Официальный сайт e-rus 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



"Исемнәрне кабатлау", 6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы

Фото пользователя Дина Шарифовна Юзмухаметова
Submitted by Дина Шарифовна Юзмухаметова on чт, 24/11/2011 - 10:24
Данные об авторе
Автор(ы): 
Юзмухаметова Дина Шарифовна
Место работы, должность: 

МБОУ "СОШ №4 п.г.т. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования: 
среднее (полное) общее образование
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: 
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса: 
<p> Татар теленнән 6 нчы сыйныф өчен дәрес планы &quot;Исемнәрне кабатлау&quot;</p>

Тема:Исем сүз төркемен кабатлау. Дәрес-КВН.

Максатлар:

1. Исем сүз төркемен турындагы белемнәрне кабатлау;

2. Исем сүз төркемен язма һәм сөйләмә телдә куллану, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту;

3. Әдәплелек сыйфатлары, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Укыту методлары:тикшеренү,өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: уен элементлары, таблица белән эш, тест һ.б.

Файдаланылган әдәбият: “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы, - 68, 70 нче битләр

Дәрес төре: кабатлау-гомумиләштерү.

Дәрес планы.

I. Актуальләштерү.

1. Исәнләшү. Уңай-психологик халәт тудыру.

2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Укучылар, без бүген дәрестә ике төркем бергә җыелдык һәм без үзара ярышырбыз, ягъни исем сүз төркеме буенча белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, кабатларбыз, КВНда көч сынашырбыз. Әдәплелекнең кайбер кагыйдәләрен үзләштерербез. Аның өчен безгә бүген дәрестә жюри да кирәк. Жюри итеп, мәктәбебездәге татар теле укытучыларын кунакка чакырдык. Алар сезнең белемнәрегезне гадел хөкем итәрләр.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Һәр төркемгә өй эшләре бирелгән иде. 1нче өй эше итеп һәр команда үзенә бер матур исем табарга, икенче төркемне сәламләргә һәм үз командасына командир билгеләргә тиеш иде.

1 нче төркем.

         Без бик юмарт һәм дә зирәк,

         Көч сынашыйк, әйдәгез.

“Юмартлык” – без. Ә сез кемнәр?

Көттермичә сөйләгез.

2 нче төркем.

         Сабыр төбе – сары алтын,

         Сабыр булырга кирәк.

         “Сабырлык” – без, “Юмартлык”тан

         Түгел бер җиребез кимрәк.

1нче төркем.

         “Сабырлык” командасына

         Чуктин-чук кайнар сәлам.

         Ә жюрига тапшырабыз

         Гадел язучы каләм.

2 нче төркем.

         “Юмартлык”ка кайнар сәлам,

         Кабул итеп алыгыз.

         Жюрига бирәбез ак бит

         Дөрес итеп языгыз.

1 нче төркем.

“Юмартлык” командасының командиры – Нәбиев Ильяс Рөстәм улы. Ә безнең девиз: “Юмартның намусы пакь”.

2 нче төркем.

“Сабырлык” командасының командиры – Мостафина Диләрә Айдар кызы. Безнең девиз: “Сабырлык – бәхет ачкычы”.

2)Һәр төркем дә үзенең командасына бик матур исем һәм девиз уйлап тапкан, молодцы. Ә хәзер “Юмартлык”  командасы “Сабырлык” командасы девизының мәгънәсен, ә “Сабырлык” командасы “Юмартлык” командасы девизының мәгънәсен ничек аңлый икән? Кыскача гына аңлатып китегез әле.

3)Дәресне алга таба дәвам итәбез. Без хәзер исем сүз төркеме буенча алган белемнәребезне кыскача кабатларбыз. Мин һәр командадагы һәрбер укучыга берәр сораулар бирәм, ә сез әлеге сорауларга тиз һәм дөрес итеп җавап бирергә тиешсез. Кайсы команда күбрәк балл җыяр икән? Урыннан кычкырган өчен, балл куелмый, кул күтәрергә кирәк.

  • Быел без сезнең белән тел гыйлеменең кайсы тармагын өйрәнәбез? (Морфология).
  • Морфология нәрсәне өйрәнә? (Сүз төркемнәрен).
  • Татар телендә ничә сүз төркеме бар? (Унике).
  • Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар? (Җиде).
  • Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә? (Предметны яки затны).
  • Исем сүз төркеменең сораулары? (Кем? Нәрсә? Ни?).
  • Баш хәрефтән языла торган исемнәрне нинди исемнәр дип атыйлар? (Ялгызлык).
  • Юл хәрефеннән языла торган исемнәрне нинди исемнәр дип атыйлар? (Уртаклык).
  • Ясалышы ягыннан нинди исемнәр була? (Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма).
  • Исем нәрсәләр белән төрләнә? (Сан, тартым, килеш).
  • Исемнәргә нинди сан кушымчалары ялгана? (-лар/-ләр; -нар/-нәр).
  • Кайчан исемнәргә -нар/-нәр кушымчалары ялгана? (Исемнең тамыры борын авазына бетсә).
  • Борын авазларын әйтегез.([м], [н], [ң]).
  • Исемнәргә тартым кушымчалары ни өчен кулланалар?
  • Килешләрне рәттән сана. (Баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт).
  • Килешләрнең сорауларын әйтегез. Баш килеш (кем, нәрсә?).
  • Иялек килеше (кемнең, нәрсәнең?)
  • Юнәлеш килеше (кемгә, нәрсәгә?).
  • Төшем килеше (кемне, нәрсәне?).
  • Чыгыш килеше (кемнән, нәрсәдән?).
  • Урын-вакыт килеше (кемдә, нәрсәдә?)

4)Укучылар, алда безне кызыклы бәйге көтә: сез хәзер кроссворд чишәрсез. Кроссвордны дөрес итеп чишсәгез, калын итеп сызылган горизонталь юлда сезгә бик таныш булган бер язучының исемен яки фамилиясен укый алырсыз.

“Юмартлык”ка

“Сабырлык”ка

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8

9

 

 

 

 

 

 

 

6

7

 

9

 

 

 

4

 

 

 

 

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3

 

 

6

 

 

 

 

 

 

 

 

4

5

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7

 

 

 

 

 

 

3

 

 

 

 

 

 

 

2

 

 

5

 

 

 

 

 

 

1

 

 

 

 

 

 

8

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

К

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

У

 

 

 

 

 

 

М

К

 

 

 

 

 

 

 

М

Х

 

Я

К

 

 

С

 

 

 

А

А

 

 

 

Р

 

 

 

А

Ә

 

Л

М

 

К

А

 

А

 

К

Б

 

 

 

Ә

 

Ш

С

М

М

 

К

А

 

А

Б

 

Б

А

С

А

 

 

 

С

Ә

Ү

Ө

А

И

 

Ы

Р

И

З

А

Э

Д

Д

И

Н

 

 

Ф

Ә

Х

Р

Е

Д

Д

И

Н

А

Д

А

Н

М

У

А

М

 

 

 

Ә

Й

М

Ә

М

Ы

У

Н

 

 

Е

Н

Т

М

Л

Й

О

 

 

 

Н

 

Ә

Л

Б

Ш

Л

Т

 

 

Л

 

У

А

Л

 

В

 

 

 

И

 

Т

Е

И

 

Л

Е

 

 

 

 

Й

 

А

 

 

 

 

 

С

 

 

 

К

 

И

Р

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ә

 

Н

Н

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

А

Е

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Т

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Каршы ала, озатып кала

Поездларны ... .

2. Татарстандагы иң мул сулы елга исеме.

3. Башкалабыз исеме.

4. Ул гәзитне балалар яратып укый.

5. Муса Җәлилнең “Джим” поэмасындагы кечкенә кызчыкның исеме.

6. Язучы...Алиш.

7. Кукмара районындагы бер авыл.

8. Татар теле дәреслегегезне язган авторларның берсе.

9. Казандагы серле күл.

1. Язучы  ...  Яруллин.

2. Россия татарча.

3. “Үги кыз” пьесасының авторы Абдулла ... .

4. Габдулла Тукайның бөтен дөньяга билгеле әкият-поэмасы.

5.XVIгасырда Казан ханбикәсенең исеме.

6. Кукмарага чиктәш район.

7. Татар теле дәреслегегезне язган авторларның берсе.

8. Комьютерны кабызгач, аннан файдаланабыз.

9. Балаларның яраткан журналы.

 

Әлеге кроссвордны чишкәндә сез нинди исемнәр кулландыгыз? (ялгызлык исемнәр). Ә ялгызлык исемнәргә нинди исемнәрне кертәбез? (Кеше исем-фамилияләре, хайван кушаматлары, газета-журнал, китап, кинофильм, спектакль исемнәре, географик атамалар, торак пункт, оешма исемнәре һ.б.). Алар ничек язылалар? (баш хәрефтән). Газета-журнал, китап исемнәренең язылышында тагын нинди үзенчәлек бар? (куштырнаклар эченә язылалар)

Горизонталь юлда кайсы язучының исем-фамилиясе килеп чыкты инде? (Ризаэддин Фәхреддин).  Бу исем сезгә танышмы, Ризаэддин Фәхреддин кем ул? (галим, язучы). Без аны беләбезме, каян беләбез? (Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өйрәнгән үгет-нәсыйхәтләреннән)   Үгет-нәсыйхәтләре нәрсәгә өйрәтә? (Әдәплелеккә, яхшылыкка һ.б.)

5)Алдагы конкурста һәр командага Р.Фәхреддиннең берәр үгет-нәсыйхәте бирелә. Әйдәгез әле, әлеге үгет-нәсыйхәтләрне сәнгатьле итеп укыгыз, мәгънәсен аңлатыгыз.

 “Юмартлык”ка

Кешеләр арасында сөю вә мәхәббәтне, хөрмәт вә ышанычны арттырган иң мөһим әйбер – үзара ярдәмләшү һәм юмартлык.

“Сабырлык”ка

Сабырлык– түземле булу, авыр хәлләр килгәндә үзеңә хуҗа булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белү.

 

         Р.Фәхреддин безне нәрсәгә өйрәтә? (Юмарт, сабыр булырга).

Болар – кешедә булырга тиешле яхшы сыйфатлар. Бу сыйфатларны белдергән исемнәр ничек ясалганнар? (Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә). Димәк, алар ясалышы ягыннан нинди исемнәр? (Ясалма). Кайсы сүз төркеменнән ясалганнар? (Сыйфаттан).

Әйдәгез әле, шушы исемнәрнең антонимнарын табыгыз. (Саранлык, түземсезлек).

6)      Ә хәзер, укучылар, әлеге үгет-нәсыйхәтләрдән исемнәрне табыйк әле. (исемнәрне табалар).

Ә хәзер әлеге үгет-нәсыйхәтләрне матур итеп күчереп языйк. Ә һәр командадан берәр укучы чыгып, кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясый.

         Бик яхшы, укучылар. Без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнеп бетердек, аның барлык категорик билгеләрен беләбез. Алга таба сөйләгәндә һәм язганда исем сүз төркемен дөрес итеп файдаланырсыз дип ышанам.

7)Укучылар, ясалышлары ягыннан исемнәр нинди була? (Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма). Алдагы бәйгедә сезгә тактадагы таблицаны тутырырга кирәк булачак. Моның өчен сезгә сүзләр бирелгән, ләкин сүзләр күренми. Сез, өстәлдән икешәр сүзне алып, тиешле графага магнит белән урнаштырырга тиеш буласыз. Сүзләрнең кайсы команданыкы икәне беленеп торсын өчен, “Юмартлык” командасының сүзләре зәңгәр төстәге кәгазьгә, ә “Сабырлык” командасының сүзләре кызыл төстәге кәгазьгә язылды.

“Юмартлык”ка

Мәктәп, авыл, яфрак, Казан, сердәш, матурлык, ташчы, кискеч, Галимҗан, Айсылу, аккош, суүсем,  дәү әни, Сабан  туе, акыл иясе, Киек каз юлы, кием-салым, кош-корт, җил-яңгыр, ир-ат, КДУ, драмтүгәрәк, биофак, күмхуҗ.

“Сабырлык”ка

Китап, шәһәр, чәчәк, Идел, фикердәш, яхшылык, күзлек, баскыч, Илшат, Фәннур, төньяк, гөлҗимеш, Кыш бабай, Җидегән йолдыз, тимер юл, кыр казы, әйләнә-тирә, дус-иш, аш-су, җир-күк, КамАЗ, стенгазета, химфак, БМО.

8)Ә хәзер, укучылар, сез компьютерда тест эшләрсез. Тестны эшләп бетергәннән соң, компьютер сезгә үзе билге куяр бу билгеләрегезне көндәлекләрегезгә дә куярсыз. Исем сүз төркеме буенча бүген кабатлаган белемнәрегез әлеге тестны эшләргә ярдәм итәр. Башта  “Юмартлык” командасы эшли, аннары “Сабырлык” командасы эшләр. “Юмартлык” командасы эшләгәндә “Сабырлык” командасы бирелгән сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерә. Бер укучы тактада эшли, ә калганнар дәфтәрләрдә.

1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

а) сүзләрне;

б) авазларны;

в) сүз төркемнәрен;

г) сүзләрнең язылышын.

2. Урманны сүзе кайсы килештә килә?

а) төшем килешендә ;

б) баш килештә;

в) иялек килешендә

г) килеш белән төрләнмәгән.

3. -нар/-нәр кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?

а) борын авазына беткән;

б) сузык авазга беткән;

в) тартык авазга беткән;

г) яңгырау авазга беткән.

4. Кайсы сүз юнәлеш килеше белән төрләнмәгән?

а) мәктәпкә;

б) мәктәбенә;

в) мәктәбемдә

г) мәктәбеңә.

5. Күңелендә сүзе кайсы кушымчаларны алган?

а) Iзат тартым, чыгыш килеше ;

б) IIIзат тартым, урын-вакыт килеше;

в) IIзат тартым, төшем килеше;

г) күплек сан, урын-вакыт килеше.

6. Кайсы исем ялгызлык исем түгел?

а) “Сабантуй”;

б) Кавказ;

в) Кеше

г) Чулман.

7. Кайсы исем сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган?

а) көрәк;

б) тырма;

в) тимераяк;

г) кош-корт.

8. Кушма исемне табыгыз:

а) дәү әти;

б) башлык;

в) кырыгаяк;

г) аш-су.

9. Тезмә исемне табыгыз:

а) авырлык;

б) дәүләт;

в) меңьеллык;

г) кош теле.

10. Бәндә сүзенең синонимын табыгыз

а) акыл;

б) предмет;

в) зат;

г) фикер.

 

Тактада язылган исемнәрне төзелеше ягыннан тикшерергә кирәк. Һәр командадан берәр укучы тактада эшли, ә калганнар дәфтәрләрдә

“Юмартлык”ка

сабырлык 

елгаларыбызга

болытларыннан

сабантуйларны

авылыма

“Сабырлык”ка

юмартлык

күлләрендә

йолдызларны

яшьтәшләремә

оекбашларның

 

РЕЗЕРВ:

1) Хәзер булачак ярышта сезгә бер сүз бирелә. Әлеге сүздән баш килештәге исемнәр эзләп табарга кирәк.  Бары тик шушы сүздә булган хәрефләр генә кулланыласемнәрегездәге хәрефл, өстәмә хәреф алырга ярамый һәм бер үк хәрефне кабатларга да ярамый. Бары тик а хәрефе генә кабатлана ала. Бу сүз китапханә. Башладык, сезгә 1 минут вакыт.

Китапханә (китап, ханә, хан, хат, хит, хак (правда, истина), ит, ат, ата, ана, әти, әни, апа, пан, кан, кап, кит, ката, тән, итәк, Хатип, тана, никах, кинә (үч), китән (шнур), әп(поцелуй), кән(шахта), пат(шахм.пат кую), ихата(изгородь), пик һ.б.)

         Бер сүздәге хәрефләрдән генә дә күпме исем эзләп таптык. Димәк, телебездә исем сүз төркеме еш кулланыламы? (әйе) Бер исемнән генә дә күпме яңа исем ясый алдык.

2) бирелгән сүзләрне килеш һәм тартым белән төрләндерегез

“Юмартлык”ка:баш, каен, чәчкә

“Сабырлык”ка: таш, имән, гөмбә

 

IIIV. Өй эше бирү. Карточкалар тарату.

Парлы исемнәрнең икенче яртысын  түбәндәге сүзләр арасыннан эзләп табып языгыз. Җәя эченә, сүзлектән карап, тәрҗемәсен языгыз.

         Үрнәк: Тормыш-көнкүреш (житьё-бытьё),

“Юмартлык”ка

Җил-

Ишек-

Җиләк-

Әкәм-

Ямь-

Ыгы-

Шау-

Чыбык-

Хәл-

Хат-

Уен-

Туган-

Терлек-

Тамыр-

Кыз-

Тормыш-

“Сабырлык”ка

Җир-

Үрдәк-

Өс-

Әйлән-

Әби-

Явым-

Ызгыш-

Чыр-

Шан-

Чебен-

Хәвеф-

Уен-

Тәм-

Тимер-

Кирәк-

Бәла-

Давыл, тәрәзә, җимеш, төкәм, тәм, зыгы, шу, чабык, әхвал, хәбәр, көлке, тумача, туар, томыр, кыркын, көнкүреш

Су, каз, баш, бәйлән, чәби, төшем, талаш, чу, шөһрәт, черки, хәтәр, җыр, том, томыр, ярак, каза

 

IV. Йомгаклау.

1. Кайсы сүз төркемен кабатладык. Исем турында хәзер нәрсәләр беләбез инде?

2. Бу дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз? Без үзебездә нинди сыйфатлар булдырырга тиешбез?

3. Саубуллашу.

 


Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн