Плакатлар:
Кешегә карап,
Кеше була бел –
Олы җанлының
Ише була бел!
Ф.Яруллин
Ф.Яруллинның тормыш девизы:
“Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”
Мәкальләр.
Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен.
Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.
Кадерләсәң кешене -
Кадерләрләр үзеңне.
Кешенең хөрмәтлелеге үз кулында.
Дәрес барышы
1. Кереш. - Укучылар! Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Тулы исеме: Фәнис Гатаулла улы Яруллин.
Туган көне: 1938 нче елның, 9 нчы феврале.
Туган урыны: Баулы районы, Кызылъяр авылы.
Белеме: югары, КДУ. 1970 нче елда тәмамлый.
Гаиләсе: тормыш иптәше – Нурсөя ханым.
Холкына хас сыйфатлар: вәгъдәле, максатчан, пунктуаль.
Тормыш девизы: “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү”
2. Тәрҗемәи хәле. Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.
Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе.
“Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар.
3. Иҗаты.Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән
Ф.Яруллинның әлегеәсәрерусчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
Соңгы елларда Ф.Яруллин хикәя жанрында уңышлы гына эшли. Аныңүзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына (1982) тупланган.Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек союзкүләм журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф. Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Ф.Яруллин-1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.
4. Ф.Яруллинның "Иң гүзәл кеше икәнсез", "Ялкау ялы" шигырьләре белән таныштыру, сәнгатьле уку.
5. Өй эше: Фәнис Яруллинның биографиясе. “Ак төнбоек” хикәясен уку.
6. Йомгаклау.
Адәм балалары узган гомерләренә төрлечә, төрле юллар белән әйләнеп кайта. Берәүләр иртәрәк, икенче берәүләр соңрак, өченчеләр соңарып... Әмма кайталар. Яши–яши берәү дә үз гомеренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый, - дип әйтүе белән Аяз ага Гыйлаҗев мең тапкыр хаклы.
Менә шул чагында инде үткәннәр өчен үкенерлек булмасын иде. Җыр сүзләре белән әйтсәк, гомерләр заяга узмасын...
Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...
Ф.Яруллинның “Шуны белдем” шигыре:
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
Тест.
1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...
а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.
ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.
б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.
2. Фәнис Яруллин туган ягы...
а) Баулы районы, Кызылъяр авылы;
ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;
б) Баулы районы, Исергән авылы;
3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?
а) 1954 нче елда;
ә) 1957 нче елда;
б) 1958 нче елда;
4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?
а) 1970 нче елда.
ә) 1964 нче елда.
б) 1958 нче елда.
5. Автобиографик повесте ничек дип атала?
а) “ Мин тормышка гашыйк”
ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”
6. Ф.Яруллинның мактаулы исемнәре...
а) Татарстанның халык шагыйре;
ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
б) Габдулла Тукай исемендәге премия
7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?
а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”
ә) “Җан авазы”
б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.
|