Дәрес барышы
I. Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.
II.Актуальләштерү.
- Кайсы сүз төркемен өйрәнәбез? (фигыльне)
- Фигыль нәрсәне белдерә? (фигыль эш-хәрәкәтне белдерә)
- Бирелгән сүзләр арасыннан эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрне генә сайлап әйтегез.
1. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими. (Г.Т.)
2. Ак күгәрченнәр төштеләр
Безнең ишегалдына.
Җыйналдыминем дусларым
Күгәрченнәр янына. (Г.Л.)
3. Болыт килер, яңгыр явар,
Яшәрерләркиң кырлар... (Ә.Е.)
- Ни өчен бу сүзләрне сайлап алдыгыз? (нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап бирә, эшне, хәрәкәтне белдерә, зат-сан, заман, барлыкта-юклыкта килә, җөмләдә хәбәр була.
2. Укучылар, без сүзләрнең нинди мәгънәле кисәкләрен беләбез?
Тамыр –яз, укы
ясагыч кушымчаларны – файдалан, эшлә
Модальлек – эшләгән, укыган
Мөнәсәбәт белдерүче кисәкләрне – җырлаганбыз, кулланганбыз
Тамыр нигезле фигыльләр – җәй, ал, укый, ашый, йоклый
Ясалма нигезле – җырла,
Тезмә нигезле фигыль – ярдәм ит-, карар кыл-,
- Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше таблицасына игътибар итик әле. Таблицадагы мисалларда хаталар юк микән?
I – күрәсең
II – күрә
III – күрәсең
I – күрәсез
II – күрәләр
III – күрәбез
III. Яңа теманы аңлату.
1. Фигыль юнәлешләре – авыр үзләштерелә торган морфологик категорияләрнең берсе.
- Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.
2. Эшне үтәүче кем дигәннән сез ни аңлыйсыз?
- Үтәүче кеше (зат) була. Бу рольдә җанлы предмет, хәтта сынландырылган әйбер дә килә ала.
Мәсәлән, Кыз бүлмәне бизи.
Мәче битен юа.
Ямь-яшел каеннар да баш ия.
Мәсәлән, Төп юнәлеше - яба
Кайтым юнәлеше – ябына
Төшем юнәлеше – ябыла
Уртаклык юнәлеше – ябыша
Йөкләтү юнәлеше – яптыра
Мәсәлән, Таптый мисалын юнәлеш белән төрләндерү.
* Наил иң беренче тапкыр спортклубка килеп кергәндә, җәйге каникулдан соң бер атна чамасы гына укылган иде әле. (Камил Кәримов)
физкультминутка
IV. Күнекмәләр камилләштерү.
- Кагыйдәләрне укып чыгу.
48-49 битләр
- Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
Таптый мисалын юнәлеш белән төрләндерү.
106 нчы күнегү (язмача)
107 нче күнегү (язмача)
V. Йомгаклау.
Дәрес материалын искә төшерү.
Тест
1. 1) фигыль – нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме.
2) фигыль – нишли? нишләде? нишләгән? соравына җавап бирүче сүз төркеме.
2. 1) фигыльнең алты килеше бар.
2) фигыльнең биш юнәлеше бар.
3. барлык фигыльләр дә юнәлеш категориясе ала.
1) әйе
2) юк
4. 1) юнәлеш, барлык-юклык, заман, зат-сан фигыльгә хас категорияләр
2) килеш, сан, тартым фигыльгә хас категорияләр
5. –дыр/-дер, -тыр/-тер, -т кушымчалары уртаклык юнәлешенеке.
1) әйе
2) юк
6. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне күрсәтегез.
1) басылган, күтәрелми, бизәлер
2) кышланган, сызланмаган, көйләнмәгән
3) сөйләшкән, тели, тынычлап.
7. Җыешты фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез:
1) төп юнәлеш
2) уртаклык юнәлеше
3) кайтым юнәлеше
VI.Өй эше. П-16. 109 нче күнегү.
|