Официальный сайт jhealth 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Мәктәп укытучыларының икенче бөтенроссия фестивале

Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова
Размещено: Резида Фарутдиновна Ахметзянова - ср, 17/08/2011 - 16:07

Бүген Алабугада мәктәп укытучыларының икенче бөтенроссия фестивале башлана

Бастырып чыгару өчен

Бүген Алабугада мәктәп укытучыларының икенче бөтенроссия фестивале башлана17 Август 2011,14:26

Егерменче августка кадәр дәвам итәчәк җыен республика белем бирү һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында уза

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Бүген Алабугада мәктәп укытучыларының икенче бөтенроссия фестивале башлана. Егерменче августка кадәр дәвам итәчәк җыен республика белем бирү һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында уза.
Фестивальдә РФ субъектларыннан мәктәп укытучылары, “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүчеләр, “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты призерлары, яшь белгечләр, башлангыч сыйныф укытучылары, республика укытучылары, галимнәр һәм чит ил белгечләре катнаша.
Җыенның максаты – яңартып кору шартларында Россиядә мәктәптә белем бирү системасын үстерү перспективалары һәм актуаль проблемалар; хәзерге мәктәптә белем бирү процессын психологик-педагогик, мәгълүмати һәм методик яктан тәэмин ителеш турында фикер һәм тәҗрибә алышу; белем бирү технологияләре өлкәсендәге яңа эшкәртмәләр һәм уңышлар белән танышу.
Фестиваль белем бирү проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү; иннновацион педагогик тәҗрибәне тарату; мәгарифтәге төрле алымнарны анализлау һәм гомумиләштерү; белем бирү өлкәсендәге белгечләрнең осталык дәрәҗәсен арттыру; РФ вузлары һшм мәктәпләре арасындагы элемтәләрне ныгыту, уртак фәнни-гамәли проектлар эшләү; дәүләт структуралары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүне бурыч итеп куя.
Җыен кысаларында пленар утырыш, ачык лекцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары, эшлекле уеннар, остаз мәктәпләре, тренинглар, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне тәкъдим итү, күргәзмәләр булачак, уку-методик әдәбият сатылачак.

Чыганак: Татар - информ мәгълүмат агентлыгы


»  Тэги к этому документу:
»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн