Официальный сайт mydebut 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Яхшылык эшләргә ашык...

Submitted by Джамиля Хазиахметовна Зиганшина on Tue, 07/06/2011 - 22:38
Данные об авторе
Автор(ы): 
Зиганшина Җәмилә Хаҗиәхмәтовна
Место работы, должность: 
Яшел Үзән шәһәре, 5 гимназия, башлангыч сыйныф укытучысы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Литературное чтение
Цель урока: 

1.Укучыларның сөйләмә күнекмәләрен үстерү.

2. Сүзнең эчке дөньясын аңларга, сүз тәмен тоярга өйрәтү, яхшылык.изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
25
Используемые учебники и учебные пособия: 

татар теленең аңлатмалы сүзлеге, мәкальләр

Используемая методическая литература: 

Р. Миңнуллин " Талбишек" шигырьләр җыентыгы

Используемое оборудование: 

проектор, компьютер

Краткое описание: 
үстерешле технологиягә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема. Яхшылык эшләргә ашык...

Максат. 1. Укучыларның сөйләмә күнекмәләрен үстерү.

2. Сүзнең  эчке дөньясын аңларга, сүз тәмен тоярга өйрәтү, яхшылык, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, мәкальләр, Р. Миңнуллинның “ Талбишек” дигән шигырьләр җыентыгы.

                                  Дәрес барышы:

1.   Оештыру моменты.

Балалар, әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан –кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

2.   Уку мәсьәләсен кую ( 1 слайд).

Укучылар, бүген дәрескә килгәндә, әниемнең һәрвакыт әйтә торган киңәшен искә тешердем. Шуңың белән сезне дә таныштырасым килә. “ Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылыклык эшләргә ашык”-ди (яхшылык сүзе ябылган). Игътибар иттегезме, минем бер сүзем төшеп калган. Әйдәгез, шул сүзне билгеләү өчен , гыйбрәтле хәл белән танышыйк әле. Сез, игътибар белән тыңлагыз һәм уйлагыз, нинди тавыш төсмерләре белән укырга кирәк? ( 2 слайд).

2.     Уку мәсьәләсен чишү.

1)   Гыйбрәтле хәлне уку- (3 слайд).

       Бер малай әнисе белән генә тора. Ул , улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?-ди. Әнисе : “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,- ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,- ди.

2)   4 слайд.               Тавыш төсмерләре

тыныч             ышанычлы               гаҗәпләнгән            уйчан                          борчулы                шатлыклы         куркынган

Әйдәгез, бергәләп сайлап алыйк әле?( тиешлесе слайдта кала).

-      Балалар , кайсы юлларны тыныч тавыш белән укырбыз?

-      Кайсы җөмләдә гаҗәпләнү чагыла? Малай нәрсәгә гаҗәпләнә?

-      Уйчанлыкны кайда очратабыз? Нигә малай уйга кала?

-      Борчулы тавыш төсмере кайда? Әни ни өчен борчыла?

-      Ә шатлану хисе кайда сизелә?

( сайлап уку)

3)   Балалар, тавыш төсмерләрен дөрес кулланып , парларда укып алыйк әле ( парларда уку).

4)   Укучылар, әсәрнең  төп геройлары кемнәр соң? (5 слайд)

                     Әсәрнең төп геройлары

малай                         әни                   

-      тискәре                    - уңай

-      уңай

 

-      Малайга нинди сыйфатлар хас? Ул нинди герой?

-      Ул һәрвакыт начарлыклар гына эшлиме? Шулай булгач аны тагын нинди герой дип әйтеп була?

-      Әни нинди герой сезнеңчә? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-      Тагын нинди герой бар? (автор)

5)   Рольләргә бүлеп уку.

Әйдәгез, тавыш төсмерләрен дөрес кулланып, геройларыбызның сүзләрен дөрес билгеләп укып карыйк әле.

6)   Әсәрнең төп фикере нидә соң? ( начарлыклар эшләмәскә, бары яхшылыклар гына эшләргә.)

7) Аңлатмалы сүзлек белән эш ( 6 – 7 слайдлар)

Укучылар, сез яхшылык сүзен ничек аңлыйсыз соң?  

-      Яхшылык нәрсә ул?

-      Ул кешене нишләтә?

( слайдтан укыйлар, тактада язып куела)

8)   8 слайд.

Бу сүзнең  “ холкы” нинди? ( йомшак, ягымлы, әйбәт, яхшы).

 

9)   Сүз һәм рифма- 9 слайд

Бу сүзгә нинди рифмалар туры килә? (яктылык, изгелек)

10)      Сүз һәм образ- 10 слайд

Яхшылык дигәч, күз алдына нинди образлар килә? Әйдәгез күз алдына китерик әле.

 

Өй эше.

Яхшылык турында уйларыгызны, кузаллауларыгызны кәгазьгә төшерегез.

 

3.    Рефлексия.

11 слайд.               Уйлан!

Яхшылыкның күңелендә ниләр ята икән?

 Яхшылыкка безне кемнәр өйрәтә соң?

 

4.   Мәкальләр җыю .

Яхшылык җирдә ятмас.

Яхшылыкка-яхшылык.

5.   Йомгаклау -12 слайд

Балалар, дәресебезнең башына әйләнеп кайтыйк инде. Әнием миңа нинди кинәш бирә икән?

“ Балам, кирәкмәгәнгә  ашыкма, яхшылыклык эшләргә ашык”

13 слайд.

 Укучылар, дәресемне Р. Миңнуллинның “ Яхшылык “шигыреннән өзек  белән тәмамлыйсы килә:

 

“Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!”

 


»  Tags for document:

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн