Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
4нче номерлы Кукмара гомуми урта белем бирү мәктәбе
Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел
( халыкара Туган тел көненә багышланган радиокомпозиция)
Югары категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Вәлиуллина Р.М.
2010 нчы ел
Укучыларга белем һәм тәрбия бирү дәрестә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларда да дәвам итә. Туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, иҗади сәләтне үстерү максатыннан, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр белән төрле чаралар үткәрәбез. “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” дигән темага уздырылган радиокомпозиция шундыйлардан. Ул “Кукмара авазы” радиосы эфирында яңгырады.
Радиокомпозиция мәктәбебезнең Милли мәгариф буенча директор урынбасары Шәкертҗанова Нурфия Хәләфетдиновнаның кереш сүзе белән башлана. Соңыннан укучылар һәм минем башкаруда туган тел турында шигырьләр укыла.
“Туган телнең туган көне” шигыре (Ш.Галиев)
Һәркемнең бар мәңгелектән
Дөньяга бар булган көне.
Кайсы чорда, кайчан микән
Халкыбызның туган көне –
Туган телнең туган көне?
Илнең теле ачылган көн,
Җанга моңнар тулган көне,
Илаһи вә илһамлыдыр
Туган телнең туган көне.
Өнсезлекне, уйсызлыкны
Гамәленнән куган көне,
Гамьле дә ул, шигъри дә ул
Туган телнең туган көне.
Котлы булсын, ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне;
Сакла, татар, язларда ул
Мәңгелеккә туган көнең –
Туган телнең туган көне!
“Туган тел” җыры (Р.Вәлиева сүзл., И. Гыйләҗетдин муз.)
“И туган телем” ( Ш.Галиев)
И туган телем, туган тел,
Сүзең алтын сүзле тел,
Син татар баласы диеп
Сайрап торган тел!
Татарның бар – татар теле,
Урысның бар – рус теле:
Һәркайсының үз анасы,
Һәр ананың үз теле.
Русчалатып сөйләшкәндә
Татарчалап кычкырма.
Рус телен дә татарчага
Шүрәледәй кыстырма...
Юкса, кайчакта, кайсыбыз
Арттырып куя бигрәк –
Татарны татар аңларга
Булышчы – тылмач кирәк...
Без бит – Тукай оныклары,
“Туган тел” оныклары,
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы!
Ана телем – анам булып
Мөлаем эндәшәсең.
Әниләр дә, туган тел дә
Сау-сәламәт яшәсен!
“Туган телем”(С.Гәрәева)
Кайнар каным булып
Тамырлардын минем агасың,
Башка телле,төрле башкалардан
Аерасың татар баласын...
Чал тарихның тиңсез бүләге син –
Шигъриятең яңрый ташлардан.
Үлән булып ничә мең ел буе
Шытасың син шәһит башлардан.
Үзгәрүчән, тик картаймый торган
Мәңге яшәр гүзәл агач син –
Җирдән, судан кабат бар буласың,
Баш киселеп, илләр аугач син.
Син тауларда, кыя ташы булып
Җир куйнына тамыр сузгансың,
Син җыр булып газиз җиребезне
Аркылыга-буйга узгансың...
Беркайчан да алмаштырмам сине
Яңрап торган башка бер телгә.
Син каныма, мигә, геннарыма
Моңлы аваз итеп кертелгән.
Тамырларга балта чабылса да,
Өзелмичә калган җепләр без.
Кайберәүләр сине онытса да,
Сиңа тугрылыклы күпләрбез.
Тарих сузган тере җепләр без.
“Мин Җәмилә түгел, Женечка”
Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр
Үз телләрен рәтләп белмиләр.
Ә җитмәсә тагы,эчпошырып,
Ике телне бутап сөйлиләр.
...Ике кызчык көлә-шаркылдаша,
Кызып-кызып нидер сөйләшә;
(Ә мин тыңлыйм юри читтән генә)
Купшырагы болай эндәшә:
- Писня белән рано утро
Вись кумнатны яңгыратам,
Чәчәкләрдәй быть красивай
Учин даже яратам!.. -
Икенчесе – модный чалбар тектергәне,
Толымнарын кистергәне,
Күз төпләре күк сөрмәле –
Нәкъ кыланчык бер шүрәле:
- Рәзи, так? – мин душечка,
Бүген здесь,зафтра там –
Стиләвуй париннарны прәме үлеп яратрам.
Оят түгелме, туган телне бозып,
Кирле-мырлы сәлам бирергә?!
“Мин Җәмилә түгел, Жинечка” – дип,
“Мин Сәлимә түгел, Симечка!” – дип,
Күккә борын чөеп йөрергә.
Урысларның телен хөрмәтлибез,
Аңлый аны бөтен кеше дә.
Кечкенәдән таныш тел ул безгә:
Катлаулы да үзе, көчлә дә...
Тел бутарга ләкин, тел бозарга
Бер хакы юк һичбер кемнең дә.
Урыс белән сөйләш урысчалап,
Татар белән туган телеңдә –
Анаң телендә, бабаң телендә.
“Туган оясыннан аерылган кош...”
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
“И Туган телем...”
И Туган телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
“Туган тел турында” (Зөлфәт)
Тел ачылгач,үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,
Тел ачылгач,үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!” дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!” дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр!
Җыр «Яратыгыз!» Р.Миңнуллин сүзләре,Р.Ахиярова көе.
|