v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-fareast-font-family:Calibri; mso-bidi-font-family:"Times New Roman";}
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, балалар. Безгә бүген кунаклар килгән, алар белән исәнләшегез.
Хәерле көн миңа.
Хәерле көн сиңа.
Хәрле көн сезгә.
Хәерле көн барыбызга.
- Укучылар, сез бүген дәрестә үзегезнең исем буенча өйрәнгән белемегезне Һәм төркемнәрдә эшли белүегезне күрсәтерсез.
2. Фонетик күнегү.
Карга җыелган карга
Шул карганы карар өчен
Карга җыелган карга.
3. Белемнәрне актуальләштерү. «Исем моделен» төзү.
Сораулар :
- Карга сүзенә сорау куегыз. Ул нинди сүз төркеменә керә?
- Карга сүзе нәрсә? соравына җавап бирә.
Исем сүз төркеменә керә.
- Укучылар,исем нәрсәне белдерә ?
- Предметны белдерә.
- Нәрсә ул исем?
-Нинди сорауларга җавап бирә?
(Тулы билгеләмә)
- Ә ни өчен сез каргага нәрсә соравы куйдыгыз?
- Татар телендә кешеләргә кем? соравы, башка предметларга нәрсә? соравы куела.
- Исемнәр нинди саннарда була?
- Исемнәр нәрсәләр белән төрләнәләр?
- Исемнәр сан, килеш белән төрләнәләр.
- Татар телендә ничә килеш бар?
- Татар телендә алты килеш бар.
- Килешләрне,аларның сорауларын искә төшерик
(Мисал)
4. Белемнәрне ныгыту.
«Кем тизрәк?» уены.
.
Бирем. Татар телендә бирелгән кошларның рус телендәге тиңдәшен дөрес итеп туры китереп язарга,рәсемнәрен куярга.
сандугач стриж
кара карга жаворонок
сыерчык соловей
керәшә грач
тургай ласточка
карлыгач скворец
- Укучылар, бу кошларга игътибар белән карагыз әле.Нинди
кошлар болар?
-Күчмә кошлар.
Алар безгә кайчан кайталар?
-Яз көне.
Иң беренче булып карга, алар артыннан сыерчыклар, тургайлар, керәшәләр, сандугачлар Һәм карлыгачлар кайта.
- Кошлар безгә нинди файда китерә?
- Алар зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итәләр. Сайраулары белән безне куандыралар.
- Тургайлар берничә төрле була. Урман тургае кызыл китапка кертелгән.
Ни өчен кызыл ул?
- Алар бик аз калган, аларны сакларга кирәк.
5.Ял итү.
- Балалар, кошлар турында табышмак әйтәм, сез җавапларын уйлагыз.
Язын килә, көзен китә,
Оя ясасаң, үз итә.
(Сыерчык)
Бер кошым бар тынмый
Агачка оя кормый,
Өе җирдә,
Җыры күктә.
(Тургай)
Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, оя ясый.
(Карлыгач)
-Шушы сүз белән җөмләләр төзегез, бирелгән сүзләрне төрле килешләрдә кулланыгыз.
Кошлар турында өстәмә мәглүмат бирү.
- Балалар, хәзер мин сезне бер кошның исеме белән таныштырам. Ул- керәшә. Халыкта яр карлыгачы диләр. Бу кошлар уртача сәгатенә 75/80 км тизлек белән оча. Алар күп вакытларын Һавада очып үткәрә, җиргә бервакытта да төшмиләр, кыска Һәм көчсез аякларында йөри алмыйлар, ә озын койрыклары очып китәргә комачауламый.
6.Дәфтәрдә эш.
Матур язу күнегүләре.
Карлыгач, керәшә сүзләрен килешләр белән төрләндерегез.
Ни өчен бер исемгә калын, икенчесенә нечкә кушымча ялганган?
Нәтиҗә ясау:
- Калын әйтелешле сүзгә калын, нечкә әйтелешле сүзгә нечкә кушымча ялгана.
7.«Дөрес билгелә» уены.
- Мин исемнәрне төрле килешләрдә әйтәм, ә сез перфокарталар ярдәмендә килешләрен билгеләгез.
Сыерчык,сандугач сүзләрен.
8. «Эшлекле төркемнәрнәр « дә эшләү.
-Алга таба таба төркемнәргә бүленеп эшләп карыйк әле. (Һәр төркемгә биремнәр өләшелә.Төркем җитәкчесе билгеләнә.
-Шигырьдә астына сызылган сүзләрнең исем икәнен исбатлагыз.
Ул сандугач –дус сандугач!
Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый
Бакчабызда – куакта.
SHAPE \* MERGEFORMAT
-Исемнәрне табып килешлщрен билгеләгез
Ул сандугач – дус сандугач !
Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый
Бакчабызда – куакта.
SHAPE \* MERGEFORMAT
- Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз.
Ул сандугач – дус сандугач!
Көн дә бездә кунак...
Минем өчен җыр... җырлый
Бакчабыз... – куак...
5. Физминутка.
Укутучы «Казлар!» дигәч. Балалар парталар артыннан чыгып баса Һәм, шигырь юлларын әйтә-әйтә, хәрәкәтләр ясый.
Казлар очты, очты, очты тезелеп, (куллары белән канат кагалар).
Очтылар да төштеләр, (кулларын төшерәләр).
Утырдылар, ял иттеләр (чүгәлиләр).
Һәм тагы да очтылар, (канат кагалар).
Очтылар, очтылар, (хәрәкәтләнәләр).
Парта артына утырдылар. (утыралар).
Рәсем өстендә эш.
Сөйләм телен үстерү.
Рәсем буенча хикәя төзү.
Һәр төркемгә кошлар турында текст бирелә.
- Текстны укыгыз. Текстка исем уйлагыз. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрнең килешләрен билгеләгез.
(Биремне бүгенге дәрестә сөйләшкән кошларның магнитофон тасмасына язылган тавышларын тыңлап башкарабыз).
Безнең авыл матур табигать кочагында урнашкан. Авылның тирә- ягында иксез- чиксез иген басулары күкрәп ята. Авылдан ерак та түгел көмеш сулы салкын чишмә челтерәп ага. Әнә урманда кошлар сайрый. Авылны нәкъ уртага бүлеп, кечкенә елга ага. Җәй көне елга буеннан балаларның шат тавышлары ишетелә.
Сабантуй көннәрендә авылга кунаклар җыела. Безнең авылда хезмәт сөючән, тырыш кешеләр яши.
6. Йомгаклау.
Укучылар үзләре эшләгән төркемнәрнең эшен билгели.
Укытучы билгеләр куя.
7. Өйгә эш төркемнәргә бүленеп бирелә.
1. Аккош турында хикәя төзергә. 2. Аккош сүзе белән җөмләләр төзергә.
Безнең авыл матур табигать кочагында урнашкан. Авылның тирә- ягында иксез- чиксез иген басулары күкрәп ята. Авылдан ерак та түгел көмеш сулы салкын чишмә челтерәп ага. Әнә урманда кошлар сайрый. Авылны нәкь уртага бүлеп, кечкенә елга ага. Җәй көне елга буеннан балаларның шат тавышлары ишетелә.
Сабантуй көннәрендә авылга кунаклар җыела. Безнең авылда хезмәт сөючән, тырыш кешеләр яши.
Ул сандугач – дус сандугач!
Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый
Бакчабызда – куакта.
Ул сандугач – дус сандугач!
Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый
Бакчабызда – куакта.
Ул сандугач – дус сандугач!
Көн дә бездә кунак…
Минем өчен жыр… җырлый
Бакчабыз… - куак…
|