Вы не зарегистрированы

Авторизация



спорт - сэламэтлек нигезе

Submitted by Рамзиля Ахатовна Бариева on пн, 24/01/2011 - 21:20
Данные об авторе
Автор(ы): 
Бариева Рамзиля Ахатовна
Место работы, должность: 
учитель истории и обществознания
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
История
Предмет(ы): 
Обществознание
Предмет(ы): 
Политология
Предмет(ы): 
Право
Цель урока: 
Воспитание любви к спорту
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
7
Краткое описание: 
Тема: Спорт- сәламәтлек нигезе. Максат: Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.

 Барышы: ачык сыйныф сәгате әңгәмә- дәрес тибын-
да үтә.
   Укытучы: -Хәерле көн, укучылар. Белгәнебезчә, 2009 ел
Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы.Бүген без
сыйныф сәгатен шушы темага багышлыйбыз.
    Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә
һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак.Кеше сәламәт-
леге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.
Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый.Шу-
ңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.Балалар,
әйтегез әле, кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эш-
ләргә тиеш?
Бу сорауларга укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре:
-    Дөрес тукланырга кирәк.
-    Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.
-    Көндәлек режимны үтәргә.
-    Яхшы итеп ял итәргә.
-    Чиста, пөхтә булырга.
-    Спорт белән шөгыльләнергә.
-    Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.
-    Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмас-
ка, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.
-    Стрессларга бик бирелмәскә,аннан котылу чараларын бе-
лергә.
 Укытучы: Рәхмәт, балалар.Фикерләрегезне ачык итеп әйтә
белдегез.Ә без хәзер спорт темасына аерым тукталып китербез.Чөнки спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш.Спорт- ул сәламәтлек нигезе.Әйдәгез әле,
балалар, әйтеп карагыз, сез нинди спорт төрләрен беләсез?
( Укучылар үзләре белгән төрле спорт төрләрен санап китәләр.)
  Укытучы:Бик яхшы, балалар.Сез бик күп спорт уеннарын беләсез икән.Спортның сәламәтлек нигезе икәнен безнең
тарихи шәхесләребез, хөкүмәт җитәкчеләре дә онытмаган-
нар.Башкаларга үрнәк булырлык итеп спорт белән шөгыль
ләнгәннәр алар.Ә хәзер менә алар турында бер чыгыш тыңлап китик. (Алдан ук әзерләнеп килгән укучы чыгыш ясый.)
   “ Баксаң, әле спорт сүзе барлыкка да килмәгән заманнар-
да ук рус дәүләте башында торучылар спорт уеннары ярат-
кан.Русларның беренче спортчылары – феодаллар ау белән
ит өчен түгел, кызык өчен шөгыльләнгәннәр.Явыз Иван күп вакытын ауда уздырган, патша Алексей Михайлович
лачын авы буенча устав та төзегән хәтта.
   Патша-коткаручы Александр II дә төз атучы булган.Ул 50 адым ераклыктагы җәнлекне атып үтерә алган.Ә Алек-
сандр III балык тоту белән җенләнгән.Аның өчен күлләр-
дә махсус форель үрчеткәннәр.Шунда ул көненә 60- 80 ба-
лык тота торган булган.
   Петр I дә ауга мөкиббән кеше булган.Бик хәрәкәтчән,
Энергияле ир, Голландиядән күреп, бильярд уенын үз ит-
кән.Россиягә кайткач, ул тиз генә бильярд өстәле ясарга
боерган.Ул шулай ук җилкәнле спортны да модага керткән.
   Екатерина II Россиянең беренче бобслеисткасы исеменә
дәгъва итә алган.Махсус аның өчен чана таулары ясый торган булганнар.Ә аның оныгы Александр I не атта йөрер
гә, йөзәргә, кылыч белән сугышырга өйрәтү ягында булган
ул.
   Николай II гә инглизчә тәрбия биргәннәр: ул гимнастика, атта йөрү, теннис белән шөгыльләнгән.
   Сталин бильярд уйнарга яраткан.Яшь чагында ул бик ях-
шы боксчы да булган.
   Карап торышка, спорттан бик ерак булып күренгән Хру-
щёв яшьлегендә велосипедта йөрергә яраткан.
   Ә Леонид Брежнев ауга һәвәс булган.Аның суда йөзәргә,
автомобильдә  узышырга яратуын да беләләр.Ул суда үзен
балык кебек хис иткән һәм гомеренең соңгы елларында да
1 км чамасы араны йөзеп үтә алган.
    Укытучы:Рәхмәт.Бик кызыклы мәгълүматлар белән та-
ныштырдың.Балалар, ә менә бүгенге көндә спорт белән кайсы җитәкчеләр шөгыльләнә икән?
(Укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре түбәндәгечә)
- Хәзерге Премьер-министр Владимир Путин дзюдо белән
шөгыльләнә һәм тау чаңгыларында шуа.
-    Россиянең Президенты Дмитрий Медведев бассейнга йө-
ри,тренажер залында шөгыльләнә.Яшь чагында ул штанга
күтәрү белән дә мавыккан булган.
- Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә спортка битараф түгел.Ул чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә ярата,
шахмат уенын да үз итә.
-    ТР ның Премьер- министры Рөстәм Миңнеханов автомо-
биль узышлары буенча спорт мастеры, Россия чемпионаты
призеры.

-    Казан мэры Илсур Метшин инде ун еллап бильярд белән
кызыксына.Шулай ук футбол һәм хоккейны да үз итә шә-
һәр башлыгы.
   Укытучы:Бик яхшы, балалар.Спорт өлкәсендә бик күп
нәрсәләр беләсез икән.Ә хәзер без сезнең белән ял итеп,
кроссворд чишеп алабыз.(Кроссворд интерактив тактада күрсәтелә.)
   Укытучы:Балалар, сез бүгенге көндә танылган спортчы-
лардан кемнәрне беләсез? (Шушы темага кыскача сөйлә-
шеп алу.)
 Укытучы: Балалар, сезнең гаиләгездә спорт нинди урынны алып тора? (Балалар үз фикерләрен тулы итеп әйтеп бирә-
ләр.) Бик әйбәт,күрәсез, сез барыгыз да спортны яратасыз икән.Кыскасы, сезнең гаиләләрегезне “ Әти- әни һәм мин-
спорт сөюче гаилә дип атап була.
   Балалар, шуны яхшы аңлагыз: бары тик сәламәт кеше генә үзенең Туган илен һәрчак яклый һәм саклый алачак.
Туган илне саклау- безнең иң төп бурычыбыз

    Кадерле балалар, РФ Президенты 2013 елда Казан шәһә-
рендә Универсиада үткәрүгә әзерлек турындагы Указга кул
куйды.Кыскасы, үзебезне физик яктан ныгытып, 2013 елда
Универсиаданы каршыларга әзерләнәчәкбез.Без дә шушы
эшкә  үзебездән өлеш кертик! Универсиада дәрәҗә өчен
булса, саулыгыбыз үзебез өчен бик кирәк!

 


»  Tags for document: