Официальный сайт ysaa 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай әсәре"

Данные об авторе
Автор(ы):
Тинбакова Римма Варис кызы
Место работы, должность:

Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Класс(ы):
8 класс
Предмет(ы):
Родной язык
Цель урока:

Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре белән тирән       танышу, әсәр аша авторның әйтергә теләгән фикерләрен, әсәрнең идеясен ачу.

Укучыларның бәйләнешле монологик сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен логик рәвештә төзек, дөрес итеп җиткерә белү сәләтен үстерү.

Татар халкының үткәненә, гореф-гадәтләренә, олы яшьтәге кешеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Үзләренең татар милләтеннән булганлыкларына горурлык хисләрен үстерү.

Тип урока:
Урок обобщения и систематизации знаний
Учеников в классе:
10
Используемые учебники и учебные пособия:

8 нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге(рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

Используемая методическая литература:

Г.Исхакыйның сайланма әсәрләре

Используемое оборудование:

Г.Исхакыйның портреты, «Сөннәтче бабай әсәренә» укучылар ясаган иллюстрцияләр, Г.Исхакыйның сайланма әсәрләре, тактада - Ф. Әмирханның Г. Исхакый турында әйтелгән сүзләре «…сүнә белми торган ялкын…», әсәр буенча сораулар

Используемые ЦОР:

Компакт-диск "Гаяз Исхакый"

Краткое описание:

Дәрес барышы:

I.1. Әзерлек.

2.Актуальлштерү. а) Г.Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп китү:

б)Төркемнәргә Г. Исхакыйның тормыш юлына кагылышлы кечкенә генә тест тәкъдим ителә.

II.Төп өлеш.

1.Кереш сүз.  Тема хәбәр ителә.

2. Әсәр эчтәлеге буенча сораулар

3. Символлар белән эш

III. Ныгыту.

Төркемнәргә бирем: һәр төркем үзләре биргән җаваплардан чыгып, әcәргә йомгак ясый:

-Сөннәтче бабайга хас сыйфатлар;

-Әсәрнең идеясе;

- Әсәр бүгенге көндә дә актуальмы?

IV.Йомгак.

V. Өй эше.

1 нче төркемгә: язма эш – «Сөннәтче бабай»;

2 нче төркемгә: әсәр буенча тест эшләү;

3 нче төркемгә: Г. Исхакый премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тормыш юлын өйрәнеп килергә;

Тема: Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре.

Максат: Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре белән тирән       танышу, әсәр аша авторның әйтергә теләгән фикерләрен, әсәрнең идеясен ачу.

Укучыларның бәйләнешле монологик сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен логик рәвештә төзек, дөрес итеп җиткерә белү сәләтен үстерү.

Татар халкының үткәненә, гореф-гадәтләренә, олы яшьтәге кешеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Үзләренең татар милләтеннән булганлыкларына горурлык хисләрен үстерү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү,йомгаклау.

Метод:әңгәмә, тест, төркемләп эш.

Җиһазлау:Г.Исхакыйның портреты, «Сөннәтче бабай әсәренә» укучылар ясаган иллюстрцияләр, Г.Исхакыйның сайланма әсәрләре, тактада - Ф. Әмирханның Г. Исхакый турында әйтелгән сүзләре «…сүнә белми торган ялкын…», әсәр буенча сораулар.

Дәрес барышы:

I.1. Әзерлек.

2.Актуальлштерү. а) Г.Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп китү:

1нче төркем укучылар язучының тормыш юлына кыскача күзәтү ясый.

2нче төркем аның иҗаты турында сөйли, әсәрләренең тематикасын ача.

3нче төркем Г.Исхакый премиясе лауреатларын атый, язучы турында башка язучыларның хезмәтләре турында cөйли.

б) Төркемнәргә Г. Исхакыйның тормыш юлына кагылышлы кечкенә генә тест тәкъдим ителә.

II.Төп өлеш.

1.Кереш сүз.  Тема хәбәр ителә.

- Укучылар, Гаяз Исхакый хаксызга кимсетелгән, онытылган, игътибардан төшеп калган язучы булган. Бары тик XXIгасыр ахырында гына аның иҗатын торгызып өйрәнә башладылар . Күргәнегезчә, аның турында күп кенә фәнни эшләр язылды. Тактага игътибар итегез, аның турында Ф. Әмирхан нинди сүзләр әйтеп калдырган: «…сүнә белми торган ялкын…». Ни өчен язучы әдип турында шулай ди? ( Чөнки Гаяз Исхакый гомере буе үзенең халкы, милләте өчен көрәшкән, янып-көеп яшәгән, тормышын багышлаган ).

- Әйе, замандашлары аңа шундый югары бәя биргәннәр, чөнки әдәби мирасы бик бай: 7 романы, 16 драма әсәре, 17дән артык повесть һәм хикәяләре бар. Шулардан кайсын без яратып өйрәндек? («Сөннәтче бабай» әсәрен).

- Әйе, бүген без бу әсәргә йомгак ясарбыз. Димәк , бүген әсәр буенча алган белемнәрне гомумилштерү дәресе. Безнең максатыбыз: «Сөннәтче бабай » әсәренең идеясен билгеләү, авторның әсәр аша укучыга әйтергә теләгән фикерләрен ачу. Боларны билгеләү өчен алга куелган сорауларга җавап бирергә кирәк. Җавапларны һәр төркем бергәләшеп эзли, шуннан соң гына һәр төркемнән берәү җавапны җиткерә. Һәр дөрес җавап өчен мин сезгә шартлы рәвештә генә Сөннәтче бабайның алмалары дип аталган түгәрәкләрне бирә барам. Тулы җавап өчен кызыл, төгәлсезрәк җавапларга сары, бик туры килеп җитмәгәннәре өчен яшел алма бирелә. Дәрес ахырында шул түгәрәкләргә карап билге куелачак.

2. Әсәр эчтәлеге буенча сораулар:

- Әсәр ничәнче елда, кайда язылган?

- Сөннәтче бабай кем ул?

- Аңа ничә яшь?

- Бабайның иң кадерле әйберсе нәрсә?

- Пычак турында ниләр әйтә аласыз?

- Ул кемнәрнең сөннәтче бабасы? Бу сорауга җавап булган юлларны табып укыгыз.

- Бабайның исеме ничек? Халык аның исемен хәтерлиме?

- Сөннәтче бабайның портреты ничек суртләнә? Шул юлларны табып укыгыз.

- Бу юллар сез дәрескә ясап алып килгән рәсемнәрнең кайсыларында ачык күренә?

- Бирем: әлеге рәсемнәрдә әсәрнең кайсы урыннары сурәтләнә? ( һәр төркемгә күрше төркем ясаган рәсемнәр бирелә )

- Сөннәтче бабай эшен ничек башкара?

- Сөннәтәкә чыгар алдыннан нинди гадәтне үти , кемнән фатиха ала?

- Сөннәткә кайчан чыга? Ни өчен?

- Халык Сөннәтче бабайга нинди мөнәсәбәттә? Ул нәрсәгә  ышана? Моңа дәлил булган юллараны табып укыгыз.

- Cөннәтче бабай үз эшен яратып башкара. Ул үз халкына, милләткә, чисталыкка , сафлыкка хезмәт итә. Ләкин аның башка эшләре дә бар.Ул нинди эшләр?

-Бакчачы булуы турында язып, автор бабайның нинди сыйфатларын ача?

- Сөннәче бабайның карчыгы турында ниләр белдегез? Исеме ? Ничек яшиләр? Эшләре  бүленгәнме? Бер-беренә мөнәсәбәтләре ничек? Алардан нинди үрнәк алырга була?

- Әсәр ошадымы? Ни өчен?

3. Символлар белән эш. Мәсәлән, өй каршында үсүче миләш образы;

III. Ныгыту.

Төркемнәргә бирем: һәр төркем үзләре биргән җаваплардан чыгып, әcәргә йомгак ясый:

-Сөннәтче бабайга хас сыйфатлар;

-Әсәрнең идеясе;

- Әсәр бүгенге көндә дә актуальмы?

Җаваплар тыңлана. Тактаның икенче ягында алдан ук язылып куйган йомгак белән чагыштырыла.

IV.Йомгак.

- Димәк, Г. Исхакый гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан, « Сөннәтче бабай » әсәре дә  шул максаттан языла. Язучы үз әсәрендә татар халкын халык иткән гореф - гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул традициялрнең дәвам иттерелергә тиешлегенә ишарә ясый. Әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуаль. Укучылар, татар халкы үз гореф- гадәтләренә бай булган олы халык. Аның башка милләтләрдән аерып торучы үз традицияләре бар. Без татар милләтеннән булуыбыз белән горурланырга тиешбез.

V. Өй эше.

1 нче төркемгә: язма эш – «Сөннәтче бабай»;

2 нче төркемгә: әсәр буенча тест эшләү;

3 нче төркемгә: Г. Исхакый премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тормыш юлын өйрәнеп килергә;

«Алмалар» санала – билгеләр куела.

»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн