Официальный сайт itartass-sib 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



перспективное планирование по экологии в первой младшей, средней, старшей, подготовительной к школе группах, конспекты занятий

Submitted by Рамиля Галимзяновна У on Wed, 28/09/2011 - 23:52

   

                             Үзем турында мәгълүматлар:

     Мин, Уразаева Рәмилә Галимҗан кызы, 1962 елның 14 маенда туганмын.Педагогик стажым - 26 ел. Белемем – югары, 2000 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Югары категорияле тәрбияче.

    Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара ярдәмләшү, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбиялим.

 

                                   И күңелле җәй көнендә -

                                     Табигать кочагында.

                                     Менә шуны истә тоту

                                     Кирәктер шул чагында:

                                       Агачларны сындырмагыз.

                                       Кош оясын ватмагыз,

                                       Суларны да пычратмагыз,

                                       Пыяла чүп атмагыз.

                                       Эссе чакта, коры чакта

                                       Урманда ут якмагыз.

                                       Табигать ул безнең әни

                                       Табигатьне саклагыз!

                                                                    

                                                                     И.Рәҗәпова

   Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Балалар бакчасында моңа нигез салына. Эчә торган суыбыз, сулый торган  һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре  дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик  тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Экологик тәрбия бирү  программа нигезендә алып барыла. Программа үзебезнең төбәктәге шартлар, үсемлекләр, хайваннар, табигатьне исәпкә алынып төзелде. Ул дүрт өлешкә бүленгән:

1.Кеше һәм табигать.

2.Тере табигать.

3.Үсемлекләр дөньясы.

4.Әйләнә-тирә мохитне саклау.

Һәрбер иртә бакчада түбәндәге шигырь юллары белән башлана.

 

Хәерле иртә, агачлар...

                                                                                                      Хәерле иртә, кошлар.

Хәерле иртә, табигать,

                                                                                                      Хәерле иртә, дуслар!

 

   Бакчабыз район үзәгендә урнашкан. Бакчаның ихатасы агачлар, куаклар белән әйләндереп алынган. Каен, юкә, чаган, тополь, миләш, чыршы – һәммәсе дә бар. Җимеш агачлары да күп: чия, каргыган, кура җиләге. Агачлар, куаклар һәм яшел чирәм белән хәзурланып, кошларны күзәтеп үсә безнең балалар.

  Бакчаның яшелчә бакчасы бар, анда кишер, суган, чөгендер үстерәбез. Балалар белән бергәләп утыртабыз, шытып чыгуын күзәтәбез, бергәләп су сибәбез. Даими рәвештә табигатькә экскурсияләр оештырабыз. Елның һәр фасылына күзәтүләр план нигезендә алып барыла. Җәй буе кошларның матур сайравын, бала чыгарып очарга өйрәнүләрен күзәтәбез.

Табигать кочагында, саф һавада оештырган уеннар, дидактик уеннар балаларның белемен тирәнәйтә, уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыра. Балалар саф һавада уйнарга бик яраталар. Газоннарда тәрбиячеләрнең тырышлыгы белән бик күп төрле чәчәкләр үсә. Тәрбиячеләр балаларга чәчкләрнең исемнәрен өйрәтәләр, аларның шытып чыгуын. үсүен, чәчәк атуын күзәтәләр, чәчәкләреннән, яфракларыннан танып белергә өйрәтәләр.

   Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Бу урын һәрвакыт балаларга табигать турында, аның матурлыгы турында, аны якларга, сакларга  һәм һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген исләренә төшереп тора.

   Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру  өчен табигать почмагы ясадык. Анда балаларның яшьләренә карап белергә тиешле гөлләр үстерәбез. Гөлләр үсеше өчен кирәкле шартларны балалар зурлар төркемендә инде бик яхшы үзләштерделәр.

   Балалар бик теләп гөлләрне карыйлар, суган, солы үстерәләр. Бу тәҗрибә ярдәмендә дә, шөгыльләрдә дә ныгытыла. Үстергән суганнарны юып балалар көндезге ашларына салып ашыйлар.

   Табигать почмагында балалар балыкларны карарга бик яраталар. Бакчада җимеш агачлары да байтак: алма, чия, кара һәм кызыл миләш, балан, карлыган, кура җиләге үстерәбез.Балалар агачларны, яфракларны, танып беләләр, чәчәк атуын, үсуен күзәтәләр.Җәй буе үзебезнең җиләк-җимешләрне балаларга ашатабыз, компотларын ясап эчертәбез, кышка варенье әзерлибез.

  Уен участогы хәтфә кебек яшел. Анда болын, урман үләннәре барысы да бар. Кар эреп беткәч тә, иң беренче  чыккан тузганакларны да, дару үләннәрен дә, әрекмән, ромашка, үги ана яфрагын, бәбкә үләнен дә күзәтәбез.Тузганак турында балалар түбәндәге шигырьләрне өйрәнделәр:

 

 

Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

                                                                                                     Шикәре дә җитәрлек,

                                                                                                    Чәй ясасаң кыздырып

                                                                                                     Тәме исең китәрлек.

    Экологик сукмак бакчаның капкасыннан керү белән үк башлана.

Күзәтү өчен тугыз тукталыш билгеләдек. Тукталышларда агачлар,куаклар, чәчәкләр, кошлар, бөҗәкләр, яланаяк йөрерлек кыр үләннәре дә бар. 

     Чүп үләннәре, алардан арыну һәм хезмәтне  оештыру балаларга экологик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Балалар бик теләп кишер, чөгендер, суган түтәлләре араларын утыйлар, төпләрен йомшарталар.Чүплерен чиләккә җыеп тутырып контейнерга илтеп бушаталар.

   Балаларда бакчада зурлар белән берлектә хезмәт итеп өлкәннәр хезмәтенә карата хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләнде.

  Бакча территориясендә кечкенә күлчек ясалды, мини-бассейн төзелде, территория эстетик зәвык белән бизәлде, чәчәклекләр булдырылды. Балаларыбыз күп кенә күчмә кошларның һәм кышлаучы кошларның исемнәрен беләләр. Көз көне төркем-төркем китүче кошларны күзәтәбез. Балалар аларны исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калалар.

   Көз көне үләннәр саргаеп, кибеп юкка чыккач, кояш сирәгрәк елмаеп, җир суына башлауга, бөҗәкләр кимүенә игътибар итәбез. Балаларга табигатьтә бар нәрсәнең дә тыгыз бәйләнештә бәйләнештә булуын аңлатабыз.

  Кыш көне дә күзәтүләрне дәвам итәбез. Безнең якта кышлаучы кошларның тормыш-көнкүрешләре белән балаларны таныштырабыз.   Кошларның кыш көне ризык таба алмауларын, шуңа күрә аларга ризык куярга кирәклеген аңлатабыз. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар ярдәме белән кошларга кышкы сыуклар чорында туклану өчен җимлекләр ясатылды. Ата-аналар белән берлектә балаларга кошлар – безнең дусларыбыз булуын, аларны сакларга кирәклеген төшендерәбез.

  Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү,һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш чыгуын, батуын, агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын тыңлап үскән бала гына табигатьнең иң якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, ягъни соклану – сокланмавы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.

   Бакчаны әйләндереп алган агачлар, куаклар, һәммәсе дә балаларны табигать белән таныштыруда зур булышлык ясый.

   Елның теләсә кайсы вакытында агачларны, куакларны, кошларны һәм үләннәрне күзәтә алабыз. Матур-матур күбәләкләрне, юкәгә очып килгән бал кортларын, тырышып эшләп һөргән кырмыскаларны һәм башка төрле күп бөҗәкләрне күзәтү оештырыбыз. Күзәтүләр вакыты бик күңелле үтә, балалар күп сораулар бирәләр.

 

  Күзәтү вакытындагы өйрәнгән табышмаклар, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр зур әхәмияткә ия, чөнки алар балаларны тагын да кызыксындырып, оештырып җибәрәләр. Матурлыкны күрергә генә түгел, сакларга да өйрәтәбез. Табигатьтәге бәйләнешне, елгаларыбызны, күлләребезне, болын, урманнарны, барлык тереклек иясен күз карасыдай сакларга өйрәтәбез. Табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән халык авыз иҗатын киң кулландым. Балалар белән мәкальләр, әйтемнәр, такмазалар, табышмаклар бик күп өйрәндек. Тереклек ияләренә, табигатькә карата шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел, изге җанлы булырга өйрәтәбез.

  Рәсем шөгыльләрендә табигатьне чагылдырган рәсемнәр ясыйбыз.

 Сөйләм теле, экология шөгыльләрендә табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Шөгыльләрдә, шөгыльләрдән тыш вакытларда бик күп уеннар өйрәндек.

 Музыка җитәкчесе Хамматуллина В.П. белән берлектә күңел ачу кичәләре, бәйрәм иртәләре даими үткәреп торабыз. Мәсәлән, “Алтын көз”, “Яңа ел”, “Нәүрүз”, “Ямьле җәй”, “Уңыш бәйрәме”, “Чишмә буенда” һ.б. Балаларны сулыкларны, чишмәләрне, болын, яланнарны чүпләмәскә, ял итәргә баргач.тирә-якны сакларга кирәклеге турында аңлатабыз. 

Без – кешеләр, җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары.

Бер- беребезне саклап, кадерләп яшик!

    

 

Экологик тәрбия бирү буенча перспектив планнар

Мәктәпкә хәзерлек төркеме

 

СЕНТЯБРЬ

1.Мөстәкыйль рәвештә һава  торышын билгеләү. Аның үсемлекләргә, кошларга, җәнлекләргә йогынтысын әйтү. /көчле җил агач яфракларын өзә, кошларга очу өчен  кыен/.

2.Җәй турында әңгәмә.

3.Юкә һәм чыршы агачын күзәтү.

4.Халык сынамышларын өйрәтүне дәвам итү.

5.Участоктагы газоннардагы чәчәкләрне күзәтү.

Паркка экскурсия.

7.Беренче суыкларны күзәтү.

8.Кашкарый /астра/ һәм  космея чәчәкләрен бүлмәгә алып кереп утырту.

9.Балыкларны карау.

10.Суган утырту.

11.Орлыклар әзерләү.

 

 

ОКТЯБРЬ

1.Тәрбияче белән берлектә һава торышын билгеләү һәм хайваннарның тормышын өйрәнү.

2.Участоктагы агачларны карау. Кайсы агачтан яфрак коелып беткән?

3.Көз турында шигырьләр уку

4.Яшелчә бакчасын күзәтү.

5.Яфраклар әзерләү. “Кайсы агачтан яфраклар?”

6.Зурлар хезмәтен күзәтү.

7. Яфраклар коелган паркка бару.

8.Су хайваннары турында әңгәмә.

9.Аквариум чистарту.

10.Табигатькалендаре алып бару.

11.Гөлләрне тәрбияләү.

 

НОЯБРЬ

1.Ноябрькөзнең соңгы ае. Көзге табигать, аның кошларга. хайваннарга тәэсире.

2.Болытларны күзәтү.

3.Агачларны күзәтү.

4.Кошлар турында сөйләшү. Күчмә кошларны истә калдыру.

5.Кояш нәрсәгә кирәк? Көннәр кыскара, төннәр озая.

6.Ноябрьда көз кыш белән көч сынаша.

7.Көз.Йомгаклау.

8.Мөстәкыйль рәвештә һава торышын  табигать календарендә күрсәтү.

9.Гөлләрне тәрбияләү.

10.Солы утырту.

 

 


ДЕКАБРЬ

1.Декабрь – кышның беренче ае. Табигатьтәге үзгәрешләрне чагыштыру. Беренче кар бөртекләрен күзәтү.

2. Участоктагы агачларның, куакларның кышкы ялга күчүен, бәскә төрүнүләрен күзәтү.

3.Участокта кошларны күзәтү. Җимлеккә җим сибү.

4.Паркка экскурсия.

5.Йорт һәм киек кошлар турында әңгәмә.

6.Салкын якта яшәүче хайваннар.

7.Җылы якта яшәүче хайваннар.

8.Табигать почмагы өчен төрле орлыклар алып килү.

9.Балыкларны күзәтү.

10.Табигый материаллардан әйберләр ясау.

 

 

ЯНВАРЬ

Бездә кышлаучы кошлар турында сөйләшү.Алар турында кайгыртырга өйрәтү.

2.Кышлаучы 4-5 кошны рәсемгә карап һәм үзләрен танып  белергә өйрәтү.

3.Суык якта яшәүче болан белән танышу.

4.Кышкы агачларны күзәтү. Аларны тышкы кыяфәтеннән аера белергә өйрәтү.

5.Ерткыч хайваннар турында сөйләшү.

6.Урман җәнлекләре кышны ничек чыгалар?

7.Су җәнлнге – тюллень.

8.Суган, бодай утырту.

9.Үрмә гөлләр утырту.

10.Аквариум балыкларының исемнәрен., яшәү шартларын өйрәтү.

 

ФЕВРАЛЬ

1.Февраль кышның соңгы ае.

2.Җылы һәм салкын якта яшәүче хайваннар – тәрбияче сөйләве.

3.Татарстандагы урманнар турында әңгәмә.

4. Урманны кемнәр саклый?

5. Кызыл китап турындагы белемнәрен ныгыту.

6.Тәрәзәдәге бозларны күзәтү.

7.Кыш – йомгаклау.

8.Яңа гөл белән танышу.

9.Аквариумның суын алыштыру.

10.Суган утырту.

 

МАРТ

1.Март – язның беренче ае.

2.Кара каргаларны күзәтү.

3.Урман – күпкатлы йорт. Әңгәмә.

4.Яз башында паркка бару.

5.Тыюлыклар турында әңгәмә.

6.Кыргый хайваннар язны ничек каршы алалар.

7.Кошлар – безнең дуслар.

8.Җылы якта яшәүче хайван – дөя.

9.Агач ботакларын алып кереп утырту.

10.Аквариумны чистарту.

11. Гөлләр күчереп утырту.

12.Чәчәк орлыклары утырту.

 

   АПРЕЛЬ

1.Көннәр озыная бара.

2.Гөрләвекләр агышын күзәтү.

3.Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең язгы кыр эшләре башлануы.

4.Кызыл китапка кертелгән умырзая чәчәге турында.

5.Яшелчә бакчасында эшләр.

6.Күчмә кошларның кайтуы.

7.Умырзая чәчәге.

8. Урман – безнең байлык

9.Гөлләрне күчереп утыртуны дәвам итү.

10.Бүлмәгә ботаклар кертеп кую.

 

МАЙ

1.Май – язның ахыры.

2.Язгы чәчү.

3.Бөҗәкләрне күзәтү. Аларның яшәү рәвеше турында әңгәмә.

4.Агачларны күзәтү.

5.Паркка экскурсия.

6.Кошлар оя ясый, йомырка салып, бала чыгара.

7.Алма агачын күзәтү. Чәчәген карау.

8.Су хайваннары.

9.Салкын якта яшәүче хайваннар.

10.Кырмыска оясын күзәтү.

11.Бүлмә гөлләрен күзәтү.Кояш яратучы гөлләрне яктыга кую.

 

 

Зурлар төркеме

 

СЕНТЯБРЬ

1.Көз турында әңгәмә.

2.Агачларны, куакларны күзәтү, чагыштыру. Чаган һәм чыршы агачын күзәтү.

3.Халык сынамышлары белән таныштыру. /имәндә чикләвек күп булса, кыш бик суык булыр һ.б./.

4.Чәчәкләрне күзәтү.

5.Көннәрне суына барын, беренче суыкларны күзәтү.

6.Кошларның ңылы якларга китүе.

7.Төрле орлыклар әзерләү.

8.Яфраклар җыю, букетлар ясау.

 

ОКТЯБРЬ

1.Көзге табигатьне алдагы ай белән чагыштыру.

2.Агачларның, кошларның, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүе.

3.Яшелчә бакчасын күзәтү.

4.Чәчәк орлыкларын җыю.

5.Гөмбәләр турында аңлату.

6.Коелган яфраклар җыю.

7.Аквариум балыкларын ашату.

8. Кошларга җимлеккә ашарга кую.

 

НОЯБРЬ

1.Ноябрь – көзнең соңгы ае. Үзгәрешләрне күзәтү.

2.Агачларны күзәтү.

3.КӨннәрнең кыскара, төннәрнең озыная баруын билгеләү.

4.Кошлар турында әңгәмә.

5.Көз көне уңышлар җыелып беткән була, кыраулар төшә, җирне туңдыра башлый.

6.Бүлмә гөлләрен күзәтү.

 

ДЕКАБРЬ

1.Кышның беренче ае.

2.Агачларның бәскә төренүен. Кышкы ялга күчүен күзәтү.

3.Кошларны күзәтү.

4. Лимон гөле белән хөрмә гөлен чагыштыру.

5.Йорт хайваннары турында әңгәмә.

6.Йорт кошлары.

7.Балыкларны күзәтү.


ЯНВАРЬ

1.Кышлаучы кошлар.

2.4-5 кышлаучы кошны танып белергә өйрәтү.

3.Үсемлекләрне орлыктан үстерү:бодай, суган  утырту.

4.Кышкы агачларны утырту.

5.Кошларны күзәтү. Ашату.

6.Карның үзлекләре белән таныштыру.

7.Тәрәзәдән буранны күзәтү.

8.Аквариум балыкларын күзәтү.

 


ФЕВРАЛЬ

1.Бүлмәдәге бодай тишелешен күзәтү.

2.Су белән карны чагыштыру.

3.Кыргый хайваннар.

4.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү.

5.Кошларныд кышкы тормышын өйрәнү.

6.Бүлмәдә солы утырту.

7.Балыкларны күзәтү.

 

АПРЕЛЬ

1.Коннәрнең озыная барын билгеләү.

2.Гөрләвекләр агышын күзәтү.

3.Кошлар тормышы.

4.Язгы кер эшләре турында әңгәмә.

5.Умырзая чәчәге.

6.Табигать почмагында балыкларны ашату.

7.Җылы һәм суык якларда яшәүче хайваннар турында әңгәмә.

8.Урман – безнең байлыгыбыз.


МАЙ

1.Май – язның иң беренче ае.

2.Язгы чәчүләр.

3.Бөҗәкләрне күзәтү.

4.Бакча эшләре.

5.Гөлләрне күчереп утырту.

6.Су хайваннары турында әңгәмә.

7.Тере һәм тере булмаган әйберләр турында әңгәмә.

8.Чәчәк тутәлләренә орлыклар чәчү.

 

 

 Уртанчылар төркеме

 

СЕНТЯБРЬ

1.Участокта агачларны, куакларны күзәтү.

2.Чәчәкләрне күзәтү.

3.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү.

4.Яшелчә бакчасын күзәтү.Яшелчәләр уңыш бирсен өчен күпме хезмәт куелуы турында сөйләшү.

5.Чәчәкләрнең матурлыгын күрә белү, бүлмәгә вазага су салып кертеп кую.

6.Яшелчә бакчасындагы хезмәт.

 

ОКТЯБРЬ

1.Яшелчә бакчасы.

2.Чәчәкләрне күзәтү. Орлыклар җыю.

3.Бүлмә гөлләрен, балыкларны күзәтү.

4.Коелган яфраклардан букетлар ясау.

5.Урманда нәрсәләр үсә?

6.Гөмбәләр турында төшенчәләр бирү.

 

 

НОЯБРЬ

1.Табигатьтәге үзгәрешләрне өйрәнүне дәвам итү. Көз көне яңгыр ява, пычрак.

2.Кояшның тәэсирен ачыклау.

3.Агачларны күзәтү.

4.Нәрсә ул кырау?

5.Кошлар турында әңгәмә.

6.Кактус гөле белән танышу.

 

 

 

 

 

ДЕКАБРЬ

1.Кактус гөлен карау.

2.Кар яуганын күзәтү.

3.Ишек алдына очып килүче кошларны күзәтү.

4.Кыргый хайваннар.

5.Йорт хайваннары.

6.Кошларга җимлекләр кую.

 

   ЯНВАРЬ

1.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтүне дәвам итү.

2.Буранлы көндә тәрәзәдән күзәтү.

3.Карның үзелчәлекләре.

4.Буранлы көндә хайваннар ничек яшиләр?

5.Ңәнлекләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү

6.Суган утырту.

Булмә гөлләрен күзәтүне дәвам итү.

 

ФЕВРАЛЬ

1.Суган, бодай утырту.

2.Кышкы урманга сәяхәт.

3.Су, боз, пар турында белемнәрен ныгыту.

4.Умырзая чәчәге.

5.Дару үләннәре

6.Кызыл китап турында сөйләү.

 

МАРТ

1.Табигатьне күзәтү.

2.Суганның үсешен күзәтү.

3.Участокта чыккан кара тирләрне күзәтү.

4.Бүлмәгә агач ботагы алып кереп утырту.

5.Яз турында әңгәмә.

6.Бүлмә гөлләре.

7.Күчмә кошлар.

 

 

АПРЕЛЬ

1.Чәчәкләр орлыкларын утырту.

2.Үги ана яфрагы.

3.Сыерчыкны күзәтү.

4.Яңгыр яу,яу.

5.Гөлләр үстерәбез.

6.Ачагларны күзәтү.

 

МАЙ

1.Яшелчә бакчасы.Өлкәннәр хезмәтен күзәтү.

2.Ык буена экскурсия.

3.Чәчәк атучы агачларны карау.

4.Бөҗәкләрне күзәтү.

5.Күгәрчен һәм чыпчык. Аларны күзәтү.

6.Бүлмә гөлләрен күчереп утырту

 

               Тема:  Су безгә яшәү өчен кирәк

 

Максат:  Балаларга Кеше тормышында суның әһәмияте, Яшәү чыганагы булуын төшендерү, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген алату.

 

Материал: Су анасы костюмы, рәсемнәр (суның Кеше тормышындагы әһәмиятен чагылдырган).

 

Барышы.

1.     Оештыру. Табышмак әйт.

 

1.     Исе дә юк, төсе дә юк

         Аннан башка тормыш юк.  (Су)

2.     Булмаган җире сирәк

үзе һәрвакыт кирәк.   (Су)

 

2.     әңгәмә.

- суны кайларда очратып була? (елга, чишмәләрдә)

       Тәрбияче: хәзер балалар, су белән ныгырак танышу ɵчен без экскурсиягә чыгарбыз. Су нинди? Ул нәрсәгә кирәк? (Кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә).

 

3.     Автобуска утырып Ык буена бару, су анасы белән очрашу.

Су анасы:Сез, шаян малайлар, кызлар минем алтын тарагымны урларга килдегезме?

Балалар:Юк, Су анасы, без су белән, елга белән танышырга килдек.

Су анасы: Алай булса рәхим итегез, елгамда юыныгыз, әрәмәләремдәге гɵлҗимешләр, баланнарымны авыз итегез. Балыкларым белән ярышып йɵзегез.

Тәрбияче:Су анасы, синеңсуны балаларга эчәргәярыймы?

Су анасы: Минем суымны кешеләргәэчәргәярамый, чɵнки елгаларымныңсуы чиста түгел. Кешеләр дәаны пычраталар, Чүп-чарлар  түгәләр. әминем  әрәмләремдәяшәгән хайваннар: куян, аю, тɵлкеләр, су кошлары: ак кошлар, казлар, үрдәкләр, торналар минем суымда юыналар, су эчәргәтɵшәләр.

Су пычранса минем елгадагы балыклар да үлеп бетәчәк. Балалар, әниләрегез-әтиләрегез белән килгәч, минем суларымны пычратмагыз,   чүп-чарлар ташламагыз.

Тәрбияче: әкешеләр эчәр ɵчен суны каян алалар? ( краннан, урамдагы коедан)

-әсу кранга каян киләсоң?

Су анасы: әйдәгез, мин сезне су чыганагы, агачларны тулыландырып торучы чишмәгәалып барам.

 

4.      Автобуска утырып чишмәгәбару

Дуслык чишмәсе янында күзәтү, матурлыгына, суны чисталыгына соклану, челтерәп агуын тыңлау.

Тәрбияче: элек-электән әби-бабаларыбыз чишмәләргәизге итеп караганнар. Аларны гел карап, чистартып торганнар. Чишмәләрнеңсуы тәмле һәм шифалы да.

       Чишмәләрне, аларныңяннарын чиста итеп тотарга кирәк.

       М. Җәлилнең«Чишмә» шигырен уку.

 

5.      Су анасы белән «әверелдерү» уены.

- челтерәп аккан чишмәгә;

- су төбендәге ташка;

- суда йөзуче үлән яки чәчәккә;

- суда йөзуче балыкка;

- су эчәргәкилгән җәнлеккә(бɵҗәккә); 

 

6.     Йомгаклау.

Җир йөзендәсу бик күп. Ләкин аны эчәргәяраклысы елдан-ел азая бара. Шуңа күрәсуны сак тотарга кирәк. Кирәкмәгәнгәтүгәргәярамый, чишмәләрне чистартып тотарга  кирәк.

 

Тема: Бүлмә гөлләре.

Максат:Балаларны бүлмә гәлләре белән таныштыру, гөлләр  үстерүгә карата кызыксыну уяту, өлкәннәргә булышырга,гөлләргә су сибәргә, яфракларындагы  тузаннарны сөртергә өйрәтү.

Ярдәмлек: табигать почмагындагы гөлләр, тузан сөртү өчен чүпрәкләр, лейка, көрәк.

Барышы: Балаларны табигать почмагына алып киләбез, табигать почмагында таныш гөлләр.

        Зыя Мансурның “Кызыл гөлләр” шигыре.

                   Иркәләп, сөеп сөелеп,

                   Иртән саф сулар сибеп,

                   Үстердек кызыл гөлләр,

                   Сокланып үпте җилләр,

                    Бергә-бергә гөрләшеп,

                    Гөлләр аңкып үстеләр,

                    Күбәләкләр аларны

                    Кочып-кочып үптеләр.

Тәрбияче: Рәхмәт. Балалар, шигырьдән аңлашыладыр, без бүген бүлмә гөлләре турында сөйләшәбез. Бүлмә гөлләрен, чүлмәкләргә утыртабыз, тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әйтегез әле, балалар безнең табигать почмагында нинди гөлләр үсә?

Балалар: Калл, алоэ, үрмә гөл, яран.

Тәрбияче:  Балалар, калл гөле нәрсәгә ошаган?

Балалар: Агачка.

Тәрбияче: Ә калл нинди чәчәк аткан?

Балалар: Ак чәчәк.

Тәрбияче: Яфраклары нинди, нинди төстә?

Балалар:  Яшел, зур, киң.

Без аларны юеш чүпрәк белән сөртәбез, алар һәрвакыт чиста, ямь-яшел булып үссеннәр.

Тәрбияче: Әйе, сез гөлләрнең чисталык , дым, яктылык яратканын  беләсез инде. Аларны тәрбияләп торырга кирәк, аларга су сипмәсәң, алар үпкәлиләр. Ә сез балалар гөл чәчәкләрен яратасызмы? Нинди төсләрне яратасыз?

Балалар: Зәңгәр,кызыл, ак, сары.

Әйдәгез без сезнең белән “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алабыз.

                        Юл читендә зәңгәр чәчәк

                        Якты нурлар тарата.

                        Безнең кызлар һәм малайлар

                        Зәңгәр чәчәк ярата.

Уен берничә кат кабатлана.

 

 

Тема: Яшеллекне саклау

Максат: Балаларны табигатьтәге  матурлыкны күрә, тоя белергә  өйрәтү. Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату.куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгын төшендерү.

Ярдәмлек:рәсемнәр, агач ботагы.

 

Барышы.

Исәнмесез, балалар. хәерле көн.

Балалар без сезнең белән бүген паркка сәяхәткә чыгабыз. Анда үскән агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр белән танышырбыз.

Ләкин башта парктан рөхсәт сорыйк. Кем шундый серле сүзләрне белә?

 

       1 бала: Паркка килдем

                    Зурлап башымны идем

-         Парк,-дидем-парк,

 Мин сиңа килдем.

         2 бала: Мин  эчкәрәк үтим,

                      Сукмакларыңда йөрим,

                       Чәчәк исләрен исним,

                        Матурлыгыңны күрим.

Тәрбияче: Балалар, без паркка кергәч, сезнең күзегез иң беренче нәрсәгә төште?

Балалар: Агачларга, чәчәкләргә.

 - Ә сез нинди агачлар беләсез? Балалар мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа җавабын әйтерсе, без инде паркта нинди агачлар үсүен табышмакларның дөрес җавабыннан белербез.

1.     Нинди агач җилсез шаулый?.

Балалар: Усак агачы.

2.     Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк

Балалар: Чыршы агачы.

3.     Яшел шәлен ураган,

Үзе бөдрә,чәче юк.

Балалар: Каен агачы.

Балалар агачлар белән беррәттән куаклар  да үсә. Ә сез нинди куаклар беләсез?

Балалар: Гөлҗимеш, кура җиләге, чикләвек.

Тәрбияче:Балалар агачлар белән куакларның аермасы нәрсәдә?

Балалар: Агачлар –биек, куаклар-тәбәнәк.

Тәрбияче: Куак агачлары җимеш бирәләр, алардан күп төрле дарулар ясыйлар, тәмле камыр ризыклары пешерәләр.

Менә паркка сәяхәтебез тәмамланып килә. Без әле паркка тагын килербез, кошлар сайравын, агачларның серле тавышларын тыңларбыз. Ә хәзер балалар парктагы агачлар белән саубуллашабыз. Сау булыгыз, рәхмәт сезгә.

 

                        Тема: Кошлар безнең дусларыбыз.

 

   Максат:Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәме белән кош оялары ясау һәм җимлекләр куярга өйрәтү. Кечкенә дусларыбызга мәрхәмәтле, шәфкатьлелек тәрбияләү.

  Ярдәмлек: Кош рәсемнәре, ясалган җимлекләр.

  Барышы: Ишек шакып  “Көз” кызы керә.

Көз кызы: Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кем килгән?

Балалар: “Көз” апа килгән.

Көз апа: Әйе, бу мин “Көз” апа булам тагын бер кат – исәнмесез.

Балалар: Исәнме “Көз” апа

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле “Көз” апа  кулына  “серле тартма” тоткан. Бу “Серле тартма”да ниләр бар  икән? Безгә күрсәт әле.

Көз апа: Әйе, минем кулымда тартма, анда серле рәсемнәр. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын дөрес итеп әйтә алырсызмы?

1.     Язын килә, көзен китә

      Оя ясасаң үз итә                   (сыерчык)

2.      Урмый-чәчми, ил өстендә көн итә . (чыпчык)

3.     Кулы  юк балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый (карлыгач)

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле кошлар кайда яши?

Балалар: Урманда, өй янында

Тәрбияче: Балалар, без кошлар турында ничек кайгыртабыз?

Балалар: Каен агачы, миләш, чыршы, юкә агачларына җимлекләр куябыз, оялар ясыйбыз.

Тәрбияче: Балалар мин сезгә Ф.Зиатдиновның “Кошлар туе” дигән шигыренннән өзек укыйм.

Җимлек ясады Айнур

Шундый матур җимлеге!

Кызыл түшләр , песнәкләр

Белсен әле кемлеген!

                                    Кошлар кебек канатланып

                                    Чыгып китте урманга

                                     Үзе  ясаган җимлекне

                                      Талга элеп куярга

Көз апа: Балалар, минем китәр вакытта якынлашты. Әйдәгез бергәләп кошлар турында уен уйнап алыйк әле.

 

                                           Уен “Каргалар”

                 Балалар  бүлмә уртасында басып торалар

                 Тәрбияче әйткән сүзләр буенча хәрәкәтләр ясыйлар.

                 “Карр-карр, карр –дип кабатлыйлар

               

                                             Кара карга.

                  Кара  әле, дустым ,кара

                  Кара карга очып бара

                  Син беләсеңме, Гөлия

                  Ул да бит сөйләшә ала

                   Ишетәсеңме: _Карр да Карр !-ди.

 

Тема: Кыргый хайваннар

Макат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,

                Аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.

Ярдәмлек:кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.

  Барышы:

Тәрбияче: Балалар, без бүген “Тере почмакка” сәяхәткә барабыз. Нәрсә соң ул “Тере почмак”?

Анда төрле  тереклек ияләре  хайваннар яшәгәнгә күрә аны “Тере почмак” дип атыйлар. “Тере почмакта” нәрсәләр яшәгәнен сез мин әйткән табышмакларның җавабыннан белерсез.

 

1.     Алгы тәпие кыска.

Чабарга ул бик оста,

Сары тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

                                        (Куян)

2.     Җәен урманга патша

Кышын кардан да аста (Аю)

     3.  Көлтә-көлтә койрыгым

          Селки –селки барамын

          Күлмәгемне бирмәсәң

           Калҗа –калҗа тураем     (Төлке)

Тәрбияче: Дөрес, куян. Әнә карагыз әле, куянкай –йомшаккай. Аның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә дә ул бик җитез йөгерә. Җәй көне ул соры, ә кышын ак төстә була. Ул бик куркак. Карагыз әле балалар, калтырап почмакта утыра.

Балалар , куян нәрсә ярата?

Балалар: Кишер, кәбестә ярата

Тәрбияче: Куян турында без сезнең белән күп җырлар,уеннар беләбез, әйдәгез әле , “Ак куян” җырлы – биюле уеннар алыйк

 

“Ак куян” уены.

1.     Ак куян басып тора,           (балалар кулларын башларына куеп,

Колакларын селкетә,             “Куян колагы” күрсәтәләр)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

2.     Ак куян басып тора

Аякларын җылыта

Менә шулай, менә шулай         (Куян кебек сикерәләр).

Аякларын җылыта                

      

Тәрбияче балаларга уен тәкъдим итә.

 

“ Нәрсә артык?”   уены                         

Балалар каршына кыргый хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр эленә. Алар арасына йорт  хайваны рәсеме дә эленә. Балалар йорт хайванының  рәсемен аерып алырга тиеш. Рәсемнәр  берничә кат үзгәртелә.

Тәрбияче  җәнлекләрнең нәрсә белән тукланулары турында әңгәмә үткәрә.

Дәрес ахрында “Аучы һәм көтүче” уены уйнала.

Уен алдыннан зур яшел урман рәсемнәре беркетелә. “Аучы һәм көтүче”, аларның  хезмәте сүрәтләнгән рәсемнәр өстәп куела.

Аучы кыргый җәнлекләр аулый. Көтүче йорт хайваннарын болында көтә.

Уен өчен “Аучы һәм көтүчене” сайлыйбыз.

Уң якта – болын, анда йорт хайваннары көтүдә йөри, ә сул якта – урман, анда  кыргый җәнлекләр яши. “Эзләгез” дигән сигнал бирелә.  Өстәлдән рәсемнәрне алып,  флажокларга тиешле рәсемнәр куела. Балалар ялгышса, ялгышкан  бала начар аучы яки көтүче була. Уен берничә тапкыр кабатлана.

 

    Тема: Табигать күренешләре

Максат:  Балаларның  табигать күнешләре турындагы  белемнәрен баету,

                 ел фасылларының төп үзенчәлекләрен аңлату, һава торышын

                  күзәтергә өйрәтү.

Ярдәмлек:елның дүрт фасылын чагылдырган рәсемнәр, һава  торышын билгеләү өчен график рәсем.

  Барышы:

Тәрбияче балаларга ел фасылларын атамыйча гына шигырьләр сөйли.

 

Дидактик уен:”Бу кайчак була?”

Тәрбияче:  Кырлар буш кала.

                   Яңгырлар ява,

                   Җирләр дымлана,-

                   Бу кайчак була?

Балалар: Көз көне.

Тәрбияче: Салкын саф һава

                   Йомшак кар ява,

                   Урамга чыксаң,

                    Битләр кызара.

Балалар: Бу кыш була.

Тәрбияче: Яз,яз,яз җитә

                   Тәрәзәне ачтылар

                    Тып-тып –тып итә

                    Эре-эре-эре тамчылар.

Балалар: Матур яз вакыты.

Тәрбияче: Матур җәй, кил безгә,

                  Кил,кил тизрәк син безгә,

                  Гөлләр белән бизәп җирне,

                  Чәчәкләр бир син безгә.

Балалар: Ямьле җәй.

Тәрбияче:  Менә без сезнең  белән шигырь юллары аша ел фасылы белән таныштык. Хәзер мин  сезнең тапкырлыкларыгызны сынап карыйм.

1.     Ак ашъяулык таптым

Җир өстенә яптым.    (Кар)

Балалар: Кар.

Тәрбияче: 2. Өй алдында доп-доп кое казый (тамчы)

Балалар: Тамчы.

Тәрбияче: Балалар, хәзер  елның кайсы вакыты?

Балалар: Яз вакыты.

Тәрбияче: Тәрәзәгә карагыз әле бүген көн нинди?

Балалар: Бүген көн кояшлы, ләкин җиле бар.

Тәрбияче: Көннең җилле икәнен ничек беләбез?

Балалар: Агач яфраклары селкенә, коела.

Өстәлгә төрле рәсемнәр куела. Балалар ел фасылларын,һава торышын рәсемнәр аша күрсәтәләр.

Кыш: Балалар чана шуалар.

Яз: Кар эри, сулар җыелган.

Көз: Комбайн иген ура.

Җәй: Җир өсте чәчәкләр белән  тулы.

Көн кояшлы. Күк йөзе аяз, кояш кыздыра.

Болытлы.(яңгыр ява)

Тәрбияче балалардан кайсы ел фасылын ныграк яратуларын һәм ни өчен икәнлеге турында сорый, балаларның җавабын тыңлый.

Хәрәкәтле уен “Кояш һәм яңгыр”

 

Балалар түгәрәк ясап басалар, йөриләр, җиләкләр җыялар. Каяндыр кара болыт чыга, яңгыр ява. Балалар йөгереп зонтик астына җыелалар. Кояш чыга көн матурлана, балалар таралыша, уйныйлар. Уен берничә кат кабатлана.

 

 

                                     Икмәк кадере

Максат: Балаларга икмәкнең өстәлгә кайдан килүен аңлату, һәркемгә кирәклеген төшендерү.

               Икмәк, башак, бөртек, орлык, бодай, игенче кебек сүзләр исәбенә сүзлекләрен баету һәм кулланышка кертү.

               Игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисе, икмәккә сак караш тәрбияләү.

Ярдәмлек: Кыр    тасвирлаган картиналар, уенчык комбайн, машина, трактор, кул тегермәне, икмәк көлтәсе.

Дәрескә әзерлек: Икмәк турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнү.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Минем белән бер кызык хәл булды бит әле, балалар.

Түп- түгәрәк күмәч алып,

Кайтып киләм кибеттән.

Шулкадәрле хуш исле һәм

Тәмле икән нилектән?

Шундый җылы, шундый йомшак,

Әзләп- әзләп чеметәм.

Әзләп- әзләп чеметәм дә

Шактый гына киметәм.

Тукта әле, нишләп әле

Беләгемне чеметәм?

Сизми дә калганмын икән-

Куенда күмәч беткән.

Менә шундый хәл, тагын кибеткә ипигә барырга кирәк. Балалар, әйдәгез сез дә минем белән.

“Кибет”кә киләләр. Сатучы белән исәнләшәләр, сатучы үзенең эше турында сөйли, күп төрле камыр ризыклары сатуын әйтә. Балалар кибеткә ипинең кайдан килүен сорыйлар. Сатучы ипине машинага төяп ипи пешерү комбинатыннан китерүләрен әйтә.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез ипи пешерү комбинатына да барабыз.

Ипи пешерү цехы сүрәтләнгән картина янына килү. Ипи пешерүче сөйләве. Ә ипи пешерү комбинатына онны кайдан китерәләр соравына -“тегермәннән китерәләр”,- ди ипи пешерүче.

Тегермән сүрәтләнгән картина янына килү. Тегермәндә нинди эшләр эшләнгәнне сөйләү, кул тегермәнен күрсәтү, бөртектән он, көрпә ясалуын күрсәтү. Тегермәнгә ашлык кайдан килә соравына тегермәнче басудан килә дип җавап бирә.

Иген кыры сүрәтләнгән картина янына килү. Картина буенча тәрбияче сөйләве: Игеннәр өлгергәч (башак көлтәсен күрсәтә) комбайннар басыга керәләр. Тәҗрибәле комбайнчылар өлгергән икмәкне урып, сугып, җилгәреп миашиналарга төйяп тегермәнгә илтәләр, игенчеләр көн- төн тырышып эшлиләр.

Табышмаклар әйтү:

Ура, суга, җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Нәрсә ул? (комбайн).

           Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми;

Үзе йөри тыр да дыр,

Я, бу нәрсә, кем әйтер?  (трактор).

Тәрбияче: Балалар, башак тулганчы басулар ни хәлдә була, нинди эшләр эшләнә соң? Әйдәгез язгы басуны карыйк.

Язгы басу сүрәтләнгән картина янына килү. Тәрбияче сөйләве:

-         Тракторчылар басуларны сөрәләр, тырмалыйлар, менә шушындый бөртекләрне чәчәләр тракторлар чәчкечләр белән. Дымлы туфрак, җылы көннәр үзенекен итә, бөртекләрдән уҗымнар тишелеп чыга (Уҗым күрсәтү).

Менә шушы кечкенә икмәк бөртеге безнең өстәлләргә күпереп пешкән икмәк булып килгәнче күпме юллар уза: Яз көнне тракторчылар җирне сөрәләр, чәчкечләр белән икмәкне чәчәләр, һәр орлык уҗым булып тишелеп чыга, алардан башаклар үсә, саргая, җитлегә. Сары төс алгач комбайннар басуга чыга , алар игеннәрне уралар, сугалар, җилгәрәләр, машиналарга төяп тегермәнгә илтәләр, тегермәндә икмәкне тартып он ясыйлар. Онны ипи пешерү комбинатына илтәләр, анда ипи пешерәләр, пешкән ипиләрне аннан магазинга китерәләр. Ә бу вакытта инде көз җиткән була. Икмәк өстәлгә килсен өчен күпме кешеләр хезмәт куялар. Шуның өчен без ипинең бер генә бөртеген әрәм итмичә, валчыгын да коймыйча ашарга өйрәнәбез. Әби- бабайларыбыз да ипине рәнҗетмәгез, диләр. Мәкальләр әйтү:

Икмәкне әрәм- шәрәм итү- зур гөнаһ.

Ипидән зур нәрсә юк.

Бала шигырь сөйли: Ф. Рәхимгулова “Икмәк кадере”.

Җырлы уен уйнау: “Ак калач”.

Балалар әвәләү шөгыленә утыралар.

Тәрбияче: Безнең өстәлләрдә әзер камыр. Килгән кунакларга камырдан кабартмалар, бавырсаклар ясыйбыз. (Ясап күрсәтә).

Балалар мөстәкыйль эшлиләр. Һәр ризыкны подноска тезеп бару.

Менә нинди уңган безнең балалар. Хәзер безнең кабартмаларны пешекче апабыз пешерер, бергәләшеп чәй эчәрбез, кунакларны сыйларбыз.      

 

 

       Җәнлекләрнең кышкы тормышлары

 

Максат: Балаларны табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Җәнлекләрнең тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше, яшәү шартлары, дошманнары, ничек сакланулары турындагы белемнәрен ачыклау, киңәйтү. Балаларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Ярдәмлек: Кыргый җәнлекләр тормышы сериясыннан рәсемнәр, җәнлекләр турында шигырьләр, табышмаклар.

Дәрес барышы.

Тәрбияче:

- Балалар, бүген безгә кунакка урман сакчысы килде.

Балалар кунак белән исәнләшәләр.

Урман сакчысы:

- Балалар, мин урман, анда яшәүче җәнлекләр, кошлар турында бик күп беләм. Буген мин сезгә җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында сөйләрмен. Сезгә рәсемнәр, җәнлекләр турында китап алып килдем.

Тәрбияче:

- Ә безнең балалар табышмаклар, шигырьләр, уеннар, җырлар өйрәнделәр.

1 Бала:

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

Ул нәрсә?

Балалар:

- Куян. (куян рәсеме эленә)

Урман сакчысы:

- Әйе, балалар, бу куян. Кыш көне бик авыр куяннарга, чөнки урманда яшел яфрак та, үлән дә юк. Бөтен җир ап-ак кар белән капланган. Көндез куян куак астында качып ята. Кичләрен азык эзләргә чыгып китә. Усак агачының каерысын кимерә, печән кибәнен  эзли, ул печән ярата. Куян азык тапса да, куркып, як-ягына карап ашый. Куяннар бүреләрдән һәм төлкеләрдән бик куркалар.

2 Бала:

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык, чеби аламын.

Балалар:

- Төлке (төлке рәсеме эленеп куела).

Урман сакчысы:

-Әйе, төлке. Аңа да кыш көнне бик авыр, ул да үзенә азык эзли. Нинди азык? (Куянны эзли). Куян да ана тоттырмаска тырыша, ул бик тиз йөгерә. Ни өчен төлке куянны тиз генә тота алмый? (аның туны ак, ак кардан күренми). Төлке сак йөри. Чөнки төлке кар астындагы урман тынчканнарын чыелдаганын тыңлап тора. Әгәр дә ишетсә, тиз генә карны чистартып, тычканны тотып ала.

Тәрбияче:

- Безнең балалар төлке кебек йөри алалар. (Балалар төлке кебек сак кына йөриләр.) Менә нинди матур хәйләкәр төлкеләр.

3 Бала.

Сорыдер төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Ашарга эзли.

Бу нәрсә?

Балалар җавабы: Бүре. (Рәсеме эленә)

Урман сакчысы:

- Әйе. Бүре бик ерткыч хайван. Алар кыш көнне төркемнәре белән йөриләр, көндезен кичен ашарга эзлиләр. Бүреләр белән кыш көнне очрарырга туры килмәсен.

4 Бала.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Балалар:

- Аю. (Рәсеме эленә).

Урман сакчысы:

- Сез аны кайдан белдегез? Аюның өе кайда соң? Кар өеме астында аюның өне. Ул тирән йокыгы талган. Җәй буе ул урманда җиләк, бал, чикләвек аша үзенә бик күп май җыйган, тазарган, юанайган, ә көз көнне исә, ул шунда кереп йокыга киткән, чөнки кыш көне аю өчен урманда бер нинди азык юк.

Тәрбияче:

- Безнең балалар аюлар турында җыр да беләләр. (Җырлыйлар)

Урман сакчысы:

-         Балалар, сез табышмаклар да чиштегез, җырладыгыз, уйнадыгыз. Мин бу рәсемнәрне һәм җәнлекләр турындагы китапны сезгә калдырам. Аны тәрбияче апагыз белән бергә укырсыз. Урманга кунакка килегез.

 

Табигатьне  саклыйк.

 

Максат: Балаларга агачларның, үсемлекләрнең кешеләр тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу. Үз кулларың белән табигатькә ярдәм итәргә. җирне матурларга, аны “дәваларга”өйрәтү.

Җиһазлау: сумка-пакет.

Барышы:

   Шөгыль паркта экскурсия вакытында үткәрелә.

Тәрбияче: балалар, карагыз әле күккә. анда нәрсә күрәсез?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Әйдәгез, кояшка кулларны сузып җылытып алыйк. Сизәсезме, кояшның иркәләп кулларны җылытуын. Бергәләп кояшка эндәшик әле:

                               Кояш чык, чык, чык.

                               Тәти кашык базарда,

                                Майлы ботка казанда.

                                Кояш чыга ялтырап,

                                Бабай чыга калтырап.

Балалар, карагыз әле тирә-якка. Бөтен җир уянган; агачлар яфрак яралар, җирдә яшел үләннәр калкып чыккан. Агачларга кошлар кунып җылы кояшны мактап җыр сузалар. Табигать җәйгә әзерләнә.  Ә сез җәйне яратасызмы? Нәрсәсе белән сезне җәй яраттыра?

Балалар: Җылы көннәре, матур чәчәкләре, ямь- яшел агачлары, матур итеп сайрый торган кошлары белән.

Тәрбияче: Сез әйткән матурлыкны без үзебез булдырырга, табигать биргән байлыкны сакларга тиеш.

Карагыз әле, нәрсә ята ул үлән арасында?

Балалар: Шешә.

Тәрбияче: Ә буш шешәне ярыймы шулай ташларга?

Балалар: Ярамый. Ул ватылырга, кошларның аякларын кисәргә мөмкин.

Тәрбияче: Әйдәгез аны үзебезнең пакетка салыйк. Ә монда полиэтилен пакетлар күренә. Тәртипсез балалар аларны  ташлап киткәннәр. Әйдәгез аларны да җыеп салыйк сумка- пакетка. Пакетларны җиргә ташларга ярамый, чөнки алар үләннәргә үсәргә комачаулый, пакет астында үләннәргә кояш та төшми, аларны җылы җил дә иркәләми, үләннәр эчерәләр, үләләр. Балалар, әйдәгез барлык булган чүпләрне сумка -пакетка җыеп үзебез белән алып кайтып чүп савытына салыйк. Ишек алды себерүче апа аларны җыеп яндырыр.

Балалар, өйгә кайткач та апаларыгызга, әти- әниләрегезгә табигатьтә үзеңне ничек тотарга, яшеллекне сакларга, агачларны сандырмаска кирәклеге турында сөйләгез, яме.

           Урман  җәнлекләре

Максат: Балаларның урман җәнлекләре турында белемнәрен ныгыту, яшәү рәвешләре турында башлангыч белем бирү, сорауларга җаваплар алу. Табышмаклар әйтү ярдәмендә сөйләм культурасы булдыру. Уен алымнары аша әхлаклылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Ярдәмлек: Урман күренеше, магнитофон язмасында кошлар тавышы. Аю. керпе, төлке, куян, бүре, ике төрле гөмбә, бал уенчыклары.

Дәрес барышы:

      Тәрбияче: Балалар. күзләрегезне йомыгыз әле? Нинди тавышлар ишетәсез?

   (  Магнитофон тасмасыннан кошлар тавышы ишетелә. Тәрбияче “Урман”аланы ясый: агачлар, гөмбәләр, чәчәкләр макетлары куела.)

-Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Без нинди урында басып торабыз?

         (Балалар чыршы, каен агачлары, чәчәкләр, гөмбәләр турында сөйлиләр).

Шулчак елаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, мин елаган тавышишетәм. Барып карыйм әле. (Елап утырган аю янына туктый).

-         Аюкай, нәрсә булды сиңа? Ник елыйсың? Дусларыңны югалттыңмы, әниеңнән аерылып калдыңмы?

               (Аю тәрбияче колагына нидер әйтә).

-Балалар, аюкай үзенең дусларын югалткан бит. Әйтегез әле, кайсы җәнлекләр аюның дуслары?

Балалар: Куян. керпе, төлке, бүре.

Тәрбияче: Дөрес. алар барысы да аю белән дус булып урманда яшиләр. Балалар, аюга дусларын табарга булышабызмы? Тирә якка күз салыгыз әле?

    Чыршы төбендә куян күренә. Бер бала куянны алып килә. Куян турында табышмак әйтелә.

-         Ә куян нәрсә ашарга ярата? Кишер. Әйдәгез әле куянны кишер белән сыйлыйк. (Балалар куянга кишер бирәләр).

Шулчак керпе тавышы ишетелә.

Балалар каен агачы төбендә утырган керпене күрәләр.

Тәрбияче: Керпе, син каен төбендә нәрсә эзлисең? Әллә гөмбәләр эзлисеңме? Керпе турында сөйләшик әле: “Энәләре бар, тегә алмый”.

Керпегә энәләр ни өчен кирәк? Керпе нәрсәләр ярата? Чебен гөмбәсен кеше ашыймы? (балалардан җаваплар тыңлана)

Тәрбияче: Аюның озын. матур койрыклы тагын нинди дусты бар? Әнә бит кечкенә чыршы төбендә үзе дә күренә.

   (Бер бала төлкене алып килә, табышмак әйтә):

                         Нечкә билле. көлтә койрыклы.(Төлке).

-         Төлке турында сөйләшик әле: Төлке хәйләкәр, ялагай, урманда тычканнар тота, шуңа күрә әкрен., сак йөри. Төлке төрле әкиятләрдә төрлечә сүрәтләнә: “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятендә ул усал, ә “Йомры икмәк” әкиятендә хәйләкәр. ягымлы.

Тәрбияче: Балалар, ә аю турында без нәрсәләр беләбез?

Балалар: Аю урманның патшасы, чөнки ул бик көчле. Аю бал ярата. балны аңа бал кортлары җыялар. Чәчәктән чәчәккә кунып бик тырышып эшлиләр алар.

        (Ямьсез улап бүре керә).

Тәрбияче: Балалар, бүренең тавышы ямьсез, карлыккан. Әллә салкын тидеме, бүре?  Ничек ярдәм итик бүрегә?

Балалар: Бал бирик.

Бүре: Рәхмәт, балалар! Бал ашасам тиз тереләм инде мин.

Тәрбияче: Бүре матур сүзләр дә әйтә белә икән. Аның турында табышмак әйтик әле:

                          Үткендер теше, сорыдыр төсе,

                           Урманда йөри, бозаулар эзли.

Тәрбияче:  Балалар. без аю һәм аның дуслары янында кунакта булдык, алар белән якыннан таныштык. Чәчәкләрне таптамадык, гөмбәләрне өзмәдек.

    Ә хәзер бергәләп “Балалар урманда” дигән хәрәкәтле уен уйнап алабыз.

 

 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн