Дәрес барышы
I. Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.
- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз.
II. Яңа тема.Бүгенге дәрестә без сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Әйдәгез әле, укучылар, аның өчен экранга карыйк.
Укытучының кереш сүзе.
Галимҗан Ибраһимов 1887 нче елның 12 нче мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Ул авыл бик матур урынга – су буена утырган. Аның елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Солтанморат авылы утырган елга буе кечкенә Галимҗанның иң яраткан урыны була. Ул, үзенең иптәшләре белән бергә, шул елганың төрле урыннарында су коена, балык тота, яшел үләнле болыннарында уйный. Тау араларында, урманнарда йөрергә ярата.
Бу хакта Г.Ибраһимовның туганы (аталары бертуган) М.Ибраһимов: ,,Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле итеп үстермәдеме икән?” – ди.
Г.Ибраһимовның ата-аналары укыган кешеләр була. Ул үзенең ата-аналарын, бигрәк тә әнисен, бик сагынып, җылы хисләр белән искә ала.
- Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл кеше иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте, – ди ул.
Аның әтисе Гыйрфан абзый ачык фикерле кеше була. Балаларын укытуга зур игътибар бирә.
Ул ат чабыштыруны бик ярата. Үзе дә чабышкы атлар асрый.
-Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. ,,Алмачуар” дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. Әти безне бик иркәли иде, дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә, указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде, – ди язучы.
Галимҗан башта үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри.
Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Соңга таба Галимҗан андагы укыту тәртипләре белән килешә алмый. Җиде ел укыганна соң, аны мәдрәсәдән куалар. Аннары ул Уфага китә һәм ,,Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул шәкертләр хәрәкәтендә актив катнаша. 1909 нчы елда мәдрәсәне ташлап чыгып китә. Белемен күтәрү һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен Казанга килә. Шул еллардан алып ул иҗади эшкә керешә.
,,Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән беренче хикәясен (1907),
,,Татар хатыны ниләр күрми” повестен (1909),
1910-1911 нче елларда ,,Диңгездә”, ,,Йөз ел элек”, ,,Карак мулла” кебек хикәяләрен яза.
1912-1914 нче елларда ,,Карт ялчы”, ,,Көтүчеләр”, ,,Табигать балалары” һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә. Аннан соң ,,Кызыл чәчәкләр”, ,,Казакъ кызы”, ,,Тирән тамырлар” кебек күренекле әсәрләре бер-бер артлы дөнья күрә...
Көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, ул озак вакытлар Кырымда яшәргә мәҗбүр була. 1938 нче елда Казанда үлә.
III.Ныгыту.
- Язучының биографиясен уку. Таблица төзү.
- “Алмачуар” хикәсен уку.
IV. Өй эше бирү.
- Г.Ибраһимовның биографиясен истә калдыру.
2. “Алмачуар” хикәясен уку.
V. Йомгаклау.
1. Г.Ибраһимов турында сораулар бирү:
- Г.Ибраһимов кайчан һәм кайда туган?
- Г.Ибраһимовның әнисе
- Г.Ибраһимов яшәгән шәһәр...
|