Официальный сайт radikalno 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Дәрес план -конспекты

Фото пользователя Эльвина Нагимуллина
Submitted by Эльвина Нагимуллина on Tue, 01/02/2011 - 15:02
Данные об авторе
Автор(ы): 
Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна
Место работы, должность: 
Әлмәт шәһәре, 5 нче урта мәктәбе.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
Укучыларны Татарстан музейлары белән таныштыру, экспонатлар карау, тема буенча диалогик сөйләм оештыру.

Тема: Безнең музейларыбыз.

Максат: 1) укучыларны текст белән таныштыру; Татарстан музейлары турында   белемнәрне арттыру;

2) диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, лексик сүзләрне кулланылышка кертү;

3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, күренекле кешеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, милли киемнәр рәсемнәре, 7 сыйныф Р.З. Хәйдәрова дәреслеге.

 

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

а). Дежур рапорты .

б). Уңай психологик хәләт тудыру.(Бер –берләренә зирәклек, мактауга лаек тәртип, тырышлык, дәрестә игътибарлылык теләү).

- Кадерле укучылар, мин дә сезгә хәерле иртә, сәламәтлек, белемегезнең, зиһенегезнең артуын телим.

2. Актуальләштерү.

а) Фонетик зарядка.

[ ә] авазы. Тыңлагыз һәм [ ә] авазы кергән сүзләрне әйтегез.

Мәдәният, гореф- гадәтләр, сынлы сәнгать, гасыр, күргәзмә, күренекле, кулъязма, көнкүреш, сәфәр, энҗе.

Рәсемнәргә карап татар халык киемнәрен әйтү.

(түбәтәй, читек, беләзек, алка, муенса, калфак, чулпы һ б.)

б). Өй эшен тикшерү

Татарстанда булган музей исемнәрен язып килү.

3. Төп өлеш

1) “Безнең музейларыбыз” тесты өстендә эш.

а) чылбыр буенча уку, тәрҗемә итү, проектор аша слайдлар карау.

б) текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

-  Бу текстта нинди музейлар турында сүз бара?

-  Алар кайсы шәһәрдә урнашкан?

-  Иң зурысы нинди музей?

 -  Аны кем оештыра?

-  Андагы экспонатлар нәрсәне чагылдыра?

-  Сынлы сәнгать музее нинди урамда?

-  Анда кемнең картиналары бар?

-  Нинди күренекле кешеләрнең Казанда музейлары бар?

4. Физминутка.

5. Ныгыту.

1). Җөмләләрне төшеп калган сүзләрен куеп уку. (җөмләләр экранда)

Кешеләрне истәлекле урыннар, музейлар ... . Музейларда гасырлар буе җыелган ... туплана. Хәзерге вакытта музейда ... артык экспонат бар. Андагы ... муенса –беләзекләр, ... ташлар. Якташыбыз ... картиналары да зур урын алып тора.

2). Диалогик сөйләм өстендә эш. (дәреслек, 83б., 7 күнегү). Төшеп калган репликаларны өстәп уку.

3). Ситуация буенча диалог төзү.

 Какой разговор произойдёт между вами и вашим другом, если :

- вы приглашаете его в музей;

- после посещения музея Габдуллы Тукая;

6. Йомгаклау.

- Без бүген музейлар турында нинди яңалыклар белдек?

-  Кайсы музей сездә кызыксыну уятты?

7. Өй эше.

- Үзегезнең күбрәк белергә белергә теләгән музей турында мәгълүмат туплап, сөйләргә өйрәнергә.

 

 

 

 

 

 

Прикрепленный файл Size
Безнең музейларыбыз.7 сыйн..pptx 1.11 MB


На: Дәрес план -конспекты


Бик  зур рәхмәт! Сезнең дәрес планыгыз миңа бик ошады.Киләчәктә Сезгә зур уңышлар телим.




На: Дәрес план -конспекты


Бик  зур рәхмәт! Сезнең дәрес планыгыз миңа бик ошады.Киләчәктә Сезгә зур уңышлар телим.




На: Дәрес план -конспекты


Бик  зур рәхмәт! Сезнең дәрес планыгыз миңа бик ошады.Киләчәктә Сезгә зур уңышлар телим.




На: Дәрес план -конспекты


Бик  зур рәхмәт! Сезнең дәрес планыгыз миңа бик ошады.Киләчәктә Сезгә зур уңышлар телим.



Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн