Официальный сайт aksakal 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Әлифба бәйрәме (II вариант)

Submitted by Айгуль Мустафина on чт, 01/12/2011 - 19:58
Данные об авторе
Автор(ы): 
Мустафина А.Ф.
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Классный руководитель
Класс(ы): 
1 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Краткое описание: 
Внеклассное мероприятие Праздник букваря для 1 классов на татарском языке

 

Әлифба бәйрәме

 

Бәйрәмне 2 нче сыйныф укучылары ачып җибәрә.

 

1 нче укучы:   Күтәренке күңелле

                 Бар да көләч, шат бүген

                 Күктә кояш елмая,

                 Яшерә алмый шатлыгын.

 

2 нче укучы:    Җырлыйсы килеп кенә

                 Тора барыбызның да

                 Көтеп алган бәйрәме

                 Бүген һәммәгезнең дә.

 

3 нче укучы:    Җыр күтәрә күңелне

                 Бар да көләч, шат бүген

                 Сездә Әлифба бәйрәме

                 Котлыйбыз Сезне бүген

 

(Җыр “Мин үсәм, үсәм...”)

 

1 нче алып баручы.Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар. Без зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллашалар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

 

(В.Шаинскийның “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе яңгырый. Балалар кулга-кул тотынып, җырлап, залга керәләр).

 

1 нче укучы:    Күчкәнме бу залга

                 Дөньяның бар яме –

                 Күңелләр түрендә

                 Әлифба бәйрәме.

 

2 нче укучы:    Бу матур бәйрәмгә

                 Кушыл дус, әйдәле!

                 Дөньяны гөрләтсен

                 Әлифба бәйрәме.

 

(Җыр “Әлифба”)

 

3 нче укучы:    И, әлифбам, син тәүге фәннәрнең

                 Тәүге баскычы.

                 Син кадерле, син – туган телемнең

                 Алтын ачкычы.

 

4 нче укучы:    И, әлифбам, син кулымда балкыйсың

                 Нәкъ зур булып,

                 Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

                 Ак юл булып.

 

2 нче алып баручы.Балалар, сез 1 нче сентябрьдә барыгыз да беренче мәртәбә Әлифба китабын алдыгыз. Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер Әлифба белән саубуллашыр вакыт җитте. Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне үзендәге 39 хәрефе белән таныштырды һәм шул хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, җөмләләр ярдәмендә хикәяләр укырга, сөйләргә һәм язарга өйрәтте.

 

1 нче алып баручы.Әлифба китабын укырга өйрәтүдә зур көч куйган үзебезнең беренче укытучыларыбызга һәм әти-әниләргә (хор белән)

 

- Бик зур рәхмәт!

 

2 нче алып баручы.Ә хәзер, укучылар, үзебезнең Әлифба ярдәмендә нәрсәләргә өйрәнүебезне күрсәтик.

 

1 нче укучы:Күч безнең күңелгә

                 Җыр яме, җир яме!

                 Рәхим ит, түрдән уз,

                 Әлифба бәйрәме!

 

2 нче укучы:  Бар күңеллелек бөтен дөньяда

                 Бар бер ямь бүген!

                 Нәрсәдән бу? Мин беләм,

                 Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

3 нче укучы:  Әлифбам – беренчесе,

                 Әнием күк кадерлесе.

                 Юл күрсәтте белемгә

                 Өйрәтте гаделлеккә.

 

4 нче укучы:  Әлифба алгач әтием миңа

                 Бик-бик сөенгән идем мин шуңа.

                 Белдем, Әлифба – телнең ачкычы,

                 Белем иленең тәүге баскычы.

                 Баскычка басып югары менәм

                 Фән нигезенең серләрен беләм.

 

5 нче укучы:  Бөтен хәрефне беләм

                 Алардан сүзләр тезәм

                 Тукталып уйлап куям

                 Мин бит өйрәндем диям!

6 нчы укучы:Кулыбызда безнең

                        Яңа Әлифба

                        Менә монысы “ а “,

                         Менә монысы “ ба “

 

7 нче укучы:  Без хәрефләрдән

                         Сүзләр ясыйбыз,

                        Шуннан иҗекләп,

                 Укый башлыйбыз.

 

8 нче укучы:  Өйрәттең укырга син,

                 Кадерлем – Әлифбам.

                 Инде китәрсең миннән

                 Ә мин сине онытмам.

 

9 нчы укучы:   Дөньяда иң-иң матур ил

                 Ул – туган илем

                 Дөньяда иң-иң матур тел

                 Ул – минем туган телем.

 

10 нчы укучы:“Балам!” – диеп туган телдә

                 Эндәшә миңа әткәм.

                 “Әнием” – дип әнкәемә

                 Мин туган телдә әйтәм.

 

11 нче укучы:  Туган телемдә сөйләшеп

                 Яшим мин туган илдә

                 “Туган ил” дигән сүзне дә

                 Әйтәм мин туган телдә.

 

12 нче укучы:  Иң изге хисләремне мин

                 Туган телдә аңлатам

                 Шуңа күрә туган телне

                 Хөрмәтлим мин, яратам.

 

(Шулчак залга 2 Шүрәле килеп керә. Берсе кычкырып елый, бармагы кысылган “бүрәнә” өстерәгән. Икенчесе эчен тотып көлә.)

 

1 нче алып баручы.Ни булды сезгә, Шүрәлеләр? Нишләп йөрисез болай?

 

1 нче Шүрәле.Күрмисез мени, Былтыр кысты бит мине, Былтыр.

2 нче Шүрәле.Ай, үләм, көлеп үләм. Ахмак, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?

 

2 нче алып баручы.Туктагыз әле, туктагыз. Иптәшеңә авырлык килгәндә аңа ярдәм итәргә кирәк. Балалар, аңлатып бирегез әле Шүрәлегә, аның иптәше белән нәрсә булды икән?

1 бала:Аның бармагын Былтыр исемле егет бүрәнә ярыгына кыстырган.

 

(2 нче Шүрәле шыпырт кына чыгып китә)

 

1 нче Шүрәле. Менә шул Былтыр исемле егет миңа сораулар биреп калдырды. Шул сорауларга җавап тапсаң, бу тозактан ычкынырсың, диде. Мин, урман сарыгы, кайлардан җавап табыйм инде ул сорауларга.

 

1 нче алып баручы.Кайгырма, Шүрәле, безнең укучылар сиңа ярдәм итәрләр. Әйдә әле, сорауларыңны әйтеп кара аларга.

 

1 нче Шүрәле.“Урман” сүзендә ничә аваз бар?

Укучылар.Урман сүзендә 5 аваз бар.

1 нче Шүрәле.“Шүрәле” сүзендә ничә иҗек бар?

Укучылар.Шүрәле сүзендә 3 иҗек бар.

1 нче Шүрәле.Татар алфавитында ничә хәреф бар?

Укучылар.Татар алфавитында 39 хәреф бар.

 

(Шулчак “бүрәнә” ачылып Шүрәленең бармагы тозактан ычкына. Шүрәле шатлыгыннан сикерә, уйный, шаяра.)

 

1 нче Шүрәле.Рәхмәт, балалар, сез мине коткардыгыз. Үз кайгым көчле булгач күрми дә торам: болай матур итеп нигә җыелдыгыз соң әле бирегә?

 

2 нче алып баручы.Бүген бездә Әлифба бәйрәме. Укучылар инде аны тәмамладылар. Бүген алар һәрберсе укый-яза белә.

 

1 нче Шүрәле.Күрәм, күрәм, алар бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Балалар, ә сез мине каян таптыгыз. Бармагымны Былтыр кысуын каян белдегез?

1 нче укучы.Без синең турында әкият укыдык.

1 нче Шүрәле.Кем Шүрәлесе соң мин? Сезнең янга каян килгәнмен?

2 нче укучы.Син Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән.

1 нче Шүрәле.Булдырдыгыз, балалар! Миңа ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер хушыгыз, бәйрәмегез күңелле узсын.

 

(1 нче Шүрәле чыга, 2 нче Шүрәле керә)

 

2 нче Шүрәле.Сез минем иптәшемне бәладан коткаргансыз. Бик күп беләсез икән. Ә менә минем сорауларыма җавап бирә алырсызмы икән?

 

1 нче алып баручы.Йә, Шүрәле, әйтеп кара сорауларыңны.

 

2 нче Шүрәле. Минем ике кулымда ничә бармак? (күрсәтә).

3 нче укучы.2 кулыңда 10 бармак бар.

2 нче Шүрәле.Дөрес, мин шул бармакларым белән кети-кети уйнарга бик яратам (шаяргалап ала). Тагын бер сорау биреп карыйм әле.

Үрмәкүчнең 4 пар аягы бар. Аның барлыгы ничә аягы бар?

4 нче укучы.Үрмәкүчнең 8 аягы бар.

2 нче Шүрәле.Кәрзиндә песи балалары утыра. Барысына 6 колак бар. Кәрзиндә ничә песи утыра?

5 нче укучы.Кәрзиндә 3 песи утыра.

2 нче Шүрәле.Мин дә ышандым, сез чынлап та, бик күп беләсез икән. Ярый, мин иптәшемнән көлгәнем өчен гафу үтеним инде хушыгыз, бәйрәмегез күңелле узсын!

Укучылар.Хуш, Шүрәле!

(Әлифба керә)

 

Әлифба.Укучылар, мин сезне читтән генә карап тордым. Сез күп нәрсәләр беләсез икән, рәхмәт сезгә. Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

 

1 нче укучы:        Мин иртә белән мәктәпкә барам,

                       Беренче китап минем кулымда.

                       Буран булса да, мин юлны табам,

                       Мине өйрәтте дустым – Әлифба.

 

2 нче укучы:        Шат күңел белән мәктәпкә барам,

                       Сабак укырга белем алырга.

                       Мин хәрефләрне инде күп беләм,

                       Мине өйрәтте дустым – Әлифба.

 

3 нче укучы:        Хәрефләр белгәч сүзләр язармын,

                       Каләмем кулда, дәфтәрем алда.

                       Яшә, диярмен, туган Ватаным,

                       Мине өйрәтте дустым – Әлифба.

 

4 нче укучы:        Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

                       Бәлки юлларым китәр еракка.

                       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

                       Сине онытмам, дустым Әлифба.

 

5 нче укучы:         Өйрәттең, син безне

                       Ватанны сөяргә.

                       Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                       Мең рәхмәт дияргә.

 

6 нчы укучы:        Әлифба, әлифба,

                       Китәсең бит инде

                       Җыр итеп җырлыйбыз

                       Иң соңгы битеңне.

 

(Җыр)

 

 

 

Әлифба.               Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

                       Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

                       Белем сараен ачып керергә

                       Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

                       Һәрбер укучы бик күп укысын!

                       Китап иң якын дустыгыз булсын.

                       Нәни дусларым шуны белегез

                       Фәкать әлифба белемгә нигез.

                       Зур доктормы ул, укытучымы

                       Яки төзелештә бер инженермы

                       Космонавтмы ул, әллә галимме,

                       Агроном, яисә гади эшчеме,

                       Үтәргә эшнең кечесен, зурын

                       Әлифбадан ул башлаган юлын.

 

                       Беләсез алмашка

                       Туган тел киләчәк

                       Ул сезгә бигрәк күп

                       Бүләкләр бирәчәк.

 

(Туган тел керә)

 

Укучылар.Рәхим ит, Туган тел!

Туган тел.Исәнмесез, балалар!

Укучылар.Исәнме, Туган тел.

 

1 нче укучы:         Кулыма Туган тел алдым,

                       Шундый матур рәсеме

                       Рәссамнар бик тырышып

                       Ясаган ул рәсемне

 

2 нче укучы:         Ә кәгазен ясарга

                       Күпләрнең көче кергән.

                       Кәгазьне яшел дустыбыз

                       Агач-куаклар биргән.

 

3 нче укучы:         Беркайчан да китапның

                       Үткән юлын онытма.

                       Рәнҗетмә син китапны,

                       Аның битләрен ертма.

 

4 нче укучы:         Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

                       Якын дустым да китап,

                       Дөньядагы бар нәрсәне

                       Сыйдырган нурлы китап.

 

 

5 нче укучы:         Китап дусты кешеләрнең

                       Һәм иң якын сердәше,

                       Һәрвакытта кирәк була

                       Безгә китап киңәше.

 

6 нчы укучы:        Укы, дустым, син аны,

                       Китапның син дусты бул.

                       Бик күп сорауларыңа

                       Җавап биреп торыр ул.

 

 

Туган тел.            Күрәм, яхшы өйрәнгәнсез,

                       Матур итеп сөйлисез.

                       Туган телне яратсагыз

                       Тагы да күп белерсез.

 

- Укучылар, ә хәрефләрне сезгә тагын нинди китап өйрәнергә ярдәм итте?

 

Укучылар:АЗ-БУ-КА!!!

Туган тел.Әйе, дөрес, әйдәгез Азбука дәресләрендә ниләр өйрәнгәнегезне күрсәтик әле.

 

(Һәр балада хәреф исеме)

 

1 нче укучы:         Нам аквариум купили,

  А                  Рыбок мы в него пустили.

                       Корма целых два ведра

                       Рыбкам буква “А” дала

 

2 нче укучы:         Ищут звери в зоопарке,

  З                   Букву “З”, в высокой травке,

                       Айболит всем говорит,

                       Заяц знает, “З” звенит.

                      

3 нче укучы:         Буква “Б” печет блины

  Б                 Небывалой ширины.                                               

                       Не хватает даже блюда

                       Поместить такое чудо!

                      

4 нче укучы:         Улитка медленно ползёт,

  У                 На спине свой дом везёт,

                       Уж к улитке подползает,

                       Букву “У” он забирает,

                       Букву “У” всем надо знать,

                       Хочу её ребятам показать.

                     

 

5 нче укучы:         Коля кол получил,

  К                  Он уроки не учил,

                       Коля букву “К” не знал,

                       Сам себя он наказал!

 

6 нчы укучы:        Алфавит всем надо знать!

  А                  Чтобы книги нам читать!

                       Девчонки и мальчишки!

                       Читайте больше книжки!

 

1 нче укучы:         Рәхмәт, Туган тел, сиңа,

                       Безгә килгәнең өчен.

                       Дуслашырбыз, серләшербез,

                       Белем алып үтәр безнең

                       Туачак һәр көнебез.

 

2 нче укучы:        Әле күп укымасак та,

                       Туган телне беләбез.

                       Бу Тукай абый бүләге,

                       Кадерле җыр диябез.

 

(Җыр “Туган тел”)

 

2 нче алып баручы.Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезгә һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

 

 

                        

 

 


Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн