Официальный сайт mixzona 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Балаларны татар халкынын гореф гадэтлэре йолалары бэйрэмнэре урнэгендэ тэрбиялэу.

Submitted by минзиля хусаиновеа галимова on Sat, 30/10/2010 - 16:09
Данные об авторе
Автор(ы): 
Галимова Минзиля Хусаиновна
Место работы, должность: 
г. Альметьевск МОУ-СОШ№15 , учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Библиотекарь
Целевая аудитория: 
Воспитатель
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Класс(ы): 
5 класс
Предмет(ы): 
Другие иностранные языки
Краткое описание: 
Балаларны татар халкынын гореф гадэтлэренэ ойрэту хэм шушы гореф гадэтлэр аша гаилэдэ тэрбиялелек булдыру

 

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.
Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасынатаянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мәҗбүри итеп каралырга тиеш.
Сабый туганда шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килү белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын, зиһенен үстерү башлана.
Борын-борыннан ук билгеле: тәрбия, бала тугач та башлана һәм баланың киләчәктә үз- үзен тотышындагы, яшәвендәге кыенлыклар, көйсезлекләр, тискәрлек, үзсүзлелек, елаклык, сүз китермәү, сүзендә тормау – начар тәрбия нәтиҗәсе.
Баланы беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ана сөте белән кергән туган тел сабыйда газиз анасына, әтисенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә һәм урманнарына, тереклек дөньяссына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияли.
Балага туган телне яхшы камилләштерүченең беренче чарасы булып уеннар тора. Уен – нәни шәхеснең әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмебез. Чөнки алар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның аның, физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерер.
Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.
Башта сайлап алабыз, балалар түгәрәккә тезелеп баса да, шуннан соң санамыш үткәрәбез. Бер бала да рәнҗерлек булмасын өчен санамыш үткәрәбез.
Мәсәлән: Әке, бәке, ыскылаган сәке
                 Карга, чыпчык, син кал, бу чык.
Балаларның яшь зурлыгына туры китереп санамышлар куллану мөмкин.
Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”. Уеннардан балалар уңай тәәсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.
Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә” кебек уеннар алына.
Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы”, “Калфак бизәү, комзол бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечлшрне бик тиз отып алалар.
Балаларда әдәплелек, әхлаки яктан камил булып үсеннәр өчен бик еш төрле әңгәмәләр үткәрәбез, мәсәлән, “Без кунакта”, “Безнең гаилә”, “Матур сүз әйт” һ. б.
Шулай ук сабыйлар өчен төрле альбомнар әзерлибез. Бу “Милли бәйрәмнәр”, “Серле сандык” – анда халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, ашъяулыклар, тарихи булган урыннар сүрәте, туган якка багышланган альбомнарыбыз да бар.
Ел да балалар белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез: “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Яңгыр боткасы” – балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында саклана.
Балаларны сатира, юмор, үртәвечләр, үчекләүләр белән таныштыру аларның сөйләм телен үстерә, җор телле, тапкыр сүзле булырга да өйрәтә. Шуңа күрә өйдә дә балалар белән күбрәк ана телендә аралашырга, ана теленә мәхәббәт, ихтирам, соклану хисен тәрбияләү. Ә алдагы тормышта бу бирдәм хезмәт үзенең нәтиҗәсен безнең йөрәкләргә татлы бимеш итеп җиткерер.
Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.
 

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн