Тема: «Юлда йөрсәң бул өлгер,бел син юл кагыйдәсен!”
(Башлангыч сыйныф укучылары өчен)
Максат:Балаларның юл кагыйдәләре буенча алган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту;урамдагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; куркыныч хәлне тоеп-белү сәләтен үстерү;тәртипле җәяүле булу теләге уяту;юл кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә күнектерү.
Җиһазлау:светофор моделе,уенчык руль моделе, Буратино курчагы, рәсем-нәр, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны схемалары,аудиоязмалар.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
Укытучы:Исәнмесез,балалар! Бүген без кеше иминлеге өчен бик тә мөһим булган юл кагыйдәләре турында сөйләшербез.Безнең мәктәп һәм өйләребез юл кырыена урнашкан.Бу –шоссе юлы дип атала.Ул юлдан җиңел һәм йөк автомобильләре,автобуслар йөри.Беркем беркемгә дә комачауламый.Чөнки җәяүлеләр өчен дә,машина йөртүчеләр өчен дә төгәл кагыйдәләр бар.Юлның бер ягыннан икенче ягына чыгарга җиңел түгел.Бу очракта безгә светофор-ның өч сигналы ярдәмгә килә:яшел,сары,кызыл.(Светофор моделен күрсәтү) Зур юллардагы тәртипне юл хәрәкәтен тәртипкә салып торучы кеше саклый.Ул хәрәкәт белән идарә итә.Аның кулында жезл дип аталучы таяк бар. (Рәсем күрсәтү)
Кулын сузды постовой,
Таягын селтәп алды.
Күрдегезме?
Күрдегезме?
Машиналар тукталды.
Урам аша чыгучы
Җәяүлеләр кузгалды.
Кабаланмый,каушамый
Атлыйлар җайга гына.
Карыйлар постовойның
Тылсымлы таягына.
Бар да,бар да урамда
Буйсына аңа гына!
Укытучы:Шоссе юл белән янәшә җәяүлеләр өчен дә юл ясалган.Ул тротуар дип атала.Сезгә бик еш кына шоссены аркылы чыгарга туры килә.Сез әнилә-регез белән автобуста барасыз,кибетләргә йөрисез.Юлны аркылы чыгу өчен юл кагыйдәләрен бик яхшы белергә кирәк.
Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк!
Юл кагыйдәләрен бик тә
Белеп үтәргә кирәк!
-Нинди кагыйдәләр соң ул?
1нче укучы:
Көн-төн машиналар
Чаба тыз-быз килеп.
Яна светофорлар
Төрле төскә кереп.
2 нче укучы:
Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Чатта тора Светофор,
Сакта тораСветофор
3 нче укучы:
Янып тораөч күзе,
Күреп тора ич безне,
Әйтеп тораөч сүзне:
- Кузгалма! – ди кызыл күз.
- Сабыр! – диясары күз.
- Ярый! – дияяшел күз.
4 нче укучы:
Без дә аңакарыйбыз,
Күзебезнеалмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз.
Укытучы:Балалар,бу әкият героен таныйсызмы?
(Буратино курчагын күрсәтә)
Буратино мәктәпкә барырга җыенган.Ләкин ул хәвеф-хәтәрсез барып җитсен өчен сезнең ярдәмегез кирәк.Мин текстны укып барам,сез игътибар белән тыңлагыз.Әгәр дә Буратино нәрсәнедер дөрес эшләми икән,сез аны кисәтергә тиеш буласыз-кул чабасыз.
Буратино Әлифбасын алды да мәктәпкә китте.Бөтен кеше дә тротуар буйлап бара,Буратино да алар белән.Менә юл аркылы чыгарга кирәк булды.Машина килеп җитәргә әле зур-зур өч адым бар.Буратино: “Чыгып өлгерәм әле ,”-дип уйлады. (Балалар кул чабалар)
-Балалар,ни өчен сез Буратиноны кисәттегез?
Укучы:Якынлашып килүче транспорт алдыннан чабып чыгарга ярамый.
Укытучы:Бик дөрес.Буратино машинаны үткәреп җибәрде дә юл аркылы чыкты.Дәресләр башланырга әле вакыт күп иде,чөнки ул өйдән алданрак чыккан иде.Шунда ул юлында очраган барлык игъланнарны укырга тотынды.
-Малай,сак бул!Алдыңа кара!-диделәр юлда очраган кешеләр.(Балалар кул чабалар)
Укучы:Каршыга килгән кешеләргә комачауламас өчен,тротуар буйлап уң яклап кына барырга кирәк.
Укытучы:Буратино игъланнар укып,рекламалар белән танышып бара-бара вакыт үткәне сизелмәде дә.Дәрес башланыр вакыт җитеп килә иде.”Ашыгырга кирәк,”-диде агач малай.Ә алда -тагын юл чаты.Светофор кызыл күзен кыса иде.”Машина юк ич,юл аркылы чыгып калыйм әле,”-диде Буратино. .(Балалар кул чабалар)
Укучы:Светофорда кызыл төс янганда,машиналар булмаса да көтеп торырга кирәк.Бары тик яшел төс янганда гына чыгарга мөмкин.
Укытучы:Менә яшел төс янды.Барлык җәяүлеләр,шул исәптән безнең Буратинобыз да юл аркылы чыктылар.Менә мәктәп тә күренде.
Балалар,сез Буратинога хәвеф-хәтәрсез генә мәктәпкә килеп җитәргә булыш-тыгыз.Сез булмасагыз,бәла-каза да килеп чыгарга мөмкин иде.Ә сез Буратино кебек балаларга нинди киңәш бирер идегез?
Укучы:Юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнергә кирәк.
Укытучы:Дөрес.Әйдәгез хәзер “Без пассажирлар”дигән уен уйнап алабыз.Үзегезне пассажирлар дип уйлагыз.Менә бу безнең машина йөртүчебез,ул алга утыра.(Аның кулына кечкенә руль тоттыра)Димәк,без-пассажирлар һәм тукталышта автобус көтеп торабыз.Автобуска керәбез дә утырабыз.Киттек! (Җыр җырлыйлар)
Исегездә калдырыгыз,балалар,йөреп барганда ишекләргә тотынырга ярамый.Туктагач та,йөртүче кнопкага басып ачканны көтеп торырга кирәк.Ә йөреп барганда шофер белән сөйләшергә ярыймы?
Укучы:Юк,аның игътибарын читкә юнәлтергә ярамый.Ул юлга гына карап барырга тиеш.
Укытучы:Тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
1 нче укучы:Тәрәзәдән башыңны тыгып барырга ярамый!
2 нче укучы:Йөреп барганда автобус өчендә атлап йөрсәң,егылырга мөмкин.
3 нче укучы:Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый,чөнки башка кешеләргә комачаулыйсың.
Укытучы:Менә без килеп тә җиттек.Автобусны алдан әйләнеп үтәргәме яки арттанмы?
Укучы:Автобусны арттан өйләнеп үтәргә кирәк.
Укытучы:Бик дөрес.Балалар,өйрәнгән кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотыгыз.Ә хәзер мин сезгә шигырьләр укыйм.Сез кирәк урында “Бу мин,бу мин һәм минем дусларым!”-дип әйтерсез,яки дәшмичә калырсыз.
Шаулап тора урамнар
Шәһәрнең һәр ягында.
Йөри ул тротуардан
Бары уң яктан гына!
Бу мин,бу мин һәм минем дусларым!
Трамвай шыгрым тулы!
Булмый юл рәхәт кенә!
Этешә ул,төртешә,
Алга уза җәһәт кенә!
(Балалар дәшмиләр)
Юлны карый юл итеп,
Уйнап йөргән чакта да.
Аеруча уяу була
Хәрәкәт зур чатларда.
Бу мин,бу мин һәм минем дусларым!
Трамвайлар килеп
Чыга төрле җирдән.
Барып җитмәс юлда
Авыз ачып йөргән.
(Балалар дәшмиләр)
Тырыша яшел утта
Урам аша чыгарга.
Кызыл янса-көтеп тора,
Үрнәк җәяүле була.
Бу мин,бу мин һәм минем дусларым!
Укытучы:Менә күрдегезме,балалар,юл кагыйдәләренең әһәмияте бик зур.Аларны һәркем-олы кеше дә,балалар да белергә тиешләр.Сез дә аларны һәрвакыт истә тотыгыз,һәрвакыт үтәгез.Ә өйдә энеләрегезгә, сеңел-ләрегезгә,әти-әниләрегезгә аларны сөйләп күрсәтегез.Юл кагыйдәләрен беркайчан да бозмагыз!Менә шул вакытта юл хәләкәтләре дә булмас,үзегез дә сау-сәламәт булып үсеп җитәрсез.
Шәһәрдә һәм авылда,
Болында һәм урманда,
Һәм,әлбәттә,урамда,
Әти-әни,әби-бабай,
Кыз һәм малай -һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!
|