Официальный сайт rostobrnadzor 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Әнием-кадерлем

Размещено: Нурия - вт, 22/11/2011 - 12:54
Данные об авторе
Автор(ы): 
Шагабиева Нурия Миннахметовна
Место работы, должность: 
МОУ НОШ д.Трыш,Кукморского муниципального района РТ, учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
1 класс
Класс(ы): 
2 класс
Класс(ы): 
3 класс
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Краткое описание: 
Мероприятие к празднику 8 Марта

 

Әнием—кадерлем.

 

(8-Март__Әниләр бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә (бәйге)

 

 Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

 

Кем күңеле тулган айдай серле,
 Язлар сыман назлы,ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы ?

 

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?                                    

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

 

Кем куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме--Әнкәй,хатын-кыз!

 

Язның беренче бәйрәмен

“Сигезенче Март”,--диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар,апа-җиңгиләр!

 

Хөрмәтле әниләр,әбиләр,апалар,сеңелләр!Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме –Халыкара Хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек,тыныч,матур тормыш,шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

 

(“Иң якын кешем син_әнием” җыры башкарыла.)

 

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга.

Уңганмы без, зирәкме без_

Сыналырбыз җыр-моңда.

 

Хәзер бәйгене башлыйбыз.

 

1 тур. Бәйгебезнең бу өлеше шигырь юллары белән бәйле.Без сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырбыз.Сез аларның исемен,авторын әйтерсез:

 

                  А) Күгәрченнәр гөрләшәләр

                        Язгы кояш нурында,...                 (Җ.Тәрҗеманов “Иң матур җыр”)

 

                  Б) Әниләрнең бәйрәмендә

                      Безнең өйдә бер гадәт: ...               (Г.Нәбиуллин “Әти белән бергәләп”)

 

                  В) И туган тел, и матур тел,  ...          

                     Әткәм әнкәмнең теле! ...                  (Г.Тукай “Туган тел”)

 

 

                   Г) —Син яраткан иң матур сүз

                      Нинди сүз ,әйт, бәбкәем? ...              (Н.Исәнбәт” Иң матур сүз )

 

                    Д) Әбием күзлек кия,

                         Чәчләренә ак кунган. ...                  (Г.Латыйп”Минем әби”)

 

                    Е) Көннәр якты булсын өчен,

                         Йокы татлы  булсын өчен. ...          (Р.Миңнуллин” Әни кирәк”)

 

2 тур. Табышмаклар әйтү.

 

                     А) Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар?  (Күз)

 

                     Б) Дөньяда иң тиз нәрсә йөри ?  (Уй).

 

                    В) Башы бар,мие юк,

                         Биле бар,корсагы юк,

                         Койрыгы бар, йоны юк.  (Чабата)

 

                     Г) Үзе су,үзе каты.  (Боз)

 

                     Д) Кара мыеклы җизнәң сагындырып килгән.  (Яз)

 

                      Е) Һәркемдә дә бар.  (Исем)

 

                      Ж) Күңелсезгә --юаныч, күңеллегә--куаныч.  (Җыр)

 

                       З) Ялгыз гына ашалмый,

                           Аннан башка эш бармый.  (Тоз)

 

3 тур. Кызлар исемен кем күбрәк әйтер икән? (Исемнәрдә -ли яки –фи иҗеге булырга тиеш. Мәсәлән, Ха-ли дә                                                      Зөл-фи-я

                 Га-ли-мә                                                      Гөл-фи-рә

                 Гө-ли-я                                                         Әл-фи-я һ.б. )

 

4 тур. Күзләр бәйләнгән килеш тактада вазадагы чәчәкләр рәсемен ясау.

 

 

5 тур. Бирелгән кисмә иҗекләрдән җөмлә төзү бәйгесе.

                          А) “Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре—хатын-кызлар”

                          Б) “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш”

 

6 тур. “Матурлык” сүзендәге хәрефләрдән  бирелгән вакыт эчендә кайсы команда  күбрәк сүз төзи?

 

7 тур. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Кайсы команда татар халык ашларын күбрәк әйтер икән? (Бирем  бирелгән вакыт эчендә башкарыла.)

 

8 тур.Нинди бәйрәм чәчәксез үтә?! Бигрәк тә Әниләр бәйрәме! Шушы уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Бирелгән вакыт эчендә кайсы команда күбрәк чәчәк исеме әйтә?

 

(Бәйгегә йомгак ясала. Җиңүчеләр билгеләнә.)

 

Без сезне дә кадерле әниләребез һәм әбиләребез гүзәл чәчәкләргә тиңлибез.Сезнең белән горурланабыз.

 

(Әкрен генә музыка уйный.)

 

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә--

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

 

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы куллрыгыз

Әкиятне чын итәрлек!

 

Читкә китми. әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса,әти белән

Тауларны күчерербез!

 

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без—нәниләрдән!

 

(Музыка уйный. Балалар әниләренә, әбиләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.)

 


»  Размещено в сообществах:   

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн