыла Дәүләт Гимны вакыйгада катнашучылар аягүрә басып тыңлыйлар.

     Бу ил гражданнарының дәүләт символларына карата, дәүләтнең  сәясәтенә карата бик хөрмәтле икәнлекләре турында сөйли. Хәзер бер башлагач төп темага күчкәнче РФ һәм РТ Дәүләт символлары турында белешмәләребезне ныгытып китик.

       РФ Дәүләт Гербы – алтын төстә ике башлы бөркет кызыл җирлектә. Уң аягында дәүләт билгесенең берсе скипетр, сулында дерңава. Башларында таҗ. Бөркетнең канатларры кояш нурларына охшаш. Күкрәгендә кызыл җирлектә атлы гаскәри. Бу изге Георгий Победоносец, ак атта. Үзенең көмеш копьесы белән усал кара елан – Драконны җиңә. Гербта илебезнең тарихи үткәне чагылдырылган. Ул бердәм, бәйсез дәүләт. Шулай ук матурлык, хаклык, начарлыкны һәрвакыт яхшылык җиңәчәге турында сөйли безгә герб. Президент Б. Н. Ельцин вакытында 1993 елның ноябрендә Дәүләт гербы турында Указ кабул ителә. Художник Е. Ухналев тарафыннан иҗат ителгән герб 2000 елның 27 декабрендә законлы рәвештә кабул ителә. Герб печатьләрдә, акчаларда, паспортта, төрле дәүләт бүләкләрендә, грамоталарда сурәтләнә.

   РФ Дәүләт флагы турыпочмаклы полотнодан тора. 3 тигез горизонталь полоска, өскесе – ак, уртада – зәңгәр, аста – кызыл төс. Ак төс – тынычлык, чисталык, пөхтәлек, зәңгәр төс – аяз күк йөзе, тугрылык һәм дөреслек, кызыл төс – батырлык, кыюлык билгесе булып тора. РФ Дәүләт флагы 1991 елда, август аенда кабул ителә.

    Хәзер инде дәресебезнең төп темасына якынрак килик. ТР символикасы белән дәрес азагына таба сөйләшеп алырбыз. Законнар (риваять). Уйлап карыйк әле укучылар кирәкме соң безнең тормышта аерым кагыйдәләр, законнар. Ничек рәхәт булыр иде алар булмаса, ә мәктәпкә теләсәк барыр идек, теләмәсәк юк. Җәмәгать урыннарында үзебезне ничек телибез шулай тотар идек. Бу тәртипсезлеккә, җавапсызлыкка, җинаятькә хәтта китерер иде. Без аерым кагыйдәләрдән башка хәтта аш кына да пешерә алмыйбыз. Шулпага башта токмач, бәрәңге, аннары ит салып куймыйбыз бит. Аш пешерер өчен аерым кагыйдәләр яши. Димәк, законнар – шул ук кагыйдәләр инде ул. Алар илдә, тормышта тәртип урнаштыралар икән. Илнең төп законы – Конституция. Гамәлдәге конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән (1918, 1924, 1936, 1977). Конституциядә гражданның хокуклары һәм бурычлары, язылган, дәүләт төзелеше турында положенияләр тупланган.

      РФ гражданнары 18 яшь тулгач, сайлауларда катнашырга хокуклы. Ә инде 21 яшь тулгач РФ гражданы парламентка, шулай ук җирле советларга депутат булып сайлана ала.

 

 


»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн