Тема: Сэламәтлек – безнен дустыбыз.
Максатлар:1) Балаларга чыныгу һәм анын әһәмиятен аңлату. Шәхси – гигиена әйберләре турында сөйләү.
2) Бәйләнешле сөйләмтеленүстерү.
3) Балаларда чисталык, пөхтәлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1 Оештыру өлеше
2 Яңа темага кереш, белемнәрне ныгыту.
Укучылар без буген Сэламәтлек иленәсәяхәткәчыгарбыз. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искәтөшерәбез. Беренче тукталыш – « Шапшаклар» шәһәре.
Укучылар, әйтегез әле, бу шәһәрдәнинди кешеләр яши икән?
Алсу чыккан урамга,
Тик чәчен тарамаган.
Битен, кулын юмаган,
Көзгегәкарамаган.
Туфлиен чистартмаган,
Сөртеп ялтыратмаган.
Оекларын юуны
Кирәк дип тәтапмаган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гүдә, гөлдер-гү.
Бигрәк шапшак кыз икән,
Безнен Алсу түгел бу.
- Шапшаклар шәһәрендәАлсу кебек балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Бу балаларнын өс киемнәре һәрвакыт пычрак,өйләрендәтәртипсезлекикән. Алар чәчләрен тарамый, чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми икән. Шуңа күрәбу балалар бик еш авырый. Менәсезнеңалдыгызда аларнын берсе. (шапшак малай рәсеме эленә). Без аңа кимчелекләрен бетерергәярдәм итик.
- Укучылар, сез бу малайга нинди киңәш бирәсез?
1) Хәркөн билгеле бер сәгатьтәторырга һәм зарядка ясарга.
2) Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.
3) Тырнакларын гел кисеп торырга.
4) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.
5) Чәчне чиста йөртергә,көн саен тарарга, кыска итеп кистерергәяки матур итеп үреп куярга кирәк.
- Укучылар, сез «Шапшаклар» шәһәрендәге балалар кебек түгелме? Сез нинди кагыйдәләрне беләсез?
- Чисталык – сәламәтлекнен нигезе.
- Пычраклык һәм пөхтәкиенмәү– үзеңнеңсәламәтлегеңтурында кайгыртмау ул.
- Мәктәпкәчиста һәм пөхтәитеп киенеп кил.
- Игътибар! Безнен сәяхәт дәвам итә. Киләсе тукталыш – «Ялкаулар» шәһәре.
Балалар, бу ике шәһәр Бер – берсенәякын урнашкан. Аларның уртак яклары да күптер. Сез ничек уйлыйсыз, алар нинди яклары белән бер-берсенәохшаш? (ялкау балалар шапшак була, алар эш сөйми, дәресне игътибар белән тыңламыйлар, китап укымыйлар, дәфтәрләренәчиста һәм матур итеп язмыйлар, әти – әниләренәярдәм итмиләр.)
- Шундый балалар турында кечкенәгенәхикәя тынлап китәрбез.
Урам буйлап Ләйсән атлый. Тирә-юньдәгеләр аңа гаҗәпләнеп карыйлар, чөнки кызныңкүлмәгендәтөрле җепләр асылынып тора,чәченәмендәр йоны, кәгазь кисәкләре ябышкан, бит-куллары, аяклары пычрак.
Пөхтәитеп киенгән бер бабай бу хәлне күреп бик гаҗәпләнә, күзлеге борын очында чак эләгеп кала.
- Син кайда шулкадэр пычрандың?
- Мин … ни … чөнки …
- Син кайда булдың?
- Вәсимәләргәкергән идем.
- Син аларда кулмәгеңбелән тузан сөрттеңме? Чәчеңбелән пәрәвезләрен себердеңме?
- Юк, без анын белән качышлы уйнадык. Өстәл һәм диван астына гына кердек. Башка берни дәэшләмәдек.
- Хммм.
Ләйсән тизрәк киемнәрен чистартты, чәчен тарап куйды. Аңа бабайнынң күзенәкүренүоят иде.
- Балалар, тагын кемгәоят булырга тиеш. (Вәсимәгә)
- Ялкаулыгын җиңсен өчен, Вәсимәгәнинди кинәшләр бирер идегез?
3. Физминутка
4 Яңа тема
- Игътибар! Без Сәламәтлек иленеңбашкаласы булган Чисталыкһәм тәртип шәһәренәкитәбез.
- Бу шәһәрне сез ничек күз алдына китерәсез? (Монда урамнар һәм бакчалар чиста. Балалар пөхтәитеп киенеп йөриләр, көн саен юыналар, чыныгалар, мунчала, сабын, тарак, көзге, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы һәм кулъяулык – аларныңаерылмас дуслары.
- Шуңа күрәбу шәһәрдәге кешеләр авырмыйлар да.
- Сау – сәламәт булсын өчен кеше нәрсәләр эшләргәтиеш? (Режим белән тукланырга, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне чистартырга, атна саен мунча яки душ керергә,чәчне даими юып, тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә. Һәркөнне физик күнегүләр ясарга. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт секцияләренәйөрергә.)
Табышмакларныңжавапларын табыгыз әле.
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас һәм
Ялтырап торыр теше.
(теш щёткасы)
Һәркемдәбулырга тиеш ул нәрсә?
(сабын)
5 Физминутка
- Укучылар, сәламәт булу очен чыныгу да кирәк.Чыныгу дип, организмныңтөрле начар метеорологик тээсир итугәкаршы торучанлыгын әйтәләр.
Чыныгу кешк өчен әхәмиятле. Мәсәлән, салкын вакытта чыныккан кешенеңтән температурасы чыныкмаган кешегәкараганда сонрак төшә. Димәк, ул тиз генәтуңмый
Чыныгуныңөч төре бар. Һава, су, кояш белән чыныгу.
Кышкы спортнын барлык төрләре дәсалкын һава белән чыныгуга керә.
Су белән чыныгуны күбрәк физик күнегүләр ясаганнан сон үткәрергәкирәк. Суныңтемпературасы кимрәк булган саен чыныгу вакытын киметергәкирәк. Су белән коену өчен иңяхшы вакыт иртәнге һәм кичке сәгатьләр.
Кояш нурлары белән чыныгу кояш – һава ванналары кабул итүдән тора. Кояш белән чыныгу өчен иңәйбәт вакыт – иртә. Чөнки көндез тән пешергәмөмкин. Кызынган вакытта башны эссе сугудан сакларга кирәк.
6 Йомгаклау.
Укучылар, менәбезнеңсәяхәтебез дә тәмамланды. Сәяхәт сезгә ошадымы?
|