Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman","serif";}
“Татар кызы” бәйгесе
Сәхнә матур итеп бизәлгән.
1 егет: Әйе, татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул.
Минем буем, сыным, күз карашым,
Миндә генә булган төсем ул,
Горурлыгым, минем матурлыгым ул!
Алып баручы: Авыр димим сине,
Җиңел димим,
Үлчәп булмый сине, замана.
Еллар белән яшьләр картаялар,
Яшьләр белән еллар яңара.
2 егет: Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык – безнең тормыш үзәге,
Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.
А.б. Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге “Сылу татар кызы – 2009” исемле астында үтә торган кичәбезнең үзәгендә 45 нче мәктәпнең иң булган, иң уңган, иң чибәр башлангыч сыйныфы кызлары. Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.
1нче сан астында чыгыш ясаячак кызыбыз ___________________________
2нче сан астында _____________________________________________
3нче сан астында _____________________________________________
4нче сан астында _____________________________________________
5нче сан астында _____________________________________________
6нчы санлы кызыбыз ____________________________________________
А.б. Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне кызларыбызның асылларына бәя бирәчәк жюри әг зәлары белән таныштырып үтәм. Алар 45 нче мәктәпнең иң сөйкемле, ягымлы, мөләем ханымнары: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гумирова Гүзәлия Мулланур кызы, вокал студясе җитәкчесе Горбунова Александра Михайловна һәм педагог-оештыручы Кириченко Индира Райнур кызы
- 2 –
Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.
А.б. Хәерле көн телим барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сәламәтлек телим һәммәгезгә,
Ә осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга.
Беренче бәйге – “Үзем турында үзем” дип атала. Кызларның һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була.
(Әнкәйләр турында әкрен генә җыр яңгырый)
А.б. Әнкәй! Нинди кадерле, зур мәгънәгә ия булган сүз . Ана – кеше тормышына ямь бирә. Без үзебезгә яшәү биргән олы җаннарны олыларга, кадерләргә тиешбез. Сез, кызлар, моны һәрвакыт истә тотып әниләрегезгә булышып, аларны матур эшләрегез белән шатландырып торасызмы? Ярый, инде хәзер икенче бәйгебезгә күчәбез. Ул “Әниемә рәхмәт хаты” диеп атала.
А.б. Рәхмәт хатлары бик эчтәлекле булган кызларыбызның. Кызлар, сез әниләрегезгә өйдә булышасызмы? Ничек итеп? Ашарга да пешерешәсез, кечкенә се елегезне дә карашасыз икән. Алай булгач алдагы бәйге шартлары сезгә авыр булмас.
1-2 сыйныф кызларына (Курчакны бәйләнгән куллар белән киендерегә)
3-4 сыйныф кызларына (ярмаларны бәйләнгән күз белән дөрес итеп атарга кирәк булачак, татарча)
Концерт номеры_________________________________________
А.б. Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш дигәнннәр халыкта. Безнең кызларыбыз һәряклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бергенә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен
курсәтергә мөмкинлек биреп алдагы бәйгене иг лан итик, Ул “Әти-әни күрегез, ниләр булдыра кызыгыз!” диеп атала. Әйдәгез, катнашучы кызларыбызның чыгышларын бергәләп карыйк.
- 3 -
А.б. “Әнием белән бергәләп” нәкъ шулай диеп атала безнен алдагы бәйгебез. Кызлар әниләре белән бергәләп телне йотарлык бик тәмле ризыклар пешереп килергә тиеш иделәр. Һәм алар моны булдырганны без залда торган тәмле истән үк беләбез. Алдагы ярышларда осталыкларын кызларыбыз күрсәтсә, бу бәйгедә сүз әниләргә бирелә. Рәхим итегез!
А.б. Инде кызларыбыз бөтен яклап сәләтләрен күрсәтә-күрсәтә тәмам арганнардыр, шуңа күрә без аларга ял итеп алырга тәк дим итәбез. Соңгы бәйгебез “Биеп күнел ачабыз” диеп атала. Һәр кызыбыз үзенә һуш килгән егетне сайлап, безгә дәртле итеп биеп күрсәтсен әле.
А.б. Хөрмәтле дуслар! Бәйгебезне йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.
БУЛӘКЛӘҮ
А.б. Татар дисәм, мине бөтен дөн я белә,
Ул исем бит ташка сырланган.
Шушы исем белән халык гомер иткән,
Шатланган да, янган, сызланган!
Кыз Әйе, татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул.
Минем буем, сыным, күз карашым,
Миндә генә булган төсем ул,
Горурлыгым, минем көчем ул!
Шуның белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!
|