Официальный сайт mkad14 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Фигыльнеӊ зат һәм сан белән төрләнеше.

Данные об авторе
Автор(ы): 
Шарафеева Зулайха Забировна
Место работы, должность: 
МОУ НОШ Нижнеказакларская начальная школа
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
. Фигыльнеӊ зат һәм сан белән төрләнеше турында аӊлату.
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учеников в классе: 
4
Краткое описание: 
Сыйфат турында белгәннәрне ныгыту . 5. Укучыларда җитдилек,игътибарлылык трбияләү. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

 

Тема. Фигыльнеӊ зат һәм сан белән төрләнеше.

Максат. 1. Фигыль турында белгәннәрне ныгыту .

                  2. Фигыльләрне җөмләдән табып сорау куярга өйрәтүне

                  дәвам итү.

                  3. Фигыльнеӊ зат һәм сан белән төрләнеше турында

                  аӊлату.               

                       4. Сыйфат турында белгәннәрне ныгыту .

                 5. Укучыларда җитдилек,игътибарлылык трбияләү.

                 6. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

Җиһазлау. 1. «Батыр куян»әкиятенә рәсемнәр .

                  2. Таблица зат-сан төрләнешенә .

        

         Берлек сан.                           Күплек сан .

    I.зат .Мин барам .                      Без барабыз .

   II. зат.Син барасыӊ .                 Сез барасыз .

  III.зат.Ул бара .                          Алар баралар .

3.Грамматик биремле  карточкалар .

                               Дәрес планы .

I. Оештыру

   1) укучыларныӊ дәрескә әзерлекләрен тикшерү .

  2)дежур укучы җавабы .

II. Алган белемнәрне актуальләштерү .

  1). Матур язу  .

 Яхшылык ташны да эретә .

 2)«Батыр куян»әкиятенә рәсем .                                                                                                                              

 -Куян нинди ?Батыр куян .Йомшак куян .Куркак куян .

-Бүре нинди ? Усал бүре Ерткыч ,соры бүре .

-Нинди? Соравына җавап бирә торган сүзләрне табыйк әле.

-Батыр,йомшак куркак ,усал ,ерткыч ,соры .

-Болар нинди сүзләр инде ?(сыйфатлар)

-Җөмләдә сыйфатлар ни өчен кирәк инде ?

-Сөйләмне матурлау өчен .

-Хәзер куян һәм бүре турында җөмлә төзик әле .

-Батыр куян макткна .

-Соры бүре тыӊлый .

-Нишли ?соравына җавап бирә торган сүзләрне табыгыз.

Болар нинди сүзләр ?

-Фигыльләр .

-Нәрсә ул фигыль ?

Хәзер мин сезгә сүзләр бирәм ,шул сүзләргә фигыльләр

                                 языгыз:

урман(1в)             агач(2в)       кар(3в)       яӊгыр(4в)

шаулый                  үсә               ява                 ява

саргая                    сибә            эри                 коя

үсә                                             коела              бәрә

                    Физкультминут .

   Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык ,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп ,

Башларны чайкап карыйк ,

Куллар билгә ,өскә,янга

Утырып-торып алыйк

Кушаяклап сикерик тә .

Урныбызга утырыйк .

 

III.Яӊа тема өстендә эш .   Теманы аӊлату .

1)Укыдым димә , белдем  диген .

2)Беләге юан берне егар , белеме юан меӊне егар .

3)Икмәкне хөрмәтләгез

      -Әйдәгез ,шушы җөмләләр арасыннан фигыльләрне табыгыз әле . Хәзер 1җөмләдәге фигыль янына   шушы сүзләрнеӊ (зат алмаш .)кайсын куеп укып була ?

-Мин  .сүзен  .Дөрес ул I затта ,берлек санда .

-2 җөмләдә ?( ул сүзен III затта ,берлек санда )

-3җөмләдә ?(сез сүзен II затта ,күплек санда )

-Җөмләдә хәбәр булып килгән фигыль  зат һәм сан белән төрләнә . Ия кайсы затта  һәм санда булса , фигыль дә шул затта , санда килә .Моны

Фигыльнеӊ зат-сан белән төрләнеше диләр .

                                       (таблица куела )

    1.       183 күнегү (телдән)

        Һәр җөмләнеӊ иясен һәм хәбәрен табу .

          Кайсы затта һәм санда килүен билгеләү .

  2)   Кайта ,килә сүзләрен таблицага карап зат-сан белән төрләндерү .(анна язып )

  3) Мәкаль әйтү , фигыльләр өстәргә.

              «Әйтеп бетер» уены .

1)Ни чәчсәӊ шуны …(урырсыӊ)

2)Аз сөйлә ,күп…(эшлә)            

3)Ялган сөйләсәӊ тотылырсыӊ , дөресен сөйләсәӊ …                                              

                                                          (котылырсыӊ)

4)Тырышкан табар ,ташка кадак … (кагар)

5)Кем эшләми , шул … (ашамый)

6)Киӊәшле эш …(таркалмый)

         (Телдән һәр фигыльнеӊ зат-санын билгеләү)

5)карточкалар белән эш .

1)Менә әтинеӊ урындыклар ясаган вакыты .Ул бу эшкә бик дәртләнеп …(тотынды)Урындык ясыйсы каенны ул әллә кайдагы ерак урманнан сайлап …(алып кайтты)Аны күләгә урында өстен каплап , үз көенә бер елдан артык вакыт…(киптерде)Менә хәзер әти ул каенны …,…,…,(кисә,юна,ышкылый)-эшләгәндә коры сөяк шикелле кетердәп тора .

                         (Г.Бәширов «Әткәм һөнәре»

2)Инде кич …(якынлаша)Бичара хайван белән аучы һаман бер-берсен алдарга …(тырышалар) Актырнак исә,күләгә  Җәләй«Аучы һәм болан»)

             (Фигыльләр куеп укырга ,зат-санын билгеләргә)

IV.Йомгаплау.Билгеләр кую.  Өйгә эш :183күнегү.(яратам, үстерәм сүзләрен зат-сан белән төрләндерергә.)

 

 

 

 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн