Официальный сайт e-rus 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Шәүкәт Галиев – балалар язучысы.

Данные об авторе
Автор(ы):
Халикова Д.Ю.
Место работы, должность:

МОУ-Таш-Чишминская начальная общеобразовательная школа, Учитель начальных классов

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
дошкольное образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Класс(ы):
1 класс
Класс(ы):
2 класс
Предмет(ы):
Родной язык
Цель урока:

1) Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштыру;

2) Балаларда әдәби әсәрләрне укуга кызыксын

уяту;

3)      Татар халкының бөек шәхесләре белән

горурлану  хисләре тәрбияләү

Используемая методическая литература:

“Мәгариф”  №10,  2008,  истәлекле даталар;

“Салават күпере” журналы  №10,  1999;

“Сабантуй” газетасы  №46,  2008;

Используемое оборудование:

ребус,  Шәүкәт Галиев портреты,  Шәүкәт Галиев

китаплары,  Шәвәли, магнитофон, Шәүкәт Галиев

шигырьләренә көй язылган кассеталар;

Краткое описание:

План:        1. Ребус чишү. Тема ачыклау.

2. Кунакка Шәвәли килү.

3. Өйрәнгән шигырьләрне сөйләү.

4. “Бииләр итек-читекләр” шигыренә язылган көйгә

бию.

5. “Колын бара каладан” шигыренә язылган җырны

җырлау.

6. Йомгаклау. Китаплар күргәзмәсе.

Тема:         Шәүкәт Галиев – балалар язучысы.

Максат:     1) Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштыру;

2) Балаларда әдәби әсәрләрне укуга кызыксын

уяту;

3)      Татар халкының бөек шәхесләре белән

горурлану  хисләре тәрбияләү;

Материал:  “Мәгариф”  №10,  2008,  истәлекле даталар;

“Салават күпере” журналы  №10,  1999;

“Сабантуй” газетасы  №46,  2008;

Җиһазлау:   ребус,  Шәүкәт Галиев портреты,  Шәүкәт Галиев

китаплары,  Шәвәли, магнитофон, Шәүкәт Галиев

шигырьләренә көй язылган кассеталар;

Метод:         кичә;

План:        1. Ребус чишү. Тема ачыклау.

2. Кунакка Шәвәли килү.

3. Өйрәнгән шигырьләрне сөйләү.

4. “Бииләр итек-читекләр” шигыренә язылган көйгә

бию.

5. “Колын бара каладан” шигыренә язылган җырны

җырлау.

6. Йомгаклау. Китаплар күргәзмәсе.

Әзерлек эше:    Шәүкәт Галиев шигырьләрен ятлау, җыр һәм

биюне  өйрәнү;

1.    Оештыру өлеше.

Исәнләшү;

Ребус чишү;

-Балалар, тактадагы рәсемнәргә карыйк әле. Монда ребус чишәргә бирелгән. Әйдәгез  бу ребусның беренче хәрефләрен шакмакларга язып барыйк әле, нәрсә килеп чыгар икән. (рәсемнәрне әйтә баралар, хәрефне яза баралар)

Шар,   әтәч,   үтүк,   карбыз,   әби,   төлке (Шәүкәт)

Гөмбә,  алма,  лимон,  ипи,  елан,   ваза   (Галиев)

Килеп чыккан сүзне  укып карыйк әле.  (Шәүкәт Галиев)

Ә кем соң ул Шәүкәт Галиев? (портреты эленә)

Шәүкәт Галиев – балаларның киңәшчесе, дусты. Ул балалар шагыйре, балалар өчен шигырь язучы. Аңа 20 ноябрьдә 83 яшь тула. Шигырьләр аша ул безне хезмәт сөяргә, гадел, тырыш, кыю булырга өйрәтә.

Менә бер шигырен тыңлап карагыз әле.  “Чүкеч эзләүче малай”

Әбинең үз йомышлары,

Төрле кибеткә керә-

Сөт ала, ипиен ала...

Онык та йөри бергә.

Тәмле-томлы нәрсә сорап,

Әбисен ул йөдәтми.

-Чүкеч кибетенә керик,

Миңа чүкеч кирәк! – ди.

Хәер, морожный алсаң да

Һич ялындырып тормый,

Иренен ялап куя да,

Яңадан чүкеч сорый!

Өзми дә куймый гына бит,

Тартыла шул кибеткә.

Ахырда килешә әби:

- Әйдә, - ди, - кире беткән!

Кулын артка куеп малай

Чүкечләр карап тора,

Ашыкмый ул, ошатканын

Чамалап, сайлап тора.

Күрсәгез иде алгачтын

Сикергәләп кайтканда!

Бик кызыккан шул осталар

Тәмләп кадак какканга...

Кадакка да, бармакка да

Ул сугар әле, сугар.

Әмма аннан эш сөюче

Бик әйбәт кеше чыгар!

Сез дә бу малай кебек эшләргә яратасызмы? Һәрвакытта да әти-әниләрегезгә булышыгыз! (Ишек шакыйлар)

Укытучы: Безнең дәресебез башланды инде. Син кем?

Шәвәли: Ә сез мине танымыйсызмы? (“Тыйнаклык” дигән шигырен сөйли)

Мин – Шәвәли,                                    Юк-бар белән

Шук малай,                                          Көлдермим!

Үткен малай,                                        Бик тапкыр мин,

Ут малай!                                              Җыйнак мин,

Мин – бик уңган,                                 Мин, мин, мин, бик

Өлгер мин,                                            Тыйнак мин!

Мин – Шәвәли. Шәүкәт бабамның оныгы.  Сездә бәйрәм дип ишеттем дә, кунакка килдем.

Укытучы: Рәхим ит, Шәвәли. Балалар бик күп шигырьләр сөйләр, ә син аларны тыңлап торырсың. Ул шигырьләр барысы да Шәүкәт Галиевнеке. Аның шигырьләре күңелле, юморга бай, кыярлары – түбәтәйле, песиләре – сакаллы, чебиләре самолетта оча, куяннары физзарядка ясый.

Әйдәгез, балаларның кызыклы тормышыннан алып язылган шигырьләрне тыңлыйк. (Яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр.)

“Тамаша”

Әнәс табын янында,

Тәлинкәсе алдында.

Кашыгы – уң кулында,

Китабы – сул кулында.

Аныкын һич белмәссең –

Әллә чәйни җөмләсен,

Әллә чәйни боткасын,

Әллә чәйни ноктасын!

Кайчак була тамаша,

Кашыклы кул адаша.

Авыз тирәли йөртә,

Ашны борынга төртә.

Йә китә ул еракка –

Барып җитә колакка!

Юри микән, кай ара

Кул болай да шаяра:

Шикәр-фәлән тоткач та,

Салып куя токмачка.

Гәрчис бутый ул чәйгә -

Эч,  Әнәскәй, эч әйдә!

Инде бусы ни тагы?

Таплы-таплы китабы...

Ни ашадың? дип сора,

Ул аны белми тора.

Укудан да рәт юк ла –

Башында аның ботка!

Аш янында китап тотып

Утырмыйсыңдыр ла син?

Бу шигырьне кашык белән

Укымыйсыңдыр ла син?

-         Сезнең арагызда да Әнәс кебек малайлар юкмы? Китапларны чиста, пөхтә итеп без сакламасак, аларны кем саклар?(фикерләр)

Без әниләр бәйрәменә бүләкләр әзерләдек һәм тапшырдык. Әлеге шигырьне тыңлап карыйк әле, анда нәрсә диелгән икән?

“Бүләк көзге”

Сигезенче мартка, дим,

Әнигә бүләк алыйм.

Ай буе акча җыйдым,

Шәп көзге алып куйдым.

Килеп җиткәчтен көне,

Бирдем аңа көзгене.

Әни аркамнан сөйде,

Рәхмәт, акыллым, диде.

Ашамыйча җыйгансың,

Менә хупламыйм ансын!

-         Ай буе, дидем, бушка

Йөрдем мин троллейбуста.

Акчасын җыя бардым,

Тартмага куя бардым!

Бүләкне кире бирде,

Шелтәләп болай диде:

Мондый көзгегә, балам,

Мин карарга оялам...

Борчылды белмим нигә,

Ни булды бу әнигә?!

-         Кыз дөрес эшләгәнме? (Ул бүләкне үз куллары белән әзерләсә яхшы булыр иде.)

“Онытылган...”

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган.

-         Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

-         Онытылган... өйдә калган...

Иртәгесен бар балалар

Кулларына китап алган.

- Китапларың кайда, Мәсгуть?

- Онытылган... өйдә калган...

Балаларның һәммәсе дә

Галстуклар бәйләп алган.

-         Галстугың кайда, Мәсгуть?

-         Онытылган... өйдә калган...

Башкаларның “дүртле”, “бишле”,

Мәсгуть тагын “икеле” алган.

- Ник башыңны эшләтмисең?

- Онытылган... өйдә калган...

- Сезнең арагызда да Мәсгуть кебек малайлар булмасын.

Әйдәгез,  беренчеләрнең дә шигырен тыңлап карыйк.

“Физзарядка ясый куян”

Кызыл күзен ачуы –

Төпкә менеп басуы!

Бер, ике, өч – утыра,

Бер,ике,өч – ул тора.

Йә ботакка тотынып,

Ала таган атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп...

Кинәт читкә тартыла –

Куян уктай атыла.

Ә-ә, бар икән юлаучы.

Юлаучымы? Юк, аучы!

Аучы куа куянны,

Куян тоя куганны.

Шундый кызу элдерә -

Ничек кенә өлгерә.

Чыныккан шул, ул чыдам.

Котылды бит аучыдан!

...Иртәгесен аучы да

Ишегалдына чыга.

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч – ул тора.

Йә турникка тотынып

Ала тиз-тиз атынып...

Куян куып туйганмы,

Аучылыкны куйганмы?

Ю-ук.

Физзарядка ясамасаң,

Тотып булмый куянны!

Әйдәгез, балалар без дә куяннар кебек бер тыпырдап алыйк әле.

“Бииләр итек, читекләр”  Ш. Галиев сүзләре, И. Якупов музыкасына бию башкарыла.

Шагыйребезнең шигырьләренә көйләр дә язылган. Хәзер башкарылачак җырыбыз да Шәүкәт Галиевнеке.

“Колын бара каладан”М. Шәмсетдинова музыкасы.

Колын бара каладан,

Ияргәннәр балалар.

Артыннан һич калмыйлар,

Бик яратып карыйлар.

Кала колын күрмәгән,

Колын кала күрмәгән.

Колын бара каладан,

Кала аңа караган!

2.    Йомгаклау.

Сезнең алдыгызда Шәүкәт Галиевнең бик күп китаплары, тулысынча аңа багышланган “Салават күпере” журналы, “Сабантуй” газетасы.

-         Ничек уйлыйсыз, ни өчен тездем икән мин бу китапларны сезнең каршыгызга? (фикерләр тыңлау)

Бу китапларны авыл китапханәсеннән алып укыгыз. Берәр китабын укыган кешенең тагын икенче китапларын да укыйсы килә. Шәүкәт ага сезнең  тырыш, яхшы кешеләр булып үсүегезне тели. Мин дә сезнең китаплар яратуыгызны, әйбәт укуыгызны телим. Рәхмәт.

Смотреть видео hd онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн