Официальный сайт rnns 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Сибгат Хәким

Данные об авторе
Автор(ы):
Низамова Гульзада Ильсуровна
Место работы, должность:

МОУ СОШ с. Сардек-Баш Кукморского района

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
основное общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Класс(ы):
6 класс
Предмет(ы):
Родной язык
Цель урока:

: 1. Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау, шигырьләрен уку, анализлау, көйгә салынган шигырьләрен өйрәнү; 2. Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; 3. Туган якка, чишмәләргә, җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләү.

Тип урока:
Урок обобщения и систематизации знаний
Учеников в классе:
20
Используемое оборудование:

Портрет, шигырьләр җыентыгы, аудиоязмалар, компьютер, презентация язмасы

Используемые ЦОР:

“Бер тауда ун чишмә”  Ә.Фәттах  музыкасы,  “Ага чишмә”  Ф. Мортазин музыкасы,  “Кайда да йөрәктә” М Мозаффаров музыкасы, “Язмыш” С.Садыйкова музыкасы, “Фазыл чишмәсе” татар халык көе.

Краткое описание:

Без беләбез, 4 нче декабрь көнне яраткан шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көне булды. Әгәр исән булса ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәр иде. Ә хәзер аның тормыш юлына күз салыйк.

Укучылар С.Хәкимнең тормыш юлыннан кайбер өлешләрен искә төшерәләр

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Укучылар, без бүген үткәрәчәк дәрес әзрәк кенә үзенчәлекле булыр, без аны җыр укытучысы бергәләп уздырырбыз. Ни өчен икәнлеген сез менә бу җырны тыңлап киткәч төшенерсез.

“Бер тауда ун чишмә” җырын тыңлау

Укытучы:Бу җырны С.Хәкимсүзләренә Әгъзам Фәттах иҗат иткән. Сүз һәм көй. Сибгат аганың һәр шигыре көй сорап, җырлап тора дисәк тә була.Шуңа күрә дә без бүген сезнең белән җыр һәм әдәбият дәресен бергә уздырабыз.

Һәр чишмәнең үз тарихы ,үз моңы , үз юлы бар.Бер чишмәсе шаулап ага , тавы-шы еракларга ишетелә.Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага,   өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.Ә җырлары , көйләре?!

Татар халыкның танылган шагыйре С.Хәким “Бер тауда ун чишмә.” дип аталган шигырь юлларында көяз чишмәләрне болай тасвирлый:

Тема :  Сибгат  Хәким иҗатында чишмә образы.

Максат: 1. Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау, шигырьләрен уку, анализлау, көйгә салынган шигырьләрен өйрәнү; 2. Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; 3. Туган якка, чишмәләргә, җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләү.

Музыкаль материал: “Бер тауда ун чишмә”  Ә.Фәттах  музыкасы,  “Ага чишмә”  Ф. Мортазин музыкасы,  “Кайда да йөрәктә” М Мозаффаров музыкасы, “Язмыш” С.Садыйкова музыкасы, “Фазыл чишмәсе” татар халык көе.

Җиһазлау: Портрет, шигырьләр җыентыгы, аудиоязмалар, компьютер, презентация язмасы

Дәрес барышы.

I.                  Оештыру өлеше.

музыка астында дәрескә керү

1)    Исәнләшү; уңай психологик халәт булдыру.

2)    укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

II.               Белемнәрне актуальләштерү.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Без беләбез, 4 нче декабрь көнне яраткан шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көне булды. Әгәр исән булса ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәр иде. Ә хәзер аның тормыш юлына күз салыйк.

Укучылар С.Хәкимнең тормыш юлыннан кайбер өлешләрен искә төшерәләр

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Укучылар, без бүген үткәрәчәк дәрес әзрәк кенә үзенчәлекле булыр, без аны җыр укытучысы бергәләп уздырырбыз. Ни өчен икәнлеген сез менә бу җырны тыңлап киткәч төшенерсез.

“Бер тауда ун чишмә” җырын тыңлау

Укытучы:Бу җырны С.Хәкимсүзләренә Әгъзам Фәттах иҗат иткән. Сүз һәм көй. Сибгат аганың һәр шигыре көй сорап, җырлап тора дисәк тә була.Шуңа күрә дә без бүген сезнең белән җыр һәм әдәбият дәресен бергә уздырабыз.

Һәр чишмәнең үз тарихы ,үз моңы , үз юлы бар.Бер чишмәсе шаулап ага , тавы-шы еракларга ишетелә.Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага,   өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.Ә җырлары , көйләре?!

Татар халыкның танылган шагыйре С.Хәким “Бер тауда ун чишмә.” дип аталган шигырь юлларында көяз чишмәләрне болай тасвирлый:

Бер таудаун чишмә,

Унысы ун төстә.

Югыйсә бер үк тау ,

Югыйсә бер үк җыр,

Юлы бар...

Бер тауда ун чишмә

Юлларын син кисмә,

Агышы ун төрле

Моңы башка.

- Укучылар, бу җырда сүз нәрсә турында бара?(Чишмәләр)

-Бу чишмәләр нинди?(төрле төстә, бере-болганчык, бере-моңлы һ.б.)

-Укучылар, чишмәләр нигә кирәк? (Салкын суын эчәргә, янында ял итәргә, юынырга)

-   Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә төшми.Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләргә җырлар күп багышланган.Ә сез, укучылар,  чишмәләр турында нинди җырлар беләсез? (Укучылар белгәннәрен саныйлар)

III. Төп өлеш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:Сибгат Хәким иҗаты турында уйланып, шагыйрь Наҗар Нәҗми мондый фикер әйтә: “Иҗади югарылыклар кайдан килә соң? Серләре нәрсәдә? Беренче сер-шагыйрьнең табигатеннән, тумышыннан, дияр идем мин. С.Хәким шигърияткә “мин дә шагыйрь булам әле ” дип килгән шагыйрь түгел, миңа калса, аның күп әсәрләре шагыйрьнең үзеннән алда туган шикелле, ягъни ул шигырьләр, укучыга ирешер өчен, аның дөньяга килүен көтеп торганнар да шагыйрь йөрәге аша үтәсе генә калган кебек. Бөтен сер дә, бәлки, шушы үтүдәдер, чөнки С.Хәкимнең бөтен барлыгы- җаны, акылы, күз карашлары, сөйләшүләре, атлап йөрүләре, елмаюы- туган җиренә, басуларына, юл-сукмакларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә, шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушылып, бербөтенгә әйләнә”

Әйе, чишмәләр турында шигырьләр дә, җырлар да бик күп иҗат ителгән. Шагыйрьләр бу образны бик яратып үзләренең шигырьләрендә кулланалар, композиторлар аларга көйләр язалар.  Сибгат Хәким дә үзенең иҗатында чишмә образына кайта- кайта туктала.

Укучыларның туган як, чишмә турында өйрәнеп килгән шигырьләре тыңлана.

Шигырьләрне уку, анализлау.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:Шагыйрь Сибгат Хәким бик күп популяр җырлар авторы дидек.  Җыр — аның яраткан жанры булган. Бу хакта ул үзе менә нәрсә дип язган: «1947 ел инде мине җырга ныграк алып керде. «Юксыну»дан соң - «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда»... Болары инде халыкның үз көйләре. Бу көйләрне авылларда йөргәндә атаклы гармунчы Рокыя Ибраһимова отып алган. Мин бу ике көйгә сүзләрне озак эзләдем. Нигә «Фазыл чишмәсе»? Кем ул Фазыл? Нигә халык теленә кергән, нигә моң булып киткән? Җырның исеме үк ниндидер бер сюжетны сорап тора. Мин башта шул сюжетны таба алмый аптырадым. Авыл кызлары, авыл егетләре, чишмә буйлары искә төште... Мәхәббәт үзенең авылчан тыйнаклыгы, оялчан сафлыгы белән күңелдә уянды. Ул минем шундый җыр язуымны теләде. Мин күңелем кушканча яздым». Ә хәзер дәресне дәвам итәр өчен сүзне җыр укытучыбыз Гөлсөяр Мансуровнага бирәм

1.  Җырлау күнегүләре башкарыла.

2. “Фазыл чишмәсе” җыры өстендә эшләү һәм башкару.

Татар халык көе

Сибгат Хәким сүзләре

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем шул;

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,

Ник тоттың чиләгемнән шул?

Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътән

Күзләрем алаалмадым шул;

Тибрәнде телем әйтергә,

Сүзләрем табалмадым.

Чишмәгә төшкән сукмакның

Читләре үлән генә шул;

Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен

Тик күрше-күлән генә.

IV.Иҗади эшчәнлекне үстерү, ял итү.

Укытучы:Укучылар, әзрәк арып та киткәнсездер, без сезнең белән хәзер иҗади эшләп алабыз. Табигатебез белән без барыбыз да шагыйрь. Хәзер командаларга бүленәбез. Мин сезгә чишмә темасына ике юл шигырь бирәм, сез аны дәвам итәсез, команда белән шул сүзләрне Гөлсөяр Мансуровна уйнаган көйгә җырлыйбыз. (“Җырлыйк әле” тапшыруындагы кебек)

Балалар язган вакытта акрын гына  көй уйнатыла.

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндер.

V.Белемнәрне ныгыту

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Хәзер бөтен табигать кар астында.Тыныч кына йоклый кебек.Ләкин кешегә , табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага.

“Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар , якын безнең безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суын тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным,тәмен беләм,”-дигән сөекле шагыйребез Г.Тукай.

Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана.Җир куеныннан    көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз , гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми.

Безнең якташ шагыйрьләребез иҗатында да чишмә образын очратырга мөмкин. Мәсәлән Р. Мостафинның “Шәйдәүләт чишмәсе”;Наилә апа Сәгъдиеваның “Әй, Сәрдекбаш чишмәләре”,“Чишмә”, “Чишмә җыры” шигырьләрендә чишмә образы бик матур, җанлы итеп сурәтләнгән.  Хәзер Н. Сәгъдиеваның “Чишмә җыры” шигырен укып китәм. Яхшылап тыңлап утырабыз һәм Наилә апа чишмәне ничек итеп сурәтли, башка шигырьләрдәге чишмәләр белән чагыштырып карыйбыз.

Шигырьне уку, анализлау.

VI. Музыка  укытучысы:

1. Ә хәзер укучылар С Хәким сүзләренә язылган тагын бер җыр тыңлыйбыз. Җырның музыкасын М  Мозаффаров иҗат иткән. Аны кем башкара? Бу җырчы турында сез ниләр беләсез?

2. Музыка тыңлау.“Кайда да йөрәктә ” җыры тыңлана. Габделфәт Сафин  башкаруында.

Укучыларның җаваплары , фикерләре тыңлана.

VII.Дәресне йомгаклау.Үтелгәннәргә нәтиҗә ясау:

-Бу дәрестә нинди теманы ачтык?

- Сибгат Хәким турында тагын нәрсәләр белдек?

-Чишмә образын шагыйрьләр ничек сурәтлиләр?

Билгеләр кую, өй эше бирү.

Өй эше.  Чишмәләрне саклыйк! Хикәя язып килергә.

Музыка астында дәрестән чыгу.

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн