Вы не зарегистрированы

Авторизация



ачык дәрес

Данные об авторе
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
8 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Краткое описание: 
“Кешенең әхлак сыйфатлары аның үз-үзен тотышында чагыла” темасына Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрен йомгаклау дәрес эшкәртмәсе

 

 

Азнакай муниципаль районы

Кәкре Елга муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

8нче сыйныф өчен

“Кешенең әхлак сыйфатлары аның үз-үзен тотышында чагыла” темасына

Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрен йомгаклау

дәрес эшкәртмәсе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 Төзеде һәм үткәрде: I категорияле укытучы                      Сабирова И.С.

 

Дәреснең максаты: повестьта гореф-гадәтләрнең, кешеләрдәге күркәм сыйфатларның чагылышын ачыклау; укучылар холкында уңай сыйфатлар булдыру, ярамаган шөгыльләрдән кисәтү, мәхәббәтнең изге хис булуын төшендерү. 

 

Җиһазлау: А.Гыйләҗев әсәрләреннән күргәзмә, бюллетень, дәреслек, “Җиңү таңыннын соң беренче елларда” коллаж, мәкальләр, эпиграф язылган плакат.

 

                                                     Дәрес барышы:

 

 -Укучылар, без сезнең белән А. Гыйләҗевнең “ Язгы кәрваннар” әсәрен өйрәндек. Бүгенге дәрескә сез повестьны тулысынча укып килдегез. Шуңа таянып, әсәрнең идеясен ачарбыз, бүгенге көн белән бәйләп, татар халкының мәңгелек әхлакый нормалары турында сөйләшербез. Тактадагы эпиграфка игътибар итегез әле.

(берәү укый.)

“Нинди матур кешеләр яши минем хикәяләремдә. Алар бит уйлап чыгарылмаган, тормыштан алынган. Ә мин, юкса, Россия үлгән, бары әхлаксызлар гына калган дип торам.” (Ф.А.Абрамов)

- Бу юлларның авторы нәрсәгә куана?

- Хикәяләрендә матур кешеләр, ягъни әхлаклы  кешеләр яшәгәнгә.

- Әхлаклылык мәсьәләсе рус әдәбиятында да, татар әдәбиятында да үзәктә торган борчылу проблема ул. Ә нәрсә соң ул әхлак?

- Әхлак – кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы. (аңлатмалы сүзлек)

 Тумыштан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һ.б. юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Бу  кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне тәшкил итә.

- Әхлакый сыйфатлар дигәндә нинди сыйфатларны күз алдында тотабыз?

- Намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә хөрмәт итү, авыр чакта бер-береңә ярдәмгә килү, сүзеңдә тора  белү, эчкерсез, саф мәхәббәт, үз интересларыңны башкалардан өстен куймау һ.б.

- Бүген без шушы сыйфатлар турында сөйләшербез.

                                                 (Тема ачыла)

                           Автор хакында иң кыска иң мәгълүмат. (бюллетеньгә күрсәтелә)

 

-Әсәрдә вакыйгалар кайсы чорда бара?

-Сугыш беткән елларда.

-Әсәрдән төп геройларны атыйбыз.

-Ибраһим

  Әдилә

  Дамир

(дәфтәргә таблица ясарга әзерләнәбез , Әдилә, Ибраһим, Дамир дип графаларга бүләбез)

-Әсәр ничек башланып китә?

- Шыксыз, ямьсез төнгә каршы яшьләр юлга- элеваторга барырга чыкканнар. Юллары күңелсез, авыр, суык, пычрак.

-Юлларын җиңеләйткән нинди вакыйга була?

-Җыр ишетелә. ( 252, 253, 254 биттән җырның тәэсир көчен укыйбыз.)

- Кеше кайчан җырлый соң?

 -Сөенә, көенә, юксына, сагына торган чакларда.

- Бу кыз моңлануы авыр юлны җиңеләйтә . Шундый көчкә ия булган җырны көйләүче, һичшиксез, матур , кешелекле булырга тиеш. Бу чынлыкта да шулаймы?

(Әдилә тормышы турында сөйләнә, сыйфатлары таблицадагы “Әдилә” графасына языла)

- Җырлаучы кыз Ибраһимның күңелендә булса да, тормыш үзенчә дәвам итә. Аларга очрашырга туры килми. Ибраһимны тракторчылар  курсына җибәрәләр. Нигә Ибраһимны сайладылар икән?

- Укуын булдыра, техниканы аңлар дип ышаналар.

 -Ибраһим укырга китүе белән горурлана. Аның иптәшләре арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китә. Әмма аның күңелен тырнаучы хис бар. Ул нинди хис?

- Дамир бара алмаганга борчылу хисе.

 - Трактор йөртү таныклыгы алу мәлен Ибраһим ничек күз алдына китерә?

- Яңа трактор аны көтә, председатель айгыр җигеп килгән. Каршылаучылар арасында Әдилә бар, Дамир.

- Чынлык белән хыял туры киләме? Ул ничек кайта?

                            1 укучы Дамирның алырга килүе турында сөйли.

- Икенче көнне кардага төшә ул. Нинди хәл күрә? (табып укыйбыз)

-Дөньясын онытып эшли: асларын чистарта, түбәдәге тишекне ямаша һ.б.

- Ибраһимның нинди сыйфатлары күренә?

- Ярдәмчел булгач , күп эшләргә өлгерәләр.

- Тактадагы мәкальләрне укып, Ибраһим холкына туры килгәннәрен ачыклыйк әле. Тагын ниндиләрне беләсез? 

- Илгә таянган Идел кичәр.

  Бердә түгел, илдә көч.

  Ил белән этәргәч, тау күчкән .

  Илдә булса, үлмәссең,

  Илсез көнең күрмәссең

  Ил белән килгән бәла авыр түгел.

  Ил барда, ир хур булмас,

  Ир барда, ил хур булмас .

-   Бергә эшләү дәверендә Ибраһим Дамирда булган нинди сыйфатка соклана?

-   Атларны ярату, эшенә бирелгәнлеккә.

      Ибраһим тракторга укырга китү белән атын- Озыньялны онытып җибәргән иде. Ул Дамирның ат яратуына соклана, хәтта көнләшә.

-   Көнләшү 2 төсле була бит. Ак көнләшү бу. Күңеленнән үзендә бер сыйфатның – хайваннарны яратуның- Дамирга караганда азрак булуын таный ул.

-   Бу хис (борчылу) Дамирда күбрәк булуын без кайчан күрәбез?

-   6 пот ашлык салдыра.

       Колын күргәч.

-   Тракторист таныклыгы тоткан Ибраһимны Хәкимҗан абый  ничек каршы ала? Сәбәбе нәрсәдә?

-   Колхозда  хәлләр катлаулы. Чәчүлек орлыкка чыгасы бар (65 чакрым)

-   Ибраһимны бу юлга атлыгып чыгарга нәрсә мәҗбүр итә?

-    Әдилә булу.

-   Аларның балачактан ук изге итеп саклаган нинди серләре бар?

                         Диалог укыла (260 б.)

-   Шулай, татар кызлары үз хисләрен яшереп саклый белгәннәр, горурлыкларын югалтмаганнар, кирәксә, үзләрен яклый да белгәннәр. Автор ике яшь йөрәкнең бер-берсенә тартылуын алга таба ничек сурәтли?

                         Чана тартып бару- кул җылысы турында җавап

       Мәхәббәт аларның күзләрен томаламый, киресенчә, зуррак җаваплылык өсти. Тирә- юньдәгеләргә җылы хисләрдән өлеш чыгарасылары  килә.

-   Берсен берсе тапкан ике яшь  йөрәк янында өченчесе дә бар. Менә аның алдында Ибраһим белән Әдилә үзләрен ничек тоталар?

-   Алар үзләренең серләрен дөньяга ачып салмыйлар. Дамир алдында да тамчы да масаймыйлар. Киресенчә, аларның бәхете Дамирныкынннан артык булганга, гаепле сизәләр үзләрен. Аңа мөмкин кадәр йомшак эндәшәләр.

-   Укучылар, сүз бу өчпочмак турында гына түгел бит әсәрдә.”Язгы кәрваннар” дип куйган аны автор. Ни өчен шулай атала?

-   Авыл халкының симәгәне баруы күрсәтелә.

-   Күпме вакытны үз эченә ала юл?

-   1 тәүлек.

-   Нинди вакыйгалар була шушы вакыт эчендә? Юллары җиңелме аларның?

-   264 бит (ярдәмләшү)

-   267 (буран)

-   269 (төшке аш)

-   270 ( табынга куелган икмәк кисәге)

-   Сәрвәр апаның олы җанлылыгын нинди сүзләргә сыйдырып була?

-   Кунакчыл

Шәфкатьле 

Игътибарлы, булган байлыгы белән уртаклашу

-     Кешеләрне сөендерү өчен күп кирәкме?

-   Җылыда төн үткәрү, кипкән өс-баш, күктәге кояш, иптәшләрнең күңелләре күтәренке булу- бөтенесе дә тормыш әйбәт буласына өмет уята.

-   Әсәр ничек тәмамлана?

-   Үлем, икенче көнне-сәфәр.

-   Шушы әсәрдә бер әхлаксызлык, бер-берсенә каты бәрелү күрмәдек. Ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысын, тормыш авырлыгын күтәрә бу чор кешеләре белән беррәттән яшүсмерләр. Ничек уйлыйсыз: Ибраһим, Әдилә, Дамир хәзерге яшьләрдән аерылып торамы?

-   Төрлесе бар. Эшсезлек, эчү, тарту арта, наркомания,  СПИД көн саен ныграк тарала. Үтерү, кыйнау, талау, көчләү кебек күренешләр белән очрашып , телевизордан карап , матбугаттан танышып торабыз.

-   Мондый сыйфатларны туплаган кешеләрне бер сүз белән әйтеп карыйк. (Дәрес башындагы сөйләгәннәрне таянып)

-   Әхлаксызлар алар.

-   Әхлаксызлык  үсү белән без үзебезне акрынлап бетерә барабыз булып чыга?

-   Безнен тормышыбыз мул, өйләребез җылы, тамагыбыз тук, өсләребез бөтен. Шөкерана кылып яшәү  кирәк . Авылларда тату күршеләр, аңлашып яшәүче туганнар, ата-аналарны хөрмәтләп тәрбияләүчеләр, матур йөреп, ныклы гаилә коручылар күп.

Тактаны күзәтик әле. Безнең төп геройларга нинди сыйфатлар хас соң? Без аларны язып бардык бит.

Әдилә. Моңлы, чибәр, чаялыгы җитәрлек, шәфкатьле, миһербанлы, акыллы, ярдәмчел, ярата белә.

Ибраһим. Хезмәт сөя, максатчан, матурлыкны күрә һәм саклый белә, кеше кайгысын да үзенеке кебек күрә, булдыклы, намуслы, авыр чакта ярдәм итә, хөрмәт итә белә, киңәшләшә.

Дамир. Тырыш, атлар ярата, үзен аямый эшли, үз интересларын өстен куймый.

 

Йомгаклап әйтсәк, Әдилә, Ибраһим, Дамирның әхлакый сыйфатлары бүген безгә җирдә тормышны саклап калу өчен кирәк икән. Ә бу дөньяда без, безнең балалар яшисе...

 Өйдә яхшылап уйланырсыз һәм үзегезгә ошаган бер геройга хат язарсыз.

                      Дәрестә матур җаваплар биргән укучыларга билгеләр куела.

 

 

 

 


»  Tags for document: