Официальный сайт zakonoproekt2010 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тылсымлы патшалыкка сәяхәт

Submitted by Рузия Тимершаеховна Гумерова on Sat, 12/11/2011 - 19:23

Тема:Тылсымлы патшалыкка сәяхәт

Максат:- укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;

                       -светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү              күнекмәсен ныгыту

                       -активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.

Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, светофор булып киенгән бала, ЮХИДИ      хезмәткәре булып киенгән укучы, Куян малае, магнитофон, карточкалар, поезд рәсеме,презентация, компьютер.

Материал:

1.“Адымнар нык, юллар имин булсын” китабы

2. “ Ачык дәрес” газетасы                                                                                                                                     

3 “Сабантуй” газетасының “Хәерле юл” кушымтасы 

4.  Юл билгеләре рәсемнәре 

5. “Юл билгеләре”темасына  ясалган рәсемнәр

6. А.Тюняев “Правила дорожного движения”

7 .Плакатлар “Юл билгеләре

                                     Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Укытучы:Исәнмесез, балалар! Сез дәрескә әзерме?

   Бүген без тормышыбыз өчен , һәркем  белергә тиеш булган,безнең иминлегебез турындагы темага сөйләшербез. Бүгенге дәресебез гадәти дә түгел әле безнең.

 - Балалар , телисезме, мин сезне сәяхәткә алып барам.Ләкин иң элек табышмакка җавап табарга кирәк бит әле.

 -Табабызмы?

 -Әйе.

                          -Җәен, көзен, яз, кышын,

                           Иртән, кичен, көндезен

                           Ача, йома өч күзен,

                           Телсез әйтәдер сүзен,

    Бик тиз аңлыйлар үзен.

 

Балалар. Бу  Светофор.

Укытучы.Бик дөрес, укучыларым.Бүген без сезнең белән “ Светофор патшалыгы”на сәяхәткә китәбез икән.

                            II. Үткәнне ныгыту, кабатлау.

1.Аяк тавышлары ишетелә

 Ишекне шакыйлар. Класска ЮХИДИ хезмәткәре белән Куян малае килеп керәләр. Куян малаеның аягы, кулы бәйләнгән.

Укытучы:

-Әйе, керегез. Рәхим итегез.

ЮХИДИхезмәткәре:

-         Укучылар, бу тәрбия дәресеме? Сез башлангыч сыйныф укучыларымы?

 Укучылар:

-         Әйе.

  Укытучы:

-         Әйе.Нәрсә булды? Нишләп Куянкай елый? Без аңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?

ЮХИДИ хезмәткәре:

-         Әйе.Сезнең укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр дип ишеткән идем. Алар үзләрен юлда да дөрес тоталар икән. Менә мин сезгә бер дустыгызны алып килдем. Ул юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән, шуның өчен шушындый хәлгә төшкән.

 Укытучы:

                 -Укучылар,без ярдәм итәрбезме?

                 -Ярдәм итәрбез.

-Рәхмәт балалар.

 ЮХИДИ хезмәткәре:

-Мин  ашыгам дусларым.Юл иминлеген сакларга ашыгам. Мин сезгә хат алып килдем. Аны сезгә калдырам, укырсыз.

Укучылар:

-         Сау булыгыз.

Укытучы:

-Ярар, вакыт үтә, безнең сәяхәткә китәсебез бар бит әле. Укучылар, сез нинди транспорт төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? Барыбыз да поездга утырыйк та сәяхәтебезне башлыйк. Безне төрле- төрле кызыклы хәлләр көтә. Юлга, дуслар.

2.      Тукталышлар:

1нче тукталыш “   Юл билгеләре” .                                          

-         Укучылар, беренче тукталышка җиттек.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

   Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

                             Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

 

Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

                                            Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

 

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

 

                                                    Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                 Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

 

 “Юл билгеләрен сайла”уены (карточка буенча эш)

2 нче тукталыш.” Тылсымлы патшалык” та йөрү кагыйдәләре:

·        Юлның уң ягыннан гына йөр!

·        Бары тик тротуардан гына йөр!

·        Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

·        Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

·        Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

·        Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

3 нче тукталыш. “Әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?”

 -Балалар,  сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегез бардыр. Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

- Трамвайда кеше күп иде. Вагондагы сигез урын балалар һәм картлар өчен билгеләнгән. Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышларның берсендә  вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як- ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз генә урыныннан торды:

- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды да ,күр әле, нинди яхшы бала, син дә , улым, зур үскәч, шулай игелекле булырсың, -дип, баласын күкрәгенә кысты.Кечкенә бала әнисенә матур итеп елмайды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?

 -Укучылар урамда игелекле, ярдәмчел булу турында сез ниләр беләсез соң?

Балаларның фикерләре тыңлана:

-Мин,кибеттән кайтучы маһибәдәр әбигә юл аркылы чыгырга булыштым.

-Ә мин юл буенда уйнаган баланы кисәттем,монда уйнауның бик куркыныч икәнен төшендердем.

-Рәхмәт ,балалар.Мин сезнең һәрвакытта да игелекле дә,миһербанлы да булуыгызга ышанам.

- Олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә,ә кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

4 нче тукталыш “Юлларда шигъри юллар”.(Шигырьләр сөйләтү)

Урам чатында

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар  урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала”- дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

                                                    Тылсымлы китап

Бер көн Ирек бик озаклап                                    Әтисе басып киштәдән

Мультфильмнаркарады:                                      Бер китап алып бирде:

Юлда уйнап йөргән бүре                                      -Менә монда, улым, барлык

Машинага тапталды.                                             Кагыйдәләр бар, - диде.

Бик таләпчән светофор                                          Шуннан бирле китап белән

Бүрене нык орышты.                                              Ирек дуслашып китте.

Ирек янына утырган                                              Тылсымлы китап дустына

Әтисеннән белеште:                                                Бик күп серләр өйрәтте.

-Әйтче, әтием, светофор                                         Әгәр өйрәнәсең килсә,

Нәрсәгә кирәк соң ул?                                            Син дә Иректән сора.

Юлда йөргәндә нәрсәләр                                        Ирек хәзер зур шәһәрдә.

Белергә кирәк соң ул? 

                                             Игътибарлы булыгыз!

Шәһәр тулы халык белән,                                 Кем соң кызыл янганда

Күпләп машина чаба.                                        Берни уйламый бара.

Төсле светофорлар көндез,                               Мактанчык һәм шук малай

Хәтта төнлә дә яна.                                            Марат ул- алга чаба.

Һәръягыңда автобуслар,                                    Урамдагы барлык халык

Трамвайлар ашыгып йөрсә,                               Бер секундка тын калды.

Күктәге кошларны санап  ,                                Шук малайны бер машина

 Авызын ачып йөрмә.                                         Әздән таптамый калды.

Тыңлаусыз аюлар” шигырен укып күрсәтә)

     Һай, рәхәтләнеп уйныйлар

     Юл буенда аюлар.

     Нәни генә булсалар да,  

     Сүз тыңламыйлар алар.

                               Машина күренмәгәндә,

                               Йөгерәләр як-якка.

                               Күз алдына китермиләр

                               Ни буласын шул чакта.

     Йөгергәндә уенчыгы

     Төшеп калды берсенең.

     Кире китте, як-ягына,

     Карамыйча аюым, ах...

                                 Әле ярый әниләре

                                  Килеп тотып өлгерде.

                                  Ул булмаса, кызык уен

                                  Ни белән бетәр иде?  (Г.Ш.Нуриева)

 

5 нче тукталыш ”Кем җитез?”(укучылар юл хәрәкәте иминлегенә карата тест эшли)

  Тест биремнәре.

1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:

А) читтән   б) алдан    в) арттан

2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:

А) нәкъавтобустагы кебек

Б) белмим     в) алдан

3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

А) монда юлны аркылы чыгарга ярый   б) монда юлны аркылы чыгарга ярамый

В) шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә

4. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:

А) жираф            б) тротуар                  в) зебра

5. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

А) аның белән контактка керергә

Б) баскан урында катып калырга

В) юл аркылы чыгарга

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

А)сул иңбаш аша төкерергә      б) башта- сулга, аннан уңга карарга

В) башта- уңга, аннан сулга карарга.

6 нчы тукталышСорау миннән, җавап сездән .”

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

7 нче тукталыш  Светофор турында җыр башкару.

Уен “Серле хат”. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?

Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле-төрле,

Берен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше

Табышмакның җавабын түбәндәге юллардан эзләп табыгыз.

 (Светофор)

Акламнсвеиквтоатлшкифорсоедҗикл

III. Йомгаклау. Презентацияне карау.

-Менә Куян малае, безнең белән бергә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп утыргансыңдыр, дип ышанып калам. Киләчәктә аны үтә. Юл билгеләрен исеңдә тот. Светофорга карап йөр!

- Без сезнең белән Тылсымлы патшалыкта кунакта булдык,укучылар.Без нәрсәләр турында белдек?(Укучыларның фикерләрен тыңлау).

 

                            ...Юлларыгызһәрчак уң булсын дип,

                              Имин булсын һәрбер бала дип

                              Зур теләкләр теләп калабыз...

Прикрепленный файл Size
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт.rar 314.09 KB

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн