Официальный сайт jetune 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Рабит Батулла "Сират күпере" драмасы.

Данные об авторе
Автор(ы):
Яфарова Роза Равильовна
Место работы, должность:

Ульяновская область Старокулаткинский район село Старый Атлаш

учитель родного языка и литературы, русского языка и литературы

Регион:
Ульяновская область
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Класс(ы):
11 класс
Предмет(ы):
Родной язык
Цель урока:

Уметь правильно анализировать драму;

Развививать творческие способности учащихся;

Воспитывать чувство гордости и любви  к великому поэту .

Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учеников в классе:
14
Используемые учебники и учебные пособия:

А.Г. Әхмәдуллин "Әдәбият" 11 класс

А.Г.Әхмәдуллин "Хрестоматия"

Г.Тукай .Выставка книг.

Используемое оборудование:

Компьютер, проектор, интерактивная доска, интернет.

Краткое описание:

1."Поэтическая поляна".(Региональный компонент)

2.Просмотр  инерактивного  диска.

2.Созданание проблемы перед учащимися.

3.Анализ драмы.

4.Инценирование диалога.

5.Характеристика героям.

6.Тестовые задания.

7.Рефлексия.

8.Домашнее задание.

Татар теле һәм әдәбият буенча дәрес-конспект Рабит Батулла “Сират күпере”11-нче сыйныф. Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы Иске Атлаш урта мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы Яфарова Роза Равильовна Тема: Рабит Батулла “ Сират күпере” Максат:өйрәтү: әсәргә анализ бирү, уңай һәм тискәри геройларга бүлү,Тукайның яңа сыйфатлары ачылуын күрсәтү; үстерү: укучыларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну, мәхәббәт уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөй- ләмнәрен үстерү; тәрбияләү: милли үзаң, үз халкың белән горур- лану хисләре тәрбияләү . Җиһазлау: компьютер, интернет челтәре, мультимедийный проектор, инерактив такта,Г.Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, укучыларның иҗади эшләре, Г Тукайга багышланган цитаталар Дәрес барышы. 1. Оештыру моменты. 1.Укучылар каршында проблема тудыру. -Укучылар, дәреснең темасын сез үзегез ачыкларсыз дип уйлыйм. Ә хәзер сезнең игътибарга видео тасма тәгъдим итәсем килә. 2.Интернет челтәре буенча видео тасма. - Рабит Батулланың чыгышы “Габдулла Тукай кем ул?” -Укучыларның җавабы: Дәрестә Габдулла Тукай турында сүз барачак. 3.Дәреснең максатларын билгеләү. Проблема кую -Укучыларның җавабы. 4.Итерактив китап карау. -Шагыйрьнең кыскача тормыш юлын һәм иҗатын искә алу. 5. Сөйләм телен үстерү. Габдулла Тукай “ Милли моңнар”- шигырен яттан сөйләү бер укучы башкаруында.( Курай көенә кушылып) Яңа тема өсендә эш алып бару. 1.Г.Тукай образын ачыклауга тагын нинди язучылар мөрәҗәгать иткән? Укучыларның җавабы. - 40-50-нче елларда Әхмәт Фәйзи “ Тукай романы”, “ Тукай”, “ Тукай Җаекта” пьесалары, 60-нчы елларда Ибраһим Нуруллин “ Тукай Петербургта” драмасы. 2. Укучылар каршында проблема тудыру. “ Сират күпере” драмасында шагыйрь образы нинди фонда ачыла һәм пьеса башка әсәрләрдән нәрсә белән аерылып тора? Укучыларның җавабы. - Бу әсәрдә шагыйрь образы тарихи фонда ачуга игътибар бирелә. Г.Тукай олы мәхәббәт хисенә ия булган кеше икәне дә әйбәт күрсәтелгән. Шул ягы белән Рабит Батулла драмасы олугъ шагыйрьгә багышланган башка әсәрләр арасында уңай якка аерылып тора. 3.Драманың төп геройлары белән танышу. Драмада халыкның шагыйрьгә мөнәсәбәте нинди персонажлар аша күрсәтелә. Уңай һәм тискәри геройларны билгеләү. Аларның прототипларын, нинди сыйфатларга ия булуларын ачыклау. -1. Рухи дуслары: Агабәк-Фатих Әмирхан Ядкәр-Хөсәен Ямашев -2.Дошманы: Шәүлә- драматуркның зул табышы, патша жандармериянең астыртынлыгын, мәрхәмәтсезлеген, икейөзлелеген һәм акыл көчен гәүдәләндерә.. Көчле, мәкерле, акыллы. 3.Тукай образын ачыклау. - Тукайны – талантлы һәм горур, туры сүзле, хәттә бәгырҗсез дәрәҗәдә туры сәзле, үзенеңҗирдәге урынын яхшы аңлаган,дусларын яраткан, хатын-кызга кырысрак һәм беркадәр кыюсыз мөнәсәбәтле, киң карашлы,тирән белемле, көрәшче, хокуксыз милләтнең вөжданы, таянычы, ышанычы. - Текстан туры килә торган цитаталар табып уку. - “Минем өчен түгел андый тормыш.Мин тулаем халыкныкы! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаска тапшырылган. Мин гаиләдә вакланып бетсә, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым.” 4.Тукайның хатын-кызга карашы. -Гүзәл мәхәббәт шигырьләрен рухландыручы нинди образ белән танышабыз. ( Туташ) 4. Туташ белән Тукай очрашуын сәхнәләштерү. 5.Драмага анализ. -Бөек шагыйрь үзенең масатын нәрсәдә күрә? Цитата табып уку. “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем...” Аның иң сңгы сүзләре дә шул рухта яңгырый. “Кыйналып- суелып Бетмәгән Шигьри динем исән бул! Изелеп-кырылып Үлмәгән Татар халкым, исән бул!” 6.Композиция өстендә эшләү. “Тукай каты авырый” дигән ялган хәбәр-сюжетны оештырып һәм тотып торучы. Әсәрдә конфликтка кергән көчләрне билгеләү. 7.Нәтиҗәләр ясау. -Нинди ягы белән каршыбызда ачылды Г.Тукай? - Укучыларың җавабы. Нинди булып ачылды каршыбызды Тукай? -Тукайны олы җанлы, нечкә хисле, көчле тойгыларына баш була белгән, аларны шагыйрьләрчә матур итеп сүзләргә төрә алгын, тыйнак та, беркадәр хыялый да мәҗнүн итеп күрәбез. 8.Рефлексия. -Дәрестә үзегезгә нинди ачышлар ясадыгыз? -Автор каршына ниди максат куелган диеп уйлыйсыз? - Укучылар уз эшчәнлекләрен бәялиләр. 9.Интерактив диск аша Г.Тукайның тормыш иҗади юлына күзәтү уткәрү. 10.Интеракив тактада укучылар тестлар ярдәмендә белемнәрен тикшереп карыйлар. 11. Иҗади эшләр. -Г.Тукайга багышланып төзелгән укучыларның презентацияләрен карау. 12.Өйгә эш. - “ Татар драматургиясендә Г.Тукай образы” дигән мәүзүгка инша язарга.

Прикрепленный файл Size
тукай.ppt 2.71 MB
Татар теле һәм әдәбият буенча дәрес-конспект.doc 44 KB

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн