Әлмәт шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе 11нче гомуми урта мәктәбе.
Шәһәркүләм семинарында үткәрелгән ачык дәрес.
Дәреснең темасы: Татарстан-мөстәкыйль дәүләт.
Сыйныф: 6нчы В
Укытучы: Әлмиева Миләүшә Әбрар кызы.
7нче декабрь,2010нчы ел.
Тема:Татарстан-мөстәкыйль дәүләт.
Дәрес тибы:ЛКФ.
Максат:1)темага бәйле лексик берәмлекләр белән таныштырып,аларны сөйләмдә активлаштыру;
2)укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;
3)Татарстан белән горурлану,туган якка мәхәббәт ,соклану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек,сүзлекләр,Татарстан символлары(флаг,герб,гимн),компьютер,проектор,кар-
точкалар.
Эш төрләре:яңа сүзләр белән танышу,укучылар үзләре сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең тәрҗемәсен эзлиләр ,укытучы ярдәмендә әйтелешен үзләштерәләр ,сүзтезмәләр төзиләр.
Татарстан турында текст укыла,сәнгатьле уку күнекмәләре камилләштерелә,эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә .Укучылар Татарстан Республикасы турындагы сорауларга җавап бирәләр. Слайдлар буенча җавап бирергә күнегәләр һәм,кирәкле сүзләрне алып ,җөмләләр төзеп әйтәләр.Карточкалар белән индивидуаль эш башкарыла.Диалогик сөйләм үстерү эше оештырыла. Укучылар кирәкле репликаларны кулланып,диалогларны укыйлар һәм сөйләшеп карыйлар.Укытучы барлык укучыларны да җанлы аралашуга тарта.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,укучылар.
-Хәерле көн .
-Сыйныфта кем дежур?
-Бүген көн нинди?
II.Өй эшен тикшерү.
-Татарстанда күпме кеше яши?
-Территориясе зурмы?
-Татарстанда нинди милләтләр яши?
-Нинди файдалы казылмалар бар?
-Нинди уку йортлары бар?
-Нинди тарихи шәһәрләр бар?
III.Яңа темага әзерлек.
а) сүзлек өстендә эш.
мөстәкыйль [мөстәкыйл ] -
дәүләт [ дәwләт ] -
өмет [ өмөт ] -
яңарыш [ йаңарыш ] -
ышаныч [ ышаныч ] -
яңгырый [ йаңгырый] -
(укучылар сүзлекләр ярдәмендә тәрҗемә итәләр,сүзлек дәфтәрләренә язып куялар)
б) сүзтезмәләр ,җөмләләр төзү.
Мөстәкыйль дәүләт яхшы өмет
зур ышаныч матур яңгырый
Татарстан-мөстәкыйль дәүләт.
Мин Татарстанда яшим.
IV.Яңа тема өстендә эш.
а) дәреслектән (92нче бит,4нче күнегү)”Татарстан-мөстәкыйль дәүләт”
текстын уку.
(укытучы укый башлый,укучылар дәвам итәләр)
б) текст буенча эш.
-Укучылар текст нәрсә турында?
(Татарстан турында)
-Татарстан нинди дәүләт?
(Татарстан-мөстәкыйль дәүләт)
-Татарстанның нинди символлары бар?
(Гербы,флагы,гимны бар)
в) слайдлар буенча әңгәмә.
Карагыз әле экранга.Монда нинди символлар күрәсез?
-Татарстанның флагы нинди төсләрдән тора?
(яшел,ак,кызыл)
-Яшел төс нәрсәне аңлата?
(яшелтөс-яңарыш)
-Ак төс?
(ак төс-өмет,ышаныч)
-Кызыл төс?
(кызыл төс-азатлык өчен көрәш билгесе)
Бу слайдта нәрсә күрәсез?
-Гербта нәрсә ясалган?
(ак барс ясалган)
Ул нинди? Барс нинди хайван?
(көчле ,ирекле)
Димәк,безнең Республика нинди булырга тиеш?
(көчле,азат,ирекле,мөстәкыйль)
Укучылар,бу кемнең портреты икән?
(без укыган тест белән бәйле)
-Р.Яхин кем ул?
-Композитор нәрсәләр яза?
(көйләр,җырлар яза)
-Татарстан белән бәйле нәрсә язган?
(татарстан гимнын язган)
Гимн тантаналы минутларда ,бәйрәмнәрдә яңгырый.
(1минут баскан килеш Дәүләт гимны тыңланыла)
Нәтиҗә:Символы государства отображают мысли –мечты,желания-стремления,многовековые традиций страны и народа.
Шуңа күрә,дәүләт символларын хөрмәт итәргә ,сакларга кирәк.
-Укучылар Татарстанның Президенты кем?
(Минниханов Рөстәм Нургалиевич)
V.Теманы ныгыту өстендә эш.
а) 93нче бит,8нче күнегү.
Диалогларга кирәкле репликаларны өстәгез.
Ял минуты.
б) төркемнәрдә эшләү.
Ә хәзер эшебезне төркемнәрдә дәвам итәрбез.
(сыйныф 2 төркемгә бүленә)
1нче бирем:тестлар
-сүзләрнең дәрес тәрҗемәсен табыгыз:
1 нче төркем:
Өмет-надежда,мечта,борьба;
Яңарыш-обнавление,звучит,новый;
Тантана-урок,торжество,место;
2 нче төркем:
Дәүләт-природа,город,государство;
Яңгырый-поёт,звучит,новый;
Ышаныч-любовь,надежда,вера;
2нче бирем: ситуатив күнегүләр эшләү
Как спросишь у друга:
1 нче төркем:
а) знает ли он символику Татарстана;
(син Татарстанның символикасын беләсеңме?)
б) знает ли он кто является автором гимна Татарстана;
(Татарстан гимнын кем язган?)
2 нче төркем:
а) кто является Президентом Татарстана;
(Татарстанның Президенты кем?)
б) что нарисовано на Государственном гербе Татарстана;
(Татарстанның гербында нәрсә ясалган?)
Бик яхшы укучылар,ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.
VI.Йомгаклау.
1)Группаларга нәтиҗә ясау.
2)Нәрсәләр эшләдек?соравына җавап алу.
3)Сорауларга җавап бирү.
-Татарстан нинди дәүләт?
-Татарстанның флагында ничә төс бар?
-Татарстан гимның кем язган?
-Татарстанның Президенты кем?
-Гимн кайчан яңгырый?
VII.Билгеләр кую.
VIII.Өй эше.
94 нче бит,10 нчы күнегү.
|