Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0in 5.4pt 0in 5.4pt; mso-para-margin:0in; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}
1 нче сыйныф Рус телендә белем алучы татар балалары өчен.
Тема : Авазлар һәм хәрефләр.
Дәрес тибы : Кабатлау
Максат: 1.Аваз һәм хәрефләрнең аермасын табу, үзенчәлеген ныгыту. .
2. Хәрефләрне дөрес язу, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен формалаштыру.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
4. Телне аңлы рәвештә үзләштерү, текст, китап белән эш итү, эзлекле фикерләү күнекмәләрен булдыру.
.
Җиһаз:
Кисмә җәнлек һәм кошлар рәсеме,
“Грачи прилетели” Саврасов – картинасы,
Алфавит таблицасы,
Сузык хәреф таблицасы,
Дәреслек.”Татар теле” 1 сыйныф (Рус телендә белем алучы татар балалары өчен)., Ф.Ф. Харисов., карточкалар № 1, № 2.
Кисмә хәрефләр.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше
Исәнләшү.
Дежур число һәм сыйныфта укучыларның санын әйтә.(Буген ) –Буген урамда март ае . Март ае нинди ел фасылына карый? (яз,көз, кыш, җәй). ( Яз).
- Ягез әле укучылар яз фасылының билгеләрен әйтегез әле.
- Кояш ныграк җылыта башлады, карлар эри,....һәм ...... .
- Әле ел фасылларына , яз билгеләренә без яңадан әйләнеп кайтырбыз.
I I Актуальләштерү:
а)Табышмакларга җавап әйтү.
1. Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар. ( ә, ү,ө, ң,җ.һ)
“Татар сүзе” дигән сүз искә алынды, димәк безнең хәзер татар теле дәресе башланып китте.
I I I .Дәрес темасы максаты белән укучыларны таныштыру.
IV.
а) тактада кисмә кош , хайваннар һәм табигать күренешләре сүрәтләре, рәсемнәре эленгән.
-Укучылар бездә кунакта: Ябалак, аю , эт, үрдәк , куян, күгәрчен, төлке, бурсык, зәрдә, гөл, җиләкләр булачак.
-Кунакка килүче хайван, кошларларның баш хәрефен ягъни нинди аваздан башлануын әйттерү. (а,э,у, к,т,б,я ,з,г, җ)
- (а,э,у, к,т,б,я,з, г, җ) сузык – тартыкларга аерып кую һәм тактага язу.
- Сүзләрдәге авазларны һәм хәрефләрне санау.
- Тактага без нәрсәләр яздык? ( хәрефләр)
- Без хәрефләрне нишлибез? ( Хәрефләрне язабыз, күрәбез һәм укыйбыз).
- Без авазларны нишлибез? ( Әйтәбез һәм ишетәбез).
б)
- безнең хәрефләр ничә төргә бүленәләр? ( тартык һәм сузыкларга ).
в) Тактадагы сузыклар таблицасы белән эш.
Сузыклар нинди төрләргә бүленәләр? ( калын һәм нечкә сузыкларга).
V. Язу күнекмәләре өстендә эш.
Укучылар, матур язу өчен без сезнең белән ел фасылын искә төшереп , күңелләрне күтәрү өчен “Яз “ сүзен алабыз.
Дәфтәрдә эш.
- Матур язу. Беренче юлга “ Я ,я” хәрефләрен язу.
Икенче юлга “ З,з” хәрефләрен язу.( Һәр укучының язуын тикшереп кирәк җирдә ярдәм итү)
VI. Картина өстендә эш. Авторын әйтү. Нинди төсләр чагыла?
Нәрсәләр күрәбез? - әңгәмә оештыру.
- Укучылар, кунакка килүче хайван, кошларларның , үсемлекләрнең баш хәрефләрен кулланып (а,э,у, к,т,б,я ,з,г, җ) “ Яз” фасылына туры килерлек сүзләр эзлик әле.
Я – яз, аяз, ягымлы, яфрак, яшел, якты, яра.
К – күк, күчмә,кош, кояш, кара карга, карлыгач,
Җ –җир, җылы, җитте,.
Г - гөрләвек, гөл. ( Кисмә хәрефләрдән сүзләр тактага эленә)
.
VI. Карточкалар белән эшләү.
- Саңгырау тартыкларны табып асларына ике сызык сызарга.
I – вариант Карточка № 1 “Яз –гөлләр патшасы”
II - вариант Карточка № 2 “ Язның бер көне – ел туйдыра”.
V.Физминутка. “Тамчы тама.”
VI .Сүзлек диктанты. ( Бер укучы тактада)
Кар –кыр, Җир – җил.
- Бу сүзләр нәрсәләре белән аерылып торалар ? (Сузык һәм тартык авышуы).
-
VII. А) “ Яз” тексты укыла.
Менә яз килде. Кояш көлеп карый. Кар эри. Түбәләрдән тамчылар тама.. Җир өстен яшел үлән каплады. Агачлар яфрак ярды. Җылы яклардан күчмә кошлар очып кайтты. Без кошларга матур оялар ясарбыз. Кошлар- безнең дусларыбыз.
- Нәрсә турында укыдык? - әңгәмә кору.
Табигатьне без ничек итеп сакларга тиешбез?
Кошларга нинди ярдәм күрсәтергә була?
Нинди күчмә кош исемнәрен беләсез?
Б) Кояш, яз, тамчылар тама, кошлар кайтты, оялар ясарбыз – сүз, сүзтезмәләрен дәфтәргә күчереп язу.
VII. Сузыклар җыры
А) Иреннәрне җәеп әйтә торган сузык авазлардан башлап, иреннәрне җыеп әйтә торган сузыклар белән бетерү.
И – Ы – Э - Ә - А – О - Ө - У – Ү.
Б) Киресенчә кабатлау:
Ү – У - Ө- О- А - Ә- Э – Ы – И.
VIII. Өй эше . Дәфтәрләргә язып алынган ( Кояш, яз, тамчылар тама, кошлар кайтты, оялар ясарбыз) – сүз, сүзтезмәләрне кулланып инша язып килергә.3 -4 җөмлә.
Дәресне йомгаклау. Балалар , без бугенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
Дәрес сезгә ошадымы?
Әдәбият:
1 Мәгариф”21.02.04., Мәкальләр , табышмаклар.
2 I – IV сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан 2009.
|